

ПАТЕФОН
1952 елда булса кирәк, авылыбызга бөтенләй уйламаган, көтелмәгән кунаклар килеп төште. Нефть эзләүчеләр килгән, безнең авыл тирәсеннән нефть эзләячәкләр! Шушы вакыйга авылыбызның гадәти салмак бер көйгә ага торган тормышын әллә ничек җанландырып, кымырҗытып җибәрде. Олыларның да, яшьләрнең дә авызында моңарчы колак ишетмәгән сәер бер сүз – нефть. Авылның фантазиягә бай тел осталары кичләрен җыелышкан вакытларда әллә нинди әкиятләр сөйлиләр. Имештер, безнең авыл астында зур диңгез кадәрле нефть ятмалары бар, тиздән аны суырып чыгара башлаячаклар, безнең авыл зур шәһәргә әвереләчәк, имеш инде Шәмәрдәннән безнең авылга таба тимер юл төзи башлаганнар… Бу җәһәттән Навил барысын да уздыра – килсә килә бит форсат кешегә!
Безнең әле сабый чак. Ач-ялангач авыл малайлары шул әкиятләрне тыңлап. шуларны үзебезнең сабый күңелебездән кичереп, хыялланып йөрибез.
Нефть эзләүчеләрнең берничәсе безнең күршедәге Фатыйх абзыйларда урнашты. Шуларның берсе Хәмит абыйның бик тә усал гадәте бар иде – колакны борырга ярата. Үзе болай әйбәт кенә кеше, безнең белән әүмәкләшүдән дә читләшми. Әле баш кадәрле туп алып чыгып безнең белән футбол уйный, әле беребезнең биленә – кызыл, икенчебезнекенә зәңгәр чүпрәк бәйләп, көрәш оештырып җибәрә. Үзе, кечкенә генә сыбызгысын сызгыртып, көрәшне иң кызык җирендә туктата да безгә киңәшләр бирергә тотына. Әле безне түгәрәкләп тирә-ягына утырта да без ишетмәгән нәрсәләр турында сөйли башлый – аның белмәгәне юк. Нефтьнең кара булса да алтын икәнен, аннан әллә ниләр ясап булганын, нефтьтән башка кешелекнең киләчәге юклыгын да без Хәмит абыйдан ишетеп белдек.Тик шунысы бар – эләктерсә колакны каты бора инде, күздән яшьләрне чыгара. Безне ул «кирәкле кишер яфраклары» дип атый. Сәер кеше. Үзе әле яшь, борын астындагы куе кара мыегы булмаса, әле яңа егет булып килүче бер үсмер дияр идең. Күрәсең, ул нефть яки геология институты студенты булгандыр, монда практика үткәндер. Соңрак без аның кичке уеннардан соң укытучы Былбыл апаны озатып кайтуларын, аның белән мәктәп бакчасында озаклап сөйләшеп утыруларын да белдек.
Тиздән әлеге серле абыйлар безнең тыкрык башында инеш буенда Мещан урманы кырыендагы каланчадан да биек вышка төзеп, җирне бораулый башладылар. Безнең өчен хикмәт тулы көннәр башланды – мөмкин кадәр якынрак килергә тырышып, шул тирәдә кайнашабыз. Әлеге дә баягы шул Хәмит абыйның усал кулы булмаса…
Беркөнне кич белән Фатыйх абзыйлар каршындагы чирәмлеккә җыйналган малайлар янына чыккач: «Бер могҗиза күрсәтимме үзегезгә?» диде Хәмит абый. Без сагаеп калдык – колак борудан тыш тагын нинди могҗизасы бар икән инде моның?
Ул өйдән бер зәңгәр тартма күтәреп чыкты. Шуны капка төбендәге өч аяклы эскәмиягә куеп ачты, нәрсәсендер борды-борды да, уртадагы тәлинкәсе өстенә ниндидер йодрык кадәрле ялтыравыклы әйберне әйләндереп салды. Әллә нинди кыштырдау тавышлары ишетелде һәм шул тартманың кай җиреннәндер җыр яңгырый башлады. Безнең күзләребез маңгайга менде – менә бу могҗиза ичмасам!
Хәмит абый безгә әлеге тартманың патефон икәнлеген, аның тәлинкәсенә иң бөек җырчыларның җырлары язылганлыгын, әлеге матур җырны Гөлсем Сөләйманова исемле җырчы башкаруын аңлатты.
– Менә шулай, кирәкле кишер яфраклары! – дип йомгаклады ул сүзен.
Кичке уеннарда авыл егетләренең һәм кызларының җырлап-биеп уйнауларын гына күреп-ишетеп үскән безләргә шушы тартмадан агылган җырлар кеше ышанмаслык бер серле могҗиза иде, билгеле.
Менә тартмадан ир-ат җырлаганы ишетелде.
– Ә бусы инде Рәшит Ваһапов исемле җырчы абыегыз булыр, белеп торыгыз, кирәкле кишер яфраклары! – дип таныштырды Хәмит абый.
Җәйге кич. Тып-тын авыл һавасын тибрәндереп җыр яңгырый. Аның моңы күңелләрне актарып ташлый. Күз алдыма илаһи күренешләр килә. Каен сиртмәгә эленгән кайры бишектәге игезәк энеләремне моңлы җыр көйләп тирбәтүче әнием, басу юлларыннан юыртып баручы атка җигелгән арба деңгердәвенә кушылып тын гына җыр көйләп баручы әти күз алдыма килә… Күзләремә ирексездән яшь тула.
Без җәй буе кичләрен Фатыйх абзыйлар капка төбенә җыйналабыз. Тиздән анда авылның өлкәннәре дә килергә гадәтләнде. Үзенә күрә бер бәйрәм була иде ул кичләр.
Көзен нефть эзләүчеләр вышкаларын сүтеп алып китеп бардылар. Авыл моңаеп, боегып калды. Шөкер, безнең якларда нефть табылмагандыр. Дистә еллар үткәч тә кабат килеп бораулап эзләп карадылар, югыйсә. Нефть чыкмады. Әмма Хәмит абыйлар бораулаган урыннан ургып чишмә чыгып калды. Мул һәм бик тә тәмле, йомшак сулы иде ул. Халык аңа «Нефтьчеләр чишмәсе» дип исем бирде. Якында гына безнең якта нинди хуш исле үлән бар – барысы да билдән булып үсә торган болын, шул болын буйлап кыеклап бара торган чишмә сукмагы. Әнигә булышыйм дип, яланаяклап, иңемә көянтә-чиләк элеп әнә шул сукмак буйлап мин үзем дә суны күп ташыдым. Ярата идем мин анда суга барырга…
Алтмышынчы еллардан соң әлеге болында сыер, дуңгыз абзарлары төзелде, болын тирескә күмелде. Якында гына силос салу өчен чокырлар, траншеялар казылды. Яратмады әлеге гамәлләрне чишмә – кискен генә юкка чыкты. Чуар болын да югалды. Студент чагымда каникулларга кайткач, әнә шул урында, юксынып, озак басып торганнарым хәтердә.
Мин гомерем буе халкыбыз җырларын тыныч кына тыңлый алмадым. Аларны тыңлаганда күңел сафлана, хисләр актарыла, хәтер яңара. «Кара урман», «Зөләйха», «Сандугач», «Сакмар», «Уел», «Рәйхан» – буҗырларны ишеткәндә, мин әле бүген дә, инде күпме еллар үткәч тә, әнә шул ерак балачактагы моң тулы кичләрне искә төшерәм. Шул тиңсез кичләрне кайтарасым, әнә шул могҗизаны безгә бүләк иткән, туган җирне, туган халкыбызны яратырга, аның фаҗигале тарихын белергә һәм изге итеп сакларга өйрәткән Хәмит абыйны күрәсем, хәтта бер генә мәртәбә булса да аңа колагымны бордырасым килә.
САРЫК КЫЙССАСЫ
Сугыштан соңгы иләмсез авыр елларда авылда сарык белән кәҗәне күп асрыйлар иде. Сыерларга озын кыш дәвамында ашатырга азык күп кирәк булгангадыр инде. Ничек тә җан сакларга кирәк ич.
Бер елны безнең, ни сәбәпледер инде, сарыклар бөтенләй калмады. Әти белән әнинең җәйгә чыгу белән сарык алу турында үзара сөйләшеп-киңәшеп йөргәннәре бүгенгедәй хәтеремдә.
Апрель җитү белән авылда терлек санын исәпкә алу башлана. Бу эшне үтә зур җаваплылык һәм җентеклелек белән уздыралар, чөнки терлек санына карап налог салына. Ни генә суырып алмый иде дәүләт ул вакытларда тормышның очын-очка ялгый алмый интеккән, болай да ярым ач авыл кешесеннән – маен, итен, йонын, йомыркасын, бәрәңгесен… Өйдәге җиде бала ач күзләребезне мөлдерәтеп әнә шуларны алып чыгып киткәннәрне карап калуыбыз гомергә онытыласы түгел.
Терлек исәбен алуны авыл советы секретаре, налог агенты, авыл активистларыннан бер пүнәтәй составындагы бик кырыс комиссия башкара. Хәтерлим, налог агенты Шәрифә апа бик тә усал һәм рәхимсез кеше иде. Аның теленнән ул чорлардагы түрәләр авызында бик тә модный булган «буржуй», «халык дошманы», «саботажник», тагын әллә нинди сүзләр коелып кына тора.
Менә алар безгә килеп җитте. Бик тәфсилләп сыерны, өйнең ишеге янынарак бәйләп куелган, юеш авызлы бозауны яздылар. Әтидән сарыклар санын сорыйлар. Әти сарык юклыгын әйтә. Шундук бәхәс башлана.
– Юкны сөйләмә, синдә биш-алты сарык бар да бар инде анысы, – ди кырыс тавыш белән Шәрифә апа. Шулай итеп бәхәс куера бара.
Шәрифә апа аяк арасында буталган миңа таба борыла:
– Наныем, әйт әле, сезнең сарыкларыгыз бар бит, иеме! – ди.
– Юк, – дим кыюсыз гына.
– Буржуй калдыгы! – ди Шәрифә апа, утлы усал күзләрен уйнатып.
Алар тиз генә кузгалып абзар, мунча, каралты эчләрен, аларның артларын, су буена төшеп тал-тирәк арасын, яр асларын актарып чыгалар. Әмма сарыклар табылмый.
Әти шаянлыкка да маһир иде. Болар капкадан чыгып китү белән әнигә күз кысып:
– Кызык итим әле мин боларны! – диде һәм җәһәт кенә өй астына сикерде. Өй астының кечкенә генә җил тәрәзәсе янына басып, нечкә генә тавыш белән сарык бәрәне булып мәэлдәгәне ишетелде. Ул сикереп торып өстәлдәге чәй артына утырганда, тегеләр капкадан йөгереп кире кереп тә җиттеләр.
– Әйттем сарыкларың бар, дип. Мине алдый алмассың. Әле генә кычкырды сарыгың. Кайда яшердең, әйт! – ди Шәрифә апа тыны кысылып.
Болар кабат барысын актарып чыктылар. Өй астына, базга төштеләр, хәтта без таралышып йоклый торган сәке астын да барладылар. Әмма сарыклар табылмады.
– Кычкырды бит сарыгың! – ди Шәрифә апа.
– Күршенеке кычкыргандыр ул, Шәрифә, – ди әти тыныч кына.
– Барыбер чиста суга чыгарам мин сине, кунтра! – ди Шәрифә апа бармак янап.
Алар чыгып китте. Без түгәрәкләнеп чәй эчәргә утырдык. Әти белән әни әле озак көлештеләр. Әтинең сәер елмаюы чәйдән кузгалганчы йөзеннән китмәде. Канәгать иде ул үзенең усал шаяртуыннан. Мин дә аның кәефен бозмас өчен «кунтра»ның кем булуын әлегә сорарга базмадым.
ӘЛКИЧ АБЫЙ
Әлкич абый безнең күршедәге мари авылыннан. Аның чын исеме Алексей. Әмма безнең авыл кешеләре өчен ул Әлкич. Үзе дә шушы исемне үз иткән инде.
Озак еллар безнең авылның терлекләрен көтте Әлкич абый. Үтә йомшак күңелле, ягымлы, итагатьле кеше иде ул. Авылыбызның һәммә кешесе – олысы да, кечесе дә – аны ярата, үз итә. Сарыгыннан алып ябык сыерына кадәр һәр терлекнең гадәтләрен белә, аларда ниндидер үзгәреш булса, авырып-сырхаулап китсә, хуҗаларына бик тәфсилләп аңлата, үзенең киңәшләрен бирә, дәва ысулларын тәкъдим итә. Шул терлекләрнең телен белә диярсең.
Әлкич абый татарча татардан да матур итеп сөйләшә. Ул «җ» белән «ң» авазларын шулкадәр җиренә җиткереп «җиңги» дип эндәшкәндә, авыл апалары, күңелләре булып, елмаеп ук җибәрәләр иде. Ихлас менә!
Әлкич абый һәрвакыт шат күңелле, җор була. Әмма тормышы бик тә авыр, михнәтле иде аның. Өе тулы берсеннән-берсе кечкенә бала-чага, аларны туйдырырга, киендерергә кирәк. Өе дә бик кечкенә – җиргә сеңеп беткән бер алачык кына. Әнә шул тормыш авырлыгы, тормыш михнәте аның йөзендә дә бөтен барлыгы белән чагыла, хәтта көлгәндә дә моңсу уйчанлыгы югалмый. Хәер, ул елларда кайсы авыл кешесенең тормышы җиңел булды икән?
Без – тиктормас ыбыр-чыбыр авыл малайлары – еш кына Әлкич абый көтү көткән җиргә барабыз. Әллә кайда, ерак басу түрендә булганда да югалып калмыйбыз. Ул безгә үзенең башыннан үткән бетмәс-төкәнмәс вакыйгаларны сөйли. Әй күпне күргән-кичергән дә инде Әлкич абый, кайларда гына булмаган, кайларда гына йөрмәгән. Кая инде безгә андый хәлләрне күрү!
Безгә аның бигрәк тә сугышта күргәннәрен сөйләве ошый. Ул һәрбер сөйләгәнен гаять оста, артистларча хәрәкәтләр белән күрсәтеп бара. Каян килә аңа шундый елгырлык! Әлкич абый әле егылып чирәмдә тәгәрәп китә, әле сикереп торып йөгереп ала, әле сузылып ятып, ике аягын ике якка җәеп, сыңар күзен йомып автоматтан «ата» башлый. Ул берәм-берәм безнең күзебезгә карап сөйли, үзенең күзләрендә ниндидер хәйләкәрлек чалымнары да чагылып китә – ышандырдыммы сез ачык авызларны, янәсе. Әмма безгә ул олылап «егетләр», «агайне» дип эндәшә. Күзгә карап шулай эндәшкәндә, без ничектер үсебрәк тә китәбез әле. Шулай булмыйни, Әлкич абый кадәр Әлкич абый «агайне» дип атасын әле үзеңне!
– Ятабыз шулай, егетләр, окопта җомарланып. Ятып кара син көнен-төнен әнә шулай. Нимесләрнең безнең өскә килергә кузгалганын көтәбез. Тамашаларын кырабыз инде күтәрелсәләр. Тегеләр дә безнең күтәрелгәнне көтә бугай. Кузгалмыйлар, агайне. Түзмәде йөрәк, башны күтәреп, үрелеп тегеләр ягына карадым. Әй, мин сиңайтим, егетләр, нимесләрнең әллә бөтен автомат-пулеметлары тыкылдап ата башлады (Әлкич абый атып күрсәтә). Чумдым окопка (Әлкич абый чумып күрсәтә). Баш янына гына сайрый-сайрый пулялар килеп кадала…
Без күптән инде сугыш эчендә, авыз ачып, Әлкич абыйга омтылып тыңлыйбыз.
– Әлкич абый, берсе дә тимәдемени? – дип түземсезләнеп сорап куя тиктормас Гадил.
– Тимәде шул, агайне, – ди Әлкич абый. Аннан карлыкканрак тавыш белән өстәп куя:
– Тигән булса, бу михнәтләрне күрмәгән булыр идем дә…
Ул, авыр сулап, сугышта берничә бармагын югалткан кулы белән Гадилнең башыннан сыйпап алды һәм уйчан-моңсу карашын әллә кая, ерак билгесезлеккә төбәп уйга чумды. Соңгы сүзләрен ул безгә түгел, үз-үзенә әйтте бугай.
Без дә бу минутта аның авыр уйларын бүлмәдек, кесәсеннән янчыгын алып тәмәке төргәнен, тәмәкесен кабызып, тирән итеп суыра-суыра тарта башлаганын карап тынып калдык.
(Дәвамы бар.)
Фото: Мунир ВАФИН.