Чәчмә әсәр
24 Июля , 17:25

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Елга аръягындагы йорт. Хикәя (Башы)

Ә бакчасы, ичмасам, чыннан да, бакча икән! Ниләр генә юк монда! Ул жимешләрен көчкә генә күтәреп утырган алмагачлар, чия агачлары, ул яфрагына караганда җимеше күбрәк карлыган, кура, крыжовник куаклары, ул, «без үсәргә иренмибез» дигән кебек, түтәлләренә көчкә сыешып утыручы помидор, суган, кыяр ишеләр…

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Елга аръягындагы йорт. Хикәя (Башы)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Елга аръягындагы йорт. Хикәя (Башы)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Елга аръягындагы йорт. Хикәя (Башы)

Кашшаф, председатель булып эшли башлавының беренче көннәрендә үк, хисапчыдан хезмәт көне минимумын үтәмәүчеләрнең исемлеген сорап алды. Исемлек әллә ни зур түгел иде – барысы җиде кеше. Һәммәсенең дә диярлек сәбәпләре бар: кайсы, авырып китеп, беравык эшкә чыга алмаган, тегесе, уракка төшкәнче, тизрәк яңа өен өлгертергә йөри икән, монысына, искәрмәстән генә, ерак шәһәрдәге туганнарына барып кайтырга туры килгән… Тик исемлеккә иң соңгы кеше булып теркәлгән Хөсәен Ибәтев турында гына хисапчы искә алырдай сәбәп күрсәтә алмады.

 – Бер караганда, Хөсәен абыйны бу исемлеккә кертмәгәндә дә ярый инде аны, – диде. – Барыбер урак өстендә тутыра ул үзе. – Аннары эчке бер киная белән көлемсерәп куеп өстәде: – Законны, малай, синең белән миңа караганда яхшырак белә ул. Кыл да үткәрә алмыйсың…

Исемлектә язылганнардан Кашшафны барысына караганда да иң кызыксындырганы һәм иң нык гаҗәпкә калдырганы да нәкъ менә Хөсәен абый булды. Кулында чалгы-сәнәкнең ничек сокланырлык уйнап торуын әйтеп тә торасы юк, мич чыгару дисеңме, тимер-калай эшеме, мичкә-кисмәк ясау дисеңме, кыскасы, ни тотса, кулыннан шул килүче Хөсәен абый кинәт – менә сиңа мә! – иң ялкаулар, хөрәсәннәр исемлегендә. Кара инде, авылдашларымны яхшы беләм дип йөр син. Әле менә киләчәк турында уйлаганда, перспектив план төзегәндә, бу эшкә буразнада аунап үскән чын игенче ирләрне, алтын куллы абзыйларны тартырга кирәк булыр дип, авылдашларын берәм-берәм күз алдыннан кичергән чакта, бармагын иң беренче шушы Хөсәен абзый исәбенә бөккән иде бит… Кеше күңеле – карурман, диләр. Ул карурманда бик тиз адашуың да бар…

…Менә ул – елга аръягындагы аулак урамда урнашкан йорт. Бик пөхтәләп эшләнгән, биек булмаган төзек рәшәткә белән әйләндерелеп алынган. Түбәсез гади, таза капка. Урам буйлап яшь тупыл агачлары тезелеп киткән. Шундый ук агачлар кайчандыр урамның буеннан-буена да утыртылган булган, ләкин калган урыннарда аларның кайсы корыган, кайсы корырга йөз тоткан. Ә биредә алар күкрәп үсәләр, инде ябалдашлары бергә кушылып, юл өстенә рәхәт күләгә төшереп торалар.

Капкадан керүгә өйгә таба, өйдән абзарларга таба юлларга тигезләп таш җәелгән, калган урыннарда тубык тиңентен ямь-яшел йомшак чирәм үскән. Ул якта өсте капкачлы җыйнак кое, аннан бакчага таба тар гына улак сузыла – монысы, үзенә күрә, шундый сугару системасыдыр, күрәсең.

 

Өе алай яңадан түгел, әмма черегән бүрәнәләр бик пөхтәләп сипләнгән, тузган түбә такталары алмаштырылган. Бу якларда сирәк күренгәнчә, өйнең бакча ягында буйдан-буйга шактый иркен веранда да эшләнгән. Карасана, веранда әйләнәсенә бакча гөлләре дә утырткан ич. Чалмабаш, дәлия, үрмәле гөлләр шау чәчәк атып утыралар…

Лапас ягыннан чыш-чыш нәрсәдер струклаганмы, ышкылаганмы тавыш ишетелеп тора иде, Кашшаф туп-туры шунда таба китте. Хөсәен абзый үзе икән. Кашшаф зур гәүдәсе белән лапас ишеген күләгәләүгә, ялт итеп борылып карады. Бу вакытта аның шулай эшли торган әйберен күкрәге белән каплый төшеп, бик җәһәт муенын боруы, кысынкырак күзләренең тынычсыз карап куюы урман куелыгында тыныч кына утлап йөргән олы пошиның кинәт өркүенә охшап китте. Әмма бу сагаю шулай күз ачып йомган арада чагылып кына үтте. Хөсәен абзый, гәүдәсен турайтып, ашыкмыйча гына ышкысын читкәрәк алып куйды да, алъяпкыч итәгенә кунган вак йомычка чүбен каккалый-каккалый, Кашшафка каршы атлады. Бөтен чырае үз итеп, әмма абруй саклаган тыйнак елмаю белән яктырып китте.

– Иһи-һи-и, Кашшаф энем, син ич бу, – диде, егетнең кулын кендек тимередәй бармаклары белән чытырдатып кысып куйды. –Ничек болай килеп чыгар иттең? Әйдүк, парин, әйдүк. Өйгә рәхим ит.

– Өйгә кереп тормам, – диде Кашшаф. Үзе ике-өч ел буе күрешмәгән авылдашын бер дә тартынмыйча баштанаяк күзәтә иде. Карачы, ул вакыттан бирле бер генә дә үзгәрмәгән бу. Шул ук астанрак кына текәлүче салмак кыю караш, шул ук борын астында гына калдырылган кечкенә сары мыек, тазалык ташып тормаса да, әле һич тә алҗу әсәре сизелмәгән, күз кырыйлары гына җыерчыклы нык чырай…

– Бер дә бирешмисең син, Хөсәен абзый, ә? Картлар әйтмешли, күз генә тимәсен.

Хөсәен абзый җиңелчә генә көрсенеп куйды.

– Әй, куйчы, ниткән бирешмәгән ди. Илледән ашкач, сөйләмә инде син. Болай гына селкенеп йөргәч тә… Кичләрен сөяк-санакның сызлавына чыдар хәл юк, парин. Күкрәктән су тулы окопларда ятуның шаукымы калмаган дисеңмени син? Кая инде ул безгә…

Кашшаф туп-туры эчкәрәк үтеп, шунда верстак өстендәге улаклабрак шомартылган агачларны караштыра башлады.

– Кисмәкме дим ясап ятасың? Кулың бер дә тик тормый үзеңнең.

– Ясап ятасың дип, син теге… Үземә ул. Итекченең итеге юк дигәндәй, үземнең ни мунчага, ни өйгә бер юньлерәк кисмәгем калмаган… Син теге, әллә… – Ул, ни әйтергә белмичәрәк, бераз тотлыгыбрак торды да, кинәт ярсулы бер сукрану белән ялгап алып китте: – Анысы, ясап ятсаң да зыян итмәс иде лә. Әнә бура абзар беткән, мунчаны ремонтлыйсым бар… Ясап ятсаң, анлык юнәтергә дә булыр иде. Вакыт тиямени ул андыйга…

– Табелеңә караганда, алай бик вакыт тимәслеккә охшамый әле синең, – диде Кашшаф, йорт хуҗасына әйләнеп карамыйча гына.

Хөсәен абзый ашыга-ашыга верстак өстендәге коралларны җыештыра башлады, аларны каршыдагы шкафка урнаштырып бетергәч, кинәт, бөтенләй яктырып, Кашшафка борылды.

– Карале, нигә өйгә кермибез соң әле без? Чит кеше кебек… Әйдә, булмаса, бакчага кереп утырабыз. Җиләкләр өлгереп килә.

Бакчага үтешли, пружиналы тар ишек шап итеп Кашшафның аркасына кундырып калды.

Ә бакчасы, ичмасам, чыннан да, бакча икән! Ниләр генә юк монда! Ул жимешләрен көчкә генә күтәреп утырган алмагачлар, чия агачлары, ул яфрагына караганда җимеше күбрәк карлыган, кура, крыжовник куаклары, ул, «без үсәргә иренмибез» дигән кебек, түтәлләренә көчкә сыешып утыручы помидор, суган, кыяр ишеләр…

– Ай-яй, бакча шәп икән синең! Да-а… Чыннан да! – дип соклану белән әйтеп җибәрүен Кашшаф үзе дә сизми калды.

Хөсәен абзыйның: «Ни әйтер икән бу?» – дип, йотылырдай булып Кашшафка текәлгән сынаулы күзләре чын канәгатьләнү белән балкып киттеләр.

– Бөтен куанычыбыз, карап торган байлыгыбыз шушы инде, парин. Теге вакытларда, агач төбе саен налог сала башлагач, йөрәгем ярсып китеп, берәм-берәм чабып ыргытырга да уйлап бетергән идем дә… Ярый әле, юләрләнеп, харап итеп ташламаганмын… Җир ул, парин, кадерен белеп кенә күңелен күреп торсаң, уңган хатын белән бер, игелеген күрсәткәннән-күрсәтә…

Ул, үтә дә җанланып, һәр агач, һәр куак төбе саен, һәр түтәл саен тукталып сөйли-сөйли, Кашшафка үзенең бакчасын күрсәтеп йөрергә тотынды.

– Менә монысы «бельфлер-китайка» дигән алма инде. Мичурин үзе чыгарган сорт. Бер-берсе куш йодрык кадәр була аның, үзе, язга кадәр сакласаң да, бакчадан гына өзеп алгандай, свежий тора… Монысы үзебезнең әнис… Ә кыяр әнә өлгерде инде минем. «Муром» сорты, шулай иртә өлгерә торган. Кыш өчен тозлап куярга бик әйбәт. Монысы болгар суганы. Борчак кебек орлыктан шалканнан да зуррак булып үсә. Кышка сакларга болай чыдам түгел, әмма базар өчен менә дигән. Эрелегенә, матурлыгына кызыгып, кырылып ала халык… Ә менә монда үзенә күрә теплица минем. Помидор кешенекенә караганда бер ай алдан өлгерә. Монысы теге редиска түтәлләре. Җәенә биш-алты тапкыр уңыш алам. Шәһәр халкы үлә бит аңа…

– Ә бәрәңге бакчаң кайда соң синең? – диде Кашшаф, инде аргы очка килеп җитәрәк. Хөсәен абзый, арырак барып, бер өй урыны кадәр генә бәрәңге җирен күрсәтте.

– Менә бөтен бәрәңге шушында. Әмма шушы җир дә миңа кайберәүләрнең басу кадәр бакчалары биргән уңышны бирә. Һич арттырусыз менәтерә! Эш җирнең зурлыгындамыни, тәрбия кирәк, парин, тәрбия!.. Шушыннан алган бәрәңге белән үзебез дә тук, мал-туар да гарык безнең…

– Сыер бармы әле синең?

– Сыер юк, сарык-кәҗә дә кош-корт. Аннары, менә кроликлар аерым. Анысы малайларга юаныч. Сыер туйдырып җәфа чиккәнче, шул вак туар белән дә ит-майга аптыраган юк минем. Аларга гына шушы бакчадан алган курмы да җитеп бара.

– Да-а, – дип сузды Кашшаф. Аның бая бакчага килеп керү белән туган соклану хисе, белмим, нигәдер китекләнә бара иде…

Хөсәен абзый аның саен җанланыбрак сөйләнә бирде:

– Әйтәм ич, җирнең кадерен белеп кенә, күңелен күреп кенә торсаң, бирмәгән байлыгы юк аның җирнең. Менә бу рәшәткә буйларын гына ал. Кешенең койма буен тигәнәк тә, кычыткан баса, ничек арынырга белмиләр. Ә мин рәшәткә буйларына кукуруз төртеп чыктым. Чәкәннәре дә тулышып өлгерә, бакчага да ышык. Күрәсең бит, ничек котырып үсә, урман полосасымыни! Ә алмагач, чия араларына клевер, вика чәчтем. Түтәл араларында да клевер. Кабат-кабат чабып, олаулап печән җыеп алам. Чаба торам, үсә тора… Әйтәм ич, байлык бирмәгән уч төбе кадәр дә җир юк минем…

Кашшафның күңелендә сәбәбен үзе дә белмәстән туып килүче әлеге ямьсез хис нигәдер һаман үсә, көчәя бара иде. Чыннан да, нәрсә соң әле бу? Кулыннан ни тотса, шул эш килүче зирәк акыллы бер колхозчы үз хуҗалыгын шулай оста итеп, бәрәкәтле итеп, китапчалап әйткәндә, рациональ итеп оештыра алган икән, моның ни гаебе бар да, ни әшәкелеге бар? Эшли дә белә, яши дә белә, димәк.

Ләкин күңел нигәдер канәгать түгел иде. Көтмәгәндә генә бу сәер хис кинәт өскә калкып чыкты.

Кашшаф, рәшәткә буендагы киң яфраклы көр кукуруз сабакларын карап йөргәндә, бакча артындагы әрем, алабута басып бетергән бер ишегалды кадәр кысыр яткан җиргә игътибар итте. Арырактагы ермакка ялганып киткән бу җирдә кайчандыр яшелчә бакчасы булган, түтәл эзләре сизелеп тора иде.

– Ә бу нинди җир соң? Ташландык ята?

Хөсәен абзый ул якка таба бөтенләй әйләнеп тә карамыйча гына әйтеп куйды:

– Кайчандыр минеке иде. Хәзер берәүнеке дә түгел… То есть, колхозныкы була инде.

– Ничек инде ул алай?

– Ничек дип… Теге елларны: «Хөсәен абзый, синең бакчаң устав нормасыннан арта, агачларың-ниең белән кисеп алабыз», – дип, бик канны корыта башлагач, тоттым да, нәкъ егерме биш сотыйга гына калдырып, рәшәткәмне күчердем дә куйдым… Җаным тыныч хәзер. Әйтәм ич, шунысы да бик җиткән миңа…

– Кызык! – диде Кашшаф, бу сүзне көчкә тыюлы ярсу белән өздереп әйтте һәм шундагы, бер кулыңны сузсаң, алма өзеп алырлык, икенче кулың белән чия чүпләрлек итеп, агачлар арасындагы күләгәгә бик җайлап ясап куелган терәкле эскәмиягә барып утырды. Изүен чишеп җибәреп, зур кулъяулыгы белән тирләгән муенын, битен сөртеп алды. – Хөсәен абзый!

– Әү!

– Җирнең кадерен белергә кирәк, дисең син менә. Ә үзең соң кадерен беләсең микән? Хөсәен абзый, ялт итеп, астан гына Кашшафка карап куйды. Бу карашта, нәкъ баягыча, өреккән поши кыяфәте чагылып китте.

– Беләм инде, менә бу бакча артындагы кысыр җирне әйтмәкче буласың син, – диде ул. Менә ул алмагач төбенә чүгәләде дә андагы майлы талкан кебек таралып торган, үзе сөрмәдәй кап-кара балчыкны зур кулы белән нәни бала башын иркәләп сыйпагандай сыпырырга тотынды; җавапны әнә шулай тук балчык арасыннан эзләгәндәй, беразга сүзсез калды.

– Әй, пари-ин, - диде аннары, авыр гына сулап, – бездәге вәйран маллар, әрәм җирләр әнә шул ашъяулык кадәр генә булса иде әгәр…

Кашшаф, урыныннан торып, Хөсәен абзый янына, алмагач төбенә килеп чүгәләде.

– Мәсәлән, тагын кайда?

– Атлаган саен ул бездә, парин… Әнә минем бакча артыннан чыгып, бераз гына тау астын әйлән. Һәркемнең бәрәңге бакчасы артындагы минеке кебек калдык-постык буш җирләрне дә кушып, менә дигән алма бакчасы ясарга була бит анда. Үзе кояшка каршы, үзенең балчыгы нәкъ алмагач үсә торган… Аннары әнә фермалар артындагы тиреслекне генә ал. Андагы черемә үзе генә дә никадәре җирне ашларга җитә, урынына тагын ни чәчсәң, шул уңачак… Әй-й, туган, болар гынамы соң?.. Болары әле аның, әйтергә кирәк, вак-төяк кенә…

– Ә зурысы, зурысы?

– Зурысы?… Безнең колхозның җире күпме әле? Ике мең гектардан арта бугай.

– Болынлык-көтүлекләрне дә кушсаң, өч меңгә җитә яза.

– Менә! Зур бер диңгез кадәр бит. Ә шуннан, дөресен генә әйткәндә, пычагым да файдалана белмибез бит без. Ачуым килмәгәе, үз байлыгыбызга үзебез утырып т…быз.

– Да-а… Җирдән һич тә җитәрлек файдаланмыйбыз. Дөрес.

– Кайда инде җитәрлек булсын! Гектардан җиде-сигез центнер, кай елларны аннан да кимрәк җыеп алабыз. Уңышмыни ул! Нәрсә инде, җирне рәнҗетү генә ич бу! Аннары, уңамы-уңмыймы, җыен гәрчис-турнипс дисеңме, әллә ниткән, теге… чумизалар дисеңме чәчеп, күпме җирне әрәм итәбез. Ул план-план дигәндә, крәстияннең борын-борыннан килгән кара исәбен дә чуттан төшереп калдырырга ярамый: кайсы елны кайсы басуда нәрсә чәчсәң, ничегрәк уңар да, кайсысы доходны күбрәк бирер?.. Әй, парин, әйтмә инде!..

Кашшафның күңеле, бая Хөсәен абзыйның шау бакчасы янында ук, юри мыскыл иткәндәй, катып беткән кысыр җирне күрү белән үзгәреп, менә-менә ташырдай булып ярсый башлаган иде. Әңгәмә мондыйга кереп китү белән, Кашшаф бу кешегә карата ничектер кинәт йомшарып китте.

– Ә бит, Хөсәен абзый, колхозыбызның барлык җир мәйданын, үзең әйтмешли, байлык бирмәгән уч төбе кадәресен дә калдырмыйча, чын байлык-хәзинә базы итеп әверелдерү үзебезнең кулда, – диде ул һәм, чын ихластан бирелеп, колхозларда планлаштыру эшенең яңа тәртибе турында, колхозның перспектив планын төзүдә менә сиңа да, миңа да баш ватарга кирәклеге турында, үзенең миллионер «Восход» колхозында булуы, аларның байлыкка нәкъ менә җирдән оста файдалану аркасында ирешүләре турында кызып сөйләп китте…

Хөсәен абзый, һаман да шулай алмагач төбен сыйпаштырып, андагы кечкенә генә чүп үләннәрен дә йолкып ыргыта-ыргыта, башын күтәрмичә генә тыңлый, ара-тирә: «Кара син, ә!.. Менә бит!» – дип сүз белән әйтәме, әллә әдәп өчен генә баш кагып, Кашшафның сүзләрен колак артына җибәреп утырамы – әйтүе кыен иде…

Хәер, Кашшаф аңа-моңа игътибар итеп маташмый, дөньясын онытып, һаман сөйли дә сөйли иде.

– Менә шулай, Хөсәен абзый, барысы да үзебездән тора, – дип, ул шап итеп Хөсәен абзыйның иңбашына сугып куйды. – Ә сине колхозыбызның баш бакчачысы итеп куярбыз. Сиңа нәкъ кулай эш инде. Үзең беләсең ич, бакча эшен теләсә кем булдыра алмый аны…

– Анысы һәвәслек кирәк инде, дөрес…

– Әйтәм ич, сиңа нәкъ кулай эш инде, Хөсәен абзый.

– Кулай дип… Түлке сез чыннан да баш итеп куя күрмәгез тагын.

– Менә сиңа кирәк булса! Нәкъ баш итеп кую турында сүз бара да.

– Юк, юк, кирәкмәс… Кулымнан килгәнчә ярдәмемне кызганмам анысы, әмма… Баш итеп куймагыз. Кирәкмәс.

– Их, Хөсәен абзый, менә шулай гомуми эшкә көчебезне үлчәп кенә тамызганга күрә дә бармый инде безнең эш.

– Үлчәп кенә дип… – Хөсәен абзый, кесәсеннән янчыгын чыгарып, бик хасиятләп тәмәке төрергә тотынды. Көйрәтеп җибәреп, яңакларын йодрык сыярлык итеп куышлый-куышлый берничә суыргач, һаман да Кашшафның күзләренә күтәрелеп карамаска тырышып кына дәвам итте: – Бар иде ул, парин, көчне аямыйча, көнне-төнне белмичә эшләгән чаклар… Эшли дә идек, ала да идек шул ук елларны… Хәзер нәрсә… Ничә ел бит инде… «Тукта, быел елы килмәде инде аның», – дисең… Аның икенче елына: «Быел колхозда тәртип ягы чуалыбрак китте шул, моңа чик куелыр, куелмый калмас», – дип күңелне юатасың… Аннары, тагын… һаман-һаман шулай син дигәнчә булмагач, парин, ни генә әйтмә… – Хөсәен абзый тәмәкесен каты итеп җиргә ташлады да, кинәт башын күтәреп, туп-туры Кашшафның күзләренә карады. – Ә минем җилкәдә нәкъ җиде җан, парин, сигезенчегә йөз яшькә җитеп килүче әни карчык…

 

(Ахыры бар)

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас