

САМОЛЕТ
Үсмерлеккә авышып барган чорыбыз. Инде сабыйлыгыбыз үткән, күп нәрсәне зурларча аңлый беләбез.
Беркөн кичен, инде көтүләр кайткач, авыл өстеннән Мещан урманына таба түбәннән генә, тавышы белән авыл халкын өркетеп, чикерткә кебек ике катлы канатлы самолет очып узды. Ул чорда бу инде безнең өчен мөмкин булмаган гайре табигый хәл. Бөтен кеше урамда, капка төбендә шушы вакыйганы «тикшерә».
Берничә минуттан урам башыннан тузан туздырып бер төркем малайлар йөгереп чыкты. Иң алдан җан фәрманга бездән өч-дүрт яшькә олы Навил җилдерә.Ул авылның иң оста алдакчысы. Навил алдаса, төп башына утырып калганыңны абайлармын димә. Аның «Мине алдый алмыйсың» дип бәхәсләшкән иң зирәк акыллы агайны да җиңел генә шул хәлдә калдырганын гыйбрәт итеп сөйлиләр иде өлкәннәр.
– Мещан урманы кырыендагы каланча янына самолет төшкән! – дип кычкырды бу безнең янга җитәрәк.
Малайлар өеренә без дә кушылдык. Егермеләп малай-шалай җан фәрманга чабабыз. Алай да Навил ашыктыра:
– Тизрәк, малайлар! Самолет безне көтеп тормас. Очып китсә күрми каласыз!
Ниһаять, без каланча янында. Әмма самолет та, аның эзе дә юк. Нәүмиз карашлар белән Навилгә борылабыз.
– Эх, өлгермәдек, киткән икән… Самолет шул инде ул, йөгереп кая аның артыннан өлгерәсең, тю-тю-ю… – ди бу уфтанып-сызгырып. Әмма шундук көр тавышка күчеп кабынып та китә:
– Ничава, егетләр, икенче төшкәндә өлгерербез әле, борыныгызны салын- дырмагыз!
Без әкренләп аңга киләбез, үкенечләрдән айныйбыз, берәм-берәм кайту ягына борылабыз. Тик… кабат Навилнең көр тавышы яңгырый. Ул бармагы белән урман читенә күрсәтеп:
– Егетләр, буш кайтканчы берәр-икешәр көлтә менә шушыларны күтәреп кайтыйк инде. Ике көлтәнең нәрсә авырлыгы бар инде аның! – ди бу ярым үтенечле, ярым әмерле тавыш белән.
Без бераз икеләнеп бер-беребезгә карашып торганнан соң көлтәләргә бәйләнгән усак, юкә яфракларына үреләбез.
Эшнең асылын бөтен тирәнлеге белән иртәгесен генә аңлап алдык. Көндез Навил һәм аның энесе сарыкларына кышка азыкка яфрак әзерләгән икән. Уфалла арбасы белән аны алып кайту өчен урманга ничә мәртәбә өстерәлеп барырга туры килер иде! Самолет вакыйгасы аңа мәсьәләне җиңел генә хәл итәргә ярдәм иткән. Әмма инде безнең Навилгә булган үпкәләр тоныкланган, аның хәйләсенә соклану-гаҗәпләнү тойгылары гына калган иде. Әйтеп кара син шушыннан соң Навилне оста алдар түгел, дип!
КИНО
Авылга кино килү зур вакыйга була иде. Кино буласы көнне сүз шул турыда гына – нинди кино, нәрсә хакында, кайсы механик килә икән, Әхмәт килсә шәп булыр иде, ул киноны бер дә өзмичә күрсәтә…
Ә без – малайларның башында башка фикер – ничек кенә итеп кинога эләгергә? Үтә чаялар юлын табып качып яки тәрәзәдән шуып керә. Киномеханикны йокларга үзләренә алып кайту ысулын файдаланучылар да бар. Әмма иң нәтиҗәлесе – механикка фуражкаңны биреп аппарат әйләндерүгә килешү. Ул чорларда кино күрсәтүче механик киноаппаратның генераторын кечкенә генә ручкасыннан әйләндереп торып күрсәтә, «телсез» киноларның эчтәлеген дә сөйләп бара әле. Әмма кемнең соң ике сәгать буе генератор әйләндерәсе килсен! Гадәттә механик моның өчен өч-дүрт малайны бушка кинога кертә, клубка шыгрым тулган халык арасына кереп качмасыннар өчен аларның фуражкаларын җыеп ала. Тегеләр исә кино карый-карый чиратлашып ручка әйләндерә. Механик та канәгать, малайлар да шат.
Әлеге дә баягы Навилнең дә кино карыйсы килә. Тик билет алырга акча, «залог»ка салырга фуражка юк. Беркөнне бу үтә гозерләнеп күршесе Габделхәйгә мөрәҗәгать итә:
– Малай, бер генә кичкә фуражкаңны биреп тор, кеше шикелле бер кичке уенга чыгып керим, – ди. Ничек инде мондый гозерне тыңламыйсың – Навил олырак, берәр җитди сәбәбе бардыр. Бирә Габделхәй фуражкасын.
Иртәгесен кардан арчыла башлаган тау битенә сарыклар көтәргә чыккан малайлар бергә җыела. Кәрт сугу, мәзәк сөйләү китә. Ә Навил исә, гадәтенчә мактанып, кичә кино каравы турында сөйли башлый.
– Шыттырасың, синең кинога керергә акчаң юк! – дип, тегенең ялганын фаш итә Габделхәй, башындагы әле генә Навил кайтарып биргән фуражкасын бер кулы белән арткарак этеп.
– Ә мин фуражка биреп карадым, – ди Навил тыныч кына.
– Ялганлама, синең фуражкаң юк! – дип ярып сала Габделхәй.
– Менә тагын, фуражканы синнән алып тордым ич! – ди Навил бер дә исе китмичә.
Авызын ачып калган Габделхәй инде күпне күреп таушалган фуражкасын җиргә атып бәрә һәм Навилгә:
– Ну-у-у мин сине, малай! – дип яный.
Билгеле инде, эш шуннан тирәнгә китми, барыбызның бергәләп көлешүе белән тәмамлана. Әмма Навилгә үзеннән ниләрдер куша-куша безгә әлеге киноның эчтәлеген сөйләргә туры килә.
Без киноларны исемнәре белән белмибез. Безнең өчен алар дүрт төрле була: «Сугыш турында», «Партизаннар турында, «Шпионнар турында», «Мәхәббәт турында». Табигый, без – малай-шалайны беренче өчесе кызыксындыра, соңгысы турында әле хәбәрдарлыгыбыз бик такыр.
Бу җәһәттән яшьләр арасында шушындый бер вакыйганы еш искә алалар.
Йомыкыйрак табигатьле Зөбәер беркөнне чордашлары арасында үзенең сугыш турындагы кинога барачагын әйтеп сала. Навилгә исә шушы җитә кала. Менә авылга инде ничәмә-ничә күрсәтелгән, чираттагы бишьеллыкның бөек бер төзелешендәге вакыйгаларны сурәтләгән эчпошыргыч кино килә. «Производство темасы» була инде. Навил ниндидер юллар белән Зөбәернең колагына сугыш турында кино килгән, дигән хәбәрне ирештерә.
Бара Зөбәер кинога. Сеанс башлана. Ә экранда тимер-томыр, машина-трактор, кешеләр йөгерешә, нидер күтәрәләр-төшерәләр, сөйләшәләр, үбешәләр. Әмма сугыш юк. Озак түзә Зөбәер. Ниһаять, түземлеге беткәч, бөтен зал ишетерлек итеп:
– Кайчан сугышалар соң инде болар? – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә кала.
…Балачак, аның беркатлы гөнаһсыз вакыйгалары инде еракта, бик еракта. Киноларны да без өйдә, кәнәфигә кырын ятып, кнопкага гына басып үзебез теләгәнен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында карыйбыз. Карыйбыз да онытабыз. Ә менә балачак хатирәләре никтер онытылмый.
ТӘМӘКЕ
Без малай чакта балалар, үсмерләр арасында тәмәке тарту бик модада иде. Язын авыл каршындагы тау битендә кардан арчылган җирләр күренә башлау белән кышкы ачлыктан үзеңне тотып ашарга әзер булган сарыкларны чемченергә алып чыгабыз. Анда инде кәрт сугу, йөгереш-чабыш, бил сынашу китә. Чебиләүдән канап-кутырлап беткән аяклар гына үзәккә үтә. Әй аларның әрнеп сызлаулары…
Тәмәке тартуның беренче күнекмәләре менә шунда үзләштерелә. Эш уч төбендә шәпләп уылган коры печәнне төреп тартудан башлана. Аннан инде коры мүкне уып тарту китә. Ә инде үсә төшкәч «мәхрә» тарта башлыйсың. Өйрәнеп җиткәннәр аны бик тә мәртәбәле итеп тарталар: сыңар аяк үзенчә читкә табарак авыштырып басыла, сыңар кул билгә таяна, икенче кулның ике урта бармагы арасына төрелгән тәмәке кыстырыла. Ара-тирә авыздан төтенне өреп чыгарганнан соң әллә кая барып җитәрлек итеп чертләтеп төкерелә һәм чәнти бармак белән тәмәкенең көле коеп төшерелә. Эффект бәхәссез. Иң остарып җиткәннәре төтенне дә бик матур итеп, һавада шактый вакыт әйләнә-әйләнә эленеп торырлык боҗра рәвешендә чыгара. Болары инде синең чын егет булып җитүеңнең дәлиле…
Бик зурлап бәйрәм ителә торган Октябрь бәйрәме алдыннан була бу хәл. Өлкән абыем Рәхимҗан яшьтәшләре белән (алар инде егетләр) зур итеп төрелгән тәмәке кабып урамның уртасыннан бәйрәмчә шат күңел белән сөйләшеп-көлешеп киләләр. Араларында абыйның яшьтәше күрше егете Мөнир дә бар. Урам читеннән килүче Садир абыйны – Мөнирнең әтисен кинәт каршыларына килеп чыккач кына күреп алалар болар. Бүтән чара калмый – тәмәкеләрне тиз генә учлап кесәләренә тыгалар. Өлкән кеше сәламнәрен алыр да, узар да китәр, янәсе, яшьләр янына тукталып тормас. Хәйләкәр Сабир абзый исәнләшә дә бәйрәм хәлләрен сораша башлый. Егетләр пешә башлаган кулларын берәм-берәм кесәдән тартып алалар. Күп тә үтми кесәләрдән бормаланып-бормаланып төтен чыга башлый – яна башлаган кесәләрне сүндерү чарасын күрергә туры килә.
Бу кичне егетләрнең өйләрендә әтиләр шул чорга хас булган кырыс тәрбия чаралары үткәрә. Бездәгесен мин үзем дә яхшы ук хәтерлим. Тик менә абый тәмәке тартуны гомеренең ахырына кадәр диярлек ташламады. Әмма аны һичбервакыт, инде олыгаеп җиткәч тә, әти-әнигә күрсәтмәде. Мин генә менә бу «мәртәбәле һөнәр»не тәки үзләштерә алмадым.
Тәмәке дигәннән, тагын бер гыйбрәтле вакыйганы хәтердә яңартып китим әле.
Безнең авыл егетләренең кинога яки уен кичәсенә керер алдыннан клуб артына җыелышып гәпләшә, уен-көлке сөйләшә торган гадәте бар иде ул чорларда. Билгеле инде, монда тәмәке дә кабызыла. Ә без, гадәттәгечә, алардан читтәрәк кайнашабыз, көнләшеп аларның сүзләренә колак салабыз. Малай чакта кемнең соң тизрәк егет булып җитешәсе килми!
Түбән оч Хәйдәрнең бер начар гадәте бар – аның бер генә вакытта да үзенең тәмәкесе булмый. Берәр тәмәке суыручы егеткә мөрәҗәгать итә бу:
– Кая, берәр суырырлык калдыр әле! – дип, төпчек сорап ала. Тегеләре, билгеле, каршы килми. Ни дисәң дә дуслар бит.
Беркөнне егетләрнең үтә чаясы Зиннәтулла акылга утыртырга була моны. Хәбир үзенә төпчек сорап мөрәҗәгать иткәч, төпчекнең башын борып тиз генә Хәбиргә суза. Тегесе исә гәзит кәгазенә мул итеп «мәхрә» салып төрелгән тәмәкене кабып та куя. Шундук Хәбирнең буылып йөткергән тавышы ишетелә һәм ул яшен тизлеге белән төпчекне төкереп тә ташлый.
Ул көнне кичке уенга керми Хәбир. Алдагы өч-дүрт көндә дә клуб тирәсендә күренми. Кабат чыга башлаганда аның теге ямьсез гадәте онытылган була инде, ул тәмәкене үз кесәсеннән алып кабыза. Егетләрнең ара-тирә «Хәбирнең авызы пешкән!» дип көлешкәннәрен генә ишеткәли идек без.
ТӘЭМИНАТЧЫ
Хәер, гел балачак димәгән. Бераз балачактан тайпылып алыйм әле. Тик бу хикәям дә шул ерак балачактагы дусларым-чордашларым белән бәйле.
Әлеге дә баягы инде телгә алынган Навил, озак еллар буе бәхет эстәп йөреп олыгая төшкәч, кабат туган авылга кайтып төпләнде, әтисе нигезенә яңа йорт җиткерде.
Малай чактан аның үткенлеген белгән колхоз рәисе Навилне колхозның тәэминатчысы итеп эшкә ала. Узган гасырның туксанынчы еллары авылны, колхозларны тарату хәрәкәтенең киң колач алган чоры. Дәүләт тәэминаты системасы юкка чыккан. Колхозның көндәлек мең төрле проблемасын хәл итү өчен кирәк булганның барысын үзеңә эзлисе, үзеңә табасы. Тапканын сатып алу өчен акча да юк – җитештергәнең дәүләткә кирәк түгел. Кирәк дигәненең дә бәясе ташка үлчим. Кыскасы, хуҗалыкка үткен тәэминатчы кирәк.
Рәиснең ышанычын аклый Навил. Нинди генә йомыш белән кая гына җибәрсәләр дә, буш кайтмый, кушкан йомышны үтәп, кирәк әйберне табып кайта.
Беркөнне, нәрәт алдыннан идарә янына җыйналгач, моннан:
– Навил, ничек син шулай бөтен йомышны үти, бөтен нәрсәне таба аласың соң, заманы да бик буталчык бит, – дип сорыйлар.
– Егетләр, мин, йомыш белән кая гына барсам да, бик кәттә киенеп, галстук тагып барам. Кая гына керсәм дә, ишекне киң ачып, корсакны киеребрәк, дәрәҗәле итеп керәм. Сразы кабинет хуҗасы каршына киләм дә, бодрый итеп:
– Исәнмесез, Фәлән Фәләнеч, Сезгә Илсур Бакиевичтан күп сәлам! – дим. Башта битараф кына булган теге абзый сагаеп кала, малай.
– Кем әле ул Илсур Бакиевич? – ди бу кыюсыз гына, ниндидер бер атаклы кешене белмичә, уңайсыз хәлгә калмагаем, дип. Мин исә бик гаҗәпләнгән булам.
– Разбе Сез бөтен Союзга знаменитый «Ударник» колхозы рәисе депутат Илсур Бакиевич белән таныш түгел? – дигән булам. Теге сразы шиңеп кала. Аннан:
– А-а-а, извините. Мин онытып җибәргәнмен, – ди һәм аягүрә басып, минем кулымны кысып, каршындагы йомшак кәнәфигә утырта. Аннан соң инде йомышны үтәү чепуха. Бу нәчәльник, миңа кирәк әйбер үзендә булмаса, «Минем бик влиятелни дустым өчен шуны эшлә әле!» дип, ишләренә шалтырата. Кайсылары үз кәнәфие артындагы затлы бүлмәгә алып кереп сыйлап та җибәрә әле. Һичьюгында ишеккә кадәр озатып калмаганы бик сирәк, кәнишне, – дип, үзенең уңышының серләре белән уртаклаша Навил.
Искәртеп китим, колхоз рәисебез чыннан да авыл советы рәисе булып сайланган кеше.
Аның хикәясендәге хәлләрнең күпмесе дөрес булгандыр, әйтүе кыен. Әмма балачактагы җорлыгы, алдарлыгы гомере ахырына кадәр югалмады аның.
Фото: Freepik.com