Чәчмә әсәр
21 Июля , 05:15

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (8)

Рәфинәнең битләре буйлап тагын кайнар күз яшьләре акты… Чыдамады, торып китте. Сумкага җылы әйберләр: берничә пар оекбаш, бияләй, чалбар, свитерлар тутырды. Аш бүлмәсе буйлап, шкафларны, суыткычны бер ачып, бер ябып, себергә җибәрер әйбер эзләде. «Мәтрүшкә салырга кирәк, дарулар, кагыт та куйыйм, сыер мае кирәк булыр, их, эремчеге дә ярар иде дә бит, кирәкми дияр. Каймак тансык инде анда, алдан барган егетләре шатланыр. Иптәшләре алдында йөзе якты булыр, салыйм әле бер-ике банка…»

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (8)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (8)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (8)

(Дәвамы.)

Рәфинәнең эш хакы зур түгел, ләкин ай саен килә. Тотрыклы.
Көне җитә дә, бирәләр дә. Ринат көне-төне эшләсә дә, аныкы юк
исәбендә. Түбәнсенә шуңардан. Мәктәп яшеннән яклаучы булып
өйрәнгән халәтеннән яза. Йомшак кына күңелле хатыны үзен дә,
ишле гаиләсен дә туендыра кебек килеп чыга. Элегрәк, колхоз
эшләгәнгә көрәп игенен биргән чакта күңеле көр була иде игенченең. Беренчелекне яулаучы комбайнчыга ашлыгы мулдан төшә,
бодайның да гәрәбәдәен сайлап ала. Ирләр көзен, бер трактор
арбасы төялешеп, ак тегермәнгә баралар. Мичтә ипи пешерергә
еллык ак он запаслыйлар. Малга фуражын, салам-печәнен сөйләп торасы да юк. Хәзер игене дә аз, тегермәннәр дә ябылып
бетте. Колхозы да таралырга тора. Рәфинә эш хакы алган көнне
өйдә бәйрәм: кайтышлый ук кибеткә кереп печенье-кәнфитен,
ярма-шикәрен алып кайта. Бала-чага гөр килеп аның сумкасына
сарыла. Акчаның калганын электрга түләргә алып куялар. Башкача килер урын юк бит.

Киемгә акча юк, аны узгынчы чегән-үзбәктән бәрәңгегә, сирәк чакта эчәк-бавырга,

каймак-майга алыштырып алып калалар. Ярамаганын кисеп-өстәп тегеп кидерәләр.
Яклый алмый гаиләсен Ринат. Кулыннан килә, эшкә батыр, ә акча
китерәлми. Шул түбәнсенүне күтәрми аның ирлеге, шуңа китә
себергә.
Акчасызлыктан тәмам гарык булгандыр, хатыны да каршы
килмәде Ринатка. Җибәрмим, дип әйтер, елар дип уйлаган иде.
Аптыратты. Иренең зур кара күзләренә мөлдерәп кенә карады да,
озынаеп киткән кара чәчләренә бармакларын батырып, башын
күкрәгенә кысты. «Бар!» – диде. Тавышында бер шик тә юк.
«Күрәсең, үзе дә бу хакта уйлап йөргәндер күптән, беренче булып
сүз башларга гына кыймаган», – дип уйлады шунда ир. «Бар,
Ринат, бушка эшлисең бит, көчең жәл. Гөлшатның укырга керер
вакыты җитә, кияргә пальтосы да юк. Бар!» – диде чарасызлык
чагылган тавыш белән. Ирнең күңеле тулды. «Син ничек торырсың соң?» – диде ишетелер-ишетелмәс. «Түзәрмен әле берәр
ничек, түзәрмен…»
Хәзер шул карарны үтисе генә – Уфадан Төмәнгә юл тоткан
машиналарга утырып китәсе генә калды. Иртәгә иртәнге якта,
дип хәбәр иттеләр…
– Бигрәк әйбәт булды бит әле бу, Ринат, машинага утырып
баруың, димен. Китәм дигәч тә, бер юл сумкасына нәрсә генә
сыйдырырмын дип көеп йөрдем. Ач торырсың, туймассың шунда сазлык уртасында дип. Ходай Тәгалә минем уйларымны
ишетте ул. Болай булгач, барысын да төяп җибәрәм, – дип,
баздан кышкылыкка әзерләнгән солянка, рассольник, борщ банкаларын алып чыгып, тартмаларга тутырды. – Бәрәңге әрчеп,
бер банканы ачып суга салып җибәрсәң дә, ашап туйгысыз аш
була. Катып ашарга каймагы-катыгы булмас та соң, барыбер өйнеке өйнеке булыр әле.
– Кеше көлдермә инде, Рәфинә, анда ашарга пешереп утырып буламыни? Алмыйм бу банкаларны! Егетләр көләр!
– Көлми генә торсыннар, яме! Рәхмәт әйтеп ашарлар әле.
Җае чыга ул, кичтән пешереп ятсаң, иртән тамагың тук китәр.
Мин дә тыныч булырмын. Синсез аларның берсен дә пешерәлмим мин…– Рәфинә яшьләренә буылды.
– Ярар, ярар, әнкәсе, алам барысын да. Тынычлан, – Ринат
хатынын күкрәгенә кысты. Үзенең дә күңеле таш түгел, тамак
төбенә авыр төен килеп утырырга гына тора. Чыда гына еламый…
– Ит турап бир әле, вакыт җитәрлек, мичкә тушенкалар тыксам, үзем духовкада өчпочмак, газ өстендә беленнәр пешереп
алам. Шулпа кайнатып, пилмин ясап туңдырып куйган идем
кичә үк, иртән салып алырмын. Менә өлгерсәм, маяш та пешереп
алырга иде, син бигрәк яратасың бит. Юлга бер тавык пешереп
куйдым, иртән котлет та кыздырырмын әле, бара-бара ашала ул,
юлда корсагың ачар. Казны түшкәсе белән куям, Яңа ел бәйрәменә булыр, сакларсыз. Урыслардан алган салоны онытма, берәр
банка тозлы ит тә алырсың…
– Рәфинәү… Балаларга калдыр, – дип сабыр гына бүлдерде
аны Ринат. Тик сумка тутыру, бәрәңге әрчү, камыр басу, банкалар
юу һәм тагын әллә ничә эш белән берьюлы булышкан хатынының күтәрелеп каравы булды, әйтер сүзләрен йотты ир. – Юк.
Юк, Рәфинә. Барысын да алам, әзерлә…
Ит турады, сумка төяде, мичкә утын бурады, янып беткәч,
күмерен җыйды ир. Йокысыз үтте төннәре, бер-берсенә күтәрелеп карарга, сыенырга вакытлары да калмады.

Арыдылар, еламаган күз яшьләре, әйтелмәгән сүзләр авырлыгыннан йончып таң
аттырдылар.
– Җылы килеш өчпочмакларны аша әле туйганчы, Ринат…
– Ашыйм. Тәмле булган, Рәфинә, әйдә үзең дә.
– Мин соңыннан да өлгерермен. Син аша…
– Тушенкаларны мичтән алып, капкачларын бор әле, Ринат. Берсен ашап куйсаң да ярар, син яратасың бит. Боргач,
әйләндереп каплап тор. Барысы да әйбәт кенә капланса, көн аша
пешерсәң дә, почти өч айга җитә бу сиңа.
– Хәзер, Рәфинә, хәзер.
– Тор инде, Ринат, йоклама, маяшларым пеште, кара нинди
күперде! Беленнәрне каз мае белән дә, сыер мае белән дә майладым. Авыз ит, әйдә, бергәләп чәй эчик…
– Эчик, әнкәсе, хәзер, йокымсырап киткәнмен шул…
– Син эч. Телевизорны да ач, тегендә юктыр ул. Иртән дә
берәр кино бардыр әле, ач, тавышын әзәйт тә. Син эч. Минем
әллә нәрсә эчәсем килми…
Ринатның да тамагына утырган төере аша үтми иде ризык.
Хатынының сүзләрен екмыйм дип, ашасы килмәсә дә, тырышты.
Сытылырга гына торган күңелен кыймыйм дип, ни кушса, шуны
үтәде. «Икәү кочаклашып утырып, ихлас әрнүләрне сөйләшеп,
елашсак яхшырак булмас иде микән?» – дип уйлады үзе. Ләкин
күз яше күрсәтмим дип, хатыны – ирнең, ире хатынының янына
якын килергә дә курыкты бу төндә. Иртән малларын карадылар,
ләм-мим бер сүз дәшешмәделәр. Балалары уяныр вакыт җиткәндә генә, төнге киеренкелектән арынырга теләпме, тыеп тоткан
хисләргә ирек бирепме, бер-берсенең кочагына ташландылар.
Бер-берсенең яшьләренә чыланып, өзгәләнеп яратыштылар ир
белән хатын. «Тагын кайчан кочагыма алам, кайчан сөям әле
аның тәнен?» – дип уйлап әрнеде ир. «Исән кайтса гына ярар
иде, Ходаем, әгәр тагын күрешмәсәк, соңгысы булса бу яратышу?
Исән кайтса гына ярар иде, Ходаем! Куркам! Куркам! Җибәрергә
куркам!» – дип уйлап, елый-елый иренең кулларына, иреннәренә
буйсынды хатын. Икесенең дә зиһенен бер уй телгәләде: «Ничек
ансыз түзәрмен? Ничек түзәрмен?»
– Елама инде, Рәфинә, миңа да авыр бит…
Тын калып, киң җиһанга икесе дә теләкләрен юлладылар.
«Исән кайт, берүк, исән-сау йөреп кайт!» «Исән-имин генә торыгыз, берүк, исән-имин генә торыгыз, мин кайтканчы!»
Бераздан әтиләре һәм әниләре арасына, җылы юрган астына
Муса белән Һади килеп чумды. Ата кеше улларын тупылдатып
сөяргә кереште. «Балаларны сагынуга ничекләр түзәр?» Рәфинәнең битләре буйлап тагын кайнар күз яшьләре акты… Чыдамады, торып китте. Сумкага җылы әйберләр: берничә пар оекбаш,
бияләй, чалбар, свитерлар тутырды. Аш бүлмәсе буйлап, шкафларны, суыткычны бер ачып, бер ябып, себергә җибәрер әйбер
эзләде. «Мәтрүшкә салырга кирәк, дарулар, кагыт та куйыйм,
сыер мае кирәк булыр, их, эремчеге дә ярар иде дә бит, кирәкми дияр. Каймак тансык инде анда, алдан барган егетләре
шатланыр. Иптәшләре алдында йөзе якты булыр, салыйм әле
бер-ике банка…»
Яктыру белән өй алларына себергә юлланучы машиналар
килеп туктады. Ринат улларының кулларын муеныннан чак кына
алып, сикереп торды, ашыгып-ашыгып киенде.
– Гөлшат! Кызым! Баз тишекләрен тыгарсың әле, җитешәлмәдем. Кар күбрәк яугач, өй тирәли эргә салырсың яме?
– Ярар, әти.
– Алмагач төпләрен таптарга онытма. Тычкан кимермәскә...
– Онытмам, әти. Барын да эшләрмен.
– Сыерларга икешәр чүмеч он. Бозауларга вакыт җитә башлагач, туктатырсың...
– Мин беләм, әти.
– Сакла әниеңне, кызым. Елатмаска тырыш.
– Ярар, әти...
Ашыгып-ашыгып тартма-тартма әйберләрне ташыдылар.
– Ай, килен! Син иреңне кайтмаска җибәрәсеңме әллә?
Еллык ашарга төягәнсең бит! – дип көлделәр ирләр.
– Алла сакласын, авызыгыздан җил алсын! Кайта ул!
Балалары капка төбенә чыгып тезелделәр. Малайларга машиналарны карап тору кызык иде. Кызлар барысын да аңлый,
эндәшмиләр, әтиләре белән әниләренә саубуллашырга комачауламаска тырышып тын торалар.
Ике кулга эш булганда, еламый тыелып була ул. Хушлашырга
вакыт җиткәч, түзеп кара! Йокысыз төннән, очсыз-кырыйсыз
кебек җыенулардан, күз яшьләреннән, соңгы көннәрнең уйларыннан, куркуларыннан тәмамарыган икәү бер-берсенә карашып
бушап калган өй уртасында басып калдылар. Икесе дә куркып
көткән минутлар килеп җиткән иде шул. «Елап озатырга ярамый,
диләр. Соңыннан, соңыннан, ул күрмәгәндә тәгәрәп елармын.
Түзәргә иде…» «Яшьләремне тыялмасам, егетләр күзенә ничек
күренәм? Түзәргә иде…»
Башкача мәңге күрешмәс кебек куркып кочагына кысты Рәфинәне Ринат.
– Чыкма тышка, чыдый алмам… – диде карлыккан тавыш
белән. Борылып кына чыгып китәргә уйлады. Түзмәде, әйләнеп
карады. Өзгәләнгән ике караш очрашты да, ир белән хатын тагын бер-берсенә табан атлады. Соңгы тапкыр үбешкәндәй, йотылып, бер-берсенең күзләреннән, битләреннән, иреннәреннән,
кайда туры килә шуннан үбеп калырга ашыктылар. Бар көчен
җыеп, аерылып, чыгып йөгерде ир. Рәфинә исенә килеп, йөгереп
чыкканда, машина кузгалып ята иде. Биек машина ишегенең
тәрәзәсенә капланган Ринатның битләре буйлап мөлдерәмә
яшьләре ага.
Капкага капланып елаган әнисен Гөлшат бик озак юатты.
Өйгә керергә үгетләп арыды. Туңып беттеләр.
Кергәч тә туктамый елады. Кичкә тынды. Гөлшат белән сүзсез генә мал карап керделәр. Балаларын утыртып, төне буена
пешергән ризыклардан чыккан өлешләрне ашатты. Тамагына
аш үтмәде үзенең. Ринат себердә булган айларда мич ашлары
әзерләргә кулы бармады. Нинди азыкка тотынса да, әтиегез
кайткач пешерербез дип, алып куя барды.
Көннәре озын, кичләре очсыз-кырыйсыз, төннәре салкын
булды Рәфинәнең. Кыш бетмәс кебек тоелды аңа. Ире беркайчан
да кайтмас, кочагына алмас кебек тоелды. Шул уйларын куып
хәле бетте. Куркуларын җиңә алмый, төшенкелеккә бирелгән
вакытлары, йорт эшләре бөтенләй Гөлшат җилкәсенә калган
чаклар да күп булды. Ялгызлык кышы, себер суыклары кебек
озайлы шул…

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (8)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас