Чәчмә әсәр
30 Июля , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (17)

Илүзә Эдикка өздереп кенә карады да шәп-шәп атлап китеп барды. Авыр сумканы аркасына аскан Эдик аны чак куып җитте. Бераз эндәшми атладылар. – Әйдә, барабыз, Илүзәү! Минем анда яшереп куйган балта бар. Суын эчкәч, кәүсәсен сылап куярбыз, синеңчә, китапча булыр. Каеннар үлмәс…

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (17)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (17)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (17)

(Дәвамы.)

Әңгәмә килеп чыкмаячагын аңлаган укытучы «дөрес юнәлеш»не үзе бирергә булды:
– Укучылар! Безнең тирә-ягыбызда бүгенге көн герое дип
горурланып атарлык кешеләр бихисап. Колхозыбызны алга илтү
өчен җанын фида кылырга әзер рәисебез Дамир Гайнуллин.
Күп өлкәләрдә мәктәпләр җимерек хәлгә килеп ябылган; икътисади яктан авыр заманда акчалар юллап йөреп, федераль программага яңа мәктәп төзүне кертүгә ирешкән директорыбыз.
Алдынгы игенчеләребез, Чечняда хезмәт итүче авылдашларыбыз
һәм башкалар, һәм башкалар. Бу исемлекне озак дәвам итеп
була. Үзегез сайлап алып, алар турында язарсыз.
– Мин боларның берсенең дә геройлыгын күргәнем юк!
Кемне үлемнән коткарган алар? Безнең кебек кешеләр инде! –
дип кычкырды Эдик арткы партадан, урыныннан тормый гына.
Бинокльне әнисенә табан борды. Аның тешләрен кысып, бүртенеп-кызарып чыгуын күреп көлеп җибәрде. Әмма Филария
нервыларын тыйды, улының сүзләренә игътибар бирмәде.
– Укучылар! Тырышып языгыз! Чыгарылыш класс укучылары бит сез, җитди булырга вакыт, балалар! Үзегезне финишка
илтә торган юлга баскан кебек хис итегез. Июньдә булачак
имтиханнар турында бер минутка да онытмаска кирәк. Хәзер
сез үзаллы эш белән мәшгуль булырсыз. Тавышланмый гына
утырыгыз. Онытмагыз: стена аша гына директор кабинеты. Аттестат алыр алдыннан үзегез турында начар фикер тудырмаска
тырышырсыз дип уйлыйм.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Филария сумкасыннан бер өем
дәфтәр алып тикшерергә утырды. Җене сөйми шул эшне! Әмма
тикшерми дә булмый. Карап торган акчасы – шул эш хакы.
Матур киенәсе килә. Базарда ят-ят әйберләр сатыла башлады.
Әллә ни сыйфаты булмаса да, төрлелеге белән кызыктыра. Элек
авыл саен кибет, һәркайсында бертөрле кием иде. Хәзер район
үзәгенә барып бер йөреп кайтуы гына ни тора! Икенче яктан,
укытучы һөнәре имеш-мимешләрдән, гайбәт сүзләрдән яхшы
саклый. Хөрмәтле укытучы кеше турында кем начар уйлар? Авылда берсенең дә башына кереп чыкмый бу уй! Асылдан да асыл,
актан да пакь кеше генә укытучы булып, мәктәп бусагасын атлап
керә ала дип уйлыйлар. Сатучыга, идән юучыга, савучыга гайбәт тагыла, ә балаларга аң-белем бирүче Филария Ринатовнага
ябышмый. Үзенең исемен яклаган һөнәргә «зур җаваплылык»
белән карый Филария. Менә әле дә укучылар, ручка башларын
кимерә-кимерә, башларын кашый-кашый, инша язып бетергәнче, өч сыйныфтан җыеп алынган бер өем дәфтәрне тикшерде дә
куйды. Сәгатенә карап алды да:
– Укучылар! Иншаларыгызны җыегыз! Тикшергәч, алдагы
дәрестә билгеләрегезне әйтермен.
– Филария Ринатовна! Мин өлгермәдем, – дип нечкә тавышы белән «елап» күрсәтте Илмира.
– Мин дә!
– Мин дә өлгермәдем, – Илмирага кушылган тагын берничә тавыш ишетелде.
– Өйдә язып бетереп алып килерсез, – диде ашыгып әйберләрен җыйган укытучы. Күлмәгенең җиңен кайтарып, сәгатенә
тагын карый-карый, бүлмәдән чыгып китте.
Эдик әнисенең әле генә өйгә кайтмаячагын аңлады. Үзенең
дә ул якка борыласы килмәде. Артурга иярде. Алар Илүзә белән
бер очта яши. Күл буйлап озак кына атлыйсы. Юлдан йөрерлек
түгел, пычрак. Ярдагы чирәм өсте кипкән, карлар әллә кайчан
эреп күлгә агып төшкән. Атлавы җиңел. Егетләр зур-зур адымнар
белән Илүзәне куып җиттеләр. Эдик шул ыңгайдан кызның сумкасын сугып та төшерде, алып та качты. Илүзә аның артыннан
куа башлады. Бераздан аның хәле беткәнен чамалаган Эдик үзе
туктады. Сумканы артына яшерде.
– Бирмим. Авыр бит, таш тутыргансың.
– Бир! Мин ашыгам!
– Көтеп торалармы?
– Тормыйлар. Укыйсым бар.
– Мине дә көтмиләр. Минем укыйсым юк. Әйдә, озатып куям.
– Көпә-көндезме?
– Кич чыкмаганнарны көндез озатабыз инде, – Эдик әле
бер, әле икенче якка сикереп, кызның кулларыннан качты. –
Ну, авыр, таш тутыргансың точно.
– Эдик! Ташла әле шул сумканы! Нәрсә дип шуның белән
бәлтерисең соң? Әйдә каен суына! – Аларның тарткалашуын
акрын гына күзәтеп барган Артурның түземлеге бетте.
– Кая барабыз?
– Ния барырга? Әнә ич каенлык, – дип авыл читенә төртеп
күрсәтте Артур.
– Авыл буендагы каеннарга чабарга, башыңа тай типмәгәндер ич!
– Тагын кая барасың? Басу өсте батадыр.
– Бер урын беләм мин! Илүзә барса, күрсәтәм. Илүзәү, әйдә каен суына!
– Бармыйм беркая да!
– Сумкаңны бирмим ату!
– Бир!
– Юк, бирмим!
– Бир, диләр сиңа!
– Барасыңмы безнең белән?
Илүзә Эдикка өздереп кенә карады да шәп-шәп атлап китеп
барды. Авыр сумканы аркасына аскан Эдик аны чак куып җитте.
Бераз эндәшми атладылар.
– Әйдә, барабыз, Илүзәү! Минем анда яшереп куйган балта бар. Суын эчкәч, кәүсәсен сылап куярбыз, синеңчә, китапча
булыр. Каеннар үлмәс…
– Минем әти өйдә, – дип пышылдап җавап бирде аңа кыз. –
Безнең өйгә хәтле барып күренеп йөрмәвең яхшырак, Эдик.
Сумкасын алып акрын гына атлап китеп барган кыз артыннан
озак карап торды егет. Куып җиткән Артурга карамый гына:
– Кайтасы бар. Бүген барып булмый инде. Пока! – диде дә,
килгән якка борылып китеп тә барды.
...Эдик балтасын калдырган каенлык ягыннан колхоз рәисенең УАЗигы килә иде. Егет йорт капкасы артына басып аны
көтеп торды. Әнисе машинадан урам башында ук төште. Аның
боргаланып атлаганын руль артындагы Гайнуллин башта бераз
күзәтеп торды, аннары узып, урамга кереп китте.
Эдик артыннан өенә кергән Филария, күңелле көй көйләп,
тиз генә киемен алыштырды, мич артына кереп савыт-саба шалтыратырга, ашарга әзерләргә тотынды. Бераздан кычкырып
Эдикны чакырды.
– Син яратканча кызартып бәрәңге жарить иттем, әйдә, улым!
Эдик теләр-теләмәс кенә өстәл янына килде. Әнисе үзе дә
яхшы киенә, аңа да булдыралганча матур киемнәр сатып алырга
тырыша. Авыл кешеләре әйткәнчә, «фырт киенә Эдик», яшьләрчә. Ә менә тормышлары гади аларның. Өй эчендә бер затлы
әйбер юк. Авыл осталары эшләгән кечкенә агач өстәл өстенә
чәчкәләр төшкән клеенка җәелгән. Төсе уңган электр чәйнеге.
Төрле сервизлардан калган парсыз чәшкеләр. Алюмин кашык.
Чәнечке бөтенләй юк. Әнисе барына да өлгерә, уңганлыгы бар
анысы: икмәген дә үзе сала, табыннарыннан каймак-катыкны да
өзми. Эшкә батыр булгач, ашарга да ярата. Менә әле дә караеп,
янып беткән табаны өстәл уртасына утыртып, улының яраткан
ризыгын капмавына игътибар да итми, аппетит белән бәрәңгенең яртысын «мендергәннән» соң, өстенә каймак ягып зур
кисәк ипи белән чәй эчә башлады. Кеше арасында үз санын
белеп, башын югары чөеп, салмак кына атлап йөргән әнисенең
йортта йөгереп эшләп кергәч, ашыгып-ашыгып, умырып ашаганын карап тору элек тә кызык иде Эдикка. Бераз күзәткәч,
түзмәде:
– Ну, сыптырасың! Аппетитың шәп! Бер бакча бәрәңге күмеп
кергәнсеңмени! – дип, әнисенең күзләренә карарга тырышты
егет. Филария улына туры карый алмый иде. Тагын да бирелебрәк
чәен чөмерде.
– Синең аппетитың кая булган? Аша, давай!
– Аның каравы синеке ике кешелек. Гайнуллин ачыктырган, ә? – Эдик үзе дә бу сөйләшүгә әзер түгел, шактый дулкынлана иде. Урланган бозауларны ябып йөргән әнисе белән Гайнуллинны күргәннән соң ике кыш узып китте. Эшсез калган әтисе
өйдә чакта әнисе бераз тыелып торгач, онытып та бара иде йөрәген әрнеткән шул иртәне. Ләкин бу юлы түзмәде егет. Ул әнисе
өчен җаваплылык тоюын аңлады. Әтисе күрмәсә, күрергә
теләмәсә дә, бу гарьлек эшне ул, Эдик, ир кеше, туктатырга
тиеш. Бүген үзенең җитди булмавына, кешегә әйтеп булмаслык
серләрнең авырлыгын күтәрәлмичә кыш буена эчеп, илке-салкы
вакыт уздыруына үкенә ул. Аңа бит «җиңел-җилпе Эдик» дип
кенә карыйлар, кем аның сүзенә ышансын инде.
– Туктат Гайнуллин белән качып-посып йөрүеңне, әни! Кешесе кем бит: әтине батырган адәм!
– Нишләп батырсын ул әтиеңне? Нәрсә сөйлисең? Эчкәнсеңдер тагын?! – Филария кулындагы кашыгын өстәлгә ташлап,
урыныннан торды. Аның кәефе кырылган, матур йөзе сытылган иде.
– Бозауларны ул урларга кушкандыр. Икәүләп абзарга ябып
интекмәс идегез теге вакыт! – Эдикның җиңел генә бирелергә исәбе юк иде.
Филария бер мәлгә югалып калды. Ләкин үзен тиз кулга алып:
– «Дыр» шул менә! Белмәгәнеңне сөйләп, баш катырып
утырма олылар эшенә кысылып, яме! Бар, әнә укуыңны кара,
кая укырга барырга дип баш ват! Бер дә булмаса, кич чык, яшь
чагың – яшел чагың әле, син нәрсә аңлыйсың! – Филария сумкасыннан акча алып улының алдына ташлады. – Мә! Ычкын бар,
телеңә салынып утырма!
Эдик торып басты. Акчаны алмады. Ишеккә табан атлады.
– Миңа оят синең өчен, әни… Кич чыгасы да килми…
Улы артыннан ишек шыгырдап ябылгач та баскан урыныннан
озак кузгалмады Филария. Улының гаепләвенә каршы миендә
әллә күпме аклану сүзләре кайнаса да, әйтеп бирә алмады аларны хатын. Эдикның ике яры үзләренә бәхет эзләп интеккән
әтисе белән әнисе арасында ялгыз өзгәләнүе белән чагыштырганда, ул сәбәпләр бик көчсез иде шул...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (17)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (17)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас