Чәчмә әсәр
29 Июля , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (16)

– Оятсыз! – Филария, елаган кеше кебек килештереп, аш бүлмәсенә кирегә кереп китте. Шулай икесе ике бүлмәдә көн итә башладылар ир белән хатын. Бер өй эчендә икесенә ике дөнья. Эдикның кайда йөргәне, кайда йоклаганы да билгесез. Иртән кайтып ашап, сумкасын аркасына элә дә мәктәпкә китә. Гомер буе кеше арасында йөреп, кинәт беркемгә дә кирәксез, бернигә дә яраксыз калуын авыр кичерде Вилдан. 

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (16)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (16)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (16)

(Дәвамы.)

– Исәң, ни булган?! Эдикка мәктәпне тәмамларга да бер
генә ел калып бара. Укытырга кирәк ич!
– Ә-ә-ә! Менә нәрсә өчен, кем өчен борчыласың икән! Башында җилләр уйнаган малаеңны үзеңнең җилкәңнән төшереп,
минем җилкәгә утыртырга уйлыйсыңмы?
– Ул – синең дә улың, хөрмәтле Вилдан Яруллович! Баланың
киләчәге өчен…
Вилдан хатынына сөйләп бетерергә ирек бирмәде:
– Баланың киләчәген, педагог буларак, иртәрәк кайгыртырга, бәләкәй чактан уйлап тәрбияләргә кирәк иде, Филария Ринатовна!
Хатын тынычланырга, улы хакына сабыр сөйләшергә тырышты.
– Я, ярар, әтисе, хәзер сүз көрәштерергә соң бит инде. Баланы берәр институтка урнаштырырга, танышлар табарга кирәк.
Син моны булдырасың бит, Вилдан. Бердәнбер улын да укыталмады дип әйтерләр…
– Дисеннәр! Бала, имеш! Сакаллы сабый диген. Без аның
яшендә басудан кайтып кермәдек, олылардан уздырып печәнен,
ашлыгын чаптык, җыйдык, өйдек! Ә бу имгәгең таңга кадәр аракы
эчеп, кызлар чыелдатып йөри! Акча биреп ирсетергә түгел, эшләтергә, ат урынына җигәргә кирәк аны!
– Уф! Башлады партия җыелышын! Түлке нотык сөйли,
түлке нотык! Ә син… син шул балаң белән унҗиде елга бер тапкыр булса да капма-каршы утырып сөйләштеңме соң? Аның эчке
дөньясы белән кызыксындыңмы?
– Уф! – дип хатынын үчекләп, кычкырып җибәрде Вилдан. – Менә монысы яхшылардан яхшы, мактаулылардан мактаулы педагог сүзләре инде. Ә син ничә кабат утырдың?
– Оятсыз! – Филария, елаган кеше кебек килештереп, аш
бүлмәсенә кирегә кереп китте.
Шулай икесе ике бүлмәдә көн итә башладылар ир белән
хатын. Бер өй эчендә икесенә ике дөнья. Эдикның кайда йөргәне,
кайда йоклаганы да билгесез. Иртән кайтып ашап, сумкасын
аркасына элә дә мәктәпкә китә.
Гомер буе кеше арасында йөреп, кинәт беркемгә дә кирәксез,
бернигә дә яраксыз калуын авыр кичерде Вилдан. Ялыктыргыч
көннәр, озын, мәңге таң күрмәс кебек тоелган йокысыз төннәр
буена тормышын күз алдыннан үткәреп утырды. Әллә ни зур
ялгышлыклары да юк кебек, дөрес дип уйлап яшәлгән, тырышылган. Тик… Бүген килеп аның өчен вакыт нигә тукталып калды
соң әле? Җавап эзләп таба алмассың, табып та бер файда да юк.
Аның, тугры эшләүче карт коммунистның, кадерен белмәгән
хөкүмәткә, дөреслек буенча яшәмәгән илгә, партияне харап
итүче Ельцинга, соңыннан гомеркәен заяга, буш идеалларга табынып уздырырга мәҗбүр иткән шул партиясенә дә, тагын
әллә кемнәргә, әллә кемнәргә рәнҗеп, янап, әрнеп бетте. Ашаудан
да, йокыдан да калды. Кулы эшкә бармады. Кайчандыр йөзләгән
кешене иген өчен көрәшләргә күтәргән, бер сүзе белән авылның
яшен дә, картын да буйсындыра алган, гөрләтеп дөнья йөген
тарткан, хөкүмәт кушканны «Илем өчен!» дип, тырышып үтәгән
карт коммунист онытылды, үзен җәмгыятьтән төшеп калгандай,
җир йөзеннән юкка чыккандай хис итте. Халык хәтере кыска шул…
Бер үзгәрешсез озын көз, аннары кышкы шыксыз көннәр
узып китте. Тракторчы Фәтхидән башка элеккеге рәиснең ишеген
кагучы, хәлен белешүче булмады. Анысы да ярасына тоз салып
кына китте. «Яз көне кул җитми дип чәчелми калды Кала күле
буе. Көзен сөрербез дигән булган идең… Гайнуллин якын да
килми. Килгән-киткән начальство күзенә күренә дип, правление
буендагы басуны гына сөрдереп куйды, шуның белән вәссәлам!
Ташланды инде болай булгач, икенче елга каен урманы үсеп чыга
Кала күле басуында да!» – дип, әллә гаепләде, әллә нәрсәгәдер
өндәргә тырышты, әллә әрнүен генә бушатты. Вилдан эшдәшмәде. Шуннан соң килгәне дә юк. Өйдәгеләр дә сүзсез. Филария
белән Эдик мәктәптән кайталар да чыгып китәләр. Вилдан абзардагы маллары янында озын көннәрен үткәрә. Гарьлеге, намусы
аша атлап, ач малларын жәлләп, кышкылыкта фермада мал караучы Фәдистән бер ярты көмешкәгә бер капчык фураж сатып
алырга күнекте. Тегесе элекке рәис янында артык сүз куертып
торырга шикләнде: чанадагы «товар»ын тибеп төшереп тиз
генә кузгала да китә. Бер тере кеше күреп сөйләшергә зар булды
Вилдан. Шуңа яз башының җылы җилле бер көнендә капкасын
каккан, моңача таныш булмаган егетне караңгылык һәм чарасызлык төпкеленнән күтәрелгән өмет кояшы кебек кабул итте.
– Сез данлыклы Вилдан Яруллович буласызмы? – дип сорады шәһәрчә киенгән, күзләре ялтырап торган кунак.
– Әйе, мин, – дип җавап бирде ир карлыккан тавышы белән.
– Авылда Сездән дә энергичныйрак, Сездән дә уңганрак, эш
рәте белүче ир юк диделәр. Главное: Сездән дә гаделрәк!
– Кем шулай ди? – Гомерендә дә бер әйтүдә бу кадәр күп
мактау сүзе ишетмәгән карт коммунист сагаеп калды.
– Сүз иясе белән йөрми! Зур төзелешне Сезгә, бары тик
Сезгә генә ышанып тапшырып була диделәр. Егет, күн папкасын ачып, Вилдан Яруллович алдына авылның картасын җәеп
салды. – Менә монда, Кала күле янына өч катлы кирпеч өй күтәрәбез, тирә-ягын кирпеч койма белән уратып алабыз. Тагын
гаражлар һәм мунча кирәк булачак. Настоящий авыл мунчасы.
Архитекторлар, эшчеләр, кирәкле техника – барысы да булачак.
Шуларны карап эшләтү, һәрбер кирпечне, тактаны, кадакны
исәптә тоту – Сезнең өстә.
Кунакның «Кала күле» дигәнен ишеткәч, бераз сагаеп калса
да, күңелен кырган уйны онытырга тырышты Вилдан. Бушка
өметләнеп, ул басу сөрелер, чәчелер дип алданып көтү – сантыйлык бит. Аннары... шушы дүрт стена арасыннан чыгып китәр
өчен нинди адымга барырга да риза иде инде ул. Бу кешенең нәкъ
үзенә килүе дә элекке заманнан калган уйларын бастырды, ахры.
– Өйне кемгә төзибез соң? – дип сорамый булдыра алмады
ирексездән күзләре яна башлаган Вилдан Яруллович.
– Бик абруйлы, влиятельнейший... – егет өскә табан бармагын төртеп ишарә ясады. – кешенең кушуы буенча килдем Сезгә.
Аннары пышылдауга күчеп:
– Исемен әлегә халыкның белми торуы хәерлерәк булыр…
Ну… Сез аңлый торган кеше бит инде… – диде күп мәгънәле кыяфәт белән.
Кунак чәй эчеп мазар итеп тә тормады. Шәпле адымнар белән
капкадан чыгып Вилдан маркасын да танымаган чем-кара төсле,
үтә күренмәс тәрәзәле машинага утырды да:
– Иртәгә көтегез, Вилдан Яруллович, кирпеч китерә башларлар, – дип, кул болгады да китеп тә барды.
«Яруллович, дип эндәшә, юньсез кеше түгелдер. Хөрмәт итеп
өемә килгән. «Сездән дә гадел кеше юк!» – дидеме? Шулай шул.
Менә бит Вилданның кемлеген дә күрүчеләр, белүчеләр бар икән!
Гомеремнең азагына хәтле дүрт стенага карап ятармын инде
дип, юкка гына хафаланганмын. Котылдым болай булгач: Филариянең мыскыллы елмаеп төрттерүләреннән, Эдикның кызгану
чыккан йөзеннән, өй эченең йөрәккә баса торган һавасыннан,
авыр тынлыгыннан котылдым! Эшкә! Эшкә! Эшкә! Рәхмәт кенә
яугыры!» Карт коммунистның күңелендә тантана иде. Үзалдына
шулай сөйләнә-сөйләнә йөгереп йөреп кырынды, киенде, галстугын тагарга-такмаска белми газапланды, аннары костюмын
гына эләктерде дә, Кала күле буена разведкага китте бәхетле Вилдан Яруллович.

14
Филария Ринатовна – авыл мәктәбенең йөзек кашы, атказанган, мактаулы укытучы. Хәйләкәрлеге, мутлыгы, урынлы
җирен белеп кенә тәлинкә тотып, директорга ярарга да; салпы
якларына салам кыстырып, кирәккә-кирәкмәгәнгә дә бала-чагасын мактап, ата-аналарга яхшы булып күренергә дә; «яшәреп»,
заманча телгә күчеп, балаларны үз тирәсенә тупларга, сүзенә
ышандырып, авызына каратырга да җитәрлек. Торганы бер артист инде. Барын да булдыра, барына да өлгерә хатын. Өлгермәсә, хәйләкәрлеге булмаса, гади секретарь кыздан бу дәрәҗәгә
менә алыр идемени?! Директорның бар кушканын башкарды,
кулыннан килмәсә – башкаларны гаепләде, судан коры чыгу
осталыгына яшьли өйрәнде Филария. Үзен куя белә диләр
аның кебекләр турында. Читтән торып институтны тәмамлады,
белем алмады, дипломга ия булды. «Үз эшенең остасы»на әверелде хатын. Эчтән генә: «Җыен калхузник баласын урысча
белдерәм дип ми черетәсем юк!» – дип уйлады, тыштан: «Сезнең
балаларыгызны мин генә укытып кеше итәм! Урыс телен аңламаса, башка фәннән дә надан калалар. Өйдә балагызга игътибар
бирегез!» – дип чаң какты. Чынында, укучыларны да, эшен дә,
мәктәпне дә яратмады ул. Җиңел, чиста эш эзләп, ялгыш кына
килеп керде бу өлкәгә. Савучы әнисе артыннан ферма пычрагына барасы килмәгәннән генә...
Кыңгырау шалтырагач та, китап-дәфтәрләрен күтәреп, унберенче сыйныф укыган кабинетка килеп керде Филария Ринатовна. Тактага тема язды: «Бүгенге көн герое».
– Укучылар! Лермонтовның шундый исемле әсәрен күптән
укыдык. Бүгенге дәрес кабатлау һәм шул ук вакытта алда торган
имтиханнарга әзерлек эше булыр. Әйдәгез, дәреснең бер-ике
генә минутын сөйләшүгә бүлик. Кем соң алар – бүгенге көн
геройлары? Ничек уйлыйсыз? Бу сорау кешеләрне Лермонтов
яшәгән чорда гына түгел, узган йөзьеллыкта да борчыган. Ә бүген,
XXI гасырда, бу мәсьәләнең актуальлеге тагын да артты, минемчә.
Сез кемнәрне үзегезгә үрнәк итеп күрәсез, укучылар?
Класс шым булды. Эдикның шарт-шорт китереп сагыз чәйнәгәне генә ишетелеп торды. Илүзә укытучының карашы артыннан
акрын гына классташларын күзәтте. Фәрит, Илмира, Артур
иелгән башларын куллары белән терәп, карашларын яшереп,
«Мине бастырмаса гына ярар иде», – дип утыралар. Гөлнурлар
рәтендәгеләрнең күзләре бөтенләй тәрәзәдә. Бүгенге көн герое
аларның уена түгел, төшенә дә кереп чыкмый. Төнлә клубта озак
йөргәннәр: күзләре ачык килеш йоклап утыралар. Эдик көндәгечә
кыйммәтле әйбер сөйрәп килгән мәктәпкә. Бүген бинокль белән
Илүзәнең толымнарын күзәтә. «Болай да чәчемнән тартып
башымны авырттырып беткән! Маменькин сыночек!» Кыз, борылып, шаянлыктан башканы белмәгән егетне карашы белән
«яндырып» алды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (16)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (16)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас