Чәчмә әсәр
24 Июля , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (11)

– Өченчегә кыз булса, яратмассыңмы? – Ничек инде? Яратмаган бар, диярсең. Обижаешь, хатын… – Булат, авырсулап, хатынын кочаклап алды. – Ох, әнкәсе! Сине кочакларга кул җитми монда!

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (11)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (11)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (11)

(Дәвамы.)


– Ят, арыгансың. Чак басып торасың, ахры. – Ләйсән иренә
урын салып бирде. – Урманда агачларың калмады ич инде, әйме?
Кайтарып бетердегез ич?
– Бетте, бетте. Шул буран котырмаган булса, якты белән кайта идек. Юлларны күмгән. Трактор тарталмый. Йөкнең яртысын
ычкындырып калдырып, яңадан барып алдык, – Булат, диван
читенә утырып, киемнәрен салырга кереште.
– Кая чишенәсең? Ызбада – җил, аша йөри. Юньләп ягып та
булмады, морҗада җил уйный, тартмый плитә. Чишенмә, димен.
– Өшемим мин, градус әйбәт бит. Киенеп ят, чирләсәм, әзер
бул, дисеңдер инде. Кил әле, үзе белән сөйләшеп алыйк, – Ир, хатынын үзенә табан тартып, корсагына колагын терәде. – Алло-о?!
Нәрсә уйлап ятасың анда? Юлга чыгарга уйламыйсыңмы?
– Бер атна элек туарга тиеш иде, ну, түзде инде бу бала.
– Малайдыр ул, Ләйсән. Малай кеше әтисенең диләнкә кисеп биләнкә булып йөргәнен аңларга тиеш бит инде, – ирнең
арык йөзе өмет тулы елмаю белән балкыды. Хатынына күтәрелеп карады.
– Өченчегә кыз булса, яратмассыңмы?
– Ничек инде? Яратмаган бар, диярсең. Обижаешь, хатын… – Булат, авырсулап, хатынын кочаклап алды. – Ох, әнкәсе!
Сине кочакларга кул җитми монда!
– Кысма, кысма! Әйттем, теге алтмышлы көмешкәне тракторчыларга эчер, үзең эчмә, дип! Башыңа китте, ахры! – Ләйсән
иренең кулларын көч-хәлгә ычкындырып, үзен ястык өстенә
аударды. Утны сүндереп, янына ятты, борыны гына чыгып калырлык итеп юрганга төренде. – Син алтмыш градуслы да бит, мин өшим әллә нәрсә...
– Иртәнгә кадәр генә түз инде, Ләйсүк, яме?! Зинһар, бүген
чирләмә… –дип, Булат хатынының тулган корсагы өстенә кулын
куйды. Озак та үтмәде, йоклап китте.
«Мин түзәрмен ул. Бала түзсә…» «Бүген» әллә кайчан булган
иде инде, сәгать төнге өч. Тышта буран ыжгыра. Йоклый алмады
Ләйсән, әле уң, әле сул ягына борылып ятып карады, пошаланды.
Бервакытны өенең суыклыгын да сизми башлады хәтта, тын
җитмәүдән өстен ачып ташлады. Таштай каткан корсагын сыйпый-сыйпый озак үрсәләнде хатын. Кисүе юк әлегә, үзе – авыл
фельдшеры, анысын гына анык белә. Аптырагач, торырга булды.
Изрәп йоклаган иренең юрганын җайлады. Аягына – иске пимасын, өстенә җылы кофтасын эләктереп өйнең бәләкәй ягына чыкты. Сызлап кына авырткан билләренә, янбашларына, эченә
җиңелчә массаж ясап, мич авызы янында озак кына басып торды.
Эчәсе килмәсә дә, чәй куйган булды. Тәрәзәне урталай бүлеп
тартылган җепкә эленгән кыска ак чаршауны тартып, туңган
пыяланы өреп эретте дә, яңадан боз капларга гына торган бәләкәй тишектән тышны күзәтте. Күңеле болганып, битләре кызышканнан салкын пыяла бер дигән дәва иде. «Буран тынган, ахры.
Юллар гына нәрсә хәлдер инде?» Әлегә кисү башланмаса да, бүгеннән калмый баласын табачагын яхшы аңлый иде Ләйсән.
Юлларны трактор ачканчы түзеп булуы гына чамалы. Шулай да
азрак кына сабыр итәргә булды. Дәваханәгә бер барып эләксәң,
кисүләвеңне көтеп ятулары мең газап. Өйдә калган балаларны,
ирне, сыерны уйлата. «Буранга гына үрсәләнгәнмендер, бәлки. Йокласын әле…»
Көз озын килде, озак кар төшми интектерде быел. Декабрьнең
уннары узгач, буран арты буран булып, көзге пычракларны тиз
оныттырды үзе тагын. Кышын бөтенләй урманга кереп булмас
дип, Булат өй бурасына ниятләп алган диләнкәсен кисәргә булды.
Усакларны аударып, буынлап, урман эченнән чыгарып, бакча
артларына ташу эшләре ун көнгә сузылды. Үзенең куллары алтын
Булатның: оста слесарь да ул, сварщик та. Авылдагы башка авыр
эшкә дә батыр. Үзеннән ярдәм күргән ир-ат бер дәшү белән йөгереп килде эшенә. Вилдан Яруллович тракторын бирде, МТС солярка белән булышты. Бик дәртләнеп башлаган иде Булат диләнкә
кисәргә. «Язын бурасам, көзгә, бәлки, өйнең фундаментын салып
калдырырга булыр иде. Икенче елга күтәреп башын ябу хәстәрен
күрер идек», – дип, һәр төнне йоклап китәр алдыннан үзенчә
планнар корды. Ләкин тормыш син дигәнчә генә барамыни әле
ул?! Алга барам дигәндә, артын китереп куя бит. Агачларны аударган саен күңеле төшә барды ирнең. Усакларның уртасы черек, өй бурасына яраксыз иде. «Үземнең файдам тимәсә, әти аңа аз
булышканмы соң инде? Лесникны әйтәм, кеше дә түгел икән.
Карагай сорамадым ич инде. Юньле агач бүлә ала бит ул. Менә
мин үз эшемне яхшы белгән кебек, ул да кайда нинди агач үскәнен чамалыйдыр бит инде. Хәзер шул бер файдасыз диләнкә
белән «эт туны киячәкмен»: аны чистарт, лесникка тапшыр, аннары мондагы агачларны эш ит. Адәм гарьлеге! Ну, миңа да килер әле бер йомышы төшеп!» Авыл кешесе шулай үзалдына гына
әрни, кеше алдында әдәп саклый шул, үзен кимсетүченең бугазына ябышырга ашыкмый. Сабыр итә.
Алар Тургайның бер як читендәрәк урнашкан Эшчеләр урамында яшиләр. Аны урысчалатып «Рабочий урам» дип йөртәләр
авылда. 1930 нчы елларда бу якларга трактор ремонтлау станциясе
төзергә кайдадыр төрмә начальнигы булып эшләп отставкага чыккан үтә дә усал урыс кешесен китерәләр. Ләйсән аның исемен белми. РТСта слесарь булып эшләгән әтисенең дә, аның янына
килүче иптәшләренең дә теленнән «Урыс төзеткән МТМ», «Урыс
кайтарткан станоклар», «Урыс куйган тәртип» дигән сүзләрне
ишетеп үсте. Үзен бер күрмәсә дә, олыларга ияреп курку катыш
хөрмәт итте ул кешене. Бу урамны да ул төзеткән. Тип-тигез
итеп бертөсле өйләр салырга кушкан. РТС үз эшчеләренә нык
булышкан дип сөйли иде әтисе. Шуңа да бу урамда яшәүчеләр
колхозчылардан бераз өстенрәк булып күренгән. Хезмәт хакын да
алар гади колхозчыларга караганда күбрәк, иң мөһиме вакытында
алган. Элек техника да РТСта гына булган. Бәлки, укып һөнәр
алучылар аз булганга, үзләре кул белән атналар буена чәчкән,
урган басуларны бер шәптә эшкәрткәнгә күрә, корыч атлар белән
идарә итүчеләр әллә кем булып күренгәндер авыл кешесе күзенә.
Ләйсәннең дә, Булатның да әтиләре күп еллар РТСта эшләделәр. Бер урам, бер мохит балалары алар. Булат армиядән кайтып
РТСка әтисе урынына эшкә башлауга, Ләйсән укуын тәмамлап
авылга фельдшер булып урнашты. Клубка йөреп тормадылар,
ерак: елга аша чыгасы, язлы-көзле – пычрак, кышын кар көртләрен ерасы бар. Ләйсәннәрнең йорт алларындагы куш тирәк
янында очрашып, бәхетле таңнарын каршыладылар. Озакка
сузмадылар, үз урамнарында, бер өйдән бер өйгә йөрешеп туйладылар да хуҗасыз калган йортка башка чыгып яши башладылар.
«Урыс куйган» хәрби тәртип менә ничә еллар инде буыннан-буынга күчеп килә. Эшчеләр урамында яшәүче ирләр һөнәрләрен улларына өйрәтеп калдыра. Бу урам кешеләре арасында
эчеп-тузып йөрүчеләр юк, эшкә вакытында барырга, тиешен
вакытында үтәргә күнеккәннәр. Куллары эшсез торуның ни
икәнен Булаты да белми иде дә бит. Быел көз РТС хәтле РТСны
туктатып куеп, эшчеләрне «без содержания»га чыгардылар.
Соңгы ике елда эш хакы болай да кәгазьдә генә исәпләнеп баргач, башта әллә ни пошаланмаганнар иде. «Балаларны интегеп
бакчага йөртәсе булмас, эштән кайтуыма плитә ягып өйдә торырсың», – дип ирен юаткан булган иде Ләйсән...
«Җил туктады бит, нишләп тик торам соң? Плитәне ягып өйне
җылытырга кирәк», – дип мич астыннан утын алырга иелгән
хатын эченең аскы ягы кинәт сызып авыртудан хәрәкәтсез калды.
«Башланды!» Аяклары буйлап су агуын сизде. «Тизрәк Булатны
уятырга кирәк! Юл булмаса, эш харап!»
Арыган Булатны, аннары кышкылыкта рәис шоферы булып
эшләгән Фәдисне уятып, колхоз УАЗигын кабызып юлга чыкканчы яктыра башлады. Интегеп күрше авылны уздылар. Тауга
менәрлек түгел иде: буран карны шундый итеп сылаган – машина стенага барып бәрелгән кебек туктап калды.
– Кеше әйткәнне аңламагач, юлда бәбәйлисең менә хәзер.
Әле бу көртнеме: төш аумыйча да ачмаячаклар! Чыгасы түгел иде!
Әллә кайчан бальниска барып ятарга кирәк иде, фельдшер башың белән нәрсә уйладың соң? Үзең безнең хатыннарны унар
көн алдан раддумга куасың ич! Ну! Нишлибез хәзер? Сүндерәм
машинаны, болай да бензин чамалы! – Уятканнан бирле мыжыган Фәдиснең ачуы кабарганнан кабарды.
– Кире борыл. Тиз бул, Фәдис абый, яме, – дип пышылдады
ничарадан бичара арткы урындыкка бер аягы белән тезләнеп
торучы Ләйсән. – Кайтабыз. Әйдәгез тизрәк.
– Тизрәк булмый шул инде. Юл буена артка чигәргә туры
килә. Борылырга кем урын әзерләп куйсын монда!
Машинасын бер артка чигереп, бер алга кузгатып бик озак
интеккәннән соң, РТС буена җиткәч борылырга җай тапты
Фәдис. Йорт алларына кайтып туктауга, Булат машинадан кар
өстенә сикереп, саклык белән генә хатынын төшерде.
– Бар, Тәгълимә апаны гына алып кил, Булат! Әниләргә белгертмә әлегә. Бар инде…
– Бала тапмаган Тәгълимәнең ни файдасы? Гөлүсәне китеримме әллә? – дип алар янына килде сөйләшүләрен ишетеп
торган Фәдис.
– Юк, рәхмәт, бар кайт, Фәдис абый, – дип чак пышылдады
Ләйсән. – Тәгълимә апаны, Булат. Бар, тизрәк бул…
Быел яз Ләйсән Тәгълимәгә югары кан басымын төшерергә
укол кадап, дәвалап йөрде. Киң күңелле хатын аны чәйләр эчереп,
килер-керер кеше алдына куярга дип тоткан тәмле күчтәнәчләре
белән сыйлады. Көн арты көн сөйләшә-сөйләшә бер-берсенә
ачылып та киттеләр. «Бигрәк әйбәт яшәдек тә бит Фәтхи абыең
белән. Бала гына сөялмәдек. Бөтен көчемне мәктәптә укучыларыма бирдем, тәрбияләдем, үкенерлек түгел дә кебек. Тик гомерем буена яңа туган сабыйны күкрәгемә кысарга, ак биләүгә биләргә
теләп эчем өзелде, Ләйсән. Туры килмәде бер дә. Ни Фәтхинең
бертуганнары юк, ни үзем ялгыз. Күрше-тирәгә мондый теләк
белән ничек бәреләсең? Аңламаслар. Мин бит баланы искегә төрә
дә белмим, Ләйсән…» – дип, карт укытучының гомерлек әрнүен
түгеп алдында елап утыруын оныталмады Ләйсән. Ул вакытта
карынында сабые яралган гына чагы иде. «Изге күңелле Тәгълимә
апаны Кендек әбисе итим әле кызымның!» – дигән уе әле район
үзәгендәге дәваханәгә баралмый кире кайтканда, укытучының
йорты яныннан узганда өй тәрәзәләрендә утын күргәч барлыкка
килде. Исенә төште шул сөйләшүләре…
Булат аптыравы йөзенә чыккан, әмма сабыр гына эндәшми
артыннан атлаган кунагын ияртеп кайтуга, Ләйсән ничек итсә,
шулай кыланып үзенең икесен һәм алар янында калган күрше
кызын уятып киендереп бастырды.
– Булат! Тышта йөртеп алып кер балаларны…
– Тәгълимә апа! Өстәлдән клеенканы алып мич алдына идәнгә җәй… Тизрәк, апакаем! Хәзер... ятам шунда... булыш ятарга...
Казанда җылы су бардыр, кара әле… Кулларыңны ю… Ы-ы-ых! Тәгълимә апау!
Хатын Тәгълимәнең беләгенә чатырдап ябышты да, күзләрен
чытырдатып йомып, тагын өч тапкыр бөтен хәлен җыеп көчәнде.
– Тот, тот, Тәгълимә апакаем!
Үзе еш-еш тын алып, бер секундка гына башын артка, как
идәнгә салып торды да, тагын күтәрелеп, кулында елаган баланы
нишләтергә белми катып калган хатынга эндәште:
– Хәзер… – Ләйсән янында гына яткан ашыгыч ярдәм күрсәтү чаралары салынган сумкасын ачып куйды. – Баланы миңа
бир, Тәгълимә апа. Мә, менә бу зажимнарны тот. Кыс эчәкне
ике урыннан. Бала ягында бер ун сантиметр чамасы калсын. Менә
шулай. Хәзер кис шуларның арасыннан. Әгузе биллаһи шайтан
раҗим, бисмилләһи рахмани рахим! Озын гомерле, бәхетле бала,
игелекле кеше булсын, Илаһым! Менә шулай! Булды да! Кып
иттердең, рәхмәт кулларыңа, апакаем! Кызымның Кендек әбисе
булдың менә! Хәлем бетте, ал баланы, зинһар! – Ләйсән яңадан
идәнгә башын салды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (11)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас