

Дрессировка киче
Хастаханә кешене йокларга өйрәтә торган урын икән. Һәрхәлде, мин үз гомеремдә бу кадәр күп йоклаганым юк иде. Эшсезлекне үткәрүнең бик матур чарасы икәнен аңлыйм аңлавын да, бик үк эшсез дә буласым килми бит әле. Шулай да, берничә көндә барыбыз да өйрәнеп беттек, шикелле. Хәзер кич, иртә, көндез, төнлә йоклый бирәбез. Курыкмагыз, никадәр тирән йоклаган булып ятсак та ашарга, уколга, кан басымын үлчәргә һәм система дигән командаларны ишетәбез һәм вакытында кирәкле урында матрешкалар кебек тезелеп басабыз. Эшсез кешегә тыныч йоклавы да хәрәм ди микән берәр тылсым иясе, бер-бер артлы төшләрен тезеп күрсәтеп тора. Ә минем күз алдына теге кыз килә. Чибәр бит, шайтан. Ә ул, үч иткәндәй, безнең палатага керсә башкалар белән сөйләшә дә, минем якка күзенең агы белән дә карап тормый чыга да китә. Шайтан кызы фәрештәнең исемен беләсезме? Гүзәлия. Гүзәллеккә ия дигән сүз, бәлки, тылсымлыкка да иядер. Югыйсә, җен әмере белән чирләп киткән кешегә мочегонный гына ярдәм итәрме?
Ятабыз шулай, ятабыз. Ашау байдан, үлем Ходайдан дип әйтер идем, аның үлеме дә, бәла-казасы да аяк астыннан чыга икән шул. Менә ышанычлы бер мисал. Кайчакта алма бирәләр. Минем бакчада ике ел тоташтан алмагачлар туңды, шунлыктан бу җимешкә кәҗә үҗәтлеге белән ябышам. Һәм “шарт”. Тешем сынды да чыкты. Кызык түгел, дисезме? Кызык түгел, чөнки бу минем соңгы тешем иде. Менә шулай ул, бәла аяк астында, суны да өреп кабарга кирәк.
Чире күп кеше бәхетле. Андыйлар янында врач озаклап тора, кат-кат аңлата. Берзаман кәгазьләре белән булашып ак халатлы ханбикәбез чак кына мәшәкатьләнеп калды, мин, янына барып, сорау биреп өлгерә алдым.
– Гафү итегез, Гүзәлия Адәмовна, бик авыр булмаса әйтегез әле, сез минем кайсы җиремне дәвалыйсыз икән? Сер булмаса, минем дә беләсем килә, йөрәкне дәвалыйсызмы, әллә размеры дөрес булган бөернеме? Белергә рөхсәт итсәгез рәхмәтләр укыр идем, үзегегә Аллаһы Тәгаләдән саулыклар сорар идем.
Авырулардан һәрдаим бары тик ай, ой, аһ өннәрен генә ишеткән нечкәбикә докторыбыз бераз гаҗәпләнә калды шикелле. Чүт кенә уйлап алгач, күләгә тавышы белән генә “башыңны” диде.
Мин аңламадым. Һич икеләнмим, әлеге вакытта мин аякларымны дәвалыйм, таяксыз гына бәдрәфкә бара алуымны тантана итәм, ә менә баш турында уйлаганым юк иде әле. Гомумән, минем башым юк. Кояш миемә суккан чакта аңымны югалтып яттым, хәтеремне югалттым, гомер буе җыйган белемемне югалттым, уйлый белүемне югалттым. Башым шундый булгач, мочегонныйдан башка юньлерәк нәрсә дә бирмидер инде бу доктор. Шаярта бу, шаярта, ягъни, издеваться итә.
Мәзәкләр киче
Ашарга барышлый апакайлар төркемен күргәч, теге көнге күренешне искә төшереп янә елмаеп куйдым. Чыннан да, хатын-кызга ничә тапкыр гына күтәрелеп карасаң да, алар бер сыйфаты белән гаҗәпләндерә, аптырата, игьтибарны җәлеп итә. Бу хакта күптән уйлаганым бар. Ни өчен кызларда озын аяк модада, ә менә әбиләр кыска тәпиле? Хәтта балачак искә төшеп китте.
Фатыйма апа, кыска тәпи,
Сыер савып утыра.
Ите дә юк,мае да юк,
Үзе кунак чакыра, –
дип җырлый идек.
Ә мин менә әбиләрнең кыланышын сабыр гына күзәтеп тордым да, үз палатама юнәлдем. Әлбәттә, тиктормас бабай мине сорау белән каршы алды:
– Ашатмадылармы әллә, кәефсез күренәсең?
