Чәчмә әсәр
25 Июля , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (12)

– Аңлап була аларны да. Акча кирәктер. Икесенең дә баласы укып чыга. Укытучыларга акчаны аен-айга бирә башладылар хәзер. Кемнең бушка эшләп йөрисе килсен инде… Әнә комбайнчы Ринат та Cебергә чыгып китте.Рәис кабинетында тынлык урнашты.– Аз гына түзәргә кирәк. Акча булачак. Менә чәчүне уздырып, бурычларны түләп бетереп булса… Сыер фермаларын ремонтлап аласы бар. Быел да калдырсак, маллардан язабыз.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (12)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (12)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (12)

(Дәвамы.)

– Нишләтим, Ләйсән? Өшидер инде, елый…
– Сумкадан спирт ал, Тәгълимә апа, тәнен чистарт, – үзе дә
тик кенә хәл җыеп яталмады, үрелеп сумкасын бутады. – Китер
әле мондарак.
– Уф, Ходаем, нишләтәсең ул? – дип аптырады Ләйсәннең
оста хәрәкәтләр белән сабыеның борынына, күзләренә дару салуын күзәткән Тәгълимә.
– Чистартам. Булдымы? Искеләрне мич башына элгән идем.
Ничек булдыраласың, шулай төр дә куй, Тәгълимә апа!
Тәгълимә өйнең түр ягына чыгып, баланы төрде. Сак кына
кочагына кысып тын калды. Күңеле тулды. Хисләренә бирелеп,
күзләрен йомды. Тиз генә яшьләрен сөртеп алды.
– Я, елама, кызым, хәзер җылытам үзеңне! Өшетмим, я, я!
Хәзер җылытам кызымны!
Ул арада кече яктан Ләйсәннең тагын ыңгырашып көчәнгәне ишетелде. Бераздан ул үзе дә стенага таяна-таяна түр якка чыкты. Дәваханәгә алып барырга әзерләгән сумкасыннан халатын алып, канланган өс киемнәрен алыштырды.
– Ятмый булмый, Тәгълимә апа. Сиңа җыештырырга калдырдым инде, ачуланма, яме?!
– Ачулана буламмы соң инде? Нәрсә сөйлисең?!
Тәгълимә баланы әнисенә бирде. Үзе йөгереп урын җәйде,
Ләйсәнне яткырды.
– Булаттан өченче кызының сөенчесен алып кер инде,
Тәгълимә апа.
– Хәзер, хәзер, – дип пышылдады карт укытучы. Үзе наз
тулы якты карашын баладан алалмый, карават яныннан китәлми газапланды.
Булат та, аның белән бергә кызлары да сөенче алырга чыккан
Тәгълимәне узып, «ура!» кычкырып өйгә керделәр. Аларның
артларыннан Тәгълимәнең:
– Чишенегез! Җылыныгыз башта! – дип кычкырганы ишетелде.
Аяк очларына гына басып башта карават янына әти кеше
килде. Хатынын үпте дә аның кочагында йоклаган сабыйның
йөзен үрелеп карады.
– Бу кызың үзеңә охшаган, Булат. Копия! – дип елмайды хатыны.
– Ярар инде, гел шулай юатасың. Ташла шул гадәтеңне, – дип
елмайды әти кеше. – Үзең әйбәтсеңме?
– Әйбәтмен.
– Бульдозер тавышы ишетелә. Юлны ачалар, ахры.
– Бүген үк барырга булыр инде, тиргәрләр.
– Фельдшер башың белән өйдә бала табып килгәнсең, дип,
әле дә эләкми калмас, – дип көлде ир.
– Эләксә, эләгә инде. Кызларны чакырасыңмы, әтисе?
Булат сикереп торды. Түр якка чыгарга аптырап, ишек яңагына сөялеп торган кызларын җитәкләп әниләре янына алып килде.
– Балалар! Менә әниегез сезгә сеңелегезне алып кайткан, –
дип сүз башлаган иде, өлкәнрәге аны:
– Ничек алып кайткан? Ул безне киендергәннән соң өйдән
чыкмады бит! – дип бүлдерде. Үзенең кашлары җыерылган,
карашы җитди. Булат азга гына ык-мык килеп торды да, тавышына ныклык чыгарып:
– Сез бит чана шудыгыз! Күрми калгансыз, значит! – диде.
– Алдашасың син! Син бит үзең малай алып кайтабыз дигән
идең! Тәгълимә әби кыз диде!
– Малайга аз гына акча җитмәде бит, кызым. Акча әле өй
төзергә кирәк. Яңа өйгә чыккач, малай алабыз. Чынлап әйтәм
мин сиңа, ышанасыңмы?
Кызлар шым гына бер-берсенә караштылар.
– Яле, таныштырам сеңелегез белән, – ир зур кызын янынарак тартып, кочаклап алды. – Бу – безнең олы кызыбыз Сәрия.
Ул бик уңган кыз. Алдагы көзгә мәктәпкә бара. Укырга өйрәнгән
дә инде. Әнисенә савыт-саба юышырга булыша башлады ул хәзер.
Ир икенче кызын үзенең янына тартып китерде.
– Монысы – безнең уртанчы кызыбыз була инде хәзер.
Зәлия исемле ул. Аның курчаклары бик күп. Сеңелесенә жәлләмәс, уйнарга биреп тә торыр әле ул…
– Бирмим! – диде кызчык, каш астыннан гына карап. –
Үзенә алырсыз әле!
Өлкәннәр үзара карашып көлештеләр.
– Аның исеме ничек соң? – дип сорады, караватка менеп,
сеңелесен күзәткән Сәрия.
Ләйсән башта иренә, аннары үзләрен читтән күзәтеп торган
Тәгълимә апасына карады.
– Исемне кызымның Кендек әбисе әйтә инде. Әйме, әтисе?!
– Кызга исем әзерләмәдем. Давай выручай, Тәгълимә апа! –
дип шаярды Булат.
Карт укытучы югалып калды. Бу көтелмәгән сорауга ничек
җавап бирергә белмәде. Дулкынлануы йөзенә чыкты.
– Теге вакытта сөйләшеп утырганда әйткән идегез бит, Тәгълимә апа.
– Рәмилә дипме?
– Әйе.
– Рәмилә дип кушарга ризасызмы соң?
– Ләйсән риза бит. Димәк, без дә риза! – Булат урыныннан
кузгалды. – Мин әниләргә сөенчене әйтеп киләм, яме, Ләйсән?!
– Бар. Акыллы йөре, Булат, кара аны! Бүген безне дәваханәгә
илтәсең барын онытма!
– Онытмыйм! Тәртип, әнисе!–Булат, хатынын, аннары аның
кочагындагы кечкенә кызын үбеп, ашыгып чыгып китте.


11
Кыш – авыл өчен йокы вакыты. Иртә-кич абзарында булган
малын карап, яуса, карын көрәп өенә керә дә, плитәсенә җәй
әзерләгән коры утынын ташлап, мичендә эчәк бәлешен пешереп,
беленен каз маена манып, ит шулпасына кайнатып кына ит
пилмәне ашап, җайлап кына ял итә халык. Каз өмәләреннән соң
эре мал сугымына йөрешәләр, тук табыннар Яңа ел бәйрәмнәренә
тоташа. Сирәк кояшы ялыктырса да, җил-бураннар ыжгырып,
юлларны кар көртләре басып, дөньялары томаланып калгач, кыш
караңгылыгы бетмәс кебек тоелса да, тиз үтә бу рәхәт вакыт. Кара
җир күренүгә эш арта. Җиңне сызганырга, җиргә иелергә туры
килә. Кара җир ачылуга көздән карга күмелеп онытылган, онытып
торырга тырышкан проблемалар да алга килеп баса. Кайда чүп
түгелмәгән, киртә ауган, агачлар тамыр алмаган, җир казылмаган,
тирес өелмәгән… Кайда басулар сөрелми калган, салам өелмәгән,
техника ватык килеш утырып калган, җәйләүләрнең кардалары
ремонтланмаган… Көздә җитешмәгән, кул җитмәгән эшләрне
язгы сулар агызып алып китми, ишәйтә генә.
– Иптәшләр! Идарә утырышының көн үзәгендә ике мәсьәлә, – дип сүзен башлады, ике кулы белән өстәл читенә таянып, урындыгыннан авыр гына күтәрелгән Вилдан Яруллович. Вакытыннан алда агарган чәчләре күптән парикмахер кайчысын күрмәгән, салынып төшкән иңнәрендә эленеп торган пинжәге таушалып, бөгәрләнеп беткән. Йөзендә бер нур әсәре дә юк. – Ике
мәсьәлә, иптәшләр: агроном белән инженерның тәртибе, ягъни
укытучы булып мәктәпкә күчүләре, һәм икенчесе – быелгы язда чәчү мәйданы.
– Вилдан Яруллович! Тәртибе димәсәгез дә ярар иде. Бөтенләй бетереп ташлыйсыз түгелме соң? – дип, рәискә каршы төште Гайнуллин.
– Ния яклап маташасың син аларны, Гайнуллин? Әллә үзеңнең дә мәктәпкә китәргә исәбең бармы? Бәлки, аларны колхозны
ташларга котыртучы да синдер? Тәртибе дими, чәчүгә килеп
терәлгән чакта эштән качканнар турында тагын нәрсә диясең?
Вилдан Ярулловичның «кызган мунча ташына» салкын суны бу юлы помпотех Рафикъ сипте:
– Аңлап була аларны да. Акча кирәктер. Икесенең дә баласы
укып чыга. Укытучыларга акчаны аен-айга бирә башладылар хәзер. Кемнең бушка эшләп йөрисе килсен инде… Әнә комбайнчы Ринат та Cебергә чыгып китте.
Рәис кабинетында тынлык урнашты.
– Аз гына түзәргә кирәк. Акча булачак. Менә чәчүне уздырып, бурычларны түләп бетереп булса… Сыер фермаларын ремонтлап аласы бар. Быел да калдырсак, маллардан язабыз. Карап
торганыбыз шул сөт бит… Аннары эш хакын акчалата түләп булачак, – Вилдан Яруллович, алдагы эшләрне санаган саен идарә
әгъзаларының йөзләрендә өметсезлек арта барганын тойды. Алар
бу сүзләрне күп тапкыр ишеткән, аларны бу сүзләр белән дәртләндереп булырлык түгел иде. Рәиснең арыганлыгын тавышыннан, кыланышыннан сизде авылдашлары. Йөрәгендә көннән-көн
тирәнрәк тамыр җәйгән өметсезлекне йолкып алалмый газаплана, үз сүзләренең дөреслегенә, уйларын тормышка ашырып буласына үзе ышанмагач, кешеләрне дә ышандыра алмаячагын яхшы
аңлый иде карт рәис.
Тагын бераз тын торды. Чынында, агроном белән инженерга
түгел, үзенә ачулы иде ул. Үзеннән үзе канәгатьсез иде. Тормыш
дилбегәсе кулыннан ычкынуын күңеле белән күптән аңлады,
акылы белән генә кабул итәргә теләмәде. «Саклап калып булмас,
ахры. Булдыралмадым…» Бүген моны танымый Вилданның
чарасы юк иде.
– Рафикъ! Инженер йөген тартырсың ич?
– Тартмаслык нәрсәсе бар инде, Вилдан Яруллович? Запчасть
эзләп йөрерлек акча юк барыбер. Өлфәтнең тракторын кузгатып
булмас быел, ремонтларлык түгел. Былтыр ватылган ике комбайн-
ның да «өчен» укыттык дисәк тә була. Тартмаслык нәрсәсе бар,
йөге калмагач аның...
Рафикъның холкы шулай: эшләми дә түгел, кушканны үти,
әмма юкка-барга көйми, тирәнгә төшеп уйланып бармый.
Җиңел-җилпе сөйләнүе өчен өнәп бетермәсә дә, техниканы белгәч, сүз дәшми аңа Вилдан Яруллович.
– Ринатның тракторына алмашы бар инде, комбайнын кемгә
бирербез шул?
– Бирмибез беркемгә дә! – Рәиснең сүнгән карашы бер
мизгелгә генә кабынып куйды. Аннары юк сүз сөйләвен аңлады
булса кирәк:
– Кайтмас микәнни? – дип өстәде дә читкә, тәрәзәгә табан
карады.
Идарә әгъзаларының берсе дә юатырга ашыкмады аны.
– Быел җирләрне бетереп чәчеп булмас. Ягулык та җитмәячәк. Көч тә чамалы. Кала күле басуын ташларга калыр, – дип уйларын кычкырып әйтте дә, хезмәттәшләренә сынап карады
Вилдан Яруллович.
– Юк! – дип кинәт тавыш бирде әлегә кадәр эндәшми генә
утырган Фәтхи. – Нигә Кала күле басуын? Башка җирне калдырып торыйк.
– Кала күле басуына бару өчен елның елында Вакбалык елгасы аша чыгалмый интегәбез бит. Күпер салсаң, үзенә зур расход.
Андагы баткакның кипкәнен көтеп тә соңга калына, – рәиснең
дәлилләре җитди иде.
– Шул чыгымнарның барысын да басу аклый бит. Уңышы
яхшы була, бер елны да оттырганы юк. Кала күле басуын ташлауга
мин каршы, – дип, Фәтхи үз фикерен якларга тырышты.
– Белмим…
– РТСтан трактор сорап торыйк, отказ итмәсләр әле.
– Тракторларын яңа гына алып киткәннәр, саталар, имеш,
ди, – Рафикъ яңалыгы белән Фәтхигә каршы төште.
– Монда, филиалда булмаса, МТСтан сорап кайтартырбыз!
МТС хәтле МТСта трактор бетмәс! – Фәтхи аның саен кызды.
– Соң ничек аңлатырга сезгә, ә?! Акча түли алмый, диләр,
МТС та. Таралып бетеп бара бит инде, кыш буена эшсез утырдылар. Егетләр берәм-берәм чыгып китәләр. Бер Булат йөри каңгырып, и то на голом патриотизме. Два в одном: үзе каравылчы,
үзе слесарь. Солярка-фәлән белән түләсәләр, вак-төяк ремонтны
эшләп җибәрәм, ди, – Рафикъ торып басып, кулын кулына суга-суга аңлатырга кереште. – Кара әле, малай, ышанмыйлар!
Колхозлар акча түли алмагач, МТС каян алып эш хакы бирсен?!
Безгә дә трактор бирми ул, чөнки түләмәгәнне белә!

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (12)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (12)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас