Чәчмә әсәр
7 Августа , 04:42

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (22)

Егет шым булды. Кызның учын тотып алды, җылы тыны белән өтте, үзенең кызып янган битенә куйды. Аннары кара төнне яктыртырлык ут булып янган күзләрен Илүзәсенең йөзеннән алмый: – Син берәү генә шундый… – дип пышылдады. – Нинди? – Акыллы… – Шуннан?

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (22)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (22)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (22)

(Дәвамы бар.)


– Бернигә дә карамый минем белән биедең тегендә… Рәхмәт,
яме?!
– Ярар, ния! Нәрсәгә карарга тиеш идем соң?
– Ну… күлмәгем дә… Фәрит дөрес әйтте инде… Ферма исе
тагын…
– Стоп! Оныт! Мин сиңа Тургайда беркем күрмәгән, кимәгән күлмәк алам! Иң кыйммәтле духилар табачакмын! Менә
күрерсең!
– Юк, Эдик… Мин үзем…
– Булдыралмый дисең инде…
– Юк! Ялгыш аңлама! Әнә бит ничегрәк булдырдың! Синнән
дә оста вальс әйләндерүче булмады!
– Шәп җибәрдем, әйме?! Аягың җиргә дә тимәде. Очырдым
гына, малай!
– Шәп! – дип Эдикның балаларча беркатлылыгыннан көлде
Илүзә. – Безнең кебек вальс биюче мәктәп тарихында булмагандыр! – дип, үзе дә Эдик кебек мактанып җавап бирде.
– Син ачуланма, яме? – диде Эдик кинәт, кыенсынып.
– Нәрсә өчен?
– Аттестат… Мин сорап йөрмәдем! Ышанасыңмы? Бөтенләй
кирәге юк ул катырганың миңа! Барыбер бернәрсә дә белмим,
беркая да китмим! Синең яныңда гына торам!
– Ә мин китсәм?
Егет шым булды. Илүзәнең башы түбән иелде. Бераздан ул:
– Акчасы юк. Хәтта кияр күлмәге дә юк. Китәлмәс дисең инде…
Егет тагын эндәшмәде. Учак янып бетте. Калган кузлары да,
бераз гына күз кысыштылар да, пыскый-пыскый сүнәргә ашыктылар.
– Син матурсың, Илүзәү! – Егетнең тавышы карлыкты. – Китмә!
Кыз эндәшмәде.
– Синең аркаң җылы! Эссе даже! – Эдик Илүзәгә терәлебрәк утырды.
– Әй! Этәрешмә! Синеке бөтенләй ут! Яндыра…
– Чынлапмы?
– Чынлап…
Эдик сикереп торды. Мүкәчләп кызның алдына килде.
– Ә беләсеңме минем кочагым ничек яндыра? Бер генә кабат
башыңны күкрәгемә салып утырып кара әле!
– Эдик! – Кыз егетнең авызын учы белән каплады. – Ну шул телеңне!
Егет шым булды. Кызның учын тотып алды, җылы тыны белән өтте, үзенең кызып янган битенә куйды. Аннары кара төнне
яктыртырлык ут булып янган күзләрен Илүзәсенең йөзеннән алмый:
– Син берәү генә шундый… – дип пышылдады.
– Нинди?
– Акыллы…
– Шуннан?
– Мин – акылсыз. Гел шундыймын. Тик акыллылар тилеләрне аңларга бурычлы! Обязан! Ишеттеңме, Илүзәү?!
– Шуннан?
– Хәзер…
Эдик озын итеп тын алды. Аптырап торган Илүзәне кинәт
кочаклап алды да иреннәрен эзләп тапты. Баштарак тыпырчынып караган кыз да озакламый тынып калды. Күптән инде күңеленә кадерле «тиле»сен аңлап, акылын җуйды.
...Аларның сак кына сөешүләре дә үзләре кебек самими, гөнаһсыз иде… Яшьлекнең үзе кебек йөгәнсез… Хыялый чишмәсенең
суы кебек саф...

