

(Дәвамы бар.)
Соңгы елларда Илүзәнең әтисенең айнык чагын күргәннәре
юк авылда. Әле Рәсих себергә чыгып китте. Гаиләсе ул юкта
тынычлап яшәп ала. Кайткач эшләгән акчасын ай буена эчеп
бетерә ир. Өйдәгеләргә көн дә, төн дә күрсәтми: ызгыш, тиргәшү-сугышулардан башлары чыкмый. Аннары тагын булган
ризыкларның иң яхшысын, тәмлесен пешертеп, юл сумкасын
тутырта Рәсих. Әтәчләнеп кайтып кергәч, барысы да яңадан кабатлана.
Егетнең башыннан кыска гына мизгелгә: «Ә Илүзә әтисенә
үч итеп эчеп-тузып йөрми!» – дигән уй сызылып үтте. Тик ул
бу «ялгыш» уйны тизрәк онытырга тырышты.
Кемгәдер үч итеп, кемнедер гаепле санап яшәве җиңел бит.
«Яраны ялап», үзеңне жәлләп тик утырасың. Ә гомер заяга үтә.
«Мин кемгә кирәк? Барым – ни дә, югым – ни… Әнинең үз
маҗаралары. Гайнуллины кадерлерәк. Әтинең үзенең бетмәс
проблемалары. Башта колхоз өчен янды. Аннан эшсезлектән интекте, үзен жәлләде. Эндәшеп караган бар. Берсе: «Биздем!» – дип кул гына селти, икенчесе ишетми, я күтәрелеп бәрелә. Янәсе
дә: «Синнән мөһимрәк нәрсәләр күп дөньяда! Кысылып йөрмә!
Тавышың чыкмасын! Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый!»
Шулай дияргә ярата шул әти… Бака гына мин…» – дип уйлады
үпкәле балачагыннан һаман чыгалмаган егет. Һәм дөрес язылмаган иншасын буш сумкасына ташлап, классташы Артурның
йортына юл тотты. Аның әнисе самопал аракы сата...
18
Әтисе бакыйлыкка күчкәч тә, тормышында берни үзгәрмәде
Сәмәриянең. Үзе дә яши белеп яшәде, рәхәтен татып китте якты
дөньяның Әхәт Шәмсиевич, кызы белән киявенең дә артын
ныгытты, байлыгын ишәйтте. Иренең Рәшит Шамилевичтан
бераз шөрләвен дә белә Сәмәрия. Шуңа ир белән хатын булып
сөешеп яшәмәсәләр дә, үзен ышанычлы тоя, киләчәге өчен курыкмый. Барасы килгән җиргә бара, җаны теләгәнне кия, ашый, эшләп акча табасы юк, алдагысын уйлап янасы юк.
Бүген Бикмурзиннар гаиләсе күргәзмәгә бара, чөнки кызлары
Диләрә кечкенәдән рәсем төшерергә ярата, махсус мәктәптә
укый. Сәмәрия, зур көзге алдына басып, үзенең сынын тагын бер
кабат күзеннән кичерде. Кабартылган чәчләренең һәр бөртеген,
буялган йөзенең һәр сызыгын, гәүдәсен тагы да сылурак күрсәткән кара күлмәгенең һәр җөен иркенләп тикшереп чыкты хатын. Битенә кершән якканы сизелмиме, җыерчыклары яхшылап яшерелгәнме, керфекләре тигез буялганмы, йөзенә бик килешкән кызыл иннеге иреннәреннән читкә чыкмаганмы, биек күтәртелгән түшләре буенда, бил турысында күлмәге җыерылып тормыймы – барын да җентекләп күзәтте аның үткер күзләре.
Кыйммәтле хушбуен беләзегенә чак кына тидереп, кулына телефон һәм иннек сыярлык кына бәләкәй сумкасын тотты да көзгегә тагын бер «соңгы» карашын ташлады. Яңа күлмәкләр сайлаганда – Рәшиткә ошармы дип уйлар, көзгегә караганда, аның күзләрен күргән кебек булыр, бөтен булмышын Рәшитнең күзлегеннән үткәрер иде Сәмәрия. Тормышка ашмаган бердәнбер хыял, кулына төшмәгән бердәнбер теләк бит ул – Рәшит.
Республика башлыгы үз канат астына алган яшь рәссам
Роберт Айгильдинның күргәзмәсенә бармый калырга ярамый
иде. Гомумән, түрәләр әйләнгән югары даирәдә язылмаган
«ярамый»лар бик күп. Шушы кешеләр арасында яшисең килсә,
ул кысаларга сыймый, кануннарга буйсынмый чараң юк. Бу
элитаны, Рәсәй иле үзгәртеп корылып, байлар һәм гади халык
арасында елдан-ел зурая барган коточкыч упкын хасил булгач
кына барлыкка килгән катлам дип уйлап, күпләр ялгышалар.
Алар һәрвакыт булган. Югары катлам илне сүтеп корудан файда
гына күрде, авырлыгын сизмәде дә. Элек ничек яшәгәннәр, шулай
гомер уздыра, ил акчасын туздыра бирделәр. Гасырлар буена
ныгып, үз кануннарына тугры калып яши килгән байлар катламы хисләргә бирелеп ялгыш адым атлауны гафу итми иде
шул. Бу даирәләрдә уралырга тиң дип табылган кеше үзенең
холкын, һәр адымын, хәрәкәтен катгый чикләрдә тотарга мәҗбүр
иде. Рәшитне дә бәләкәйдән шулай тәрбияләделәр. Ул башкача
яшәүне белмәде, күрмәде һәм әле дә күрүдән бик ерак иде. Бу
мохит аны гади совет баласының төшенә дә кермәгән уенчыкларга, тәм-томнарга, киемнәргә күмде, байлык белән уратып
алып, рәхәттә йөздереп үстерде дә, вакыты җиткәч шул чиксез
ләззәтләрне булдырган үз Аллаһлары – акча колы булмыйча
чаралары юклыгын аңлатып «койрыкларын» кисте. Һәр нәрсәнең чиге бар. Ул турыда кычкырып сөйләнелми, ләчтит сатылмый. Бар да яхшы, бар да матур, барысы да ал да гөл…
...Артына борылып карамый билгесезлеккә чапкан аргымактай дуамал кебек иде Сәмәриянең хисләре. Яшь, чибәр секретарь кызның башка түрәләрдән каралган, тәрбияләнгән тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы, сөйләү осталыгы, белемлелеге белән аерылып торган, өр-яңа «Мәскәү лоск»ына ия чибәр министр
Рәшит Җиһангировка мәхәббәте кысаларга сыймас кебек иде.
Бик тиз тәртәгә бастырдылар.
Рәшит Җиһангировны яңа утырган кәнәфиен ныгытыр өчен
тиз арада Мәскәүдәге министрның кияве иттеләр. Анда «үтмәгән
товарның» монда кирәк урыны табыла бит. Егетнең мәхәббәт
уены язмыш хәтле язмышы өчен хәлиткеч вакыйга янында төссезләнеп, беркадәр онытылып артта торып калды. Хәйләкәр йөзле әтисе Рәшитне аркасыннан сөеп: «Яшьлек шаярусыз булмый
инде ул!» – дип кеткелдәде дә, бу турыда башкача сүз кузгатылмаячагын аңлатып, улының иңбашын авырттырып кысып куйды. Сөйләшүне кирегә борып кара: юләргә санаячак, шелтәсе гомерлек булачак. Рәшит үзен юләргә санамый иде, әлбәттә: алда җитди тормыш көткәнен ике аңлатып торуны сорамады. Сәмәрияне
өлкәнрәк яшьтәге башка бер түрәнең секретаре итеп күчерделәр. Хәлне берсүзсез аңлаган Әхәт Шәмсиевич калганын үзе
җайлады...
Мәскәүдән килгән кәләш, Светлана, Рәшитне артык борчымады. Ир вакытында акча биреп торса, аңа шул җитте. Башка
көннәрдә хатыны аның күзенә чалынып бимазаламады. Мәскәүдә
әнисе янында, чит илдә ял итеп үткәрде гомерен. Әмма бүгенге кебек чараларда ире белән беррәттән катнашуны Светлана бурычы итеп санады. Дөньяның кайсы почмагында булуына
карамастан, берсүзсез кайтып җитәргә гадәтләнде.
Бераздан тормышның башка китек яклары да төгәлләнде.
Рәшит Шамилевич министрлыкның бөтен нечкәлекләренә төшенеп бетте. Хәтсез генә баласыз яшәгән гаиләдә кинәт сабый
тавышы яңгырады. Озакка сузмый Сәмәрияне дә кияүгә бирделәр... Диләрә – министр белән секретарь арасындагы тыелган сөюнең бердәнбер татлы җимеше – Радикка «әти» дип үсеп,
буй җиткерде. Бабасы киявен төзелеш компаниясе директорлар
советы рәисе итүгә ирешкәч, авырлык белән булса да, югары
даирәгә Сәмәриягә дә «юл ачылды»...
Сәмәрия һаман да ярата Рәшитне. Элеккеге яшьлек дуамаллыгы белән түгел, бөтен сабырлыгын җыеп еллар буена хисләрен йөгәнләп яшәгән хатын акылы белән ярата. Мәхәббәтен белдерсә,
сөйгәнен югалтачак, аның өчен көчлеләр даирәсенең ишекләре
ябылачак – шуны аңлап, әрнеп, тагын да ныграк ярата, ныграк
тели. Сөйгән кешесен даими күреп, сөйләшеп торыр өчен өендәге
бушлыкка, бөтен булмышы белән чит, күңеленә ят ире янәшәсендә түзеп яши Сәмәрия. Шул көтеп зарыгуы белән исән ул.
Майланып беткән сыек кара чәчләрен артка тараган, адашкан
баланыкыдай йөзен курку баскан, әлегә дулкынлануын яшерергә
өйрәнмәгән рәссамны кунаклар белән таныштырып, күргәзмәсен
ачу уңаеннан әйтелгән берсеннән-берсе чәчкәлерәк татлы сүзләр
өчен шәраб тулы бокалларны күтәргәч, кичәнең тантаналы өлеше
тәмамланды. Тиз арада төркемнәргә бүленеп, бу кичәгә нигә килгәнлеген дә онытып, халык як-якка таралышты.
Беренче карашка берни аңламаслык сызыклар, түгәрәкләр,
өчпочмаклар, кыйшайган йөзләр төшерелгән рәсемгә карап
торып калган Сәмәрия янына салмак кына атлап Рәшит Шамилевич килеп басты. Еллар буе янәшә яшәсәләр, хисләр таушалып та бетәр иде, бәлки. Ә Сәмәрия ирне шул минутта беренче кабат
күргән кебек: карашлар очрашкач та, күңеле иләсләнә, йөрәге
ешрак тибә башлый. Әйтерсең, йөрәге дә Сәмәриянең үзе кебек
читлектәге кош: ирек бирсәң, шул күкрәктән атылып очып чыгар
да кадерле кешесенең түшенә кунар иде.
– Яхшы, бик яхшы картина. Егетнең киләчәге зур дип
уйлыйм. Чөнки пумаласы көчле, фантазиясе тирән. Шулай бит,
Сәмәрия? – Бераз олыгаеп, гәүдәсе олпатланып китсә дә, тавышы
яшь чактагы кебек ягымлы Рәшитнең.
– Һичшиксез, шулай. Безнең җитәкчебез талантларны күрә
белә шул! Безнең балалар… Э-э… Әйе, бу егетнең рәсемнәрен
чит ил күргәзмәләрендә күреп сокланырлар, горурланырлар
әле! – диде хатын ялган пафос белән. Рәссамның исемен хәтерләп калмавына үзен эчтән генә битәрләп алды. Уйлары бу
сурәтләрдән бик ерак булса да, зал буйлап йөрүен дәвам итте.
Икесенең берсенә дә кирәкмәгән буш сүзләр тезмәсе дә аның
өчен бик кадерле. Вакыт-вакыт сөйгәненең күзләрендә чагылып
үткән әйтелмәгән хисләрне күреп калу өчен ул атом бомбасы
турында сөйләшеп басып торырга да, маймылга карап соклануын
белдерергә дә әзер иде. «Әй, Ходаем! Без садистлармы соң әллә?
Бер-беребезне ничә ел җәзалыйбыз…» – дигән уе башыннан сызылып үтүе булды, Сәмәриянең бугазына төер килеп тыгылды.
Еларга ярамый иде. Бөтенләй очрашмаска карар итүе бар. Хатын
йөзенә ясалма елмаюын сытып чыгарды. Кеше ишетмиме, игътибар итмиме дип, тирә-ягына күз ташлап алды да, күптән чишеләсе серне әйтү теләге белән:
– Безнең Диләрәбез дә сурәтләрне бик матур төшерә, – дип
авызын ачуы булды, ир:
– Мин беләм, Сәмәрия... Мин шатмын. Гаҗәпләнмә, – дип,
әйтеп салды. Йөзендә бер хис тә чагылмады. Әллә бу сүзләрне
ишетүгә катып калган хатын ул хисләрне күрмәдеме? Яннарына
Света якынлашуын күреп, берни булмагандай дәвам итте:
– Роберт Айгильдин белән дә, гомумән, республикабызның
күренекле шәхесләре белән элемтәне өзмәскә кирәк. Килеп дөрес
эшләгәнсез, Сәмәрия. Балаларның бәхетле киләчәге өчен без
әледән үк тырышырга, кирәкле кешеләр белән мөнәсәбәтләр
булдырырга тиешбез. Кемнең кемгә ничек бәйләнгәнен тиз генә
белеп бетәрмен димә, моны син үзең дә аңлап торасың. Дус
аша – түрәгә, танышлар аша кирәк икән президентка да барып
чыгып була. Беркемне дә исәптән алып ташламавың хәерле, –
Рәшит Шамилевичның кискен җитәкче тоны белән әйтелгән
сүзләре зал тынлыгында кырыс яңгыраса да, Сәмәрия моңа
игътибар итмәде. Ирнең «килеп дөрес эшләгәнсез» дигәне хатын
колагына «ярый килгәнсең, Сәмәриям!» дип ишетелде. Сәмәрия
кадерле кешесенең икейөзлелеген дә, ясалмалылыгын да кичерергә, җитешсез якларын акларга, үзе дә аның кыланышларын кабатларга риза иде.
– Дөрес, дөрес әйтәсез, Рәшит Шамилевич, – дип ашыгып ризалашты хатын.
«Аңладымы ул мине? Беләм, диюе нәрсәне аңлата? Их, Рәшит!
Диләрә – синең кызың, диясе иде! Диләрәнең рәсемнәре бу егетнекеннән күпкә яхшырак, диясе иде! Их, Рәшит! Тагын кайчан күрәм мин сине? Гомер шулай үтәр инде...»
Хатынның уйларын Рәшит Шамилевич бүлде. Аның тавышы
Сәмәриянең нәкъ колак төбендә яңгырады:
– Менә болары синең белән мин инде, – дип диварга эленгән
Сак-сок сурәтенә күрсәтте. Тик ирнең йөзендә бернинди хис тә
чагылмады. «Ул тойгыларын яшерә белә. Түрә кеше, шулай күнеккән», – дип идеалын акларга ашыкты хатын. Рәшит Шамилевич
күкрәгенә ташланырга торган хатынны якын килмәслек бер арада
тотарга тиеш икәнен аңлый иде. Сурәткә карап каткан хатынның
иреннәре артыннан ир әллә уйнап, әллә ихлас:
– Мәңге бергә, мәңге аерым… – дип кабатлап пышылдады.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.