

15
«Улым! Улы-ым! Улыкаем, тор инде! Уян, батырым минем! –
Кытыршы куллар Линарның аркасыннан, арт санының йомшак җирләреннән шапылдатып сөя. Аннары шул ук көчле куллар малайның юрганын ачып ук ыргыта, гәүдәсен туры итеп
сузып сала. Үсә, үсә, үсә минем улым! Зу-ур булып үсә, баһадир була-а!» – дип такмаклый-такмаклый, бәләкәй генә Линарның башыннан алып аягына тиклем сыйпап төшә каты
куллы ир кеше. Әтисе бит бу Линарның! Атна буе урманда йөреп
арып кайткан. Бала әтисен танымый торуына кыенсынып китә.
Шаркылдап көләсе, «Әти! Тукта!» – дип кычкырасы килсә дә, түзә…
«Улым! Линар! Мин сиңа куян күчтәнәче алып кайттым.
Кил әле монда, авыз ит! – Әтисе төтен исе, солярка исе аңкып
торган төенчеген чишә. Эченнән җылы бияләен тартып чыгара. – Мә, аша инде! Куянны ачуландырма…»
Линар бияләй эчендә нәрсә барын белергә кулын сузуы була,
бияләй ерагая, әтисе бөтенләй күзеннән югала. Линар аның йөзен күреп калырга тырыша. Тик куып җитә алмый.
«Әти! Әти-и!» – дип кычкыра бәләкәй Линар. Елый-елый
әтисе артыннан йөгерә. Елый-елый уянып китә. Әмма төшеннән арыналмый, күз яшьләренең агуын туктаталмый озак интегә. «Нәрсә икән соң ул бияләй эчендә? Йомыркамы? Ипиме?»
Линар, кинәт кенә сикереп торып, урын-җирен капшап карый. Коп-коры.
«Әнә теге карчык килгәннән соң шул бер төшне күрәм дә
күрәм. Радик Бикмурзин… Радик Бикмурзин… Кем ул? Кайда?
Ничек табарга аны? Нигә минем туганым бай кешедә яши, ә мин
кем икәнлегемне дә белми балалар йортында интегеп үстем?
Динар… Линар-Динар… Икебез бергә булсак, җиңелрәк булыр
иде. Бөтен рәхәтлек Динарга тәтегән, димәк. Яхшы кешеләр аны
сайлап алган… Нигә мине түгел? Мин бит гарип түгелмен. Туган
гына чакта усаллыгым да күренмәгәндер әле. «Бу начар малай булачак!» дип маңгаема язылды микәнни?! Уф, баш катты бу карчык
килеп киткәч! Туганыңнан аерып, үз баласын җиде ятлар кулына
ташлап киткән әтиең барын белгәнче, дөм әтисез булып яшәвең
мең артык икән. Радик Бикмурзин, имеш… Ә мин Хисратов кына.
Син миннән хәтта фамилияң белән исемеңне дә жәлләгәнсең
булып чыга…» Линарның уйлары гел шул тирәдә әйләнә. Башы
тубал булды, рәнҗегән күңеле тулы ут. Элек, ичмасам, әти минем
барлыкны белмидер дип, дөньяда барыбер булырга, яшәргә тиеш
газиз кешесен азмы-күпме аклый, еллар үткәч, улы барын белгәч,
алдына килеп гафу үтенер дип ышана, көтә, үзе дә аны һичшиксез
кичерер төсле була иде Линар. Ә хәзер… Хәзер эченә кереп оялаган теге нәфрәт еланы бөтен булмышын ялмап алды, төнлә астына
җибәреп тә, көндез сугышып та чыкмый. Балалар йортыннан соң
аларны – мәктәпкә «барса, барды, бармаса, юк» кына йөргән
малайларны – бөтенесен бергә ПТУга урнаштырдылар. Аларга
кадәр дә балалар йортында үскәннәр гел шунда һөнәр алган.
Аннары – мәҗбүри рәвештә, заводка. Эшләүләренең дә, алган
акчаларының да рәте булмады. Әмма теге карчыкның кемлеген ачыклау теләге бер минутка да тынгы бирми егеткә. Бөтен
җепләрнең дә очы аңарда икәнен тиз төшенде Линар. «Ул да
күрәлми Бикмурзинны. Шуңа чыдый алмый килгән. Мине күрергә түгел…» – дип уйлана-уйлана, шул очрашуны мең кабат күз
алдыннан кичерде ул. «Синең йөзеңне беркайчан да онытмыйм.
Балалар йортына уналты ел буена бердәнбер кеше мине сорап
килсен дә… Оныта буламмы соң?!»
Юлга җитәрлек акча җыйды Линар. Эшләп алганы ашарына
да чак җитә инде. Болары базар тирәсендә буталып, сумка кисеп,
кесә капшап алганнары. Балалар йортында ук өйрәнелгән кәсеп,
ярап тора. Ялгыз булуның да өстенлекләре бар икән. Эчәргә дә
китми, кызлар артыннан йөреп тә тузылмый – кирәк сәгатен
көтеп, йөрәкне җылытып, җыелып, артып кына тора акча. Линарның уйлары ирексездән тагын Иринага әйләнеп кайта...
Назлы Ирина геркулесны ашарга бик тиз күнекте. Чәчкәле
күлмәкләрен киеп туздыра алмады. Юарга биргән җирдән усалрак кызлар үзләренә эләктерделәр дә кире бирмәделәр.
Тик складтагы күмәртәләп сатып алынган киемнәргә киенсә
дә, Ирина килгәндәге кебек матур, тыйнак, мондагы кызларга хас
булмаганча акыллы булып калды. Бозылып өлгермәде, яше җитеп
укырга керде. Тик Линарга балалык дуслыкларын бозганнан соң
тәрбиячеләр күзе белән карады кыз. Балалар йортыннан чыгып
киткәндә яратуын белдереп язган хат кисәгеннән көлмәде көлүен,
башка кызлар кебек егетнең борын төбендә ертып ташламады,
сөйләп йөрмәде. Бик җитди итеп хисләрен кире кагуын гына
белдерде.
– Тәртипсезсең шул, Линар, – диде олыларча уйчан йөз
белән. – Ә миңа тормыш корырга, балалар үстерергә кирәк.
Мин бит дөньяда берүзем калдым. Ишле гаилә, зур нәсел турында
хыялланам мин. Миңа акыллы, ипле, сабыр, уңган ир кирәк.
Син андый түгел шул... Ачуланма, яме?!
Ирина санап чыккан сыйфатларның берсе дә юк Линарда.
Шуңа ул кызга ачуланмады. Ялгыз яшәргә өйрәнгән инде ул…
Заводта эшләгән авыл кызларына шәһәр егетләре кирәк – фатиры белән бергә. Шәһәр кызларының да әтисез-әнисез детдом
баласында хаҗәте юк. Тормыш кире кагылуларга күнектергән
саен эчендәге еланның агуы зәһәрләнә бара – шул гына…
Егет, эш урыны белән исәп-хисап ясады, гомум ятактагы бүлмәсен бушатып, әйберләрен бер сумкага төяп, аркасына асты да,
балалар йортына китте. «Кайдан, нинди район, нинди авылдан
китерделәр икән мине монда? Шуны белергә дә, юлга чыгарга
кирәк. Карчык үлмәде микән әле?..» Линарны шәһәрдә башкача
берни дә тотмый иде.
16
Читтән карап торган кеше Финаның «Илгизәр!» дип өзелгәненә гаҗәпләнер. Рәшит Шамилевич та өенә кайтып кергән саен
ялгыз хатынның бөтен эшен ташлап бала янында йөгергәләп,
өтәләнеп йөрүенә игътибар итми калмады. «Илгизәр белән идәндә мүкәчләп машина уйнадык. Ул аларның төсләрен, хәтта маркаларын таный!» «Бүген Илгизәрне ике кабат юындырдым».
«Җиләк кайнатмасын бигрәк ярата! «Үзем ашыйм!» дип өстенә
түгеп, буялып бетте. Бигрәк үзаллы булып үсә Илгизәребез!»
«Илгизәр яшьтәшләреннән алдарак тәпи китте! Атлап күрсәтәбез хәзер әтиеңә, әйдә әле!» «Башлы, акыллы улыгыз, Рәшит
Шамилевич! Бүген конструктордан самолет корды!» «Рәшит
Шамилевич! Сөенче! Без укырга өйрәндек! Биш яшьлек улыгыз
укый белсен әле!» «Классларында иң алдынгысы – безнең Илгизәр! Горурланыгыз, Рәшит Шамилевич!» Фина көн саен бер
яңалык белән каршы алды Рәшит Шамилевичны. Илгизәр белән
икәүләп алар ирнең өйдә үткәргән бөтен вакытын яулап алдылар.
Башкаларга урын калмады…
«Бала дип өзелеп тора Фина. Акыллы, сабыр кеше. Чын
хатын-кыз! Безнең Илгизәр дә яратмаслык түгел шул!» – дип
уйлар булды түрә дә. Үзе дә бераздан Фина сүзләре белән
Илгизәрне мактый башлады. Баланың ачышлары вакытында үзе
булгандай, күреп, күзәтеп торгандай сөйләде. Улын яраткан, аның
гадәтләрен яттан белгән әтигә әйләнә-тирәдәге кешеләр сокланып
карадылар. Бу хәлләр түрәгә бик ошый иде… Финаның моның
өчен куанулары!
Үз гомерендә бер тапкыр да ана хисләрен татып карый алмаса да, баштарак йөрәге ташландык сабыйга артык тартылмаса
да, барыбер үзенчә яратты Фина Илгизәрне. Тик бала белән бергә
уйнау, аны юындыру, ашату, карау, тәрбияләүдән күңеленә рәхәтлек алган өчен түгел. Үзен Рәшит Шамилевич белән бәйләүче
җеп итеп яратты ул баланы. Сирәк кайтып күренгән хуҗабикәне бөтенләй ихтирам итмәде Фина. «Чикерткә» дип исем такты.
«Чикерткә»нең «күктән төшкән» баланы якын итә алмавын да
хатын-кыз йөрәге белән сизде ул. Аның уйлавынча, Рәшит Шамилевич кебек асыл ир Светага жәл. Шундый зур түрә кешене
тәрбияләп, сөеп, аның ашаганын-эчкәнен, киемен кайгыртып,
баласын карап, үзенә сокланып, табынып яшәргә кирәк иде бит.
Юк! Бу «чикерткә» диңгездән диңгезгә, илдән илгә сикергәләп
кенә йөри. Ирендә, баласында кайгысы да юк! Менә Фина аның
урынында булсамы?! Өрмәгән җиргә утыртмас иде арысландай
ир затын! Колы, күләгәсе булып яшәр иде! Аңа тиң, янында пар,
бергә булыр өчен чәче белән җир себерергә дә риза булыр иде!
Шул ир кадеркәйләрен белмәгән «чикерткәне» онытып, Финага
игътибар итсәме?! Рәшиттән бәхетле кеше булмас иде бит бу җир
йөзкәйләрендә! «Күрсен иде минем нинди яхшы хатын икәнемне:
бала карый, тәрбияли беләм, өен курчак кебек кенә итеп тотам,
аш-суын оста әзерлим. Ашаганы да, кигәне дә минем кулларымнан үтә бит! Инде сөйләгән сүзкәйләре дә минеке! Ул үзе дә минеке, бары минеке генә булырга тиеш бит! Мин, тик мин генә лаек аңа! Аңласа иде шуны…»
Өзгәләнде Фина Илгизәр дип. Өзгәләнгәнен Рәшит Шамилевич күрер дип өметләнгән иде…
– Фина! Илгизәр бер атнадан Америкага оча. Җый чемоданнарын! – диде беркөнне төшке ашка кайткан ир.
Хатынның йөзе бер агарды, бер кызарды. Сүзен эндәшәлми
газапланды.
– Нигә җибәрәсез?! – диде чак кына тынын алып. Рәшит
Шамилевич аның тавышындагы гаепләүне сизде булса кирәк,
Финаның йөзенә текәлебрәк, игътибарлабрак карады. Бер мәлгә
аны шулкадәр яраткан баладан аерганы өчен оят булып китте.
«Ялгыз хатынның тормышында бердәнбер шатлык, ахры, безнең Илгизәр…» дигән уй да килде башына. Тик хисләр өлкәсенә
артык тирән тыгылырга, бигрәк тә үзен гаепле итеп күрергә
яратмаган ир:
– Укырга кирәк аңа, Фина! Миңа караганда белемлерәк,
баерак булып яшәргә тиеш бит ул! Минекеннән рәхәтрәк, яхшырак тормыш көтәргә тиеш аны. Мин калдырган акчалар белән
акыллы эш итә белергә тиеш! Бездәге уку белән булмый. Илгизәр
яңа Рәсәйдә яши торган кеше ул! Син аңламыйсың, Фина, – дип
дәртләнеп сөйли-сөйли аның пешергән ризыкларны ашады да
бүлмәсеннән чыкмый компьютерда «сугышкан» «Рәсәйнең
киләчәге»нә бер сүз эндәшергә, сыңар күз сирпергә дә онытып
чыгып китте.
Аңлый иде Фина. Еллар буена тырышып сузган җепләренең
океан аша җитмәячәген, Илгизәрсез тормышы максатын да, тәмен
дә югалтачагын, Рәшит Шамилевичның моннан соң үзенә буш
урынга караган кебек кенә караячагын аңлый иде хатын.
Дөньясы буш калды Финаның. Ул элек тә буш булган, хатын
гына моны аңламаган, ахры. Шул бушлыкны Илгизәрне тәрбияләү, түрәне үзенә бәйләү хыяллары белән тутырырга тырышкан. Уйлап тапкан хыяллары белән. Балага карата чынында булмаган, ясалма яратуы белән. Хәзер ул бушлыкны нәрсә белән
тутырырга соң? Илгизәр киткәннән бирле ул упкын тирәнәйгәннән-тирәнәер төсле… Куркыныч ялгызлык упкыны…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.