

(Дәвамы.)
Яраттымы ул Рәшитне? Илгизәрне яраттымы? Аларны тәрбияләп, аларның тормышын оештырып, үзен кирәкле итеп сизәргә тырыштымы? Шул хисне ярату дип алдандымы? «Мин
бүген берәр җиргә китеп олаксам да, Рәшит белән Илгизәр
сизмәячәкләр бит! Урыныма башка кеше табачаклар. Интегеп
эзләп тә тормаслар, кемгәдер кушар да бу турыда онытыр Рәшит
Шамилевич…» Упкын тагын да зурайган, караңгыланган кебек булды…
Илгизәр киткәч, Рәшит Шамилевич өенә бик сирәк кайта
башлады. Бәлки, Финаның канәгатьсезлек, гаеп белдергән караңгы йөзен күрәсе килмәгәндер. Ә хатын ирне үзеннән, өеннән
биздерүен аңлап үзен-үзе битәрләде. Зур, буш өйдә бүлмәдән
бүлмәгә йөрде көннәр озыны. Кирәкмәсә дә өчәр тапкыр ашарга
әзерләде. Тотынылмаган ризыкны түккән саен әрәм булуын уйлап «уртларын чәйнәде». Көннәр артыннан көннәр узды. Йокысызлыктан интеккән озын төннәрдә дә өйнең бар бүлмәләрендә
дә ут яндырды Фина. Ишектәге кыңгырауның тавышын, телефон
шалтыравын көтте. Бер үзгәрешсез, яңалыксыз көннәр үткән
саен, үзенең кирәксезлеген тойган саен, бушлык тула барды.
Нәфрәт белән. Фина үзе генә моны аңламады…
17
Буең җитмәс җиргә үреләсе түгелен бик яхшы белә Филария.
Тик эчтәге көнләшү кортын авызлыклап була торган көч әлегә
табылмаган шул. Көнләшмәслек тә түгел бит! Аның Гайнуллины
рәис булуының беренче сәгатеннән башлап яңа йорт төзи. Һаман очына чыга алмый. Ә бу шәһәр баена ике ай эчендә – март
азагында гына кирпеч китерә башлаганнар иде бит – өч катлы
өйне күтәреп, әлегәчә тирә-якта күренмәгән елкылдап торган
заманча материал белән түбәсен ябып куйдылар. Аның өстенә,
мәчет төзи башлыйлар дигән имеш-мимешләр йөри авылда.
«Вилдан – черегән коммунист – бөтенләй эш күрмәгәндәй
башы-аягы белән чумды төзелешкә. Кайтып та керми, рәхмәт
яугыры! Ишекле-түрле йөренүләреннән баш котылып тора.
Мәчет төзү – коммунистлар эше түгел дип кәҗәләнмәсә генә
ярар иде. Яшьлегеңдә җимергәнне картлыгыңда тергезү савап
кына булыр. Әйдә, төзе, төзе, Вилданкаем! Миңа калса, шул
төзелешеңнән мәңге кайтып кермәсәң дә…» – Сөяркәсенә канәгатьсезлек белдерерлек хокукы булмаган, улының әче теленә
каршы торырга көче җитмәгән Филария күңеленнән ирен булса
да битәрләп йөрде.
Ә Гайнуллин! Әтисеннән калган әзер йортта гомере буе бер
такта какмый, бер таш кузгатмый яшәгән Гайнуллин яңа йортын
җәелеп төзергә кереште дә китте. Хәтта кайчакта Филария
турында да онытып җибәрә. Колхоз хәтле колхозны көнендә генә
таратып та булмый, әлбәттә. Ни дисәң дә, шәһәр түгел бит: бөтен
нәрсә авыл кешесенең күз алдында. Акрынлап кына, артык зурдан купмый гына дуңгыз фермасын таратып бетте. Ике катлы
өйне кирпечтән акрын гына өя барды. Дуңгызчылык хәзер табышлы түгел, имеш. Бераздан буш абзар да сүтелеп юкка чыкты. «Экономный» рәис аларның тәрәзәләрен, шиферларын эш
хакы исәбенә халыкка таратты. Таш плитәләрен алыш-биреш
итүчеләргә озатып, үзенең өен төзергә кирпеч кайтарып өйде.
Ватылып утырган машиналар, тракторлар сатылган саен өйгә
заманча җиһазлар кайтып утырды. Дамир белән бергә Филария
дә куанды. Алар уртак ояларын шулай аерым яшәп төзеделәр.
Үзләре архитектор, үзләре прораб дигәндәй. Авылда иң зур, иң
мәһабәт булып әллә каян күренеп торган яңа өйләренә карап сокландылар.
Ә беркөнне килеп шәһәр баеның әкияттәге кебек өч ай эчендә
калкып чыккан коттеджы янында Гайнуллинның шифер башлы
өе кечкенә, мескен генә булып утырды да калды. Әрнемәс җиреңнән әрнеп, кара көярсең! Тәмләп тә карамас борын шатлыгыңның төсе китсә… Кала күленә май ае үтеп елгада су китми
керәлмиләр иде элек. Бер шәптә юлы салынды. Халык өчен бер
әкәмәт, сөйләр сүз булды бу төзелеш. Кирәккә-кирәкмәгәнгә
кичләтеп Кала күленә табан барып кайталар. Хуҗасын бер күрмәсәләр дә төзелешкә «Хан сарае» дигән исем тактылар. «Инде
биектә очкан түрәнең йортына кызыгып төзелешен тагын дәвам
итәргә генә уйлый күрмәсен Гайнуллин… Күрешергә дә вакыты юк. Яшем иллегә җитеп бара. Кайчан «бәхет» дигән нәрсәне
татырга соң ул?!» – дип тынычсызлана хатын.
Хан сараен күргән саен, ул турыда ишеткән саен «җене
котыра» бу көннәрдә Филариянең. Шуны төзү куанычыннан
аяклары җиргә тими очып йөргән ир галәмәтен бөтенләй күрергә
дә ярамый. Өстәвенә, менә бу укучылары да тискәресен эшләп йөрәгенә төшә. «Демократия!» дип чаң кагып һәлак иттеләр
бала-чаганы. Үз туксаннары туксан хәзер, янәсе үзаллы фикер
йөртәләр. Кушканны гына язып куймый шунда…
Филария Ринатовна Эдик белән Илүзәне дәрестән соң алып
калды. Икесенең алдына классташларының дәфтәрләрен тезеп
салды. Егерме бер данә. Кыз берничә дәфтәрне ачып карады да,
аптырап, укытучысына төбәлде.
– Нәрсә, әни, тыңлашмыйлармы? – дип, фырт кыланып
урындыгына ятып, авызын зур ачып сагызын чәйни-чәйни селкенә башлады улы. Модалап «под ежик» кистергән җирән
чәчләрен артка сыпырды. Джинсы пинжәгенең өске төймәләрен
чишеп «текә» хәрәкәт белән иңбашларыннан төшереп куйды.
Үзе сизелерлек дулкынлана иде, ахрысы: сипкел баскан борынын
балаларча бармагын очлайтып еш-еш сөрткәләп ала, озын керфекле күз кабагы тартышып, күзләрен йомгалый.
– Да-а, абруең түбән тәгәри. Бөтенләй «нуль» булып калуы
ихтимал, әни, ә?– Бердәнбер улының бу масаюларын, ирсүләрен
әлегә тиклем игътибарга да алмый иде Филария. Үз балаңныкы
күренми, күренсә дә кичерелә бит ул… Тик әле, өчәүдән өчәү
калгач, өстеннән көлеп утыруы йөрәгенә кадалды.
– Ичмасам, син дә телеңә салынып утырма әле, улым! Үзеңнең иншаңның да бер артык җире дә юк, – Филария Ринатовна
бәләкәй класстан башлап малаеннан гел үзе язганны күчерткәнен
әллә оныткан, әллә чит кешегә сер бирмәскә тырыша, әллә
улының, үзеннән ярдәм көтми, кинәт кенә үз фикерен кәгазь
битенә төшереп куюына риза түгел, белмәссең. Укучылары алдында елмаеп кына торган йөзе бүген усал, сүзләре зәһәр агулы чыга.
– «Мин бүгенге көн герое дип классташым Илүзә Зөбәерованы исәплим. Беренчедән, ул кызлар арасында иң чибәре. Озын
сары чәчләре юан толым итеп үрелгән. Бәләкәй генә колакларының йомшак яфракларында йолдыз кебек алкалары җемелди.
Яшькелт күзләре һәрчак ачык, хәйләсез карыйлар». Тапкан!
Королева красоты, имеш! «Икенчедән, ул гел «бишле»гә укый.
Математикадан мәсьәләләрне көнбагыш чертләткән кебек кенә
чишә. Укытучылар әйтмешли, безне алга өстерәүче ул. Өченчедән,
Илүзә бик уңган кыз. Таңнан торып, күрше авыл фермасына бара,
чирле әнисе урынына сыерлар сава. Иртән шулкадәр эш эшләп,
бер минут та соңга калмый дәрескә килгән башка бер кызны дә
белмим», – дип үчекли-үчекли, Эдикның иншасын укыды Филария Ринатовна. – Кинәт кенә романтикка әйләнеп киттеңме
әллә? Унберенче класс укучысының иншасы шул буламы? Тапкан
герой! Менә шул героиня аркасында почти бөтен класс инша
язмый утырган, беләсең килсә!
– Күчерергә кеше булмаган, дип турыга әйт, әни! Бакча
арттан урап йөрмә!
– Яхшы билге алырга уйлаган укучылар менә дигән иншалар
язган! Мәсәлән, Илмира белән Фәрит – үзләренең әтиләрен,
Гөлнур колхоз рәисен бүгенге көн герое итеп күрсәткәннәр.
Педагог, табиб, җитәкче һөнәрләренең асылын, халыкка кирәклеген ачып биргәннәр!
– Аларга иншаны шул герой әтиләре үзләре язып биргән
инде, беләбез! Гайнуллин турында үзең тырыштыргансыңдыр
әле. Может, миңа дип язган иншаны Гөлнурга биргәнсеңдер…
Эдик әнисенең ачулы карашларына игътибар итми генә
янәшәсендә башын иеп утырган кызга борылды:
– Ә син минем турыда яздыңмы әллә, Илүзә?! Чынлапмы?! –
диде бераз кыланыбрак.
– Язды, ди, язмый ни! – Укытучының кычкырып җибәрүеннән кызның башы тагын да түбәнрәк иелде. – Ул: «Тирә-ягымда
бүгенге көн герое дип атарлык бер кеше дә күрмим!» дигән җөмлә
белән чикләнгән. Бетте, китте, вәссәлам! Янәсе дә, менә мин
нинди башлы, менә мин нинди акыл иясе! Сукыр син! Алда,
имтиханда инша язасың барын хәтереңнән чыгарып җибәргәнсең, ахры, аппагым! Ге-рой! – Укытучы ачу белән дәфтәрләрен
яшьләр алдына ташлады да, ишекне стеналарда эленгән портретлар селкенерлек итеп ябып чыгып китте.
Класс бүлмәсенең озакка сузылган тынлыгын Илүзәнең бөтенләй көтелмәгән соравы бозды:
– Син нигә эчәсең ул, Эдик? Ния укымыйсың? – Кызның
әрнүле карашы егетнең йөрәгенә үтеп кергәндәй булды. Ләкин ул сер бирмәде.
– Син укыгач та бик җиткән. Менә бит, файдасын күреп
торасың… – Эдик, дулкынлануын шуклыгы белән яшерергә
тырышып, кызның бөдрәләнеп торган чигә чәчләренә үрелде. –
Илүзәү! Кил, битеңнән бер генә үбеп карыйм әле…
Кыз егетнең кулына чәпәп җибәрде дә, урындыгын читкәрәк шуытты.
– Кит, сантый! Төнге «подружкаларыңны» үп, яме?! Оялмый да…
– Син дә кич чык, Илүзә! Синең яныңнан адым да читкә
китмәм! Сине генә кочаклармын, үбәрмен... – Шаяргандай гына
сөйләшсә дә, Эдик күзләрен кызның алсуланган йөзеннән алалмый. Ул карашның җитдилеген кыз күңеле сизми буламы соң?
– Эчмәссең дәме? – дип егетнең хыяллар теземен туктатты Илүзә.
– Егылып ятып эчкән юк та инде. Өйгә кайтып керәсе килмәгәннән генә… – Егет бик азга гына карашын читкә алды. Аннары
тагын күзләрен уйнатып:
– Бүген чыгасыңмы? Чыксаң – аракыны бер дә капмыйм!
Синең бөдрәләрең белән ант итәм менә! – Эдик кулына алган
чәч үремнәрен үбеп өлгермәде, кыз сикереп торды.
– Әләү! Авырттырдың!
– Үзең бит! Тик кенә утыралмыйсың… – Эдик кызның сумкасын эләктереп тарта башлады. – Тукта инде, Илүзә! Беркем
юк! Ашыкмасаң да була ич…
– Инша язасы бар бит. Яңа баштан. Әниеңә ошарлык итеп.
Син Гайнуллин турында язасыңдыр инде? – Илүзәнең сүзләре
Эдикның нәкъ авырткан җиренә барып кадалды. Сумканы кулыннан ычкындырды хәтта. Кызга шул гына кирәк – чыгып та китте.
«Әй, Илүзә, син дә мыскыл итәргә тырышкач… Әти турында
язасы иде лә ул! Малайларга әтиләре үрнәк була бит…» Бераз
өнсез утырган егет, авыр кузгалып, кесәсендәге акчасын барлады: «Кайтышлый Артурларга сугылмый булмас…»
«Син әтиең турында яз, диясе иде. Их!» – Егет соңлап
булса да кызның сүзләренә каршы аның үзен дә әрнетерлек
җавап эзләде. Үзе тагын түзмәде, бу ямьсез уеннан бик тиз кире кайтты.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.