– Ашаттылыр ла ул, тик аңа карап кына аяк үсми шул.
– Ха, сиңа озын аяк кирәкмени?
– Үзем турында кайгырган юк әле, мин әбиләрне әйтәм, нигә соң кызлар озын аяклы була, ә картайгач ул нәзек чәндерләр кайда була?
– Бәлки, хикмәт эштәдер, ягъни эшкә җайлану галәмәте. Әнә бит, якутлар, чукчалар кыска аяклы. Гәрчә алар бик күп йөрсәләр дә озынаймыйлар, – дип сүзгә кушылды Александр. – Санап карыйк әле, хатыннар нәрсә эшли икән: идән юа, кер уа, бакча карый, суган утырта, бәрәңге чүпли, җиләк җыя... Кыскасы, гел утырып та, гафү итегез, ямьсез позада тора. Ә ирләр басып печән чаба, утын яра, балык тота, сабан сөрә, кибән коя. Шулай булгач, кем нинди булырга тиеш.
– Ә озын сыйраклы булу файдалы түгелмени? Мәсәлән, трамвайда кызның аягына басасың. Мондый сөйләшү башлана.
– Юньле кеше гафү үтенер иде, – дип үпкәли кыз.
– Харап икән, берәүнең аягына басканнар, - дисең син эре генә.
– Кәҗә!
– Шүрәле картинәсе.
– Ахмак.
– Албасты. Минем исемем Мөдәрис.
– Ә мин Әлфия.
– Чынлапмы? – дисең син бик каты гаҗәпләнгән булып. – Әлфия, ә син кичкырын кайда буласың?
– Дөрес әйтәсез, егетләр, озын аяк файдалырак шул. Карчыгың картайгач, аның оекларына суган тутырып була, – дип берсе мәзәккә әйләндереп куйды.
Мәзәк күпләрне елмаерга мәҗбүр итте.
– Мин дә анекдот беләм. Балерина белән бүре арасында нинди уртаклык бар.
– Нинди?
– Икесен дә аяклары туйдыра.
Карале, ирләргә мәзәк сөйләргә генә куш икән, ничек кабынып киттеләр. Җитмәсә, хатын-кызларны гайбәтче дигән булалар тагын. Мыеклы ир халыкара темага ук кереп китте.
– Бөтендөнья викторинасы вакытында француз, немец һәм урыстан сорыйлар икән, хатын-кызның кайсы җирләре ирләргә аеруча сөйкемле?
Француз әйтә:
– Йөзе. Бары тик йөзенә карап кына бер күрүдән гашыйк булырга мөмкин.
Немец әйтә:
– Күкрәкләре. Хатын-кыз фигурасының иң ымсындыргыч өлеше бары шул.
Урыска чират җитә:
– Хатын-кызның иң кирәкле җире – озын аяк, бер әйтү белән йөгереп кибеттән аракы алып кайтырлык булсын.
Бу мәзәк халык тарафыннан аеруча җылы каршы алынды, “филармония” залы озакка сузылган алкышларга күмелде.
– Озын сиракларның да кимчелекләре бар инде, дип куйды чираттагы мәзәкче. Мин менә бер кыз белән дә ике-өч көннән артык йөри алмыйм.
– Нигә?
– Артыннан йөгереп аякларым арый.
– Иптәшләр, туктагыз әле, мин бит сезгә мондый сорау биргән идем, ни өчен кызлар озын чәндерле, ә әбиләрдә янбаш, тубык һәм табан? Нәфислекне ничек озаграк сакларга?
– Холодильникка ябып куярга.
– Азрак эшләтергә.
– Турникка асып куярга, озайсыннар.
– Ә бәләкәй буйлыларны нишләтергә?
– Чәчкәгә күмәргә.
Бу фикер барыбызга да хуш килде. Тик бер генә сорау булды:
– Чәчкәләрне балчыгы белән алыргамы?
– Ничек телисең, яратуыңа карап инде.
Шунда капитан сикереп басты:
– Минем хатынның озакламый туган көне. Мин аны чәчкәгә күмәрмен, чөнки, мин аны яратам, ул минем өчен кадерле. Мин бит аны урлап алып кайткан идем. Сөйлимме ничек өйләнгәнне?
– Сөйлә әйдә, вакыт бар әле.
– Мин Түргәнәй авылы егете Фәнил белән бергә хезмәт иттем. Ул миннән алдарак кайтып киткән иде, өйләнеп тә алган икән. Менә берзаман мин да кайтып төштем. Күкрәгемдә значоклар, кызларның күзен кыздырам инде. Тик, кызлар дигәннән, миңа тегесе ошамый, монысы килешми кебек, бер кашык суга салып йотарлыгы күренми бит. Киттем Түргәнәйгә, Фәнилләргә кунакка. Баргач ук әйтеп тә куйдым, минәйтәм, син кич утырырга гел собутыльниклар җыйма, матуррак кызлар чакыр.
Бик күңелле итеп кич утырдык. Миңа Фәнилнең кәләшенең ахирәте Фәридә ошады. Ак йөзле, чибәр генә, тыйнак, үзен бик матур тота. Ярар, минәйтәм, хәтергә салып куйдык моны. Адресын да белдем.
Икенче ялда киттем бу юлы район үзәгенә. Тулай торакны таптым, кердем, исәнләштем. Тимерне кызуында сугалар, дип эшне тиз тотарга булдым. Ике кесәдән ике ярты чыгардым да “тык” итеп өстәлгә утырттым. Минәйтәм, миннән – мәй, сездән – чәй, гаеп итмәгез, йомышым бар иде. Кызлар ни, минем бушка гына йөрмәгәнне, җитди кеше икәнемне аңлап торалар инде. Бераздан болар чәй әзерлибез дигән сылтау белән чыш-пыш сөйләшергә кухняга чыктылар. Ә мин каранам, күңелдәге шайтаным мине этлеккә откыта бит. Кызның сумкасын ачкан идем паспорты белән аттестаты шундук килеп чыкты. Ташчыга укыган булган Фәридәм. Бу хәл миңа нык ошамады. Тому не бывать, минәйтәм, минем кәләш кирпеч ташып йөрмәс, өйләнәм дә куям. Түргәнәйдә кызга өметен сузып йөргән егет кисәге бар, дигән иде Фәнил, димәк, приговор окончательный – никах! Хушлашканда кызга да әйттем: минәйтәм, син икенче ялга Түргәнәйгә кайт. Әти-әниең янында бул. Мин барырмын, ә син әзер булып көтеп тор.
Икенче ялда шулай иттем дә, председательнең атын җигеп киттем Түргәнәйгә. Анда инде тәүдә Фәнил дуска кердем. Аның чалбар балагын пима өстенә чыгарып салып, киттек киң урамны тар итеп Фәридәләр йортына. Авыл җире, эт өрә, ник өргәнен ил күрә. Хәбәр алдан йөгерә, бездән алда өлгерә. Кыскасы без килгәнне болар көтеп торалар инде. Фәнил өйгә алдан керде, исәнләште, сөйләште. Аннары инде, олпат күренергә тырышып, мин дә тупсаны атладым.
– Рәхим абый, дим инде, сездә матур былбыл бар. Ул миңа тансык бер пар. Аллаһ шулай кушкан икән, минем дә өметем бар. Рәхим абый, шул былбылны миңа бирсәң, кечкенә бүләгемне ал.
Шулай дип бер яртыны утыртым өстәлгә.
– Монысы дим, сүз башы, ни әйтерсез сез каршы?
Күрәм, кыз акрын гына пәрдә артыннан чыкты. Уң кулын мич почмагына куеп башын аз гына ия бирде һәм әтисенә эндәште:
– Әти, әгәр син мине бу егеткә бирергә уйласаң, мин риза булыр идем.
Менә шулай бер кыенлыксыз эшне бетердек тә куйдык. Аннары инде кайтырга чыктык. Авылга җитеп урамга кердек, күрәм, безнең капка ябык тора. Анаңны корт чаккыры. Ерактан ук кычкырып җибәрдем: “Әти, минәйтәм, капканы тутырып ач!” Йортта булган, ахры, капка ачылды. Килеп кердек ихатага, өй ишеге ябык тора.
– Инәй, чык тизрәк! – димен.
Менә ишектә инәй дә күренде, чыгып басты да катты. Мин янә кычкырам:
– Инәй, нәрсә син, килен төшкәнне күргәнең юк иде мәллә. Кайда синең киленне мактап әйткән сүзләрең белән бер калак май, кайда безгә бәхетле тормыш теләп әйткән сүзләрең белән бер калак бал, кайда синең киленгә төкле аякларың белән дип әйткән сүзләрең белән дип, аның аяк астына ташлый торган чиккән мендәрең? Инәйгә җан керде, орчык кебек бөтерелеп китте. Менә шулай итеп яши башладык инде.
Капитан хикәясен сөйләп бетерүгә кешеләр тарала да башлады. Тик шунысы гына аңлашылмый калды, яшьти бабайның кәләшенең аягы кырык сантиметрмы, әллә ул пар ат җиктереп җилдереп үтәрлек капка баганалары шикелле озын сыйраклымы?
Фото: Freepik.com