

(Дәвамы.)
Коридорда хатын-кызлар хихылдашкан тавыш ишетелде.
Ишек шакыганга урыныннан сикереп торган Рафикъ хатыннарга
каршы барып:
– А ну-ка, чыгыгыз моннан! Идарә утырышы бара! Көтеп
торыгыз, барыгыз чыгыгыз, димен!
– Өйдәге указларыңнан да арыганмын! Монда да авызымны
япма! Килгәнбез икән, керәбез! – Сәгыйдә, ирен этәреп җибәреп,
бүлмәгә үтте. Аның артыннан ияргән Гөлүсә, тракторчы Фәдис
хатыны, берни дәшми, елмаеп кына керде дә, Сәгыйдәне култыклап, бер янбашын чыгарыбрак куеп, аңа елышып басты. Икесе
дә тулы йөзле, тулы күкрәклеләр, икесе дә бертөсле киенгән: ботларына сылашып торган кара лосины ыштаны, кызыл куртка,
башларында капр дигән бәйләнгән «оек», аякларында кызыл резинка итекләр. Икесе дә авыз тутырып, тирә-якларына күңелгә
тигеч татлы ис таратып чәер чәйниләр.
– Безгә акча кирәк, иптәш персидәтел! – Сәгыйдә, болай да
кысык күзләрен чекерәйтеп, иренә табан җиңүче карашын
ташлады. Янәсе: «Ничек акча таләп итәргә кирәклеген менә хәзер
күреп тор!»
– Эшкә чыкканың бармы әллә, сеңелем? Минем сиңа бирәсем юк!
– Иремә бирәсегез бар! Бушка кием туздыртып йөретмим,
туктатам, алайса!
– Мин дә Фәдисне чәчүгә аяк та бастырмыйм быел! Эш хакын
түләгез башта!
– Кирәк булса, ирләрегез үзләре сорар, иртәгә сөйләшербез.
– Безгә хәзер үк кирәк! Базарга китеп барабыз бит!
– Базарыгыз көтеп торыр бүгенгә!
– Үзеңнеке бер дә көтеп тормый, иптәш персидәтел! – дип
шундук «син»гә күчеп, һөҗүм башлады Сәгыйдә. Гөлүсә исә һаман аны култыклаган килеш кызыл йөзеннән канәгать елмаюын
төшерми генә чәер чертләтүен белде. – Абзарыңа ферма малын
кайтарып тутыргансың бит әле! Бөтен авыл сөйли! Безнең кебек
калхузник хатыннары аз рәнҗи дип беләсеңме әллә сиңа?
– Кешедән артык бер тиен дә акча алганым юк! Бар, бухгалтериядән кереп тикшер, чыдамасаң!
– Аласыңдыр әле, аласыңдыр! Алмасаң, малаең ничек шулай яхшы киенер иде дә көне-төне эчеп йөрер иде, ә?
– Сөйләмә булмаганны! Эдик эчми ул! – дип, сикереп торды
Фәтхи.
– Кысыр башың белән син бөтенләй кысылып утырма! Кичә
кич тышка чыккачкиртәгә асылыныпкосыпторганынүзкүзләрем
белән күрдем! Клубтан төн саен безнең буйдан кайта. Кесәсендә
акчасы булмаса, каян алып эчсен ул молокосос башы белән?!
– Сез кайдан алып эчәсез, ул да шуннан алып эчәдер инде! –
Вилдан Яруллович, чөйдән әйберләрен алып, ашыга-ашыга киенергә тотынды.
– Син безнең авызны япма, иптәш персидәтел! Беләбез барысын да: үзең – урлакчы, малаең – алкаш, хатының…
– Сәгыйдә, тукта! – Түземлеге калмаган Рафикъ хатынын
беләгеннән тотып ишеккә табан өстери башлады. Тегеләр һаман
бер-берсеннән аерылмадылар. – Гөлүсә, ал кулыңны! Нәрсә дип
ябыштың соң? Китегез моннан чыгып!
Тик хатыннар аңардан көчлерәк булып чыкты. Гөлүсә Сәгыйдәне үзенә тартып кына алды.
– Безне юкка гына «сладкая парочка» дип атамыйлар, әйе
бит, подружка? – дип тагын да киңрәк елмайды Гөлүсә.
– А как же? Кулга акча эләкмичә, без моннан – ни шагу!
Безгә базарга барырга кирәк, акча бирегез! Бозаулата да түгел,
игенләтә дә түгел, кәгазь акчалата! Вәт!
– Акча юк. Барыгыз, кайтыгыз, – диде чыгып китәргә ишек
тоткасына тотынган рәис.
– Үзең кайт, яме?! – дип, йодрыкларын бөерләренә куеп,
алга иелеп, күзләрен чекрәйтеп «ысылдады» Сәгыйдә. – Үзеңне
буш куймыйсың бер дә! Үзең шул калхуздан туенып, эшләгән
кешеңне дә кайгырта белмәгәч, персидәтеллегеңне әйтер идем!
Бозау урлап, судтан судка йөрисең, калхуз бензинын зерә яндырып!
– Бозаулар алган булсам, түләтерләр! Менә хәзер өченчегә
судка барам, доказать итәлгәннәре юк әле! Намусым чиста минем!
Иртәме-соңмы, урлакчылар по закону отвечать итәчәк! – Вилдан
Яруллович, калтыранган куллары белән курткасының төймәләрен
эзли-эзли, бүлмәдән чыгып китте.
Мал караучы Кәримҗан белән икәү машинага утырып судка
баралар да кире кайталар. Вилдан: «Үзем җитәкләгән хуҗалыктан яшь бозау урлап йөрергә мине кем дип беләсез? Мин ул
бозауларны алып кайтмадым. Кем аларны минем абзарга япканын үземнең дә беләсем килә», – ди. Кәримҗан да бернәрсә
дә күрмәгән. Бозаулар югалгач авыл буйлап эзләп чыккан. Яшь
бозау тавышы ишетелгәч, рәиснең йорт киртәсеннән үрелеп
караса – өч бозау йөреп ята, имеш… «Урланган бозауларның
тагын икесе кайда?» – дип сорыйлар үзеннән. «Белмим», – ди
дә башын иеп тик тора. Суд Вилдан Ярулловичка бозаулар хакын
өчләтә арттырып штраф түләргә дип карар чыгара. Рәис, бергә
мәктәптә укыган дусты – адвокат Марданов янына кереп, өстәге судка шикаять яза. Пошлина түләр өчен адвокатның үзеннән
бурычка акча алып тора…
Эшләрен төгәлләп, кичкә калып, район үзәгеннән кайтырга
чыккач та судтагы хәлләрне онытты рәис. Фәтхинең Кала күле
басуы турында әйткән сүзләре өчен борчылды. Шул җирләрне
кысыр калдырса, чордашы кичерә алмаячак аны. Барыбер бөтен
басуны да бетереп чәчү көчләреннән килми. Вакыт та җитмәячәк.
«Узган көздә туңга сөреп булмады бит, Фәтхи, булмады. Әле дә,
чәчүгә әзерләнгән булабыз, бер грамм ягулык юк. Килеп терәлгәч, күз буяр өчен генә «ярдәм» итәрләр азрак, бөтен басуга да
җитми инде ул», – рәис күңеленнән генә карт тракторчысы
алдында аклануын дәвам итте. Тургайга кайта торган юл чатында
кеше күреп туктады. Фельдшер Ләйсән икән.
– Нишләп йөрисең?
– Даруга килгән идем, Вилдан абый.
– Эшкә чыктың дамыни? Бала белән кем?
– Тәгълимә апа үзем карыйм диде. Декретны әнигә оформить иттек, шулай да була икән хәзер. Булатларга түләмәгәч,
авыррак шул.
– Өйдә утырамыни?
– Юк инде. Каравылда тора… – Ләйсән, әллә янында утырган Кәримҗаннан уңайсызланып, әллә техника дигәндә бар эшкә
дә оста куллары белән кирәксез булып калган ирен кызганып,
авыр итеп көрсенде дә, машина тәрәзәсеннән басуларны күзәтергә кереште. Юл буена сөйләшмәделәр. Һәркайсының үз уе
башыннан ашкан иде, күрәсең…
Кабинетына кереп, утын кабызуы булды, артында ишек
шыгырдады. Фәтхидер дип борылып караган Вилдан ишек төбендә Эдикны күреп аптырады.
– Фәтхи абый сине судка китте диде…
– Ә Сәгыйдә сине көне-төне эчеп йөри ди!
– Мин әле дә салган, әти, – дип, тирән итеп көрсенде
Эдик. – Эчмәсәм, монда кермәс идем дә.
– Ния кердең инде? Акча сорапмы?
– Юк. Акчаң кирәкми. Ну, кирәкми дип ни, булса, бирсәң,
ярап куяр иде. Мин… мин…. Ул бозауларны син урламадың, мин беләм, әти…
– Син каян беләсең?
– Мин күрдем. Сәндерәдә йоклый идем. Дөресрәге, йоклап
китмәгән идем әле. Ат белән Кәримҗан абый белән Өлфәт абый
китерде аларны безгә. Арбаларында тагын икәү бар иде, аларын
кая илткәннәрдер, белмим. Чынлап, әти, үзем күрдем! Син миңа…
ышанмыйсыңдыр инде…
– Исерек идеңме?
– Мин ул вакытта эчми идем. Шуннан соң…
– Нәрсә булды шуннан соң?
– Юк, булмады. Башкача бернәрсә дә булмады. Бозаулар
йортта калды, мин ятып йокладым, – дип карашын читкә борды
үсмер.
Озак кына карап торды улына Вилдан. «Үз баласын шаһит
итеп судка йөртә башлаган», – дигән сүзләрне дә күтәрер хәлем
юк инде. Әллә дөресен сөйли, әллә болай гына, эчкән баштан,
белерсең моны…», – дип уйлады. Кинәт барысына да кулын
селтисе килде…
– Бар, кайт! Йокла, айнырсың! – диде дә, өстәле артына
барып утырды Вилдан.
– Син… кайтмыйсыңмы?
Улының өмет тулы карашын күтәрә алмады, башын түбән иеп,
күрмәмешкә салышып, хисләрен хөкүмәт мәшәкатьләре артына
яшерде карт рәис. Фәтхи абыйсы өйрәткәнчә, әтисе белән «ирләрчә» сөйләшергә уйлаган Эдик, ишек төбендә басып, таптанып
торды-торды да идарәдән чыгып китте.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.