20
– Нихәлдәсең, Фәтхи абы-ый!
Башын түбән иеп, уйларына бирелеп атлаган Фәтхи Радисның
кычкыруын ишетеп сискәнеп китте. Тирә-якта кеше заты, техника тавышы бар кебек тә түгел иде бит: берсен-берсе уздырырга
теләп чикерткәләр шаулаша да, җир өстеннән күтәрелгән бу белән
кояшны тоташтырган нурга кунып сабан тургае таныш җырын
суза. «Июнь азагы бит, ә! Бу вакытта нинди тынлык булырга тиеш!
Гөрләтеп мал азыгы хәзерли торган чак та соң. Их, малай!» –
үзалдына тиргәшеп, үзен-үзе битәрләп атлый иде Фәтхи. Радис
ферма буенда трактор кабинасында кызынып утыра, имеш. Карт
тракторчы барыр юлыннан читкә каерып, аңа табан атлады.
– Шөкер әле, улым. Син нишләп утырасың?
– Сенаж салабыз, ям таптатам менә.
– «ДТ» беләнмени?
– Т-150 берәү генә бит, аның белән Кәримҗан абый сенаж ташый.
– Кызык икән. Кәримҗан да тракторга утырдымыни?
– Таналар көтүен бетерделәр бит, Фәтхи абый. Фермада да
сокращение хәзер. Ындыр табагында эш ныклап башланганчы
Кәримҗан абый Т-150та йөреп тора. Кеше юк бит.
– «Беларусь»лар таралып беттеме?
– Саттылар. Салымнарны түли алмаганга саттым, ди Гайнуллин.
– Шулай икән.
– Син кая киттең, Фәтхи абый?
– Йөрештереп кайтам әле, улым. Син эшлә инде, эшлә…
– Күпме таптатып була инде, Кәримҗан абый килеп җиткәнче әллә күпме буш утырам. Соляркасы да чамалы. Монда быел
бер ям гына тутырабыз диде персидәтел. Бер-ике көннән теге
бригадка күчәбез инде, Фәтхи абый. – Ям янында ялгызы интеккән егет сөйләнә-сөйләнә бераз юлчының артыннан ияреп барды.
Соңгы айда Кала күле авылдашларының теленнән төшми.
Үз күзләре белән барып күрергә булды Фәтхи. Юлы чынлап та
кытнап тора: ком түшәгәннәр. Җәйгелеккә генә төшкән басу
юлы өстендә ком күрү кызык тоела бер карашка. «Бу шәһәр
баена аптырыйм: нишләп авылдан еракта, нәкъ Кала күле буенда
өй төзергә булган соң ул?»
Кипкән Вакбалык елгасын чыгып үргә күтәрелүгә, Кала күле
басуы күренде. Фәтхинең яраткан басуы. Чәчелмәгән җир өстен
вак каен агачлары каплап алган. Ни арада тирә-яктагы каен
урманы орлык чәчкән дә, ни арада яшь урман үсеп чыккан.
Каеннарның орлыгы очып барып җитмәгән урыннар ромашка
басуына әйләнгән. Иксез-чиксез ак чәчкә… Ачуыннан уртларын
чәйнәп игенче назы күрмәгән басу өстеннән атлаган Фәтхи
яшь каен араларында җиргә туңкайган хатын-кызларны күреп
аптырап калды. Озын җиңле ирләр күлмәкләре кигәннәр, әбиләрчә итеп бөкләмичә генә ак яулыклар бөркәнгәннәр. Фәтхи
аларга якынрак барды. Җиләк җыялар икән. Җир өсте кып-кызыл каен җиләге, капкачмыни! «Менә җирнең газиз балаларына
күрсәткән игелеге! Үзен ташласалар да, оныттырмый, туйдыра
бит», – Фәтхи тамак төбенә утырган төерне тизрәк йотарга
тырышты, бу артык хисләнүе өчен үзен битәрләп, тагын уртын
чәйнәде. «Иелмәс җирдән иелерсең: җиләгенең күплеге!» Әйләнә-тирәгә таралган татлы ис ирнең борынын кытыклады, ул
күкрәк тутырып сулыш алды. Сокланып, яраткан җиренең сыен
өзеп кабыйм дип чүгәләде. Җиргә башын игән тәлгәшләргә кагылу җитә, татлы төймәләр уч төбенә тәгәри. Инде авыз итим
дип, учын ачса, тракторчының кытыршы кулында изелгән
җиләкләрнең кып-кызыл суты яшел үләнгә тамды, аннары җиргә
төшеп югалды. Фәтхи шулай да калтыранган куллары белән
яңадан бер-ике җиләк өзеп капты. Исе татлы булса да, тәме ачы
икән каен җиләгенең... Гомерендә зур ачыш ясагандай онытылып
утырган ирне ни арада тирәли урап алганнар, җиләк белән
мөлдерәмә тулы су чиләкләрен алларына утыртып, өстән генә
карап елмаешып басып каткан Тургай бичәләрен күреп, ярамаган
эш өстендә тотылган кебек, коты очып сикереп торды Фәтхи.
– Син дә җиләк җыеп сатасыңмы әллә, Фәтхи абзый? – дип,
бөеренә таянды Сәгыйдә. Аның берәр кешегә һөҗүм итәргә
җыенса шулай канатланып басуын бөтен авыл белә. Йомры
гәүдәсенә кигән киеме формасын югалтып, җәелгән. Трикосының чыккан тезләре, күлмәгенең түшләре кып-кызыл: җиләкне
тезләнеп тә, ятып, шуышып та җыйган, күрәсең.
– Юк, җыймыйм. Узып барышлый кердем.
– Моннан Вилданның төзелешенә генә узып була инде.
Гомер шуңа куштанланып йөрдең инде, беләбез! Колхозны тараттыгыз да, парлашып байга эшкә ялландыгызмы әллә хәзер? –
Сәгыйдә, шәпләнеп, янындагы хатыннарга карап, хуплау алды
да һөҗүмен дәвам итте. – Без генә ул, мескен сибирячкалар,
җиләк сатып акча эшлибез.
– Рафикъ та себергә чыгып киттемени?
– Минем ирем кемнән ким? Рафикъ та, Фәдис белән Ринат
та. Монда әрәм булып ятаргамыни? Синең серкәң коелгач та!
Безнең ирләрнең самый ходовой чагы әле!
Сәгыйдәнең теле беләк буе: бер башласа, туктата торган түгел, дәшми калуың хәерле. Гадәтен белә, шуңа кармагына
эләкмәскә тырышты, сүзне икенчегә борды Фәтхи:
– Күпме белән сатасыз соң? Сатыламы?
– Белми генә тор әле, яме! Секрет фирмы! Менә хәзер кайтып чәй эчәбез дә, райцентрга китәбез. Анда үтә, үзебезнең
клиентлар бар хәзер. Син кешегә сөйләнеп йөрмә тагын, бу – без
тапкан җиләклек, авылда белмиләр әле, – дип усал караш ташлап,
ирне кисәтеп куйды Сәгыйдә.
– Үзең дә әрәм итеп җиләкне таптап йөрмә, Фәтхи абый!
Әнә тегеннәнрәк, ромашкалы җирдән атла! – Гөлүсә дә ахирәтеннән калышмый. – Аллаһка шөкер әле, кызлар! Элек безгә
бу басуларның әллә ни файдасы тими иде. Ирләрнең эш хакы
үзләренең майга каткан киемен юарга порошок алырлык та юк
иде бит. Хәзер, ичмасам, җиләген сатып акча эшлибез, җыярга
иренмә генә.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (22)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (22)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас