Чәчмә әсәр
22 Июля , 07:27

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (9)

– Кызлар төшенә керерлек егетсең бит! Әй, энем! Үз кадереңне үзең белми нишләп йөрдең? Бу баланы каян алдың? Әнисе кайда соң моның? – Кияүгә чыкмый ялгыз утырып калган карткыз туганы өчен ихлас борчылгандай кыланды.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (9)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (9)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (9)

(Дәвамы.)

9
Исерек айнымасын, хәерче баемасын, ди бит. Бикмурзин да
шулай: бер стакан аракыга тилмергән чаклары исенә төшкән
саен саранлана барды, чата-карман килеп югарыга үрмәләүдән,
байлык җыюдан башканы белмәде. Менә бер кызык: тормыш
төпкеленә төшкән бәндәләрне күрмәде дә, аларга исе дә китмәде,
әйтерсең үзе әле кайчан гына алар хәлендә булмаган диярсең.
Әйтерсең үзе гомере буена зур түрә генә булып яшәгән – юньсезрәкләрне, мескеннәрне таптап китәргә дә күп сорамады.
Радик Бикмурзин чыгалмаслык булып тормыш сазлыгына бата
барган чагын тәмам оныткан кебек кыланды.
Күп еллар элек башта бер туктамый елаган, аннары хәлсезләнеп тын калган баланы күтәреп, авызына тәгам дә ризык
капмый, башын кая илтеп тыгарга белми иза чиккән биш көне
гомерлеккә айнытты, ахры, Радикны. Ике туган тиешле Фина
апасы утызы да тулмаган ирнең ни көнгә төшүен күреп шаккатты.
Ишек төбендә басып торган энесе танымаслык булып үзгәргән,
бетеренгән иде шул. Төргәктәге үлеп барган сабыйны да, кеше
рәтеннән чыккан ирне дә юындырды, киендерде, ашатты Фина.
Бер атна тәрбияле тормыш иргә кеше төсе кертте: зәңгәр
күзләренә нур кунды, сакал-мыегы кырылган йөз бераз агарып,
тулыланып китте. Радикның холкы да тынычланды хәтта.
– Кызлар төшенә керерлек егетсең бит! Әй, энем! Үз кадереңне үзең белми нишләп йөрдең? Бу баланы каян алдың? Әнисе
кайда соң моның? – Кияүгә чыкмый ялгыз утырып калган карт
кыз туганы өчен ихлас борчылгандай кыланды.
Фина зур түрә – төзелеш министрының өендә хуҗабикә.
Иртәдән кичкә кадәр гомере шунда уза. Кыяфәте дә холкы
кебек кырыс: сыпырып тарап җыелган чәчләренең берсе дә
тузгымас, төссез күзе-кашы бизәнү күрмәс, иреннәренә елмаю
кунмас, теленең артыгын сөйләгәнен ишетмәссең. Үз тормышын
көйләргә вакыты да, көче дә калмый. Әмма кешеләрчә гаилә кора
алмаганы, бала багалмаганы өчен һәрвакыт эчтән сызып, әрнеп
яши. Шуңа да энесенең:
– Әтисе дә, әнисе дә юк аның! Сатарга иде шуны! – дигән
җавабыннан коты алынды хатынның. Бераздан һушын җыеп,
уйларлык хәлгә җиткәч:
– Аннары ул акчаларны эчеп бетерергәме? – дип сорады,
һаман да тавышының калтырануын басалмыйча.
– Юк. Үткәнгә кайту юк. Мин кире кайтыр өчен чыгып
китмәдем, апа. Берәр баласыз пар бетмәгәндер бит… Эзлә әле, –
дип үтенде ир.
– Син бу заманда зур акча белән берни эшли алмаячаксың
бит. Борылып та өлгермәссең, тотып ябарлар…
– Мин себергә китәм… – Радик Нәзирәнең сүзен тыңлап
бу сантыйлыкка ризалашуына бик үкенә иде бу минутта.
– Юк, җибәрмим! Юкка чыгачаксың, энем. Сабыр ит берике көн. Мин уйлап карыйм әле, – Фина уянып тавыш биргән
баланы кулына алды.
– Көнозын бала карап ятуы рәхәт дип беләсеңме әллә? –
Ир елау тавышыннан йөзен сытты.
– Курыкма! Балаңны түгел, телевизор карарсың…
– Минем бала түгел ул! – Радик ничек кычкырып җибәргәнен үзе дә сизмәде. Финаның үзгәргән йөзен күреп, тиз генә
хатасын төзәтергә ашыкты үзе:
– Гафу ит… Чынлап… минеке түгел… Әтисез ул. Башкача
алай дип әйтмә, яме.
– Исеме бармы ичмасам?
– …Дд-инар бугай…
Финаның әйтелмәгән, җавап алалмаган сораулары шулай
ачык килеш калды. Аңларга тырышып та карады, тик «бала сатам» дигән сүздән башканы сөйләмәгән туганының кыргый
кыланышын башына сыйдыра алмады хатын. Шуңа да:
– Курыкма. Мин аны үзем белән алып китәм бүген, – дип,
кунагын аптыратты да тиз генә җыенып чыгып китте.
...Икенче көнне генә кайтты Фина. Кулында бала юк иде.
– Әллә… саттыңмы? – дип, тын алырга да куркып, җавап
көтте ир.
– Бирдем, – диде Фина кырыс кына. – Тик акча сорамыйбыз. Алар бик зур кешеләр. Кирәк икән сине дә, мине дә ике дә
уйламый юк итә алалар. Сиңа төшемле вазифа сорыйбыз. Эш
рәтенә өйрәтүчең булыр, калганына үзеңнең дә юнең җитәр, –
дип кырт кисте хатын.
Озак та үтмәде, Радик төзелеш оешмасы җитәкчесенең
урынбасары булып эшли башлады. Беренче көнне үк начальнигы
аны янына чакырып алды. Озак кына сүз башламый, сынап карап
торды егеткә Әхәт Шәмсиевич. Чем-кара куе чәчле, сызылып
киткән кара мыеклы, зур зәңгәр күзле, буе озын булмаса да, киң
яурынлы, матур гәүдәле яшь, сәламәт ир утыра иде аның алдында. Үзенең капма-каршысы. «Ябыклыгы, таушалган арзанлы өс
киеме төсен бозмаса, ярыйсы гына күренә үзе. Урманнан качкан
хайван кебек кыланышы: туктаусыз як-ягына карана, урындык
читенә җайсыз итеп кенә утырган, нигә монда килеп эләккәнен
дә аңламый, үз хәленә үзе ышанмый бу. Төзелеш эшенең ни
икәнен дә белми, май чүлмәге тышыннан билгеле. Курка бу минем
сораулардан. Министрның бу юньсездә нинди кайгысы бар икән?
Кеме икән инде: туганының туганымы, дустының дустымы, күршесенең берәрсеме? Кем булса да, ул – министр кешесе. Кеше
итү бурычын юкка гына куймады алдыма Рәшит Шамилевич, ерак
җибәрмәскә моны янымнан», – шундый уйлар сызылып үтте
Әхәт Шәмсиевичның башыннан кинәттән «өстән килеп төшкән»
урынбасарын күзәткәндә.
– Исемең ничек? Кайдан син? Авылданмы? – дип сорау
алуын башлады. Егет калтырап куйды.
– Авылдан. Радик... Радик Бикмурзин... – дип җаваплады
тотлыгып.
– Әтиеңнең исеме?
Радик уңайсызланып, читкә карады, әйтерсең лә начальнигы
аны үтәли күрә дә аның турында барын да белә.
– Гаптерәй малае... Ээээ... Юк, Гаянович. Әйе. Радик Гаянович
Бикмурзин – мин. Шулай дигәч, үзенә җиңелрәк булып китте.
Тураеп утырды хәтта. Үзен кулга алды. Ышанычлырак итеп сөйләп китте:
– Армиядән кайттым. Авылда рәтле эш юк. Колхозга чыгасы
килми.
– Төзелеш эшен беләсеңме?
– Стройбатта хезмәт иттем. Дуңгыз фермасы төзеттеләр...
– Алай икә-ә-ән, – дип уйга калды Әхәт Шәмсиевич.
– Сез аптырамагыз, сез өйрәтсәгез, мин барын да эшлим,
көчем бар...
– Көч белән генә ерак китеп булмый, энем, баш кирәк монда.
Курку белмәс йөрәк кирәк. Хәйләкәрлек, сөйләшү осталыгы...
Өйрәтәм, өйрәтми чарам юк...
Әхәт Шәмсиевич – хәйләкәрнең дә хәйләкәре иде. Хәйлә
юлларын аңа тормыш өйрәтте: үги атага, армиядәге «бабайларга», төзелештә прорабларга җайлашып яшьтән үк тәмам
какланды холкы. Аны жәлләүче булмаган кебек, Әхәтнең дә
кеше кызгану гадәте юк иде. Бил бөгеп, кирпеч тезү кәсебе
белән ерак китеп булмаячагын аңлаган егет, тиз арада вак-төяк
җитәкчеләрнең «башына басып» югарыга үрмәләде. Сатасын –
сатты, алдыйсын – алдады, «юасын» – «юды», «тәлинкә тотасына» – «купысын» ук тотты. Түрәләргә якын йөрергә тырышты,
төзелештәге кирәк-ярак белән «ярдәмгә» ашыкты, күчтәнәчен
жәлләмәде, «дуслашырга» өйрәнде. Төзелеш эшендә оста булып
танылган кешеләрне тапты, үз янына туплады. Алар белән
түрәләргә дачалар, йортлар төзеде. Гади кешегә гади генә йорт
я абзар, мунча тергезеп бирсәң, акчасын түли дә бетте. Ә менә
югары даирә кешеләренең заказлары катлаулы була, алар теләгәнне чын итә аласың икән, түләве дә мулдан, рәхмәте дә зурдан
була. Түрәләр үзләренә эшләгән кешегә ярдәм итүне бурычы итеп
саный. Кешеләрнең холкын өйрәнергә яратты Әхәт, күзәтүчән
булды. Советлар Союзы таралгач, Коммунистлар партиясенең
аскетларча идеяләреннән котылгач, бәйдән ычкынды җитәкче
катламы: курыкмый төзенә, киенә, ачыктан-ачык чит илгә йөри
башлады. Шул чорда хөкүмәттә өченче генә урында торган вазифаны биләгән аксакалга елга буенда өй төзетте Әхәт. Өй генәме
соң, өч катлы мәһабәт сарай! «Карт көнемдә табигатьтә тыныч
кына яшисем килә, – диде түрә. – Арытты. Балаларны урнаштырсам, ялга туктасам да ярар. Ни кушсам, шуны җиренә
җиткердең, афәрин сиңа! Килеп йөре, балык каптырырбыз,
сөйләшеп торырбыз, ярдәмем дә тими калмас». Аның Мәскәүдә
укып кайткан улы министр кәнәфиенә үрләгәч, башы күккә тиде
Әхәт Шәмсиевичның. Ул мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыра торганнардан түгел иде. Министрның үзенә дә түбәндә үз
кешеләре кирәк иде, әлбәттә. Аңа да дача төзеде, дусларына да.
Кызы Сәмәрияне министрның секретаре итеп урнаштырды.
Министрлыкка, түрә кабинетына турыга кереп китә, сораганын
ала, булган проблемасын шунда ук чишеп чыгып китә торган
булды. Түрәләр арасында бутала торгач, сәясәтне дә аңларга
хәвәсләнеп китте Әхәт. Илдәге үзгәртеп корулар бер-ике елда
гына тәмамланмады, сузылган саен сузылды. Моңа кадәр белмәгән демократия җилләре исеп, өйрәнелгән, җайга салынган
дөньяларны болгатты. Ничек әйттең, шулай буламы соң әле ул
Рәсәйдә? Яхшы идеяләрне, яңалыкларны ничек кирәк шулай
үз җайларына кулланучылар табылды. Ушлыраклар, колакларына
«шәхси милек», «приватизация» дигән сүзләр килеп кергәч,
җиңел генә кузгалып хөкүмәт, халык байлыгын үзләштерергә
тотынды. Өлгер куллы «булдыклы»лар артыннан законнар өлгермәде. Аларны өлгертергә ашыгучы да булмады. Кемнәрдер
социализмда яшәп калды, кемнәрдер капитализмга күчеп, йөгәнсез ат кебек кыланып, чит ил байларын да узып китте. Егерменче
гасыр чигенә җиткәндә бөтенләй кыйбласызга әйләнде илдәге
тормыш. Беркем бернәрсә тикшерми, белми, аңламый. Элеккеге хуҗалыкларның, оешмаларның очы-кырые югала башлады,
халык эшләми генә акча табарга, акча тапмаса да, җайлашырга
өйрәнде. Сизгерлеге алдатмады Әхәтне, ул югалып калмады,
тиз төшенде заман яңалыгына. Төзелештәге байлык – биш гомереңә җитәрлек! Очы-кырые, үлчәве-чамасы, исәбе-саны юк!
Тик юкәдә икән чикләвек: шуларны үзләштереп, тыныч кына
рәхәтен күреп яшим дисәң, бүлешә белергә кирәк икән. Өстәрәк,
кәнәфиендә ныклырак утырган яклаучың булу мотлак.

Әйе, курыкмас йөрәкле, заманга яраклаша белгән, дөрес яки дөрес түгел
дип баш ватмаган адәмнәр җиңел генә баеп калды гасырлар
алышынган болганчык дәвердә. Бу алымны Әхәт Шәмсиевич тиз
арада яхшы үзләштерде, «яклаучысы» җибәргәч, Бикмурзинга
да «чәйнәп каптырды». Куркасылары юк иде шул, терәлер аркалары, заманча әйткәндә түбәләре ныклы – нинди эш кырсаң да,
каплап кала, сүзе үтә. Бергәләп оешманы банкротка чыгардылар
алар. Салымнарны түләми килделәр, табышны күрсәтмәделәр.
Техника, биналар сатуга куелгач, арзан хакка үзләре үк сатып
алып, шәхси предприятиеләр оештырып җибәрделәр. Әхәт Шәмсиевич тагын башка оешмаларга җитәкче булып күчерелә торды,
аларны бергәләп тарата тордылар. Бер предприятие – подрядчы
булды, икенчесе – субподрядта эшләде. Йөк ташытсыннармы,
биналарны арендага бирсеннәрме, төзелеш эшләре башкарсыннармы – акча һәрбер инстанциядә «ятып» кала барды. Үзара
бүлешә бардылар, түбәгә – министрга тиешлесен бирә тордылар.
Советлар Союзыннан көчле булып, гөрләп эшләп үзгәртеп кору
һәм системалар алышыну чорына килеп кергән күпме дәүләт
оешмалары заман айсбергына бәрелеп, «озын куллар»га эләгеп,
уш алалмаган, авыз ачып аптыраган халыкның күз алдында юкка
чыкты! Бикмурзин кебек «түбә»ләренә буйсына белгән, алар
белән бүлешкән, намус пычратудан курыкмаган, хосусыйлаштырудан – дәүләт милкен күрәләтә үзләштерүдән чирканмаган
бәндәләр ђитмеш ел буе дөнья капиталистларын калтыраткан ил
хәтле илне таратып баеды да акчалы булуы белән халык арасында
өстенлек яулады. Түбәнсенеп яки дөрес түгел дип озак чаң кагып
утырып булмый, кешегә ашарга, баласын үстерергә кирәк.
Намусны ипи өстенә ягып булмый бит. Дәүләт милкен үзенеке,
халыкныкы дип белсә дә, оешмаларны банкротка чыгару һәм
байлыгын бүлешү механизмын аңласа да, берни эшли алмый
кеше. Аерым бер шәхес берни үзгәртә алмый җәмгыятьтә: агымга
каршы йомычка йөзә алмаган кебек, чарасыз кала да, түбәнсенгән, әмма газиз җанын асрар өчен башын иеп шул ярамаган
юл белән баеган «заман өлгере»нә эшкә яллана. Дөреслек тантанасын көтеп утырып булмый, яшәргә кирәк.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (9)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас