

(Дәвамы.)
19
Элита дигәнең югары даирәләрдә генә түгел, районда, гади
генә авылларда да бар ул. Кемдер – өстен, кемдер – түбән. Нәселенә, һөнәренә, кешеләргә кирәклегенә, дөньяда яши белүенә карап...
– Филария Ринатовна! Имтиханнарның билгеләрен генә
әйтегез инде! Аттестатка ничәлеләр бара икән?.. – Илүзәнең
ничәнче көн кабатлаган борчулы соравын азагына хәтле тыңламады да укытучы. Бик эшлекле кыяфәттә мәктәп буйлап чапкан
чыгарылыш класс җитәкчесе дорфа рәвештә кычкырып кызның
авызын ябарга ашыкты:
– Нәрсә, Зөбәерова, түзеп булмыймы? Бер син генә дип
уйлыйсыңмы минем уемда? Курыкма, класста утырып калмассың! Твои выходки всем надоели между прочим! Бас урыныңа!
Хәзер кичә башлана – белерсең!
Аның каравы, борылып укучылар төркеменә эндәшкәндә
аның әле генә ярсыган йөзе кояштай балкыды:
– Балакайларым! Басыгыз, әйдәгез! Вальстагы кебек парлашыгыз! Башта көй астында шулай җитәкләшеп чыгабыз. Ай
буена кабатладык, бер-берегез белән биергә күнектегез. Зинһар,
бүген ялгышмаска тырышыгыз. Әйдәгез, очар кошларым! Эдик!
Кайда Илмираң? Фәрит! Артур! Басыгыз, балакайларым! – дип
«сайрады» Филария Ринатовна. «Төлке! Елан! Хамелеон! Кулыннан килсә, аерып кына укытыр иде шул яхшы кеше балаларын.
Шуларның алларында ничәгә генә бөгелми бит! Илмираның
әтисе – мәктәп директоры, Фәритнеке – врач, ярарга тырыша
инде, әтиләренең файдасы тияр дип уйлый. Артурын да бәпкетә
бит, ичмасам! Аның да кирәге чыгар дип уйлый микән? Шул
Артурлардан «аккан» агулы аракы елгалары мәктәп йортында
басып торган күпме баланың төннәрен йокысыз итте, күпмеләрен
әтисез калдырды. Аз гына да кыенсынмый Артурның әнисе,
борын югары: алтыннарын тагып, елтырдавык күлмәген киеп,
чәчкәләр бәйләме тотып килеп баскан. Букет Филариягәдер
инде… Ә Илүзәнең әнисенең, һәрвакыттагыча, башы әйләнә.
Шатлыгын уртаклашырга килүчесе юк. «Аллага шөкер, әти себеренә китте үткән атнада…» Илүзәнең тамагына кычкырып әйтә
алмаган нәфрәт сүзләре төелде, йодрыклар тагын көчсезлектән
чара тапмый, бәләкәй балаларныкыча йомарланды, күзләренә
яшь тулды. Шунда колагын Фәритнең:
– Филария Ринатовна! Мин Илүзә белән басмыйм! – дигән
сүзләре ярып үтте.
– Ничек? – Филария Ринатовна хәтле Филария Ринатовна
да аптырап калды.
– Мин аның белән басмыйм да, биемим дә! – Фәрит кулларын чыгарылыш кичәсенә махсус сатып алынган костюмының
кесәсенә тыкты да читкә борылды. Авыз эченнән:
– Миңа матур күлмәк кигән нормальный кыз бирегез, – дип мыгырдады.
Барысының да карашы Илүзәнең өстендәге форма күлмәгенә
төбәлде. «Алъяпкычны Соңгы звонок көненә генә яңарткан
идем дә соң… Адым саен бәйрәм. Монысына җитешеп булмады.
Аттестатны алдан биргән булсалар, килеп тә тормас идем…»
Оятыннан кызның битләре кып-кызыл булып янды. Башын
имәскә, бу башлана алмый газапланган кичәне ташлап чыгып
йөгермәскә йодрыклар гына көч биргәндер. Нәфрәт дигәнең
күзләрдәге яшьләрне дә корыта икән.
– Илүзәнең дәфтәреннән көн саен өй эше күчергәндә бик
борчагыгыз пешә иде әле! Хәзер борын чөйдеңмени, Фәрит?! –
Гөлнур, сатучы Сәгыйдә кызы, ачы телле булырга курыкмый
иде. Әнисе чирле түгел, әтисе помпотех булып эшли, ягъни колхоз
техникасы янында чуала, авыл халкының төрлесенә «кирәкле
кишер яфрагы». Әмма бу сүзләрне ул теле тик тормаганнан гына
әйтте, Илүзәне жәлләргә уйламады да.
– Әй! Артур! Кил әле бас яныма! Кавалерыңнан колак кагуың бар! Монда буталыш хәзер, иптәшләр! Ябышыгыз парларыгызга! – дип, ярык барабан кебек шарылдады кыз. Тычканга –
үлем, мәчегә – көлке, дигәннәре шулдыр инде.
– Кем белән биисең соң алай булгач? – Филария Ринатовна
үзенчә килеп туган хәлдән чыгу юлы эзләргә ашыкты.
– Илмира белән!
Егет классташының янына ук барып басты.
– Ә… Эдик? Илмира белән Эдик бии иде бит. Кайда йөри әле ул?
Балаларның башлары авызыннан төшмәс сагызын чәйни-чәйни бәдрәф артыннан килүче Эдикка табан борылды. Тирә-юньгә
сасы тәмәке исе таралды. Мәктәп директоры кызы килешле генә
итеп бәләкәй борынын җыерган булды да:
– Эдик кабатламады бит, Филария Ринатовна. Бер дә биеп
карамады, – диде.
Улының кылыкларын күрми генә уздырып җибәрергә гадәтләнгән укытучы сүзсез калды. Ул бу хәлдән чыгу җаен тапканчы,
Эдик барын да аңлап өлгерде. Тиз генә Илүзә янына барып басты.
Шат егетнең:
– Без Илүзә белән биибез! – дигәненә каршы Филария Ринатовнаның:
– Юк!!! – дип чыелдаганы мәктәп йортын яңгыратты. – Юк!
Син бер кабат та биеп карамадың! Барын да бозасың хәзер!
Бии белмисең! Тик тор! Илүзә дә биеми, син дә!
Ләкин Эдик әнисен тыңламады.
Мәктәп йортын ак сагышка күмеп соңгы вальс көе агылды.
Бер кыска гына мизгелгә яхшы кеше балаларын – гадиләр белән,
каты күңеллеләрне хислеләр белән тигезләде ул көй. Кичәге
укучыларның дулкынлану кичергәне йөзләрендә чагыла, һәрберсе укытучылар, әти-әниләр алдында ничек тә ялгышмый
биергә иде дигән уй белән яна.
– Син оста биисең ич, Эдик! – дип, яшь аша елмайды кыз.
Алар аягын таптаган өчен Фәритне тиргәп басып торган Илмира
яныннан очып үтеп киттеләр.
– Синең белән чыгарылыш кичәсендә биер өчен ничә ел
әзерләндем бит! Син дәреслекләр ятлаганда мине тик ята дип
белдеңме? – дип шаярды җиз сипкелләре аша битләренең алсуланып янып чыкканы күренеп торган егет.
– Кайда? – дип елмайды кыз. Эндәшмәгән Эдикның сер
тоткандай кыланып масайган йөзенә текәлеп: – Клубта димә
инде тагын… – диде акрын гына.
– Юк, юк, – дип ашыгып җавап бирде егет. – Абзарда. Әйе,
әйе. Көз саен бакчадагы карачкыны алып керәм дә, тетәбез,
малай, биеп! Кышка хәтле!
– Кыш ничек? – дип сорады Илүзә, елмаеп.
Егет гыжлап:
– Кыш карачкы биеми. Өши. Бүреге тишек, пинжәге йока…
Көй тәмамланганда мәктәп йортында Илүзәдән дә шат кеше
юк иде…
Тиздән аттестат тапшыру башланды.
– Хөрмәтле чыгарылыш класс укучылары! Беренче чиратта
уку алдынгыларын – медальгә лаеклыларны тәбрикләргә рөхсәт
итегез! Акмалов Фәрит, Камилова Илмира, Яруллин Эдик, Сарваров Илдар! Трибуна алдына чакырабыз сезне! Котлыйбыз!
Мәктәбебез данын киләчәктә дә дәвам итәрсез дип ышанабыз!
– Аттестат алырга Зөбәерова Илүзәне чакырабыз…
Томан эчендә атлагандай чыкты, алды, директорның кулын
кысты, канәгать йөзенә текәлеп карады, аннары күз кырые белән
Филария Ринатовнаның хәйләкәр елмаюын шәйләде, буйсынмас
аякларына чак басып урынына барды, аттестатын ачып карады: тезелеп төшкән бишлеләр арасында ике дүртле билгесе. Рус
теле һәм рус әдәбиятыннан! Соңгы тамчы… Илүзә туган мәктәбенә башкача әйләнеп карамас хәлдә, сыңар аяк та басмыйм
дип антлар кабатлый-кабатлый, балалар тезелгән рәтләрне
ера-ера ихатадан чыгып йөгерде. «Алтын» аттестатны ертып
әнисе алдына ташлаган, аннары тыны бетеп артыннан чапкан
Эдикны урман авызына җиткәч кенә күрде.
– Кит! – дип җан ачысы белән кычкырды кыз. – Яхшы
ата-аналарның яхшы балалары янында буталырга тиешсең бит
син! Кит! Йөрмә минем тирәдә! Филария белән бергәләп шул
алтын медальләрегезне, «бишле»ләрегезне муеннарыгызга тагыгыз, яме?! Кит! Күрәлмим берегезне дә! – Туктамый аккан күз
яшьләренә тыгылып сүзсез калды Илүзә. Тик аның күзләре
кычкыра, бөтен кыяфәте нәфрәт чәчә иде. Дөрессезлеккә түзәлмәгән йөрәге ярсып тибә, яра өстенә яра, әрнү артыннан әрнү
сыйдырган күңеле рәнҗи, каһәрли иде. Ул тагын үксеп елап
җибәрде. Шултиклем ярсуны юатырлык сүзләр табалмый, чарасызлыктан мескен хәлдә калган, кадерле кешесе өчен әрнүдән,
берни дә үзгәртә алмавыннан үзен гаепле тойган егет сак кына
килеп дерелдәгән иңбашларга кагылды, кызны кайнар кочагына
алды, унбер ел буена тартып йөдәткән толымнарыннан сыйпады. Аннары Илүзәсен кызганып ярсыган күңелен тыялмый,
калтырый-калтырый ике кулы белән чигәләреннән тотып кызның башын күтәрде, күзләренә текәлде:
– Елама! Елама инде, Илүзәү! Елама! – диде дә үзе дә башын
аның башына терәп елап җибәрде.
Бераздан авыл ягыннан гармун уйнаган, җырлаган, көлгән
тавышлар ишетелә башлады. Егет әллә үзен, әллә Илүзәсен юатып:
– Безнең бәйрәм үзебезчә, икебез өчен генә булачак! Әйдә,
Илүзә, киттек! – диде.
Филария Ринатовна тыңлашмаган малаеның артыннан эзләп
йөрмәде, әлбәттә. «Әле бүген генә үз туксаның туксан. Бер-ике
көннән әйләнеп килерсең әле!» – дип күңеленнән янады да үзе
өчен өлтерәп торган ата-аналар янына бәйрәм итәргә, бүләкләр,
рәхмәтләр җыярга ашыкты.
Яшьлек тә булсын, парлы да булсын, озак боегып та утырсын, ди! Күз яшьләре тиз кибә, мәхәббәт белән нәфрәт, рәнҗү
белән шатлану янәшә йөри бит ул яшьлектә! Өйләреннән кирәкярак алып, мотоциклга утырып, урманга табан җилдергән Эдик
белән Илүзәнең йөзендә дә яңа гына үткәргән ярсуларның эзе
дә юк иде.
– Эдик! Чапма шулкадәр! Куркыта ич! – дип җилне ярып
кычкырырга тырышты Илүзә бераз баргач. – Кая барабыз соң ул без?
– Ныграк тотынып утыр! Чабуына ябышып, яхшы күлмәгемне ертма тагын! Смотри! – дип рәхәтләнеп көлде дә, кызның
кулын алып үзенең биленнән кочаклатып куйды. – Менә шулай!
Миңа да җылырак булыр. Курыкма! Барып җиткәч, күрерсең!
Кала күлен узып, куе урманга кергәч тә, озак бардылар.
Инеш кебек кенә агып яткан елга аша мотоциклны этәреп җәяү чыктылар.
– Без моннан кире чыгарга юл табалырбыз микән инде, –
дип сискәнде кыз урман ешайган, караңгыланган саен куркып.
– Чыгарбыз. Юлы бер генә аның: мин салган...
Хәтсез генә баргач, урман эчендә кечкенә алан ачылды. Алан
уртасында – зур түгәрәк чишмә. Чылтырап агып инешкә төшеп
кушыла.
– Тирәнлеге! Абау, Ходаем!
– Суының чисталыгын кара син аның! Хәзер эчеп карасаң,
бөтенләй шаккатасың!
Илүзә чишмәгә төшәргә курыкты, текә иде яры, кеше аягы
басмаганлыгы күренеп тора. Эдикның учыннан көмештәй саф
суны эчте.
– Ммм! Тәмле суы! Салкын үзе! Нинди чишмә бу?
– Гаптерәй чишмәсе...
– Нинди Гаптерәй?
– Хыялый. Хыялый Гаптерәйнеке.
Кыз Эдикның җитди йөзенә аптырап текәлеп торды да
пырхылдап көлеп җибәрде. Урман кайтавазы озак кына кабатлап
яңгыратып торды көлүен.
– Синең көлүең дә чишмә тавышы кебек, Илүзә...
– Кит әле моннан! Үзең хыялый син, белдеңме?!
– Юк инде, беркайда да китмим. Шул хыялый белән төн
кунасың бүген. Хәзер чишмә суыннан чәй кайнатабыз. Телеңне
йотачаксың, белеп кенә тор менә!
Соңрак, җәйнең караңгы төн пәрдәсе оялуларын яшергәч,
үзләре оештырган бәйрәмнән канәгать яшьләрнең сүзе кабат
чыгарылыш кичәсенә әйләнеп кайтты. Аркага арка терәшеп,
икесе ике якка карап утырган килеш бер-берсе белән аңлаштылар.
– Эдик!
(Дәвамы бар.)