

ГАДИЛ ДУСТЫМ
Мин хыялымда еш кына үткәннәргә – бала чагыма, үсмер чагыма кайтам. Олыгайган саен ешрак кайтам. Гомер фасыллары алышынып, балачактан ераграк киткән саен, әнә шул чаклар якыная бара. Күрәсең, яшәешнең кануннары шундыйдыр… Кайтам. Анда мине беренче булып шул ерак балачакта калган дустым Гадил каршылый.
Гадил! Түм-түгәрәк каракучкыл йөзле, тәбәнәк гәүдәле, әмма нык бәдәнле иде ул. Ә иң тәэсирлесе – аның күзләре. Куе кара кашлар астыннан елтырап карап торган, мөлдерәмә ниндидер серле бер моң тулы шомырт кара күзләр.
Әле яңа гына кар сулары китеп, үлән төртә башлаган болында яланаяк йөгерешкәндә дә, Сабан туйлары алдыннан яшел чирәм өстендә бил алышканда да, йөгәнгә күнегеп кенә килүче ярсу яшь тайларга атланып узышканда да еш кына ул алда, җиңүче була. Хәер, җиңелгәндә дә кәефсезләнми, «Д-а-а, малай!» – дип, аркаңнан кагып, җиңүче өчен шатлануын, соклануын белдерә.
Гадилнең әтисе сугыш кырыннан кайтмады, үсә төшкәч белдем – Ленинград янындагы Пулково биеклекләре өчен барган авыр сугышларда башын салган ул. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын сугыш елларында да ач үлемгә бирмичә саклап үстергән әнисен инде уңышы күптән җыелган, кышкы йокыга талып баручы басудан башак җыеп кайтканда тотып, биш елга хөкем иттеләр. Бусагага баскан салкын кыш алдыннан балалар тома ятим калдылар. Балалар йортына да аларны соңлап кына, кыш урталары үткәч алып киттеләр. Гаиләдә иң кечкенәсе булган Гадил өч туганы белән ач-ялангач килеш күршедән-күршегә күчеп йөреп үпкә авыруы алды. «Мыеклы үрмәкүч» үлеп, әнисе котылып чыккач кына кайтты ул туган авылга. Әмма теге мәкерле авыру үзенекен итте. Ундүрт яшендә, алмагачлар чәчәк аткан ямьле май аенда вафат булды ул. Гомеремдәге иң беренче онытылмас авыр югалтуым…
Ул көннәрдә әтиемнең берсе артыннан берсе тәмәке кабызып, үзен-үзе кая куярга белмичә уфтанып, сугышта бармакларын югалткан кулы белән ара-тирә өстәлгә йә эскәмиягә суккалап йөргәнен хәтерлим. Ниндидер әйтеп булмый торган бер ачу бар иде аның күңелендә. Алар Гадилнең әтисе белән яшьтән дус булганнар, сугыш кырына да бергә киткәннәр.
Хыялый малай иде Гадил. Әллә ниләр уйлап чыгара шунда – әле йолдызларга «оча», әле йөзеп барган ак болытларга «утырып китә», әле күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак илләр турында мавыгып сөйли башлый. Ни генә сөйләмәсен, тавышында сихерли торган бер уйчанлык, ихласлык була аның – авызыңны ачып, ышанып тыңлыйсың. Ә көлеп җибәрсә!
Менә без, тыкрык башындагы яшел үләндә чемченүче каз бәбкәләрен саклап, төпсез зәңгәр күккә карап гәп корып ятабыз. Язгы җылы матур көн. Әмма әллә кайлардан суырып-сулкылдап эч бора. Ул елларда иң теңкәгә тигәне шул мәрхәмәтсез ачлык иде. Бигрәк тә яз көннәрендә…
Гадил гадәттәге уйчан тавышы белән сүз башлый:
– Эх, малай, менә хәзер туйганчы бер ипи ашасаң иде, ә!
Ул яңгыравыклы сабый тавышы белән көлеп җибәрә. Мин дә аңа кушылам. Без икәүләп яшел чирәмдә тәгәрәшеп көләбез. Чүгә-чүгә чирәм чүпләгән каз бәбкәләре дә, башларын күтәреп, гаҗәпләнеп-аптырап безгә текәлә. Нәрсә булды боларга, янәсе.
Нидән көлдек икән без ул вакытта? Ипи кебек аңнарны чуалтырлык хуш исле, вак-вак күзәнәкле, күпереп пешкән тәмле ризыкны туйганчы ашау мөмкинме соң инде, дип, үзебезнең беркатлылыгыбызданмы? Әллә, чыннан да, килер әле шундый бәхетле бер заман, дип, сабыйларча ышануыбызданмы? Белмим. Әмма көлеп туктаганда безгә ничектер әле генә туйганчы икмәк ашаган кебек бик тә рәхәт булып китте. Менә нинди тылсымлы көчкә ия икән ул көлү!
Еллар үткән саен көлү-елмаюның менә шушы тылсымына минем ышанычым ныгый-тирәнәя барды. Тормышымда ниндидер киртә-авырлыклар очраса да, башыма кайгы-хәсрәт килсә дә, гаделсезлекләргә тап булсам да, мин, яшь аралаш булса да, елмаерга-көләргә тырыштым. Авырлыклар җиңеләеп, кайгыларым тоныкланып кала, дөньям киңәеп, ямьләнеп китә. Андый вакытларда минем күз алдыма ерак балачагымда калган Гадил дустым, аның белән бергәләп яшел чирәмдә тәгәрәшеп көлүебез килеп баса. Һәм күңелемдә шундый тылсымлы ачыш ясарга ярдәм иткән балачак дустым Гадилгә рәхмәт хисе уяна. Рәхмәт сиңа, уйчан, шомырт кара күзле дустым Гадил!
МОТЫЙГУЛЛА ХӘЗРӘТ
Мотыйгулла хәзрәт авылыбызның иң соңгы указлы имамы иде. Ул озын-озак гомер яшәп, 1967 елның җәендә генә вафат булды.
1911 елда Иж-Бубый мәдрәсәсе вакыйгаларыннан соң авылыбызның имамы, үзенең алдынгы карашлары белән танылган Әхмәтгәрәй ахун Зарифов репрессияләнеп, имамлыгыннан мәхрүм ителгәч, чарасыз калган авыл картлары күрше Түнтәр авылы мәдрәсәсенә барып, берәр шәкертне имам итеп җибәрүне сораганнар. Мәдрәсәнең мөдәррисе Ишмөхәммәт хәзрәт үзенең иң яраткан, иң булдыклы шәкертен – Мотыйгулла Зыятдиновны Мөниңгәр авылына имам итеп җибәргән. Менә шушы көннән башлап гомеренең ахырына кадәр иң имансыз чорларда да бернинди хилафлык китермичә, ул үзенең имамлык вазыйфаларын башкарган.
Орынып торган күршебездә генә яшәгәнгәме, миңа аны еш күрергә, сабый чагымнан аның тормышының шаһиты булырга насыйп итте. Аның гомере үтә имансыз чорга туры килде. Кыйбласыз совет чорындагы власть тарафыннан бик күп рәнҗетүләр, кимсетүләр, кысрыклаулар кичерде ул. Әти белән әнинең шомланып «Бүген төнлә хәзрәтне тагын алып киткәннәр икән, кайтыр микән инде?» дип аһ-зарлап йөргәннәрен әле дә булса хәтерлим. Әмма ул бервакытта да зарланмады, төшенкелеккә бирелмәде, аның йөзеннән бервакытта да серле, ягымлы, үзенә тарта, җанга җылы бирә торган елмаю китмәде. Ул очраган һәркемнең сәламен җылы итеп кабул итә, хәл-әхвәлен белә, олымы-кечеме – һәркем белән сөйләшергә ягымлы сүз таба. Аның мәһабәт гәүдәсенә, ыспай сакал-мыеклы йөзенә ап-ак чалмасы, шактый таушалган, әмма төсен җуймаган яшел чапаны, ялтыравыклы читеге, кулындагы оста итеп кырып эшләнгән нәфис таягы үтә дә килешеп тора.
«Алып киткән» җиреннән кайткан көнне үк ул әнә шулай киенеп, җәмәгатькә күренеп урамнан уза, үзенең исәнлеген, бирешмәгәнлеген белдерә. Күрәсең, бу аның әнә шул гаделсезлекләргә каршы протесты да булгандыр.
Хәзрәтнең җиргә яртылаш казып эшләнгән кечкенә генә өендә булганда, андагы чисталыкка, пөхтәлеккә таң кала идем мин. Өйнең әнә шул җиргә баткан өлеше сары такта белән төрелгән, өсте шүрлек рәвешендә эшләнгән. Мине әнә шул шүрлек өстенә тезелгән бихисап күп китаплар, чип-чиста агач савытларда үсеп утыручы әллә нинди челтәрле-чуар яфраклы гөлләр җәлеп итә иде. Ул гөлләр миңа хыял ирешмәс ерак шәрык илләрен хәтерләтә, күңелемдә, бер кечкенә кошчыкка әверелеп, әнә шул җылы, чәчәк-гөлләргә күмелгән хыялый илләргә очу теләге уяна. Әлеге китапларда без белмәгән, без аңламаган тирән-тирән серләр бардыр кебек тоела, йотылып шуларны укыйсы, бу ач-ялангач хәсрәтле дөньядан аерылып, әнә шул китаплар, алардагы могҗиза-серләр дөньясына чумасы килә. Чибәр Кәримә абыстай чәчәкле күлмәгенең тирән кесәсеннән алып биргән тәмле конфет яки прәннек әлеге кичерешләрне чынбарлыкка якынайтып, тәмләндереп җибәрә. Әй, сабый чакның беркатлы онытылмас кичерешләре…
Борынгы китапларны җыю, аларны тәртипләп төпләү, кече яшьтән үк аларны укырга өйрәнү дә әнә шул кичерешләремнең нәтиҗәсе булгандыр, күрәсең. Ул китаплар арасында Мотыйгулла хәзрәт китапханәсеннән кергәннәре дә бар. Мин бүген дә еш мөрәҗәгать итәм әле аларга.
Еш очрашкангадыр, хәзрәт мине үтә дә үз итә, якын күрә. Гомумән, ул бик тә бала җанлы иде. Үсеп җитеп, инде студент булгач та, сирәк кенә авылга кайткалаганда, мин башта әти-әниләрем белән күрешәм дә, аларга керәм, аларның хәлен беләм. Киткәндә дә башта хәзрәт белән хушлашып чыгам, аннан соң әти-әнием белән саубуллашып юлга кузгалам. Инде картайган, йөзендәге мөлаем елмаюына тирән фәлсәфи уйчанлык өстәлгән хәзрәт моңа бик тә сөенә, минем хәл-әхвәлем, яшәешем белән кызыксына, ничек-нәрсә укуымны белешә, үзенең хәер-фатихасын бирә:
– Әйбәт укы, гомереңне бушка уздырма. Күбрәк белергә тырыш. Шулай итсәң, тормышыңда ак белән караны, яхшы белән яманны җиңел аерырсың – бу дөньяда югалмас өчен әнә шул кирәк, балам.
Миңа да күпләр шикелле үк гомеремдә кыенлыклар, аянычлы югалтулар кичерергә, авыр хәлләрдә калырга туры килде. Иң авыр чакларда минем күз алдымда, җылы елмаеп, ак чалмалы, яшел чапанлы, изге җанлы, нык иманлы Мотыйгулла хәзрәт пәйда була һәм күзләремә карап: «Яхшы белән яманны аерырга өйрәндеңме инде?» – дип сорый, авыр хәлдән чыгу юлын күрсәтә иде.
Хәзер дә шулай.
КАЕННАР ҖЫРЫ
Ул көнне әти мине йокыдан бик иртә уятты. «Әйдә, улым, икәү бергә каеннарның яфрак ярганын тыңлап кайтыйк әле!» – диде ул. Иртәнге татлы йокыдан айнып бетмәгән килеш мин башта игътибар итмәгән «Каеннарның яфрак ярганын тыңлап кайтыйк әле» дигән сүзләр бераздан бик тә сәер тоелды – ничек инде каеннарның яфрак ярганын тыңларга мөмкин? Әмма әтине сорау биреп йөдәтмәдем. Ул колхозда агротехник булып эшли, көннәре тулысынча басуда уза. Җир эшкәртү, чәчү, уру – барысы өчен дә ул җаваплы. Илнең кыр ышыклау урман полосалары утыртып җенләнгән чоры бу. Анысы өчен дә әти җаваплы. Ул еш кына мине дә үзе белән ала, агачлар, үсемлекләр белән таныштыра. Әти хәтта кечкенә бөҗәкләрнең дә гамен белә, аларның файдалары, зарарлары турында кызыклы итеп сөйли. Авыл тирәсендәге чишмә-инешләр турында ул әллә нинди риваятьләр белә, туктап су эчкәндә яки әлсерәгән битләребезне юганда әнә шуларны сөйли. Без аның белән табигатьтәге могҗизаларны күзәтәбез. Болар барысы да миңа кызык, мавыктыргыч – аларны йотлыгып-онытылып тыңлыйм, күзәтәм, күңелемә сала барам. Әти белән беренче мәртәбә арыш серкәләнгәнен, аҗаган уйнаганын карап торганыбыз хәтеремдә. Басу буйлап ап-ак булып болыт кебек бөтерелә-бөтерелә арыш серкәсе йөзгәнен мәңге онытасым юк. Гомеремдә мин аны соңыннан күп мәртәбәләр күзәттем. Илаһи күренеш! Күргән саен табигатьнең ниндидер интим, үтә дә серле мизгеленә юлыкканыңны аңлап сөенәсең, хисләнеп, комачауламыйм дип тын каласың. Ә эңгер-меңгердә аҗаган уйнавын күзәтү шомлану-тетрәнү хисләре уята миндә, гомернең фанилыгын искәртә.
Сорау биреп йөдәтмәдем, вакыты җиткәч әти үзе аңлатыр әле, дидем.
Кашкарны җигеп дружкага менеп кунакладык та юлга кузгалдык. Әни, миңа дип кечкенә шешәгә тутырылган сыек сөт, юка ипи телеме төрелгән төенчекне биреп, безне озатып калды.
Әти белән дружкада утырып бару үзе бер рәхәтлек. Ул тәмәкесен кабыза, әкрен генә шуны суырып уйланып бара, ара-тирә ягымлы карашы белән миңа карап ала. Басу юлына чыккач, Кашкар юырта башлый. Юл тигезсезлекләрендә дружка әкрен генә деркелдәп бара. Әти, уйчан карашын җиргә текәп, йомшак кына тавыш белән моңлы бер көйгә җырлап җибәрә:
Агыйделне тирән диләр,
Кемнәр үлчәгән икән,
Сагыш дигән дәрья суын
Кемнәр эчмәгән икән?
Арба дерелдәве әтинең җырына әллә нинди бер кабатланмас үзгә моң, серлелек бирә. Нәрсә турында уйлый, нигә шулай моңлана икән ул? Еллар үткәч кенә төшендем – тугыз яшендә өч сеңлесе белән тома ятим калган бит ул! Үскән, җирдә үз урынын тапкан, яшәгән, яши. Сеңелләрен дә аякка бастырган. Сагыш дигән дәрья суын мул эчәргә туры килгән шул аңа. Әнә шулар моң булып үрелгәндер күңеленә.
Мин, әнә шул моңнарны күңелемә сеңдереп, тирә–якны күзәтеп барам. И матур да инде безнең авылның табигате. Арт-шлы үрләре, тыйнак чишмәләре, чуар урманнары, басынкы инешләре… Кай ягыңа карама – хозурлык. Күккә эленеп калган тургайларның кинәнеп сайравын күр син!
Басу түрендәге Ерак каенлыкка килеп җитәбез. Әти Кашкарны тугарып, дилбегәсе белән дружкага бәйләп утларга җибәрә. Әй сөенә малкай мондый вакытта, ни генә кыланмый. Аның кыланышларын күреп, мин көлеп җибәрәм, ул яңгыравыклы кешнәве белән көлүемә кушыла. Мондый чакта ул минем белән бергәләп көлгән кебек тоела.
Урманның бу ягында яшь каеннар үсә. Алар куе да түгел, араларында тыйнак урман чәчәкләре күренә. Сирәк була торган җылы, парлы май иртәсе. Язгы назлы кояшның җылысы, күлмәк аша да үтеп, тәнгә рәхәтлек бирә. Без әти белән каеннар арасына узабыз.
– Тыңла, улым, – ди әти, – каеннар менә шушындый назлы көнне җырлый-җырлый, ярыша-ярыша яфрак яралар. Аларның бүген иң бәхетле көне…
Мин, әтидән аерылып, эчкәрәк узам, туктап калам. Тып-тын каенлык эченә күктән ниндидер зыңлау тавышы иңә. Аңа дистәләгән кошларның ярышып сайравы өстәлә. Шуларга серле черкелдәү, пышылдау, йомшак кына үзара сөйләшкән кебек авазлар кушыла. Чатнап ачылган бөре кабырчыклары кыштырдап җиргә коела. Болар бөтенесе бергәләп тантаналы бер моңга, музыкага әверелә. Бераздан мин аларда таныш аһәңнәр, таныш ритмнар тоеп алам, сихерле моң дөньясына чумам, онытылам. Каеннар җырлый… Урманда тантана… Яшьлек, яшәү, яшәрү тантанасы! Никадәрле ярсу, ашкыну, өмет, шатлык бар бу аһәңнәрдә! Каеннарның бүген иң бәхетле көне! Иң бәхетле көне!
Әти басып калган якка борылам – аның йөзендә шалтлыклы елмаю. Сизгән ул минем каеннар җырын аңлаганымны, ул канәгать.
Соңыннан басуларны әйләнгәндә дә, яшел чирәмгә утырып әни җибәргән сөт белән ипине ашаганда да, кайтыр юлга кузгалгач та минем колак төбемдә каеннарның тантаналы җыры тынмады. Мин хәтта, җиңелчә генә сызгырып, аларны кабатларга да тырышып карадым.
– Әти, тагын барырбыз әле каеннарның яфрак ярганын тыңларга, – дидем мин әтигә борылып.
– Юк инде, улым, андый могҗиза бер генә көн була, гел кабатланмый. Менә быелгы кебек матур яз килсә, киләсе елга барырбыз. Насыйп булса, – диде ул.
Әмма алдагы елда каеннарны тыңларга насыйп булмады. Борчулы-газаплы ел булды ул безнең өчен. Шулай да, үсеп җиткәч, берничә мәртәбә тыңлау бәхетенә ирештем мин каеннарның яфрак яруын. Ул минутларның бәхетен уртаклашырга әти генә юк иде янымда.
Күп еллардан соң композитор Рөстәм ага Яхин белән бергәләп язган «Керим әле урманнарга» җырының көен фортепьянода уйнаганда тоемладым мин каеннарның серле тантаналы моңын. Бәлки ул да балачагында каеннарның яфрак ярганын тыңлаган булгандыр. Кем белә…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com