

(Дәвамы.)
12
Дежурда яшь тәрбияче егет булган көнне өлкәнрәк кызлар
һәм егетләр коридорда җыелышып, шау-гөр килеп кич буена кәрт
сугалар. Беркая да укырга керә алмаганлыктан, армиягә китәр
көнен көтеп, бернәрсә өчен янмый-көйми, максатсыз гомер
уздырып йөргән егет үзе дә кушыла. Идәнгә, шап та шоп китереп, таушалып беткән кәртләрне бәрүдән ләззәт табып, уйный
белмәгәннәргә погоннар тагып, күңел ачалар. Кәрт мастьларын
танымаучыларны мыскыл итеп көләләр.
– Уф! Үләм! Тузны семерка белән каплый! «Эч» тизрәк! Болай
да исерексең, ахры! Башың соображать итми!
– Үткәнендә шундый белән капларга куштың ич үзең! –
Ирина әтәчләнүче малайга сер бирмәскә, үзенең хаклылыгын
аңлатырга тырыша.
– Бая пики уен иде, беләсең килсә! Надан! Яткансың бабушкаңның әкиятләрен тыңлап! Бар әле кит, уенны гына бозасың!
– Китмим! Өйрәнәм дә синнән яхшырак уйный башлыйм!
Менә күрерсең әле! – Үзсүзле кызның сер бирергә исәбе юк.
Ирина яба алмый күтәргән кәртләренең очына да чыгып бетә
алмады, аның иңнәренә шапылдатып погон суктылар. Кыз егылып китә язды. Алты, ђиде… һәр уен аның җиңелүе, кимсетелүе
белән тәмамлана. Мавыгып, кызып китеп нәрсә акырганнарын,
ни кыланганнарын белмәгән үсмерләр бермәлне:
– Генерал! Генеральша!
– Юк-юк! Подполковник! Под полковником яткан ул уже!
Ха-ха-ха! – дип егылып китеп көлә, еларга торган кызны урамда ишеткән пычрак сүзләр атап кыерсыта башладылар. Чыгып
китәргә укталган Иринаны артында утырган Линар кулыннан
тартып утыртты. Үзенә борылган кызның күзләрендә мөлдерәгән
нәфрәткә каршы да берни эндәшмәде. Белә ул: чыгып китәсең
икән, ялгыз каласың–этәчәкләр дә төртәчәкләр, ашыңны пычратачаклар, киемеңне ертачаклар, урын-җиреңне туздырып әйберләреңдә бутаначаклар...
Йокларга вакыт җиткәч, үсмерләр шаулаша-шаулаша бүлмәләренә таралышкан арада Линар Иринаның колак төбендә:
– Барысының да йоклашып беткәнен көт тә запас баскыч
астына төш, – дип пышылдады. Кызның күзләре зур булып
ачылды, ул берни дә җавап биреп өлгермәде, Линар, ишектән
чыгучы балалар агымына ияреп, беренче катка төшеп китте.
Ләкин барыбер баскыч төбенә төнге очрашуга килде ул. Салкын стеналарга елыша-елыша төште дә караңгыга кереп посты.
Бераздан фонаригын һәм кәртләрен тотып, тотылуга да, тәрбиячеләр күзенә күренүгә дә исе китмәгән Линар баскыч кырыена
утырып аның янына шуып төште.
– Нәрсә дип калтыранасың соң? – дип кычкырып җибәрде егет.
– Уянсалар? Куркам мин, – дип пышылдады Ирина.
– Уянды ди… Сине эзләп йөрделәр ди, көтеп тор, кирәгең
сукыр бер тиен, – үсмер ашыкмый гына кәртләрне таш идәнгә
тезеп салды. – Давай, ятла! Бәләкәйдән зурга таба: шестерка,
семерка, восьмерка, девятка, десятка, валет, дама, король, туз.
Туз – иң зурысы. Монысы пеки тузы, менә монысы кристи.
Аңладыңмы? Рәсеменә карап исеңдә калдыр.
– Йөрәклесе ничек дип атала әле?
– Черви анысы, черви. Давай болай: десятканы нәрсәләр
белән каплап була? Башыңны эшләт башта!
– Унбер, унике…
– Авы-ыл… Дерёвня! Кайда андый саннар күрәсең? Бу сиңа
математика дәресе дип белдеңме әллә? – Линар кыза башлады.
– Тссс! Шаулама! – Ирина куркып як-ягына каранды. –
Ишетсәләр, беттек!
– Куркак куян! Аңларга тырышасыңмы, юкмы син?!
Кыз авызын турсайтып кәртләрне бутарга кереште. Бераз
тын тордылар. Аннары Иринаның үҗәтләнеп ят сүзләрне кабатлаганы ишетелде. Кинәт Линар:
– Син авыл кызы бит: «куян күчтәнәче» нәрсә була ул,
беләсеңме? – дип сорап куйды.
– Аны урманнан әти кешеләр алып кайта, балаларына күчтәнәчкә. Үзләре ашаганнан калган йомыркаларны, ипи кисәген
шунда, – дип җаваплады гаҗәпләнгән кыз.
– Ул йомыркалар өйләрендә юкмыни? – Линарның кашлары
җыерылды. Ул нәрсәдер аңларга тырышып газапланды.
– Бар да соң. Куянныкы дип алып кайталар бит, балаларын
шаярталар шулай, тегеләре алданып ашыйлар бит инде. Солярка
исе, төтен исе сеңгән була инде ул ашамлыкка – үзеннән өлкән
егетнең шуны да белмәвенә, әллә нинди мөһим сорау кебек шул
турыда баш ватып утырганына аптыраган кыз тагын ничек аңлатырга белми тынып калды.
– Алдыйлар, значит… Юк, барыбер аңламыйм! Именно
әтиләре генә алып кайтырга тиешме?
– Шулайдыр инде. Йоласы шундый булгач. Исән чакта, утын
кисәргә баргач минем әти дә алып кайта иде. Урманнан кайткан
йомыркалар тәмлерәк була шул… Ния сорыйсың бу турыда?
– Төшкә керә. Биздем шул бер төштән!
Линар «йола» дигәнне аңламаса да, кабатлап сорашмады.
Калтыранган куллары белән йөзен каплап бераз эндәшми торды.
Аннары озак итеп кәрт уйнадылар алар. Өшеп беттеләр. Тик
егет Иринаның мыжуын исәпкә дә алмады, өйрәтте дә өйрәтте.
Башкача кызның хаталарыннан көлмәде, авыр сүз ычкындырмады хәтта. Мавыгып китеп, иртәнге аш вакыты җитүен дә сизмәделәр. Ни арада йокысыннан уянган балалар йорты корт умартасыдай гөж килә башлады. Бүлмәсенә менеп китәргә талпынган
Иринаны тәрбияченең икенче каттан түбәнгә кадәр ишетелгән
каты тавышы туктатты: «Муслимова юкка чыккан! Күрмәдегезме? Бүлмәләрне тикшерегез!»
– Беттем! Мине эзлиләр! – диде дә шундук елап та җибәрде кыз.
– Нәрсә булган? Аңлатырбыз! Мин сөйләрмен, әйдә! – дип
җитәкләп алды аны Линар.
– Сине кем тыңлап торсын? Монда икәү бергә төн кунганны белсәләрме? Хәзер үк больницага алып барачаклар мине!
Тикшерәчәкләр! Оят! Беркөн Садырованы алып бардылар бит,
оныттыңмыни? «Вертолетчица» дип әле дә исем атап йөриләр.
Уф, үләм лучше! – Ирина баскыч астындагы караңгылыкка сеңгәннән сеңә барды. – Ния генә тыңладым сине? Ния генә яныңа
төштем? Кәртсез дә яшәр идем әле!
Үзенә терәлеп елап утырган кызны ничек юатырга белми
аптырады Линар. Ул икенче катка җитәкләшеп менәргә дә риза:
бер оят урынын дә тапмый. Ирина аңа ошый, бу турыда күп уйлаганы бар. Ләкин шуннан ары берни ниятләгәне дә юк, чөнки
курка. Бүгенгедәй баскыч астында сөйләшеп, уйнап утырырга
риза: бер төнен дә йокламас иде.
– Куркак куян! Ишетәсеңме: тавышлары ерагайды. Ашарга
киттеләр. Үз урыныңа менеп ят, елавыңны туктатма. «Зур әниемне сагындым», – дип, балавыз сыга торган гадәтеңне беләләр бит.
Шулай дип әйт. Туалетта елап утырдым, диярсең. Мин йөгердем. Пока, елак!
– Син кая барасың? – дип сорады кыз, үкси-үкси.
– Бүлмәгә менеп әйләнәм дә ашарга төшәм столовыйга. Сиңа
берәр нәрсә эләктерермен.
– Юк, юк, – дип бүлде аны Ирина. – Кирәкми. Минем янда
уралма инде син, Линар. Куркам мин.
Кыз, артына борылып карый-карый, баскычтан менеп китте.
Линар аның куркуларын бөтенләй аңламады. Иринаны башка
кызлар белән бер рәткә куясы килмәсә дә, артыннан:
– Кыланчык! – дип кычкырып калмый түзмәде.
Бу төннән соң Линар белән Ирина дуслашып киттеләр. Егет
корына кереп барган үсмер үзгәрде. Мәктәпкә китап-дәфтәрләрен йөртә башлады, Ирина янына утырып, өйгә бирелгән
эшләрнең күчереп яза торган җиңелен булса да эшләгән булды.
«Урамнан кайтарып кертеп булмый иде. Чыгарып җибәрмәс өчен
көне-төне телевизор карата идек. Әллә азрак булса да тәртипкә
утыра башлады бу бала?» – диештеләр яшьрәк тәрбиячеләр.
«Булмас. Озакка бармас. Тәртәсеннән чыгар шул», – дип, артык
өметләр багламый, тыныч күзәтте Линар белән Ирина дуслыгын
күптән балалар йортында эшләгән өлкәннәр.
Егет беренче тапкыр үзен кирәкле итеп тойды. Иринаның
кулыннан тотканда, аның белән мәктәпкә барганда, янында
утырганда кичергән халәте аның өчен яңа, рәхәт иде. Төнге куркулары, төшләре дә онытылды хәтта. Өченче каттан икенчегә, «төнге проблемалары» булмый торганнар янына төшерделәр… Ике үсмернең сөйләшеп сүзе бетмәде. Линар кызны төртмә телләрдән,
усал малайлардан саклады. Җил дә тидермәде. Ирина шуңа күрә
үзгәрмәде дә: килгәндә нинди булган, шулай авылча гадәтле булып
калды. Усалланмады. Башка кызлар арасына кереп китәлмәде.
Зур әнисе бәләкәйдән аңына салган карашларыннан аз гына да
чикмәде: укырга, кушканны төгәл үтәргә, чиста киенеп йөрергә,
тәртипле булырга, догалар укырга. Дустын да шундый булырга
өндәде, туктаусыз өйрәтте, төзәтте. Линар иңбашына кулын салган, кыюланып битеннән үбеп алган чакларда да кыз куркып
тирә-ягына күз сала: «Кеше күрә күрмәсен! Аллам сакласын!»
Ә егет иптәшләре арасында бер башка үсеп китте. Аның дус булып йөргән кызы бар! Үзенә үзе икенче төрле карый башлады
Линар. Рәхәт иде кем өчендер кирәкле кеше булуы! Икәү булуы рәхәт иде!
Линарның яхшы якка үзгәрүенә өлкән тәрбиячеләр дә ышана башлаган иде инде. Игътибарларын бүтәннәргә юнәлттеләр.
Ирина да күнекте. Урамдагы дуслары да бергә урлашып үскән
Линарны оныттылар. Ә үсмерләр киләчәккә планнар кордылар,
балалар йортыннан киткәч ничек яшәячәкләре турында хыялландылар…
Линарның рәхәт тормышы кинәт җимерелде. Үз куллары
белән җимерде, сизми дә калды. Егеттән начарлык көтми башлаган, уяулыкларын җуйган тәрбиячеләр дә, чирек азагы дип
дәресләрен ятлаудан артмаган Ирина да аның чыгып югала башлавын күрмәделәр. Сизенгән, сорау биргән чакларында исә Линар
ягымлы йөз белән алдашты. Үз мәшәкатьләренә тарып, аны
юньле-рәтле тыңлап та тормадылар. Ышандылар. Балалар йортыннан ерак түгел бер урамда киоскка ут кабуы турында ишеттеләр дә оныттылар. «Ике йөз сум гына акча югалган, ди, янгын
сүндергәндә. Бер гирлянда җитми, ди. Алай гына булыр инде. Әллә
сатучы үзе дөрес чутламаган, каян беләсең? Безнекеләр түгелдер», – диештеләр тәрбиячеләр. Күп тә үтмәде, балалар йортына
полиция хезмәткәрләре килде. Эзләнделәр, малайлар белән сөйләштеләр. Көз генә килгән бер үсмерне гирлянда урлауда гаепләп
елатып бетерделәр. «Мин түгел!» – дип ярсыды бала. Әйберләре
арасыннан бернәрсә дә тапмагач, киттеләр. Төнлә икенче катта
төтен чыкты. Кемдер коридор тәрәзәләренең челтәренә гирлянда
элгән, розеткага тоташтырган. Кыска ялганыштан чыккан уттан
челтәрләр көйгән. Тәрбиячеләрнең кычкыруына бөтен балалар да
коридорга чыкты. Араларында Линар гына юк иде. Куркып аны
эзләгән, бүлмәсендә йоклаган булып ятканын күргән Ирина
барын да аңлады. Линар исә үзен гаепләгәнгә чынлап торып ачуланды. Күзен дә йоммый:
– Гел шулай! Минем турыда начар уйлыйсыз! Мин генәмени алама малай? Миңа гына ябасыз! Мин түгел ул, белдеңме?! Мин түгел! – дип кызып-кызып кычкырып ябышты
кызга егет. Әйтерсең әле берничә көн генә элек Иринаны бер
кочаклар өчен ялынмаган, китап тулы сумкаларын ташымаган,
иң матур кыз белән дусмын дип горурланып йөрмәгән! Кызның аңларга, ярдәм итәргә, тәрбияләргә тырышуын да якын
китермәде Линар. Дөресен әйтергә кирәк булачак дип курыккандыр...
«Бик әйбәт кенә булып китә дә сөрлегә дә куя. Гел шулай.
Исегездәме, Линар бәләкәй чакта яшь кыз килгән иде тәрбияче
булып. Итәгеннән дә төшермәде. Яратты Линарны. Монысы да
үзгәреп шаккатырды безне. Тынычланган иде шунда. Теге кыз
бала өенә кунакка алып кайтып йөри башлаган иде. Беркөнне
кошелегыннан йөз сум акчасын урлап, чыгып киткән. Бер атна
үткәч кенә полиция Линарны урамнан табып китерде. Теге балакай елый-елый эшен ташлады да китте шуннан. Чир китсә дә,
гадәт китми, гомер буе шулай сөрлегер инде ул», – дип сөйләде
өлкән тәрбияче. «Күпләп урламый ул. Ә алганын яшерергә барыбер хәйләсе җитми. Тиз тотыла», – дип өстәде икенчесе. Калганнары да өстәп шундый ук очракларны искә алдылар. Ирина бер читтә генә барысын да ишетеп торды. Ул да елый иде. Ул да Линарның үзгәргәненә, үзенең якын кешесе барлыкка килүенә чын
күңеленнән ышанган иде шул…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.