Чәчмә әсәр
28 Июля , 04:10

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (15)

Кычкырса кычкырды, сүксә сүкте, үгетләсә үгетләде, әмма торгызды рәис колхозчыларын. Тик бу каршылыклар һәр көнне адым саен кабатлана шул. Ялынып та ялкыта. Йөз суыңны түгеп,ниләр генә кыланып кузгатмыйсың, эшләтмисең, ә нәтиҗәнең беркемгә дә кирәге юк. Күрүче дә, мактаучы да, ярдәм итүче дә, хәтта кызыксынучы да юк. Машина паркларының, фермаларның, колхоз идарәсенең ишекләрен шар ачып куеп, халыктан талат, таратып бетер еллар буе җыйганны – аптыраучы да булмас.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (15)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (15)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (15)

(Дәвамы.)

13
Таң ата да кич була. Күңелгә әллә нинди яхшылыклар вәгъдә
итеп, юкка өметләндереп язлар килә дә, әйләнеп карарга да өлгереп булмый: көз җитә. Тартып сузып бер тишекне ямыйсың,
икенче урыннан ертыла. Вакыт беркемне дә, бернәрсәне дә аямый. Алга таба агыла да агыла. Тукталып, үзең көн күргән хәятне аңларга тырышырга, ошамаган ягын үзгәртергә хәлең дә,
мөмкинлегең дә юк. Хөкүмәтнең битарафлыгы халыкка да күчте.
Томанланган, сукыраеп барган күзен халык ник бер ачып карасын: теләге юк. Аңа – барыбер. «Акчасызлык буган колхозның
искергән техникаларына, тукталган басу эшләренә бераз гына
булса да сулыш өрәбез дип, булганыннан да язып барабыз түгелме
соң? Гасырлар чигенең бу ягына чыккач, егерме беренчесе
башлангач, әллә киресенчә артка таба, шәбрәк тәгәри башладымы
соң бу дөньясы?! Җыелышларда район җитәкчеләренә бер генә
сорау бирүче булса иде! Нәрсә әйтсәләр – шуңа риза халык.
Беркемне бернәрсә борчымый. Илне я үзгәртеп коралар, я таратып кире җыялар, башлыклар алышына, талашалар, сугышалар,
авылның хәлен белгән кеше дә юк. Халык барысына да риза,
аңа барыбер. Шулай булырга тиеш кебек. Барысы да читтән
карап тора, кәмит күзәтә. Вакыт тукталмады: ел артыннан ел уза
тора. Кешеләрнең аңы туңды бугай. Үзләрен ашаткан, яшәткән,
ата-бабаларының көче кергән хуҗалык таралып юкка чыгарга
тора – ә халык күрми, күрергә теләми».
Арыды Вилдан Яруллович. Бизде. Бөтен халык җәелеп ятып
агымга кушылып йөзгәндә, буа булып аркылыга баскан кебек
хис итте ул үзен. Тома саңгыраулар алдында җырлаган сыман,
сукырлар өчен биеп хәлдән тайган сыман булды карт рәис соңгы
вакытларда. «Биздем. Күрәсем дә, ишетәсем дә килми. Хәзер,
менә хәзер, тиздән дөнья үзгәрер дип, бер мин колхоз милкен
саклап торуда ни файда? Беркемгә берни кирәкми. Тирә-яктагы
хуҗалыклар малларын да сатып бетереп баралар, җирләренең
дә күбесен чәчмиләр. Хөкүмәт 1988 елда ук авылларга кул селтәгән иде. Менә быел ярыйсы гына ашлык җыеп алдык. Елына,
шартларына караганда, дөм начар түгел. Күпме авырлыклар белән
сөрелде, чәчелде, урылды, сугылды бу басулар! Туңга сөрерлек
рәт калмады калуын… Кемгә кызык бу хәбәр? Управление нинди
сан куша, шуны куеп, өскә, хөкүмәткә килделе-киттеле отчетларны җибәрделәр инде. Икмәк ашамыйлар, ахры, хәзер…

Амбардагы иген малларны кышлату түгел, икенче елга орлыклык та юк.
Җыеп алганы ягулык бурычларын каплатырга китте. Хакы да
«символический» гына инде аның. Көлке! Кемгә кирәк минем
монда – Тургай авылында эшли белүнең ни икәнен дә онытып
барган халык белән буйлашып иген үстерүем? Җитте! Мин дә
кул селтим! Ташлыйм бу рәхмәтсез эшне! Үзаллылык бирүе беләнмени, сөт саткан акчаң шул сөтне май заводына илтеп кайтыр өчен
машинага бензин салырга да җитмәгәч?! Ә эш хакы түләмәгән
өчен колхоз рәисе гаепле. Әйбәт булып калыйм дип, малын сатып
акча таратсынмыни соң? Аннары бөтенләй коммунизм килә инде:
мал беткәч, ашлык чәчәсе дә, печән хәзерлисе дә булмый. Эшкә
барып торасы да калмый. Якты хыялларыбыз тормышка аша…
Юк, ахры, мин бу гасыр кешесе түгелдер. Әллә заманы миңа ят,
әллә мин бу дәвергә яраксыз?» Күңелсез уйларына бирелеп Вилдан Яруллович силос әзерләүчеләр янына килеп җиткәнен сизми
дә калды. Трактор-машиналар сүндерелгән, аларның күләгәсендә
эзмәвердәй ирләр йокы симертә. Үлән өстендә шешәләр, сало
кисәкләре тәгәрәп ята.
– Вста-ать! – дип кычкырып җибәрде карт коммунист. –
Кояшлы көн уртасында эш туктатып, бәйрәм итеп яту буламыни?! Кукуруз нинди яхшы үскән, күрмисезмени?! Кырауларга
кадәр силоска салып бетерергә кирәк ич! Фәдис, марш, кабыз
тракторыңны! Инәгезне ниткән нәрсәләр! Бездельниклар! –
Басуга килеп җиткәндә генә уйлары белән колхоздан ваз кичәргә ниятләүләрен минут эчендә оныткан Вилдан Яруллович,
йөрәгенең ярсуына чыдый алмый, буш шешәләрне типкәли
башлады, селкенергә дә уйламаган ирләрне тарткалап торгызырга кереште.
Тик тегеләре эшкә ябышудан бик ераклар иде. Ашыкмый
гына тәмәке кабыза башладылар.
– Син безнең әни-карчыкларга тимә, иптәш персидәтел.
Аламамы-әйбәтме, азмы-күпме дигәндәй, шул карчыкларның кулларына бирелгән пенсия акчасына яшибез бүген. Кайттык-киттек
булыр. Хөкүмәткә бушка эшләп, кем уңган? – Авылның алга
баручысына да, артка тәгәрәүчесенә дә таяк кыстырырга яратучы Фәдис әле дә сүзсез калмады.
– Безгә яшәргә рәт калдырмаган хөкүмәткә дип әйт, Фәдис абый!
– Телеңә салынып утырма, Өлфәт! Башың яшь әле! Кулыма
трактор эләкте дип горурланып, тырышып эшләр идең. Хезмәт
күрсәткечләрең белән халыкны үз артыңнан ияртер чагың бит
синең! Ә син?!
– Вилдан Яруллович! Нәрсә син монда коммунистик лозунгылар сөйләп басып торасың ул? Партияң юк бит инде! Үл-де!
Все! Бетте! Хәзер синең дә, минем дә хезмәт подвигларыбыз
илебезгә дә, халкыбызга да кирәкми. Үзебез дә кирәкмибез. Һәркем үзе өчен генә яши хәзер. Эшкуарлар заманы килде: кесәгә
«навар» кермәсә, кеше адым да ясарга тиеш түгел, Вилдан Яруллович… «Безнадежно отстал», – ди урыс синең кебекләр турында.
– Син үзең түгел, аракы сөйли синең телең белән, Өлфәт.
Тор! Торыгыз әйдә, егетләр! Кыш гәпләшербез! Әле, көннәр аяз
торганда, эшләргә кирәк! Алыпсатар булу да бөтен кешенең дә
кулыннан килми ул! Син дә мулла, мин дә мулла – атка печән
кем сала? Кыш көне чанагызга салып йортыгыздагы малыгызга
урлап кайтырлык та азык хәзерли алмасагыз, үзегезгә авырга
киләчәк. Сүземне колагыгызга киртеп куегыз, егетләр! Планны
үтәмәсәгез, смотрите у меня!
Кычкырса кычкырды, сүксә сүкте, үгетләсә үгетләде, әмма
торгызды рәис колхозчыларын. Тик бу каршылыклар һәр көнне
адым саен кабатлана шул. Ялынып та ялкыта. Йөз суыңны түгеп,
ниләр генә кыланып кузгатмыйсың, эшләтмисең, ә нәтиҗәнең
беркемгә дә кирәге юк. Күрүче дә, мактаучы да, ярдәм итүче дә,
хәтта кызыксынучы да юк. Машина паркларының, фермаларның,
колхоз идарәсенең ишекләрен шар ачып куеп, халыктан талат,
таратып бетер еллар буе җыйганны – аптыраучы да булмас. Йөк
машиналары белән калганын бүлешергә килеп җитәрләр… Кыенсынмаслар…
Арыды Вилдан Яруллович. Өстәвенә, абзарыннан «янәсе дә
урланган» ферма бозаулары таптырып, полициясен Вилданга
каршы өскетеп, район үзәгенә барып кирәген-кирәкмәгәнен
эләкләшеп йөреп Гайнуллин үзәгенә үтте. Эш хакы исәбенә
мал сорап керүчеләрне борып чыгаруы үлем булды шул чакта.
«Үзеңне бел! Урлакчы!» – дип, авыз да ачтырмадылар, почмак
саен бармак төртеп көлделәр. Халыкка күп кирәкми бит ул, бер
кыек адым, хәтта бер нахак сүз дә җитә, дөресме, түгелме, акыллысы да, наданы да, карагы да, чиста куллысы да онытканчы исемеңне пычрак суда чайкый. «Нәрсә җитми соң бу Гайнуллинга?
Парторг вазифасы беткәч, профсоюз җитәкчесе ясап куйдым.
Һаман кеше арасында йөри, эш хакы тимәсә дә, игене эләгә. Әнисе үлеп китте быел, Өлфәт әйтмешли, пенсиясе килмидер килүен…
Баласы-чагасы юк, бер башына күпме кирәк?! Белә бит минем
фермадагы бозауны урлау түгел, кирәк икән үземнең абзардагысын колхозга бирә торган кеше икәнемне. Әллә рәис буласы киләме?»
Киемен дә алыштырмады, өенә дә кереп тормады, басуларны
әйләнде дә, районның хакимият башлыгына барып, гаризасын
биреп кайтты Вилдан Яруллович. «Утыз елга якын тарттым бу
йөкне. Шуның унысы – үзгәрешләр заманына туры килгәне –
үзе егерме елга торырлык. Арыдым. Кирәкмәгән эш эшләгән
кебек хис итәм үземне. Саклап карадым колхозны. Яхшы якка
үзгәреш булмасмы дигән идем. Юктыр, ахры. Кризисларның
очы-кырые күренми. Яңгырдан соң гөмбә үскән кебек, байлар
ишәйгәннән ишәя, авыллар сүнә… Менә дигән игенчеләр себергә
чыгып китте. Тәрәзәдәге чебен кебек чәбәләнеп – мин дә, тыңлап
утырып – Сез дә үзгәртә ала торган хәлләр түгел инде. Сау булып
торыгыз!» – дип, күтәрәлмәс дөнья йөге астында иңнәре сәленеп
төшкән карт коммунист чыгып китте җитәкчесе бүлмәсеннән.
Туктатучы да, рәхмәт әйтеп кулын кысучы да, саубуллашучы да булмады...
Вилдан идарәдән өенә кунарга кайтты.
Икенче көнне Филария мәктәптән кайтып кергәч тә яңалык әйтте.
– Синең урынга Гайнуллинны куйганнар! – диде әллә шатланып, әллә кайгырып, әллә ачуланып.
– Шулай булырын чамалый идем, – дип җаваплады ир.
– Син кая барасың хәзер?
Күптән булмаган хәл: Филария иренең каршысына ук килеп утырды.
– Чакыртырлар әле…
– Элек чакырталар иде ул… Хәзер кемгә кем кирәк? Онытсалар?
– Син нәрсә бик борчыласың соң әле? Соңгы елларда барымны-югымны да белми идең бит, – Вилдан да хатынының
хәйләкәр йөзенә кызыксынып карады.
– Юк, болай гына… – Филария сер бирми генә торып киткән булды. Әмма бераздан аш бүлмәсеннән чыгып, һаман да
уйларына батып утырган иренең янына тагын килде хатын.
– Эш сорап бар Гайнуллинга. Соңга калганчы дим…
– Минме? Шул адәм актыгына баш иепме?

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

 

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (15)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (15)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас