Чәчмә әсәр
23 Июля , 04:40

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (10)

Диванында җәелеп яткан ирнең игътибарын Сәмәрия белән Диләрәнең шыбырдашуы җәлеп итте. Ул иренеп кенә башын калкытты.– Әткә-әү! – инде үсеп буй җиткергән кызы, иркәләнеп сөйләнә-сөйләнә аның алдында боргаланды. – Без театрга киттек. Күңелсезләнмә! Безсез генә калып, тынычлап ял ит, әтием! – Мине ияртмисезмени? – Әткәү! Барыбер йоклап кына утырасың бит. Синең гырылдавың опера җырчыларының көчле тавышларын да баса! 

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (10)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (10)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (10)

(Дәвамы.)

Тәненә ит кунды, кесәсе калынайды Бикмурзинның. Акча
тәмен татыган ир эчү турында бөтенләй онытты. Аның бөтен
булмышын баю теләге биләп алды. Ел үтте дигәндә фатирлы
булып, үзенә башка яши башлады. Тылсымчы таягы белән эшләнгән хикмәтләргә гаҗәпләнеп, хәзер инде ешрак: «Бу Нәзирәнең сүзе алтын булган бит!» – дип фикер йөртер булды. Күз ачып йомганчы яңа танышлар, дуслар барлыкка килде. Әхәт Шәмсиевичның өендә үз кешегә әйләнде Радик. Һәм беркөнне аның
бердәнбер кызына өйләнеп куюын сизми дә калды. Шул вакытлардаҖир шары да, аңа утырган Бикмурзин да кирәгеннән артык
шәбрәк әйләнеп ташладылар, ахры…
Чибәр иде Сәмәрия. Өлгереп кенә җиткән, өзелергә тулышкан җиләк кебек ымсындыргыч көчкә ия иде. Иңбашына таралган
куе чәчләре, озын кара керфекләре арасыннан серле караш
сирпегән соры күзләре, битендәге чокырлары теләсә кемне –
әллә нинди асыл егетләрне әсир итәрлек иде. Тик ул вакытта
Радикның үзен дулкын сыртына күтәрелгән кит балыгы кебек
хис иткән чагы иде шул. «Нигә бу әкият сылуы нәкъ мине сайлады?» – дип уйларлык башы булмады.
Хатыны белән борчагы пешмәде Радикның. Төрлечә тырышып карады. Әмма ул – Сәмәрияне, хатын ирне аңлый алмадылар. Икесе ике телдә сөйләшкән, ике планетада үскән, ике үлчәмдә
яшәгән кебек. Сәмәриянең боргалап-бизәкләп, катлаулы итеп
сөйләшүләре янында ирне борчыган дөнья мәсьәләләре бик вак
булып кала иде. Тик атлаган саен кимсенеп яшәргә, үз сүзен аста
калдырырга, абруен кечерәйтергә Бикмурзин да төшеп калганнардан түгел бит хәзер! Авылдагы Хыялый Гаптерәй малае түгел
ул монда! Әллә кайчан мәрхүм булган әтисен кем белсен дә
кем исләсен: исемен яңгырашлыга үзгәртергә башы җитте ярый.
Аңа хәзер Радик Гаянович дип эндәшәләр, сүзен аяк астына
екмыйлар, аның авызына карап ничәмә ничә эшче акыллы сүз
көтә! Шулай дип уйласа да, язмышының бу бәләкәй генә җитешсезлегенә күнде Радик, дөресен әйткәндә, кул селтәде. Чөнки бабасы бик шәп кеше булды аның. «Кәнде дөнья көтә белгән, заман рәте белә торган карт. Нишләп шундый яхшы атадан шулкадәр
дә һавалы, җирдәге тормышны күрмәс дәрәҗәдә хыялый бала
тугандыр?!» Бу хәлгә бик аптыраса да, сер бирмәскә булды Радик, чыдады. Сабырлык төбе алтын: киявен үз баласыдай якын
күрде бабасы, Рәсәйдә яши белеп яшәү серләренә төшендерде.
Бик канәгать иде ир, чынлап бәхет диңгезендә йөзгәндәй хис
итте үзен. Җайлашып, кеше арасында кешечә яши алуына сөенеп
бетәлмәде. Бу кадәр байлык, төшендә дә күрмәгән хөр тормыш
өчен Сәмәриянең кылыкларына түзү, әллә нигә бер опера-балетларга алып барып кайту нәрсә инде ул?! Еласын, көлсен, «чәчкәләп» сөйләнсен туйганчы! Жәлмени? Шулай уйлады ир.
Радикның түгәрәк дөньясының чатный язган чагы бер-ике
генә булды. Аларын да онытырга тырышты. Башкача төбенә тоз
коючы булмаса, Радиктан сүз чыкмый инде ул.
Бервакыт Фина апасына барды. Сирәк очраша алар. Бу юлы
да ир, бөтенләй аралар өзелмәсен, ни дисәң дә, кайда барырга
белмәгәндә, ул булышты дип кенә барды. Тегесе ник килгәненә
үкендереп, бүтән аяк басмаслык ясап кайтарды.
Фина баладан башка берни турында да сөйләшерлек, кешене ишетерлек хәлдә түгел иде.
– Динар түгел шул хәзер. Әтисе: «Акыллы исем кушабыз
улыма», – диде. «Илләр гизсен улым, Илгизәр булсын», – ди.
Түрә кеше бит, беләдер. Әй, ярата, теленнән дә төшерми. Иң
яхшы уенчыклар, киемнәр, тәм-томнар – барысы да Илгизәргә!
Әй, бәхетле сабый булды да инде! Компьютеры, төрледән-төрле
машиналары, роботлар, уеннар – әллә нәрсәләр алып тутырды!
Чит илдә генә укытам, ди. Илгизәребез еракка китсә, нишләрмен инде? – Хатын елый ук башлады. Радикның йөрәгенә пычак
булып кадалды бу сүзләр. Нәрсә дип сөйли соң апасы боларны
аңа? Әллә кайдагы, әллә кемдәге Динар-Илгизәрдә түгел, өендәге
Диләрәсендә – Сәмәрия тапкан бердәнбер законлы баласында
да юк аның уе. «Яратмыйм! Җенем сөйми шул елап, мыжып
торган бала-чаганы! Болай да биздем. Өстәвенә, монысы балавыз сыгып утыра…» Шуннан башлап Фина янына юлны онытты ир.
Ләкин ул дигәнчә генә булмады шул. Бармам, ишетмәм, күрмәм, дигән җирдән бәлагә тарый язды Радик Гаянович…
Көннәрдән бер көнне бабасы Радикны үзенең «түбә»се – кайчандыр «кияү-балакайны» баткактан тартып алып югарыга чөйгән «тылсымчы» белән якыннанрак таныштыруны кирәк дип
тапты. Бу вакытка инде алар – бабайлы-кияүле тандем – җитәкчесе алышынган вакытта бераз көчсезләнгән зур төзелеш компаниясенең акцияләр пакетын сатып алып өлгергәннәр иде. Радик Бикмурзин – директорлар советы рәисе итеп сайланды. Нәкъ
артын ныгытыр чак...
– Мин мәңгелек түгел бит. Сиңа аны белеп, танып калырга
кирәк! – дип кәкре бармагын өскә таба төртеп күрсәтте карт. –
Сүзеннән чыкмасаң, ыңгаена гына торсаң, аңардан аерылмаска
сабырлыгың, аның белән бүлешергә акылың җитсә, гомерең буе
акчага туеп яшәрсең.
Бу кичнең һәр минуты уелып исендә калды Радикның. Иң
беренче аптыратканы: хатыны Сәмәриянең зур түрә – Рәшит
Шамилевич белән таныш, алай гына да түгел, якыннан таныш,
хәтта яхшы дуслар икәнлеген ачыклавы булды. Бу икәү күптән
бер-берсен белә һәм теге Радик аңламаган «ят телдә» рәхәтләнеп
сөйләшәләр икән ләбаса! Артык сабыр, җитди кыланып, дөньядан, җирдәге гади халыктан ваз кичеп үз эченә бикләнгән кеше
сыман йөргән хатыны Рәшит Шамилевичны күргәч чәчкә булып
ачылды, таң булып атты, кояш булып балкыды… Я Хода! Шаккатты Радик. Әмма көнләшмәде. Зур түрәнең бу кылыгын ничек
бар шулай кабул итүең, әлбәттә, үзең өчен хәерле иде…
Монысына түзәр идең әле…
Бераздан аларны кунак бүлмәсенә чакырдылар. Бусаганы
атлап кергән мизгелдә, әйтерсең, стеналар бахыр Радик өстенә
ишелеп төште. Тирә-ягында эленгән бөтен рәсемнәрдән дә Радикка Нәзирә күзләре карап тора иде. Нәзирәнең шомырттай
кара күзләре… Ирнең башы әйләнеп китте. Ул күзләрен чытырдатып йомды. Борылып чыгып кына качар иде – артында бабасы «яратып кына» аркасыннан «сөя». Рәшит Шамилевичның,
стенадагы фотоларга күрсәтеп: «Илгизәребез… Безнең Илгизәр…
Илгизәр улымның ни дәрәҗәдә акыллы, сәләтле икәнен белсәгез!… Чит илдә укый… гел яхшы билгеләргә генә… Безнең
Илгизәр!» – дигән мактанчык сүзләре колагына кергәч, ир шыбыр тиргә батты.
Аның урынында бер кеше булса: «Бу бит синең балаң түгел!
Минем нәселем! Минем улым ул шундый акыллы да, булдыклы
да!» – дип, каршы төшми чыдый алмас, соңлап булса да, горурлык хисләре, үкенү газаплары кичерер иде. Тик Бикмурзин
түгел. Ул курыкты. Үзе, җыйган байлыгы, бүгенге тормышы өчен
дер калтырады ир. Ходай исемен исенә төшереп, малайның үзенә
түгел, «зур әнисенә» охшавына күктәге тарафларга рәхмәт укыды хәтта.
Ә Рәшит Шамилевич берни сиздермәде. Аның Сәмәрия белән сөйләшкәндә, улын мактаганда җылы нур чәчкән күзләре
Бикмурзин ягына борылганда салкын бозга әйләнделәр, әмма
шуннан узмады түрә – карашы тукталмады, сүз белән бәйләнмәде.
...Шул кич исенә төшсә, һаман да арка үзәкләре чымырдап куя
Радикның. Ә бүген – ил хәтле ил сүтелеп корылып, кемнәрдер
намус дигән бөек сүзгә тотынып түбән тәгәрәгән, кемнәрдер нәфесен тыялмый урлашып баеган, һәм боларның берсе дә беркемне дә аптыратмаган, боларның берсе дә беркем тарафыннан да туктатылмаган гаҗәеп заманда – әлегә кадәр тоткан урынында
кала алды. Түбәң ныклы булса – астыңа су үтми. Моны төзүчедән
дә яхшырак белгәннәр бар микән?! Ләкин яклаучысыннан әле
булса шөрләп яши Радик. Уртага салып сөйләнелмәгән сүзләр
аларның арасын менә ничә еллар инде киеренкелектә тота. Рәшит
Шамилевич, тычкан уйнатканмәче кебек, Радикны ерак та җибәрми, якын да китерми.
...Телевизорның бертөрле гүләве астында үз уйларына бирелеп, диванында җәелеп яткан ирнең игътибарын Сәмәрия белән
Диләрәнең шыбырдашуы җәлеп итте. Ул иренеп кенә башын калкытты.
– Әткә-әү! – инде үсеп буй җиткергән кызы, иркәләнеп
сөйләнә-сөйләнә аның алдында боргаланды. – Без театрга
киттек. Күңелсезләнмә! Безсез генә калып, тынычлап ял ит, әтием!
– Мине ияртмисезмени?
– Әткәү! Барыбер йоклап кына утырасың бит. Синең гырылдавың опера җырчыларының көчле тавышларын да баса!
Арыгансыңдыр, әтием. Ял ит, дим бит. – Кызының шул назланып мыжылдавы, яше унбишкә җитеп килсә дә, бетмәде. Җене
сөйми Радикның шул иркәләнеп сөйләшүне! Үзенчә матур була
дип уйлый микән? Диләрәне дә нәкъ үзенә охшатып тәрбияләде хатыны. Хәзер аларның икесе янында Радик «третий лишний» кебек.
Сәмәрия саубуллашып торуны да кирәк дип тапмады. Янәсе,
аның янына, «пычрак җиргә» төшеп үз санын югалтып торыр
хәле юк… «Ялтырап торган кыйммәтле ташлы алка-муенсаларны,
«эксклюзив» күлмәкләрне кигәндә Радик эшләп алган акчалар
миңа тиң түгел дип уйлаучы юк инде: киенәбез-ясанабыз да
чыгып китәбез. Ярар, соң, сез – бер якка, мин – икенче якка,
дигәндәй, сау гына йөрегез, җанкисәкләрем…» Бикмурзин, кесә
телефонын алып, кирәкле номерын җыйды:
– Ал-ло! Катюш, ты?! Я лечу к тебе, солнышко! Аха! Скоро буду! Го-товь-ся-я… – Ир, җәһәт кенә кузгалып, киенә башлады.
Тургай авылы Хыялый Гаптерәй малае Радикны яңа туган кебек итеп үзгәртте Әхәт Шәмсиевич. Радик Гаяновичка әверелде
ул: акча ишәйтеп, акча белән ни тели шуны сатып алып яшәргә
өйрәнде. Бахыр әтисе тапкан чишмә турында уйларын үзеннән
куа-куа тирәнгә яшерә алды. Акча турында уйлар татлырак, кесәдә акча кыштырдаса рәхәт, акча көчен үзенең көче итеп
тою аны гади кешеләрдән өстен итә иде. Әмма акчасын хыялына юнәлтергә генә кыймады Радик. Бабасыннан кыенсынды. Кул
астындагыларга йомшаклыгын – хисләрен күрсәтергә шөрләде.
Хыялсыз яшәве уңайлырак иде бу җәмгыятьтә...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (10)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас