Чәчмә әсәр
25 Июля , 17:57

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Елга аръягындагы йорт. Хикәя (Ахыры)

Кешеләр герман җиреннән чүпрәк-чапрак төяп кайтсалар, мин, иңкәеп, орлык төяп кайттым. Кайтсам, нәрсә? Әлеге бакчам урынында әрем дә билчән үсеп утыра, әйләнәләре ферма мичендә күптән көлгә очкан… Тешләремне кысып карап йөрдем.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Елга аръягындагы йорт. Хикәя (Ахыры)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Елга аръягындагы йорт. Хикәя (Ахыры)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Елга аръягындагы йорт. Хикәя (Ахыры)

…Бакчадан кире ишегалдына юлны авыр тынлыкта үттеләр. Хөсәен абзый, «гаеп итмә, туган, синең изге ниятеңне бик беләм дә бит…» дигән кебек, Кашшафка ничектер гафу үтенгәндәй карап-карап куя, ә Кашшаф, уртак тел таптым дигәндә генә әңгәмәнең болай тәмамлануына тагын күңеле кузгалып, үзен көчкә тыеп бара, әмма йөрәгендә тирән бер сызлану уянып килә иде. Нәрсә дисең инде аңа? «Юк, Хөсәен абзый, моннан соң хезмәт көненең бәясен еллап кына түгел, айлап күтәрә барачакбыз», – дип, матур вәгъдәләр белән юатасынмы? Андый вәгъдәләрне әнә «тел тегермәне» дип яманаты чыккан Әгъләм дә бик юмарт биргән ич… Яки «безнең Ватан алдындагы изге бурычыбыз» дип, агитацияләргә тотыныргамы? Тыңларга иренмәс, әлбәттә…

Их, үзеңнең йөрәгеңдәге олы ышанычны, сабыйларга алма өләшкән кебек, һәркемгә бүлеп йөреп булмый шул ул…

Шулай да Кашшаф сорап куйды:

– Партиянең соңгы пленумы карарларын ишеткәнең бармы, Хөсәен абзый?

– А как же! Бик яхшы карарлар алар. Безнең турыда кайгыртып, безгә яхшылыкка чыккан карарлар.

– Тик аңлап кына бетермәгәнсеңме дим?

Хөсәен абзый, тукталып, бик җентекләп берәм-берәм алмагач яфракларын караштырырга тотынды. (Корт-мазар күренмиме?)

– Анысы, тәмам төшенеп җиттем димим… Безнең ишегә анысы авыррак, – диде ул, үз шөгыле белән мавыгуын дәвам иткән хәлдә. – Әмма бездән зурраклар да һаман төшенеп җитмиләрме дим мин.

Кашшаф тагын сүзсез калды.

Ишегалдына чыгуга, Кашшаф йорт-җирнең бөтенлеген китекләп торучы яртылаш җимерек бура абзарга игътибар итте.

– Бигрәк беткән икән синең абзар, Хөсәен абзый. Кирәк кадәр агачын сорап, правлениегә гариза бирергә иде сиңа.

Хөсәен абзый, «чынлап әйтәме, әллә шаяртамы бу?» дигән кебек, Кашшафка сынаулы гына карап куйды.

– Кирәкмәс… Җае чыгар әле, – диде, кулын селтәп.

– Нигә? Әнә Фазылҗан картның да өен ничек әйбәтләп сипләп бирдек бит. Әйдә…

Хөсәен абзый бераз гына уйланып барды.

– Юк, парин, кирәкмәс… Сүзеннән башаяк. Җае чыгар әле.

– Мәйлең, алайса…

Капкага җитәрәк, Хөсәен абзый Кашшафны туктатты.

– Карале, Кашшаф энем, әйдә инде өйгә керик. Чәй эчәрбез.

– Рәхмәт, Хөсәен абзый, вакытым юк.

– Анысы шулайдыр, беләм. Икенче иркенләбрәк кил, алайса. Инде урамга чыккач, Хөсәен абзый Кашшафны тагын туктатты.

– Карале, баш бакчачы турында син чынлапмы, әллә сүз җаена гына әйттеңме?

– Чынлап әйттем, Хөсәен абзый. Уйла син ул турыда.

– Уйлыйсы юк инде, Кашшаф энем. Булмас ул миннән. Тазалык та бер дә юк… Кашшаф, баш бармакларын тиз-тиз киң каешы астында йөртеп, гимнастерка җыерчыкларын ян якка сыпырды, каты-каты итеп итекләрен тарткалап куйды.

– Булмаса, кирәкми, кеше табарбыз, – диде кискен тавыш белән. – Ләкин эшкә чыгарга кирәк. Әнә ерак җәйләүләрдә кардалар эшлисе бар. Иртәгә үк тотын.

 

* * *

Ике көннән соң Хөсәен абзый үзе Кашшаф янына правлениегә килде.

Кашшаф бригадирлар белән агымдагы эшләр буенча кайбер нәрсәләрне ачыклап утыра иде. Хөсәен абзый артык шауламыйча гына исәнләште дә стена буендагы эскәмиягә килеп утырды. Озаклап кына тәмәке төрде, кабызырга шырпысын чыгаргач, сызмыйча кире тыгып куйды.

– Йә, ни хәлләр, Хөсәен абзый? – диде Кашшаф, бригадирларны озатып, Хөсәен абзый янына килеп утыргач.

– Хәлләр ярый иде дә… Тик менә бакчага беркөнне синең күзең тидеме дим… Монда тартырга ярыймы?

– Нәрсә булды, Хөсәен абзый?

– Харап иттеләр бит минем бакчаны… Кыяр-кишер кебекләрне әйткән дә юк инде, ямь-яшел көе алмаларны чүпләп, агачларны сындырып бетергәннәр… Вөждансыз да халыклар бар соң. Бүре тозаклары куеп, бер кызык итәм әле итүен үзләрен. Аяклары сынсын, бөртек тә кызганмыйм инде хәзер. Ничә еллар җәфа чигәм бит инде…

– Да-а… Кемнәр икәнен белмәдеңме? Акт төзеп, судка бирергә иде.

– Кем булсын, малайлар эше инде… Анысы, болай гына калдырмам мин аны, юк!.. Түлке минем керү аңа түгел иде әле. Башка бер йомыш бар.

– Нинди йомыш?

– Шул… Үсеш планнарын төземәдегезме әле, димәкче идем.

– Нәрсә, әллә тәкъдимең бармы, Хөсәен абзый?

– Тәкъдим дип… Шул үзең әйткән бакчалар утырту турында инде. Әгәр утыртырга икән, тотынгач-тотынгач, чынлап тотынырга кирәк аңа. Менә хәзердән үк тотынырга кирәк… Юкса бездә килеп терәлгәч кенә кыймылдый башлыйлар, бернәрсә дә чыкмый аннары…

– Чыннан да, хәзердән уйларга кирәк шул.

– Хәзердән генә түгел, инде бераз соңга да калдык. Җирне көздән туңга сөреп калдырганда бик әйбәт була иде ул. Зыян юк, менә парга сөрербез. Аннары иң элек әйләнәсен тотарга иде. Әйләнәсез бакча – бакча түгел ул. Кәҗәләр азыгы гына.

– Анысы дөрес.

Хөсәен абзый Кашшафка сынаулы гына бер карап куйды да урыныннан торды.

– Менә шул. Чынлап уйлаган эш булса, вакытны бушка уздырмаска кирәк, дип искәртүем…

Кашшаф та урыныннан торды.

– Искәртүең өчен рәхмәт анысына, Хөсәен абзый… Ләкин беребез шулай искәртеп кенә йөрсә, икенчебез өндәп бушый алмаса, өченчебез читтән генә авызын ерып карап торса, барыбер тагын бернәрсә дә чыкмас бит безнең… – диде ул, тегенең күзләренә туп-туры карап. Аннары, җиңелчә генә бер көрсенеп куйды да тәрәзәгә таба борылып өстәде: – Шулай искәртеп кенә йөргәч, тирә-юньгә мәшһүр бакчабызда җиң сызганып эшләүчесен Мәскәүдән чакыртырбыз микәнни?

Хөсәен абзый кире урынына утырды.

– Ә ни өчен шулай искәртеп кенә йөри башлады икән соң ул… теге… мәшһүр бакчачы? – диде ул, тәрәзә аша Кашшаф карап торган якка күзләрен текәгән килеш, карлыкканрак тавыш белән.

«Ни өчен булсын, үз бакчаңа кендегең бик нык береккән шул синең» димәкче иде Кашшаф, Хөсәен абзыйның тагын да кысыла төшкән күзләрендә яман очкыннар шәйләп алып тукталып калды.

– Ни өчен соң? – дип кенә сорап куйды.

Хөсәен абзый моңарчы кулында әвәләгән яньчек кепкасын шап иттереп икесе арасындагы урындыкка ыргытты.

– Ни өченме? Менә болай соравың өчен рәхмәт, кем… Кашшаф туган. Мин әле: «Үз бакчаң өчен кан калтырап торасың шул син, менә эш нәрсәдә», – дип шелтәләргә тотынырсыңмы дип уйлаган идем… –Ул Кашшафка маңгай астыннан гына бер карап куйды да кинәт ярсулы бер тавыш белән кызу-кызу сөйләп китте: – Ә син беләсеңме шуны, сугышка кадәр, үсентеләрен бөкремә күтәреп ташый-ташый колхозда бакча утыртып йөргән елларда, хәзерге үз бакчам урынында юньләп бәрәңге дә үсми торган каткан җир иде әле минем. Өй артында бары тик ике төп алмагачым да өч-дүрт төп чиям генә бар иде… Ә колхоз бакчасын җанымнан артык күреп үстердем, алны-ялны белмәдем. Картраклар әле дә гел искә алып сөйлиләр… Шуннан соң, кырык беренче елны, бөтен алмагачларым өшеп беткәч, канатлары өтелгән карлыгачлар күк мөлдерәп утыручы кара кәүсәләрне ничек кочаклый-кочаклый елавымны, анысын, парин, бары тик үзем генә беләм… Бу сабыйлыгымны шушы көнгә тикле берәүгә дә сөйләгәнем дә юк иде әле, актык сүзләремне әйттерәсең…

Хөсәен абзый, янчыгын чыгарып, яңадан тәмәке төрергә тотынды. Бармаклары янчык авызына эләкмичә йөдәде. Кашшаф аңа ничектер гаепле кеше сыман карап куйды.

– Өтелгән карлыгачлар кебек диген, ә?

– Әйе… Аннары менә сугышка киттем. Тиле таш җыяр дигәндәй, бөтен кесәләрем дә, капчыгым да тулы орлык булыр иде. Кайда гына җиләк-җимеш күрсәм дә, орлыгын бөртекләп җыеп бардым. Кешеләр герман җиреннән чүпрәк-чапрак төяп кайтсалар, мин, иңкәеп, орлык төяп кайттым. Кайтсам, нәрсә? Әлеге бакчам урынында әрем дә билчән үсеп утыра, әйләнәләре ферма мичендә күптән көлгә очкан… Тешләремне кысып карап йөрдем. Әлбәттә, бакча утырту, питомник оештыру турындагы сүземне правлениедә бик хуплап каршы алдылар… Әле беркөнне малай бер хикәя китабы укып утырган иде. Анда да шулай минем шикелле берәү, сугыштан кайтып, правлениедә алма бакчасы утырту турында сүз ачкач, аңа шау кубып каршы төшәләр. «Юк, алма үстермибез, бәрәңге үстерәбез, безгә бәрәңге кирәк», фәлән-төгән, янәсе. Юк, минем алай булмады. Районда булсын, колхозда булсын, бакча турында сүз ачтыммы, һәр җирдә: «Әйдә, әйдә, Хөсәен абзый, бик яхшы эш, бик мактаулы эш, файдалы эш…» – диделәр. Әйе. Шулай барысы да дәртләндереп торгач, бик канатланып тотындым мин бу эшкә. Тотындым, әмма… «Алма пеш, авызыма төш», – дип кенә бакча үстереп буламыни!.. Җирен сукалатырга дип килсәм дә, әйләнәсен тоттыру турында сүз ачсам да, әй тотындылар мине коры вәгъдәләр, майдай җылы сүзләр белән сыйларга… Шулай да бер йөз төп алмагач, гектарга якын питомник утырттым мин. Моның өчен күпме картайганымны, күпме кан бозганымны, ничә атналар күзләремә йокы кермәгәнне берүзем генә беләм. Син ул елларны армиядә идең, белмисең…

– Беләм мин бу турыда, Хөсәен абзый, шуңа күрә дә…

– Белсәң, әнә шул инде: Хөсәен абзаңның чәче агарды, җан тирләре акты, ә нәтиҗә… Нәтиҗә әнә кәҗәләр корсагында… И-их, искә дә төшерәсем килми…

Бүлмәдә беразга кадәр ике уйдашның мыш-мыш сулыш алуы гына ишетелеп торды.

– Хөсәен абзый! – Йә?

– Ә син миңа ышанасыңмы? Яшермичә генә әйт әле бер.

Хөсәен абзый, Кашшафның соравын бөтенләй ишетмәгәндәй, үзалдына гына караган килеш уйланып утыруында булды…

– Әйт әле, Хөсәен абзый, ышанасыңмы?

Хөсәен абзый башын күтәрде.

– Беркөнне әнә сине шаккатырган бакчамны шуннан соң утырттым инде мин, Кашшаф туган…

– Аңлыйм мин, Хөсәен абзый, бик аңлыйм. Шуңа күрә дә сорыйм бит: яшермичә генә әйт, ышанасыңмы миңа, юкмы?

Хөсәен абзый тагын башын иде.

– Метер Мәхмүзәнең дә өен сипләп биргәнсез икән, – диде ул, тагын шулай Кашшафның соравын читләтеп, – бик әйбәт булган, әйбәт!…

– Колхозчыларның каралты-кураларын ремонтларга дип, райпланнан агачка махсус наряд алып кайттым мин, Хөсәен абзый. Ике-өч кешегә өр-яңа өй салып бирергә дә чама бар.

– Әйбәт, әйбәт.

Кашшаф, бармакларын берәм-берәм авырттырып тартып шартлата-шартлата, идән буйлап йөреп китте. «Әйбәт, әйбәт… – дип үчекләп куйды ул Хөсәен абзыйны эченнән генә, – әйбәт булгач, нәрсә соң, ышанасыңмы, дигәч тә йомылып утырасың? Әллә алдыңа килеп тезләнгәнне көтәсеңме, чорт возьми. Әйбәт, әйбәт… Ай-яй, сезнең барыгызга да әйбәт булып бетәр өчен!..»

Кашшафның эчке ярсуы менә-менә тел очына да килеп җитә язган иде, ләкин ул арада Хөсәен абзый иркен генә бер сулап куйды да, урынында җайлабрак утырып, кинәт ачылып сөйли башлады:

– Беркөнне син килеп киткәннән бирле, төрле исәп-хисап белән җенләнеп йөрим әле мин, Кашшаф туган. Әгәр дә, мәйтәм, колхозның бөтен җире дә, әйтик, һәр карышы минем бакча чамалырак кына доход бирсә дә, никадәр байлык бит!.. Кара исәп белән генә исәпләп бакканда да, бер бригат җиребез генә дә бөтен бер каланы туйдырырлык булачак икән ич безнең. Чыннан әгәр… Ә бит ул кадәр трактор, ул кадәр машина белән ниләр генә тоҗырмаска була!.. Шуларны уйлыйм да, үзәкләрем өзелә, парин.

Алар икесе берьюлы бер-берсенә күтәрелеп карадылар, икесе берьюлы кинәт елмаештылар. Кашшаф, шап иттереп, Хөсәеннең иңбашына сугып куйды:

– Син миңа ышанмасаң ышанмассың, Хөсәен абзый, ә менә мин сиңа ышанам болай булгач, чорт возьми… Кил син правлениегә, җыелышып бер сөйләшик без боларның барысы турында да…

– Килергә була…

– Ә бакча эшен, ни генә әйтмә, сиңа тапшырабыз, Хөсәен абзый. Ал теге вакытларның үчен.

Хөсәен абзыйның чырае тагын җитдиләнде.

– Ә, юк, Кашшаф туган, алай сразы баш итеп куймагыз, кирәкми. Тазалык та юк… Көчемнән килгән кадәр ярдәмемне кызганмам анысы, әмма баш итеп куймагыз… Әгәр булышка берәр кеше бирсәгез, иртәгә үк тотынырга да могу, ләкин болай баш булуны өзеп алмыйча гына әле…

– Ну, ярый, алайса, Хөсәен абзый, барысын да шунда утырышта хәл итәрбез. Кичекмичә генә кил әле. Сәгать сигезгә.

– Килергә була. Аннары, ни, Кашшаф энем…

– Нәрсә?

– Син беркөнне бүрәнә-мазар белән бераз ярдәм итеп булыр шикелле әйткән идең. Бура абзарга, дим…

– Була ул, Хөсәен абзый, утырышка үзең белән гаризаңны да алып кил.

– Әйе шул… Юкса мин берәр буш арада район үзәгенәме барып, тегесен-монысын эшләштергәләп, агач юнәтерменме дип чамалап йөри идем дә… Бу эшкә тотынгач, алай бушап булмас ул… Ярый, китим әле, эштән генә кайтышым иде. Байтак юандым.

Чыгарга дип ишек тоткасына тотынгач, Хөсәен абзый, туктап, яңадан Кашшафка борылды.

– Карале, Кашшаф туган, аннары менә нәрсә иде… Онытып чыгып барам икән.

– Нәрсә иде?

– Көзгә колхозга үсентеләр кайтартканда, шунда бер чуттан хуҗалыкларга да дүртәр-бишәр төпме алмагач кайтарып булмасмы, димәкче идем… Юкса ике-өч кешедә генә бит бездә бакча… Бер уйлаганда, малайларны гаепләп тә булмый. Һәркемнең үзендә булса, ул арада колхозныкы үсеп җитәр… Юкса, әйтәм ич, ничәмә еллар инде җәфа чигәм. Саклап кына бетереп буламыни…

– Әйбәт тәкъдим бу, Һичшиксез, ул мәсьәләне дә хәл итәргә тырышырбыз. Хөсәен абзый тамак кырыр өчен генә учына йөткергәләп куйды.

– Хәл итәргә кирәк, парин, юкса, әйтәм ич… – Һәм кинәт сабыйларча бер оялчанлык белән елмаеп әйтте: – Бөтен авылыбызның бакчага күмелеп утыруы хәтта төшләремә керә минем, парин…

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас