

Телефон киче
Кан басымын үлчәп өлгерә алмадык, бүлекчәдә сәер тавышлар яңрады. Бәй, бу бит шул ук минем күршем тавышы, ни арада теләсә кайда кысылып өлгерә диген?
– Тавыкларны кара, тавыкларны кара. Тавыкларны кара!
Нигә шулкадәр акыра соң бу бабай. Аның тавышы гына түгел, абонентның да тавышы ишетелә ләса.
– Карадым, – ди теге кеше.
– Исәннәрме? Исәннәрме?
– Берсе юк, берсе юк, - ди атасының улы.
– Кайда булган? Кайда булган?
– Башы пешкән.
– Кайда пешкән?
– Казанда.
– Анда нишләп төшкән?
– Ябылмый калган.
– Аранмы?
– Казан.
– Нишләттегез?
– Муенын кимердек.
– Тоттырдымыни?
– Аякларын кисеп аттык бит.
– Хәзер аяксыз йөримени?
– Юк.
– Нишли, алайса?
– Йоклый.
– Кайда йоклый?
– Корсакта.
– Кочакта йокларга ул сиңа песи түгел. Ә песи кайда?
– Тавыкның аякларын эзләп китте.
– Нигә кирәк ул песигә?
– Чәйнәргә.
– Тавыкның муенын син чәйнәдеңме?
– Мин.
– Аякларын песи чәйниме, бүлештегезмени?
– Бүлешмәдек.
– Ничек?
– Муен берәү генә иде, ә песигә ике тәпи эләкте.
– Ә күкәе бар идеме, күкәе бар идеме?
– Песинеңме?
– Атаң башының! Тавыкның күкәе бар идеме?
– Белмим, песидән сорармын.
– Сорап кер.
– Булмый.
– Нигә булмый?
– Бездә буран. Капканы буран күмгән, ут сүнгән. Абзар кар астында калган.
– Тавыкларны карадыгызмы соң, барысы да бармы?
– Куй инде телефонны! – Монысы медичка тавышы иде. – Телефон бит больницаныкы, медицина эшләре өчен куелган, песи белән тавык сөйләшсен өчен түгел. Кесә телефоны сатып ал да сөйләш.
– Кесә телефоным бар минем, анысы акча бетерә.
– Бетсен. Бетмичә калганы әрәм була бит.
– Кайчан әрәм була?
– Синнән соң. Бар, йокла.
Без бу сөйләшүләрдән гарык булып, авыр уйлар белән йокыга талдык, шикелле. Ачык итеп беленми калды, тавыклар каралдымы икән соң? Юктыр, ахры, төшкә никтер гел ак тавыклар керде.
Сөйләшү киче
Миңа инде кайтырга вакыт, түзәрлек әмәл калмады. Эчемдә тулган дарулар вак тешләре белән ашказанын кимерә, йөрәкне талый. Хәрәкәтсезлектән тәнем бер биомасса хәленә әйләнгән. Мин ташландык бәндә түгел, мине телевизор, компи көтә. Бүген чыгасы көнем түгел, вакыт күп әле, шулай да минутлар уза торсын дигәннән әйберләремне җыештыра торсам, яхшырак булыр. Шундый уй белән тумбочкамны бушата башладым. Нәкъ шул вакытта бәдәнсез өйрәк шикелле тавышсыз гына кыланып доктор килеп керде. Дөресе, аның кергәнен күңелем белән тойдым, шикелле.
– Йә, кай җирегез авырта, анализларыгыз болай яхшы күренә.
Сәер чирем турында бәйнә-бәйнә сөйләргә теләгән идем, әнә шул “анализыгыз яхшы” дигән сүз ачуымны чыгарды. Доктор – ул кеше язмышы хакимдары. Аллаһының кашка тәкәсе. Без медиклар белән сөйләшкәндә бары тик бер төрле сөйләшергә тиешбез, сүзләребезнең 50 проценты рәхмәт булсын. Ләкин мин сүз көрәштерергә батырчылык иттем. Тик моны бик деликатный, доктор абруена чебен җиле дә төшмәслек итеп эшләргә кирәк иде.
Хөрмәтле Гүзәлия ханым, дип башладым сүземне. Мин сезгә дөресен әйтергә мәҗбүрмен, минем бер җирем дә авыртмый. Тик кенә ятып торганда мине бернәрсә дә борчымый, хәтта үземнең авыру кеше булуыма ышанмый башлыйм. Ләкин шул ук мәлдә кузгала башласам, буыннарым эшләми. Иске агрегат шикелле тутыгып катканнармыни. Шуннан авырту барлыкка килә, ләкин авырту чыганаклары теләсә кайда сикерешеп йөри. Ягъни, менә шул җирем авырта дип атап әйтеп булмый. Тән итеп түгел, сөяк түгел, минемчә, нервылар авырта, чөнки бу тойгы бик нечкә җепселләр аша килгән кебек.
Шул мәлдә мин чак кына бу сезнең чир түгел ләса дип әйтеп ташламадым. Ярый күз алдыма неврологны китереп өлгердем. Аны күрәлмәвемнең сәбәпәрен яза башласам, бу повесть битләре генә җитмәс иде.
Ә сезнең анализлар яхшы диюегез буш сүз ул. Нинди анализ яхшы, бөер размерымы? Ә, бәлки, ул череп ятадыр? Мочамда күпме шикәр, күпме аксым соң? Беркем белми.
ЭКГ турында, ул нәрсә күрсәтә? Минем 73 еллык гомерем шуны күрсәтә, безнең дәваханәдә кардиограмма укый белгән белгеч юк. Менә, ичмасам, кан басымы яхшы: 120гә 90. Бу норма. Менә шулай һәр күрсәткеч саннарда бәяләнергә тиеш, ә яхшы, бик яхшы түгел, уртача дип түгел. Һәм шуны авыру белергә тиеш. Ә хәзер ни өчен болар дәүләт сере шикелле итеп саклана? Уйлый белгән кеше коточкыч нәтиҗәләргә килергә мөмкин.
Нервылар хәрәкәтләнгәндә авырта. Хәрәкәтләнүнең чикләнүе организмның тәртиптә булмавын аңлата түгелме? Ә нервылар баш миеннән башлана түгелме? Менә шул баш миенә минем дәгъвәләрем зур. Тик аны мочегонный гына алдыра алмый.
Гүзәлия ханым. Мин сезгә таяк белән килгән идем, аяк белән кайтып китәм. Зур рәхмәт сезгә. Мин шатмын. Беләм бит, башка доктор борылып та карамаган кешене сез үзегезгә алдыгыз, дәваладыгыз. Сезнең жалобалар кенәгәсе юкмыни?
– Жалоба язаргамыни?
– Әйе, бик әйбәт иттереп рәхмәтләремне язарга иде.
– Интернетта сайт бар.
– Ярый, рәхмәт. Сез мин әйткәннәргә үпкәләмәгез. Күптән берәр доктор белән сөйләшергә теләп йөри идем, ниһаять, теләгемә ирештем. Сез кешене аңлыйсыз. Аллаһы боерса, зур уңышларга ирешерсез.
Яңа хәбәр
Өйгә кайтып киләм. Подъезд төбендә күрше карчыгы утыра. Ул астматик, шуңа һава суларга чыга.
– Нишләп алай йөрисең? – ди бу.
– Аяк аксый.
– Синдә частичный паралич.
Ах, корт чаккыры, талда икән читләвек! Димәк, Гүзәлия ханым минем белән юкка гына ничектер шикле итеп башыңны дәвалыйм димәгән. Ә мин булмаган башымның нәрсәсен дәвалый икән дип аңламый калганмын, башсыз. Ни өчен ул мине үзенә алмакчы булган, бандит невролог Хрюковка эләккән булсам, ул мине үтереп куйган булыр иде бит, димәк бу мине коткарып калган. Ә мин гүзәл докторыма мораль укып торам, хәерсез.
Фото: Freepik.com