Чәчмә әсәр
20 Июля , 17:16

Заһит МУРСИЕВ. Паралич (3)

Я, Аллаһ! Нигә син гомер эчендә бер генә тапкыр миңа шулкадәр акча бирмисең?

Заһит МУРСИЕВ. Паралич (3)Заһит МУРСИЕВ. Паралич (3)
Заһит МУРСИЕВ. Паралич (3)

Куркыныч киче

 

Бу ике бәндә сөйләшергә кайдан сүз табалар, диген. Бүгенге көн темасы итеп радияцияне сайлаганнар. Бу хакта минем дә әйтер сүзем вә сорауларым булганлыктан, кызыксынып колак салдым.

Эш шунда ки, мин тугач та район картасындагы зур почмагының буш икәненә игътибар иттем. Ничек инде ул буш, бер авыл да юк?

Яшь чакта ишеткән идем, имеш, бу яктагы урманда шундый урыннар бар, төнлә чыршылар зәп-зәңгәр нур балкытып утыралар икән. Укытучы сөйләгән иде. Бездән үрге яктагы елга буендагы шәһәрдә яр буенда 40 мең тонна баектырылган торий ята, ди. Бетон мичкәләрдә, цинк контейнерларда түгел, ә гади цемент капчыкларында. Гәзиттә укыган идем. Димәк, бу әле атом бомбасын нәрсәдән эшләп булганын белмәгән заман. Ирле-хатынлы Кюриларның радияциядән тиреләрен яндырып, кып-кызыл ит булып калмаган вакытларыннан калган произвоство. Ә эшләп йөргән чакта үзләре күргән кешеләрнең сөйләвеннән шуны да беләм, безнең район аша аккан елга буенда бетон мичкәләр яткан булган икән. Кемнәрдер ташлаганмы, ташыганмы, авария булганмы, билгесез. Авария дигәннән, мин әле тумас борын белә идем, безгә агып төшкән елгалар башында 57 елда күл шартлаган иде бит. “Маяк”та булган мәһшәр әкият түгел. Менә шулай ничәмә факт бергә килеп төйнәлә түгелме?

Ә хәзер Александр сөйләп утыра.

– Элекке елларда шул яктан ике зур молоковоз килә иде. Үзләре ап-ак нур чәчеп тора. Анда югаргы якта фермалар юк бит инде (ә бу якта, урманнар арасындагы бушлыкта нинди ферма булсын). Хәзер ул машиналар күренми башлады.

– Ә сез Ильинка авылын беләсезме? – диде кинәт Александр.

Ишеткәнебез бар, күргәнебез юк. Чөнки андый авыл юк. Ә исеме язылган билге тора. Юк, онытылып калган борынгы язу түгел. Кемгә ориентир бу?

Искә төште, бу якта Ачит дигән авыл да бар иде. Урман кыркучылар яшәгән бу авыл бик тиз барлыкка килде. Аннан да тизрәк юкка чыкты. Әллә теге молоковозлар ашадымы?

Бу якта игътибарны җәлеп итәрлек башка нәрсә юк. Дөрес, тирә-якта иң биек үр бар. Ә менә капма-каршы якта яңа  юл сала башлаганнар. Ул еракларга сузыла, бәлки, хәзер теге молоковозлар шул юлдан йөридер, күперләре бик нык диләр бит. Тагын монда сирәк-мирәк кенә балыклар үлеп куя, сәер яңгырлар, сәер карлар явып китә. Кыскасы, барсы да исән-имин, тыныч минем туган илем.

Тыңласаң тыңла боларны, тыңламасаң бер мендәреңне ике колагыңа тык. Сүз тегермәннәре көйле әйләнә, икесе дә дөньяны күп күргән, күп йөргән, икесе дә балыкчы, водитель, нефтьче, сүз остасы. Сүзләрен аңламавым минем проблема бит инде.

Александр белән Хәмил кайда гына булмаган, тагылышып йөргәннәр диярсең. Уренгой, Когалым, Сургут, Нижневартовск, кыскасы, Себерне иңләп-буйлап гизгәннәр. Александрга Себер генә җитмәгән, киткән читкә. В смысле, Себердән чыгып Сахалингә. Аның әңгәмәсен бүлдереп, Хәмил сорау биреп куйды:

– Көненә күпме торба сала идегез?

– Йөз данә.

Бүлмәдә тынлык урнашты.

– Йөз данә бик күп була бит ул.

– Әйе, анда бит Америка техникасы эшләде, безнеке түгел. Контактный сварка чыжылдатып кына ала, торбылар ялганып та куйган була. Икенче агрегат изоляция рулоннарын әйләндереп тора, эш алга бара.

– Йөз торба дисең, ә озынлыгы?

– Һәр торба сигез метр инде ул. Димәк, көненә 800 метр килеп чыга.

Бүлмәдә тагын тынлык. Өчебез дә күңелдән санарга тырышабыз. Минем инде нульләрне бүлү, тапкырлау арифметикасы башымнан күптән чыгып очкан. Без үскәндә дәфтәр тышына: “Широко распростирает химия руки свои в дела человеческие” дип Михайло Ломоносов сүзләрен язып куя торган идек, эшебезгә генә түгел, бүгенге заманда дару химиясе безнең башыбызга кереп утырган, ташбака тизлегендә исәпләсәм дә, очына чыга алмадым.

– 800 метр, – диде Александр үзе.

Аңлашыла, безнең нефтьне суыру өчен Кытай белән Америка ни генә уйлап тапмый икән. Әйтәм, Нефтегорск каласы җимерелгәч, “восстановлению не подлежить” дип карар чыгарып куйдылар. Әгәр нефть Кытай өчен чыгарыла икән, нигә инде нефть эшкәртү заводы корып мәшәкатьләнергә, эшләсеннәр үзләре, кешеләре күп бит. Себер-Сахалиннарны тикшергәч, әңгәмә якынгарак күчте. Акча эшләү тармагында бензовозлар да бик күп тир түгә икән. Бу бизнес кагыйдәләрен мин Александрның микрокыска сүзләреннән бик аз аңладым. Бензовоз, автозаправка станциясенә килеп шлангысын төшерә икән дә, туктап тора икән. Янәсе, ягулык бушата. Ә аннары кузгалып үз юлына китә (Казахстан ягына). Күпме ягулык калдырганын, күпмесен үзе белән алдырганын аңламадым. Ләкин полиция, бизнесменнар, түрәләр моны ничек сизмиләрдер, менә монысы вопрос. Хәер, эшне бит шулар оештыра түгелме?

Мин беләм, Казахстан бездән урман, ашлама, техника, руда ала. Хәтта су белән һавага кадәр кул суза. Ә менә шундый угры ысул белән бездән әзер бензин алып ята, дип һич тә уйламаган идем. Ил җитәкчеләре кая карый соң? Дуслык саклый.

– Минем баҗа гыйнуар аенда 450 мең сум акча алып кайтып биргән, – дип тәмамлады сүзен Александр.

450 мең. Бу күпме була соң? Мин яңадан күз алдына китерергә тырышып карыйм. Их, баш миемә тулган мочегонный дарулар ирек бирми бит.

Я, Аллаһ! Нигә син гомер эчендә бер генә тапкыр миңа шулкадәр акча бирмисең? Уфадагы ипотекабыз “ә” дигәче “да” диеп кимеп куяр иде бит. Гаиләбез белән җиңел сулар идек ләса.

 

  Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас