Чәчмә әсәр
1 Августа , 18:41

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Башы)

Ниндидер хатын-кыз (җыештыручы булса кирәк) усал, кискен итеп кемгәдер кычкыра иде. Аның сүзләре Самат Гәрәевичка аермачык ишетелде. – Кая?! Кая барасың, дим?! Төш тизрәк, менә шуның белән битеңә чәпәгәнче! Аңа каршы бер ир-ат тавышы басынкы гына, юаш кына итеп нәрсәдер әйтте. Бусын Самат Гәрәевич ишетә алмады. Аның каравы тегесенең – җыештыручының авазы икеләтә көчәеп, тагын да котсызрак булып бөтен куакханәне яңгыратты.

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Башы)Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Башы)
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Башы)

Танылган архитектор Самат Гәрәевич Кадыйрголов, мөгаен, күп яктан сезнең белән минем кебек гадәти бер кеше булгандыр. Әмма соңгы елларда холкында торган саен ачыграк сизелә баручы сәер сыйфат аны бүтәннәрдән нык кына аерып куя башлады. Танышлары, дус-ишләре теле белән әйткәндә, әлеге сыйфат безнең заман кешесенә һич тә хас түгел, ә Самат Гәрәевич кебек хөрмәтле интеллигентка инде бөтенләй дә бармый, бер дә килешми иде.

Бу сүзләрнең мәгънәсен, дусларының тел төбен ачыклый төшсәк, Самат Гәрәевич соңгы вакытларда үз-үзе белән генә калуны ярата бирә, ялгызлыкны дөньяның бик күп рәхәтлекләреннән өстенрәк күрә бара. Чамасыз ыгы-зыгылы эш көннәре һәм тулысынча диярлек гаилә өчен яшәлгән кичләреннән соң ялгызлык күптән күрелмәгән, бик тансык, кадерле әйбергә әйләнгән иде. Ул, мөмкин булган хәтле дус-ишләреннән һәм иптәшләреннән аерылып, күбәеп киткән мәҗлесләрдән читләшеп, үзе генә калырга тырыша. Башкаларга сәер тоелган әнә шул бәхетне Самат Гәрәевич торган саен көчлерәк тели бара.

Үзе нык кына ышанган бер фикер дә йөри Самат Гәрәевичның күңел төбендә. Кеше тормышының иң чыны ялгызың калгач башлана дип уйлый Самат Гәрәевич. Әнә шул вакытта  төрле ясалмалыктан, бүтәннәр көенә җайлашудан, кыланудан арынгач – кеше иң тирән күңел халәтен, рухының иң ихлас, риясыз рәвешен кичерә.

Иң кадерле хисләр, өр-яңа һәм олы фикерләр аңа әнә шунда килә. Кешенең беркайчан һәм беркем тарафыннан кабатланмаячак шәхес булуы да әнә шуннан башлана.

Соңгы елларда үзе канәгать булырлык бер генә яңа проект тәмамлап тапшыра алмавы да, күрәсең, аның ялгызлык хакындагы бу уйларын көчәйткәндер. Инде менә ничә ел Самат Гәрәевич гел агымдагы вак эшләр белән мәшгуль, гел шулар шаукымында яши. Аның үз-үзеннән: «Ә синеке генә саналырдай, чын-чынлап горурлана алырай эш кая соң?» – дип борчылып сораган чаклары торган саен ешрак кабатлана.

Үзен бирегә, Н. шәһәренә командировкага җибәрүләрен дә ул бик теләп кабул итте. Моннан унбиш еллар элек Самат Гәрәевич күпмедер гомер кичергән бу район шәһәрчеге хәзер заманның соңгы сүзе буенча төзелә башлаган икән. Аның бер өлешен – якындагы елга ярына барып терәләчәк иркен яңа массивны – үзләренчә, бүтән шәһәрләрне кабатламыйча салдырмакчы булалар. Район җитәкчеләре, әнә шуның генераль планын төзү өчен, Казаннан үзләренең таныш, бу якны белүче архитекторын, ягъни Самат Гәрәевичны чакырганнар инде…

Менә хәзер Самат Гәрәевич Кадыйрголов Н. шәһәре үзәгендәге ике катлы кунакханәдә, район җире өчен иң яхшы саналган бүлмәдә яшәп ята.

Көндезләре аның эш белән үтә, йортлар салыначак урынны – ландшафтны өйрәнә, һәрбер кечкенә үзенчәлекне хәтеренә сеңдерергә тырыша. Кайчагында куен дәфтәренә җиңелчә генә сызгалап та куя. Алары бирегә урнашачак торак йортларның, төрле корылмаларның беренче чалымнары була инде. Тора-бара, кульман артында шактый утырганнан соң, исәпсез-хисапсыз сызу-бозуларның, тегеләй дә, болай да итеп уйлап карауларның бер нәтиҗәсе булып, әлеге җиңелчә ясалган рәсемнәр матур гына йортларга әйләнеп китәрләр. Аларның иң уңышлы дигәннәре табигать үзе озак еллар дәвамында һәм стихияле рәвештә төзегән сыман, урынга бик ятышып та, аңа өстәмә ямь дә биреп торачаклар.

Самат Гәрәевичның яшьлегеннән бирле килгән зур хыялы да матур-матур биналар, сарайлар салу иде. Укыганда да аларны шундый максат өчен әзерләделәр. Әмма институтны бетереп эшкә тотынгач кына, күбесен вак заказлар, бәләкәй эшләр мәшәкате басып китте. Заказчы оешмаларның үтенече буенча, алар инде үткән чорныкы дип саналган проектларга өлешчә үзгәртүләр ясадылар, берөзлексез шулар ихтыяҗын үтәделәр. Институттан алып килгән зур планнар, хыяллар әкренләп артка, ерак киләчәккә күчә торды. Вакыт исә һаман шулай үтә бирде.

Билгеле, Самат Гәрәевич сыман танылган кешенең үз проектлары да булмый калмый. Иң башта, институт бетереп берничә ел эшләүгә, укытучысы Хәкимҗан абый зур спорт корылмасын проектларга чакырды. Алар икесе дә бик дәртләнеп, яратып эшләгәннәр иде. Хәзер ул бина аулаграк урында булса да, шәһәрне бизәп, үзенчә бер ямь биреп тора. Аннары Самат Гәрәевичка мөстәкыйль проект та бирделәр. Хәзер саный китсәң, андыйлары дистәгә якын җыела бугай. Әмма күбесе бигрәк тә соңгы елларда ашыгычрак, элек ияләнгәнчә, тирәннән уйланмыйча һәм матур хыялларсыз гына башкарыла иде. Эш арасында гына дигәндәй, бик кысан вакыт эчендә… Ә ашыгу сәнгатьтә сизелми каламы соң ул! Соңгы эшләргә югары сәнгатьлелек дигән бөек бернәрсә җитмәгәне һаман ныграк, ачыграк күренә бара иде. Самат Гәрәевичның шушы күңелсез хакыйкатьне аңлавы да тирәнәя, шул ук вакытта аны төзәтү мөмкинлеге дә, гомер үтү белән, һаман азая, һаман кысыла сыман.

Бирегә килгәч, ул күп эшләде. Хәтта Казандагыга караганда да нәтиҗәлерәк, күзгә күренерлегрәк эшләде. Чөнки райисполком бинасыннан бирелгән аерым бүлмәдә ул көн буе берүзе. Житәкчеләр аңа эш өчен бик әйбәт шартлар тудырганнар – Самат Гәрәевич үтә дә канәгать иде.

Ә кичләрен ул, шулай ук бик күптән теләгәнчә, тагын ялгызы гына. Рәхәтләнеп укырга дип хыялланган китаплары белән берүзе. Ул аларны өендә дә, эшендә дә кешегә күрсәтергә кыенсына, уңайсызлана, чөнки алар төзелеш буенча түгел, ә матур әдәбият әсәрләре иде. Матур әдәбиятның да ниндие әле – иң затлысы: русчадан Иван Бунин, Сергей Никитин хикәяләре, татарчадан Әмирхан Еникинең калын гына бер китабы. Тагын ике юкарак шигырь китабы… Килгәндә, аның зур портфелендә әллә ни күп урын алмады алар, ә менә хәзер бүлмәне ниндидер шифалы һава белән тутырып, кадерле, олы әйбер кебек торалар. Аларны укыганда, дөнья чуалчыклыгында әкренләп үзен югалта башлаган Самат Гәрәевич кабат үз асылын табып алгандай була. Яшьрәк чакның матур, канатлы яшәеше кире кайткан сыманрак тоела башлый. Андый чакларда җирдәге кабатланмас үз урыныңны да ныграк тоясың, сизәсең шикелле.

Әнә шул кичләрен ул бернәрсәгә дә, беркемгә дә алыштырмаячак иде. Әлеге кадерле минутлар аңа бердәнбер гомере сыман ук газиз иде. Бары шул мизгелләр генә Самат Гәрәевичны үзе теләгән Самат итәләр иде.

Әлбәттә, монда аның эше дә Казандагы сыман кичке бишкә хәтле калмый. Өч-дүрт тирәләрендә Самат Гәрәевич инде үзенең кунакханәдәге бүлмәсенә кайтып, юынып-сөртенеп, черем итеп алырга әзерләнеп йөри. Шулай бераз йоклап алгач, ул үзен бер көннән ике көн ясаган кебек хис итә, башының сафлыгына, күңеленең көрлегенә сөенеп йөри. Эчендә көч, дәрт сизә.

Ә инде биредәге шимбә, якшәмбе көннәр – аның өчен чын бәйрәм! Ике көн буена үз иркендә булачак! Ашыкмый гына елга буенда йөрисеңме яисә аның теге ягындагы күңелне ымсындырып торган урманга чыгып керәсеңме, әллә шәһәр кырыендагы аулак, тыныч урамнарга ялгызың гына сәяхәт кыласыңмы – һәммәсе үз кулында, үз иркендә! Ике көн! Никадәр вакыт, нихәтле мөмкинлек!

Бүген шимбә көн иде.

Иртәнге якта Самат Гәрәевич озак итеп, тәмләп- ләззәтләнеп йөреп кайтты. Урманлы яр буеның бормалы матур сукмакларыннан тәмам арыганчы, онытылып атлады. Диңгез буенда ял иткәндә дә, хәтта Ерак Көнчыгышның данлыклы Уссури тайгасында да күзенә ташланмаган гаять үзенчәлекле, күңеленә искиткеч якын урыннар очратты. Ул урыннарның берсе дә үз яныннан тиз генә җибәрми, күпме басып торсаң да, әле һаман нәрсәнедер әйтеп бетермәгән сыман янәшәсендә тота, агач яфраклары лепердәгән көйгә җае белән, кабаланмый гына кеше күңеленә әллә нәрсә сала, бөтен барлыгына әкрен генә нидер тутыра иде. Самат Гәрәевичка моңарчы андый мөмкинлекне таба алмаганга бары тик үкенергә һәм табигать җанының, табигать рухының күңеленә нинди рәхәтлек биреп агып кергәнен тын килеш аңлап торырга гына кала иде.

Әлеге сихри сәяхәттән кайткач, Самат Гәрәевич ял итеп тә алды. Ә хәзер аның нияте йомшак кәнәфигә чуму, онытылып әдәбият дөньясына китү иде. Матур башланган көнен тагын да әйбәтрәк итәсе, күңел сахрасында тәмам хушланасы, ләззәтләнәсе килә иде Самат Гәрәевичның. Үзе өчен күптән түгел очраклы рәвештә ачкан язучысы Сергей Никитинның китабын алып утырды. Кечерәк кенә күләмле хикәяләр иде анда. Әмма ул кечкенә хикәяләр шуның хәтле тирән һәм шундый да хисле, тәэсирле иделәр – әйтерсең аңардагы һәрбер хәрефкә кешелек миллион еллар дәвамында кичергән бөтен нәрсә сыйган да, хәзер менә шулар, хәрәкәткә килеп, синең эчке дөньяңа күчәләр. Күрәсең, әлеге байлык хәрефләргә сеңмәгәндер. Язган кешенең күңелендә шулай бихисап күп, мул булгандыр ул. Шуңа күрә аның һәр язган әсәре җан хәрәкәтен, йөрәк тибешен, рух дулкынлануын чагылдырадыр, шуларны белгертәдер. Бер кеше эчендәге олы һәм сихри «диңгез» шушы хикәяләр аша әкрен генә икенче кеше күңеленә күчәдер. Самат Гәрәевич өчен бу күренеш гаҗәеп ләззәт иде. Һәм, иң мөһиме, бу аның бөтен барлыгына бик тансык иде. Ул, нык сусаган кеше кинәт кенә суга тап булгандай, бертуктамыйча эчәргә, озаклап, тын да алмыйча шуның рәхәтен тоярга әзер иде.

Кунакханәдә кичке ыгы-зыгы купканчы була торган үзенчә бер ипле, сабыр тынлык урнашкан. Ишекләр ачылып ябылу да юк, беркем йөрми дә. Тып-тыныч. Әйтерсең төнге илаһи тынлык.

Бу исә Самат Гәрәевич бүлмәсендәге халәтне тагын да көчәйтә. Вакыт-вакыт ул күңеле белән генә түгел, ә менә шушы икенче каттагы бөтен бүлмәсе белән җир тормышыннан аерылып каядыр бик еракка киткән, бүтәннәр аңлый да, таба да алмаслык ниндидер серлелеккә күчкән кебек тоя. Әйтерсең ул хәзер шунда яшәп ята. Ә монда, бүлмә урынында, гүя тыштан ишек белән капланган һәм шуңа күрә башкаларга сизелмәгән бушлык кына торып калган. Бу хәлне әлегә әйтерсең беркем дә белми генә…

Самат Гәрәевичның шушы рәхәт халәтне кичерә башлавына күп үтмәгән иде әле. Мөгаен, ярты сәгатьтән дә артмагандыр. Астан, беренче каттан ишетелгән көчле һәм шактый ямьсез тавыш аның игътибарын үзенә тартты. Ниндидер хатын-кыз (җыештыручы булса кирәк) усал, кискен итеп кемгәдер кычкыра иде. Аның сүзләре Самат Гәрәевичка аермачык ишетелде.

– Кая?! Кая барасың, дим?! Төш тизрәк, менә шуның белән битеңә чәпәгәнче!

Аңа каршы бер ир-ат тавышы басынкы гына, юаш кына итеп нәрсәдер әйтте. Бусын Самат Гәрәевич ишетә алмады. Аның каравы тегесенең – җыештыручының авазы икеләтә көчәеп, тагын да котсызрак булып бөтен куакханәне яңгыратты:

– Кертмим булгач кертмим! Юк ул! Йоклый! Ял итә! Аптыратмаска куштылар аны. Ә синнән туйган инде! Көн дә исерек, әшәке!

 

(Ахыры бар)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас