Чәчмә әсәр
2 Августа , 18:19

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Ахыры)

Тик Самат Гәрәевичның күңеленә генә тиз кайта алмады ул тынычлык. Аңа берсеннән-берсе тынгысызрак сораулар ябырылды. Ул шулар арасында калды. «…Нишләп аның каршысына йөгереп төшмәдем соң әле мин?.. Нишләп әле минем дустымны ниндидер бер тупас җыештыручы хатын куып җибәрде? Ни хакы бар аның Хәмәтне куарга?! Ә син… Ә син үзең ни уйлап утырдың? Барысын да тыңлап, ишетеп тордың бит!.. Икенче каттагы бүлмәңдә… Нәрсә тотты сине, йөгереп төшеп, аны үз бүлмәңә алып керүдән? Ә? Нәрсә каршы төште, ни туктатты сине?»

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Ахыры)Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Ахыры)
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Ахыры)

Самат Гәрәевич, кемне шулай оятсыз итеп, шулхәтле түбәнсетеп сүгә бу хатын, дип аптырап китте. Аңа, үзе яшәгән югары дөньядан әле аерылып җитә алмаган кешегә, түбәннән килгән авазлар үтә тупас һәм ачу китергеч булып тоелды. «Нинди явыз хатын, ә! Ничек инде тып-тыныч кына йөргән җирдән шулай каты кычкырырга мөмкин?! Беркемнән оялмый, кыенсынмыйча, һич югы, үз-үзеңнән тарсынмыйча, шулай явыз итеп кычкырырга мөмкин!.. Моның өчен, мөгаен, эчендә озак еллар буена җыелган чиксез күп явызлык булу кирәктер… Нормаль кеше болай гына, шушы кыска гына арада бу хәтле авыр сүзләр табып, әйтеп өлгерә алмас иде…»

Ә бераздан, инде үзенең югары дөньясыннан аерылып җиргә якынайгач һәм тагын берникадәр вакыттан соң тәмам үз бүлмәсенә кайтып ук утыргач, аның башына: «Ә кемгә шулай җикеренде икән ул? – дигән уй килде. – Шулхәтле тартынмыйча кемне сүкте икән ул хатын?»

Тукта, «ял итә» диде бит! Әллә сүз минем хактамы икән? Безнең катта бүтән кеше калмый кебек иде бу вакытта… Һаман үзе генә юынып йөри иде иртән… Ә кем килергә мөмкин соң әле? Кем?..

Неужели Ул?..

Чынлап та… Ул микән әллә?..

Әйе, килүченең Ул булуы бик мөмкин иде.

Самат Гәрәевич, уйлаган саен, моңа ныграк ышана барды. «Шулай бит, бөтен рәвеше аңа туры килә бит…»

Самат Гәрәевичның «Ул» дигәне Н. шәһәрендә яшәгән чагындагы иң якын дусты Хәмәт иде.

Юк, дусты гына түгел иде Хәмәт! «Дус» дигән бер кыска гына сүз аларның бер-берсе өчен кем булганлыгын әйтеп, белгертеп бетерә аламы соң?!

Аларның исемнәре генә түгел, хәтта холык-фигыльләре дә бертөрлерәк иде. Шуңа күрәдерме ничектер очрашу белән бер-берсен үз итеп, якын итеп алдылар. Ул чагында алар Н. шәһәрендә, гади бер оешмада эшләп йөрүче басынкы гына егетләр иделәр. Ә, юк… Шулай да басынкылык күбрәк Саматка хас булгандыр. Хәмәт исә Самат характерының шәһәрчәрәк варианты иде бугай. Анда шәһәрчәлек, иркенлек, кыюлык күбрәк иде. Чөнки ул тумышы белән шушы Н. шәһәреннән – шунда үскән, укыган. Бу тормыш аңа бик тә үз, таныш иде.

Иң мөһиме, Хәмәт бик талантлы егет иде. Ул, барысын шаккатырып, баянда уйный. Жаны теләгәндә баянына кушылып җырлап җибәрергә моңлы тавыш та биргән аңа табигать. Төрле уңай белән стена газетасы өчен шаян шигырьләр дә яздырып алалар Хәмәттән… Кыскасы, күпкырлы талант, бәхетле егет иде Хәмәт.

Ләкин аның Саматны борчыган бер йомшаграк ягы бар иде. Ул үз язмышына ничектер үтә битараф, китапча әйткәндә, җавапсыз карый иде. Самат моны бигрәк тә үзе белән чагыштырып караганда нык сизә. Саматта, авыл егетендә, тырышлык, даимилек, эш-планнарда тотрыклылык көчле. Ул үзенең киләчәгенә, тормышының алдагысына карап артык уйлый алмаса да, күңеле белән сизенеп диикме, ниндидер интуитив тою көче аркасындамы – дөресрәк юлны табып ала да шул юлдан тайпылмыйча, бүтән нәрсәгә бик мавыкмыйча, акрын гына бара бирә. Ә Хәмәт андый бер генә юлны җаны-тәне белән азсына, тарсына төсле. Акылы белән төшенмәстән, үзеннән-үзе шулай килеп чыга кебек иде бу аның. Ул гомере буена шулай киң һәм иркен яшәү алып барачагына нык ышанган кеше кебек иде…

Әмма тормыш күп чагында үзенчәрәк китереп чыгара шул. Самат та, Н. шәһәреннән Казанга күчеп киткәч, Хәмәт турында пошаманга төшерердәй сүзләр ишетә башлады.

Башта аны хатыныннан аерылган диделәр. Хәзер бигрәк тә еш сала икән дип сөйләделәр. Аннары ничектер бер мәртәбә «Хәмәт хатыны янына кайткан икән» дигән сүз дә килеп җиткән иде Саматның колагына. Тик бераздан ул хәбәр нәкъ киресе булып ишетелде. Хәмәтнең аерым фатир алып үзе генә торуы беленде.

Ләкин, ничек кенә йөрсә дә, Хәмәт эшен ташламый, ниндидер ныклы бер бирелгәнлек белән һаман шунда эшли һәм, күпләр әйтүенчә, аны теләсә кемнән шәбрәк итеп башкара икән. Әмма Хәмәтнең тора-бара бөтен Н. шәһәренә таралып өлгергән даны инде бу яхшы якны күмеп килә икән. Кешеләр, Хәмәтнең мактауга лаеклы әнә шул әйбәт сыйфатын да начар итеп: «Һаман шунда ята инде ул…» – дип, ошатмыйча сөйлиләр иде.

Самат үзенең иң якын дусты турындагы бу сүзләрне Казанга килгән танышлары аркылы ишеткәләп торды. Хәер, күчеп киткән беренче елларны Самат Н. шәһәрчегенә кайткалап йөргәндә, алар шактый очраштылар. Гадәттә, берәр аулаграк ашханәгә яисә биредәге бердәнбер ресторанга кереп, озак итеп, тәмләп сөйләшеп утыралар иде алар. Менә шул сөйләшү Саматка бик ошый иде. Ул

үзенең каршысында утырган кешенең дөнья өчен нинди кадерле мөлкәт икәнен тагын да тирәнрәк аңлый, бу уйны һич оныта алмаслык итеп күңеленә үткәрә, әллә нинди бер ачыклык белән шушы хакыйкатькә төшенә иде. Хәмәтнең табигый талантына, күңел көченә, җан байлыгына чын-чыннан исе китә иде аның! Ул бер яшүсмер кебек ихлас соклана, шакката иде! Юк, болар исереклек йомшавы гына түгел иде. Икенче көнне, тәмам айнык хәлдә, салкын акыл белән уйлап карагач та, нәкъ шул фикердә кала иде Самат.

Һәм шундый сөйләшүләрдән соң: «Зур һәм матур максатлы эшкә тартылмаган, шуның ихтыярына җигелмәгән нихәтле талант, сәләт ияләре буш йөри бит бездә!» – дип уйлый иде ул, эченнән сызланып. «Тормыш өчен үтә дә кирәкле нихәтле рухи байлык файдаланылмый, нихәтле сәләт тупаслана… Пычранып йөри-йөри, әкренләп югала бара… Эх, аларны күтәрергә, һәммәсен үз урынына куярга иде! Балкытырга иде аларның барысын да!»

Ләкин мондый сызланулы һәм сокланулы уйлардан соң да һәрберсенең тормышы үзалдына аерым-аерым ага бирде. Берәр сүз ишеткән чакларда яисә нинди дә булса очрак уңаеннан искә төшкәндә генә уйлый башлады Самат элеккеге дусты турында. Бик каршылыклы, бер эләктерсә, тиз генә ычкындырмый торган искә төшерүләр иде алар.

Ә соңга таба, бер-ике ел эчендә, Хәмәт хакындагы хәбәрләрнең күңелсезләре күбәйде, нык күбәйде. Самат хәтта вакыт-вакыт җан өшеткеч сүз ишетермен дип куркып та куя иде. Хәмәтнекенә охшаш язмышлар турында аның кайдадыр укыганымы, ишеткәнеме бар иде.

Бирегә озак кына кайтмый торганнан соң, бу килүендә инде ул менә Н. шәһәрендә икенче атнасын яши.

Ирешкән бәхете – ялгызлыгы белән, күптән тимәгән шул рәхәтлек белән хозурланып үткәрде Самат Гәрәевич бу вакытын. Хәмәт янына барып карау теләге аның башына да килмәде. Чөнки аның үзенең нидәндер котылу, нәрсәгәдер ирешү сөенече зур иде. Самат Гәрәевичны тулысы белән әнә шул бәхет йоткан иде!

Мондагылар өчен Самат Гәрәевич – Казаннан килгән зур архитектор, данлы, хөрмәтле кеше. Аның биредәге бер эчкече белән дус булуы һич тә башка сыярлык нәрсә түгел! Әгәр дә инде андый очрашу, ике дусның күрешеп элеккечә ихлас сөйләшеп утыруы килеп чыга калса, бу очракта әлеге факт Н. шәһәре кешеләре тарафыннан, һичшиксез, үзләрен мыскыл итү, аларның фикерләрен санга сукмау һәм, әле алай гына да түгел, шәһәрнең аларча күзалланган абруен аяк астына салып таптау дип кабул ителәчәк иде.

Самат Гәрәевич, боларны белепме, әллә барысын белеп тә бетермичәме, Н. шәһәре кешеләренең ихтыярына каршы килә алмады.

…Ул үз уйлары белән мавыккан арада, аста җыештыручы хатын тагын нәрсәләрдер кычкырды, нидер боерды. Монда үзен тулысынча хуҗа итеп сизә иде ул. Килүче кеше әйтерсең бер зур байның өенә мәрхәмәт сорап, рәхим-шәфкать өмет итеп аяк атлаган да, шуңа күрә әйтерсең хуҗабикә үзен бик эре тота, усал сөйләшә…

Бераздан тавышлар басыла төште.

Тышкы ишек шап итеп ябылды да, кунакханә яңадан үзенең элеккеге тормышы белән яши башлады.

Яңадан барысы да үз урынына утырды.

Тынлык та кунакханәгә һәм аның икенче каттагы иң яхшы, иң тыныч бүлмәсенә яңадан кайтты кебек.

Тик Самат Гәрәевичның күңеленә генә тиз кайта алмады ул тынычлык. Аңа берсеннән-берсе тынгысызрак сораулар ябырылды. Ул шулар арасында калды. «…Нишләп аның каршысына йөгереп төшмәдем соң әле мин?.. Нишләп әле минем дустымны ниндидер бер тупас җыештыручы хатын куып җибәрде? Ни хакы бар аның Хәмәтне куарга?! Ә син… Ә син үзең ни уйлап утырдың? Барысын да тыңлап, ишетеп тордың бит!.. Икенче каттагы бүлмәңдә… Нәрсә тотты сине, йөгереп төшеп, аны үз бүлмәңә алып керүдән? Ә? Нәрсә каршы төште, ни туктатты сине?»

Әйе, көтмәгәндә-уйламаганда, нәрсәдер кисәк кенә үзгәргән иде. Аста әлеге сөйләшү барганда, ул үзе укып утырган китаптагы югары сәнгать дөньясыннан гына аерылмаган, ә тагын ниндидер, тел белән әйтеп булмастай бер биеклектән дә төшкән, түбәнәйгән сыман иде.

Ә нинди биеклектән?

Анысына Самат Гәрәевичның башы җитмәде.

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас