Чәчмә әсәр
20 Июля , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (7)

Авылларында зәп-зәңгәр күзле, җитен төсле куе чәчләрен үреп күкрәгенә салып йөргән кыз берәү генә иде. Һәрхәлдә, Ринатның күзләре башкаларны күрмәде. Йомшак күңелле булды Рәфинә. Укытучы шигырь укыса да елый, телевизордан кино караса да. Клубта һинд киносы күрсәтсәләр, бөтенләй тыя торган түгел: Ринатның киеменең ул утырган яктагы җиңе юешләнеп бетә. Нечкә күңелле кызны малайлар бәләкәйдән кыерсытырга гына тордылар. Толымнарын кисеп ташлардай чаклары күп булды. Яклаучысы табылганчы «Сызлавык», «Елак» кушаматларыннан башы чыкмады. Шуңа бәләкәйдән кызның яныннан китмәде Ринат.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (7)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (7)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (7)

(Дәвамы.)

Күңеле тартмаса да, гадәт үзенекен итте, кайтышлый идарә
йортына сугылды. Тимер капка алдында тукталып рәис кабинетының тәрәзәсен күзәтте. Төнгелеккә сүнеп торганмы, юкмы,
уты бар, әтисенең ишекле-түрле йөренгәне күренә. Өйдә сирәк
куна башлагач, аның янына кереп сөйләшеп, аңлашып утыру нияте дә бар иде үсмернең. Җәй буена бу тирәне күп тапкыр урады,
әтисе кырына атлыкты, тик бәләкәйдән калган куркуын гына
җиңә алмады. «Аяк астында уралып, мишәйт итеп йөрмә, маңка
танау!» – дип кычкырып җибәрер кебек тоелды аңа. «Хәзер керү
юк инде. «Сары таракан»га анда урын юк». Тракторчы Фәтхи
кебек көрсенеп куйганын сизмәде үзе, матаен кузгатып җибәреп
кенә кабызды да өенә барып чыга торган тыкрыкка кереп китте.
Әнисенең: «Җәй көнендә пышлыгып өйдә йоклап яту булмый!» – дип эткәләп, сәндерәгә чыгаруы Эдик өчен уңайлы
булды быел. Кайчан кайтып ятканын белгән кеше дә юк. Элек тә
кызыксынып бармадылар баруын. Ләкин өйгә кайткан чагында
тиргәрләр дигән курку белән түгел, тирән яшерелгән өмет белән
ишекне ача, башта тавышланмыйм дигән булып, идән такталарына шыпырт кына баса, чишенә, аннары күңелендә кузгалган
усаллыкны тыялмый, ишеттерергә теләп, кирәксә-кирәкмәсә дә
шатырдап, мич артындагы чиләктән барып су эчә иде. «Кичә
әтидән, әнидән эләкте», – дип, клубка чыгучы малайлар белән
рәттән сөйлисе килә иде. Быелгы җәйдә клуб тирәсендә сирәк
йөри Эдик. Төнге «обхут»тан арып кайта, уйланырга, буш өметләр белән булышырга хәле калмый. Сәндерәгә менә дә ятып
йоклый. Иртән дә, төшкә кайткач та күрүче юк, беркемнең дә
нервысына тими…
Яңарак кына өелгән хуш исле болын печәненә сузылып ятып,
тәмле итеп кирелүе булды, ялан ягыннан ачы сүгенү ишетелде.
Тавышын шундук таныды: комбайнчы Өлфәт.
– Кеше яшәмәгән яктан гына кертеп ябарга, абзар ишеге
эчтән ачык булыр, дигән иде бит. Кая соң? Их, инәңне генә…
Ачылмый ич! – Ишекне тарткалап карадылар да читкә киттеләр. Ат пошкырган тавыш ишетелде.
– Тррр! Хәзер, хәзер. Йорт капкасыннан кертик дә җибәрик
инде! Яктыра башлады ату! Әйдә, әйдә!
«Скотник Кәримҗанмы бу? Нишләп йөриләр болар икәүләп?»
Эдик сәндерәнең йортка караган капка ярыгыннан төнге кунакларын күзәтте. Акырта-бакырта өч бәләкәй бозауны йортка
керттеләр дә капканы терәтеп куйдылар.
Өлфәт арбага тиз генә сикереп менеп утырды, дилбегәне
кулына алды да:
– Әйдә инде, кыймылда шәбрәк, – дип, аксак Кәримҗанны
ашыктыра башлады. Тегесе чатанлап барып, бер янбашы белән
арба кыегына эләгеп тә өлгерде, ат кузгалып та китте. Арба уртасында тагын бәйләнгән ике бозау ятканын Эдик ап-ачык күрде.
Аптырады. «Әтинең төн караңгысында качып мал алып кайта
торган гадәте юк. Бер тапкыр тай кайтарган иде, бөтен колхозчыга да эш хакы дип бүлгән чакта. Көпә-көндез, башкалар белән
бергә тараттылар. Бу бозаулар турында әти үзе белә микән?»
Үсмернең йокысы качты. Башында төрле уй чуалды. «Элек клуб
буенда пиво эчеп йөргәндә күзгә бернәрсә дә күренми иде,
кайта идем дә йоклый идем… Юк инде, сантый, нәрсә уйлап
утырам! Элек әти фермадан мал кайтарганы юк иде. Абзар
эчендә – бер сыер, бер бозау. Ел да шулай. Бервакыт ничектер
ике сыерга әйләнде ул, ике бозау булды. Юк, ул чакта да, сыер
алыштырабыз дип, кешедән сатып алдылар бугай. Әни ике сыерга озак түзмәде…»
Эдик сәндерә капкасын ачып куйды. Иртәнге җиләс һава
битенә килеп бәрелде. Уйлана-уйлана, утырган урынында йокымсырап киткән Эдикны Гайнуллинның йорттагы бозауларны абзар
эченә кертергә азапланып ыһылдавы уятты. Сәндерәдән егылып
төшә язды үсмер. «Бу вакытта Гайнуллин нишли соң монда?!»
Өйдән өстенә җиңелчә халатын гына эләктергән әнисенең чыгып,
иргә берсүзсез булыша башлавы аны тагын да ныграк аптыратты.
Эдикның күзләре шар булды.
– Кая ябарга?
– Аранга керт әле пока, тавышлары ишетелмәс, ичмасам.
– Капкасын ач!
Тагын нәрсәләрдер пышылдаштылар, Эдик ишетергә бик
тырышса да, аңлый алмады. Терәткән капканы ачалмагач, Гайнуллин кире абзарга кереп,

тыкрыкка чыкты. Бераздан Эдик әнисенең абзардан чыгып, салмак кына басып йорт капкасы алдына
баруын күрде. Гайнуллин терәү агачын кулына тотып, йөзенә
азгын елмаюын чыгарып, баганага сөялгән килеш аны көтә иде.
– Ташла инде шул агачны, – диде әнисе ишетелер-ишетелмәс
итеп, үзе дә шул баганага барып сөялгәч. Авылның көтү җыя
башлый торган югары очыннан чыбыркы шартлаткан тавыш
ишетелде. – Кайт инде, сәгатең чыкты…
Эдик, ирнең алдагы адымын күрүдән берчә куркып, берчә
бу тамашадан күзен алалмый, һаман шул ук чиркангыч елмаю
белән әнисенә текәлгән йөзгә карап катты. Шыбыр тиргә батты
үсмер. Менә Гайнуллинның җәенке авызы әнисенең иреннәрен
эләктереп алды, озын бармаклы кулы халатының чабуы астына
шуды. Эдик башта сикереп төшеп, Гайнуллинның богазына
ябышырга омтылды. Әнисенең ак балтырлары, эчке киеме күзенә
чалынгач, нигәдер тукталды, кыенсынды, кычкырмас өчен ике
кулы белән авызын кысып, печән өстенә йөзтүбән ауды…
Капка, аннары бераздан өй ишеге ябылганын ишеткәч тә,
торырга куркып ятты Эдик. Әнисенең кыланышын әтисенә
түгел, үзенә карата хыянәт итеп кабул итте үсмер күңеле. Бу минутта

нигәдер аның күз алдына авылының урамнары, ялан-кырлары, басулары, кешеләре килде. Тирә-як авылларга һәм район
үзәгенә киткән юлларны «урап килде» аның күңеле. Колхоз
идарәсенә әтисе янына, автопаркка, фермага «кереп чыкты»,
тыкрык буйлап «килеп», сәндерәгә «менде»… Эдик үзен зур
дөньяда бер ялгызы калган кебек хис итте. «Хыянәт» сүзе әлегә
кадәр тел өстенә бер төшмәсә дә, бу хиснең ачысы таныш булмаса
да, егет корына кереп барган баланың йөрәгенә ут булып үтеп,
гомерлеккә онытылмас итеп көйдерде.


8
– Гөлшат! Гөлша-а-ат! Кызы-ым! Куй нде шул китабыңны!
Бу кадәр әниеңә охшарсың икән! Шигырь җене кагылган инде
үзеңә!
– Үзегез шулай исем кушкансыз, хәзер тиргәвеңдә файда
юк. Адашым Гөлшат Зәйнашеваның китабын укыйм, әти. Түзәсең инде!
– Укырсың, кызым! Мин киткәч, кичләрен кычкырып укырсың, әниең уйланып утырмаслык итеп. Кара әле, кызым, мин
себердә чакта син әниеңә булыш инде, яме?! Муса белән Һади
бәләкәйрәкләр бит, сәнәк-көрәк күтәрерлек түгел.
– Аңлыйм мин, әти. Сәндерәдән печән төшерү, мал астын
алу, тирес чыгару, кар көрәү миңа кала дип уйлап йөрим үзем дә.
Йолдыз сеңелем өйдәге эшләрне караса, мин тышта, абзар
тирәсендә булырмын инде син юкта.
Ринат олы кызын күкрәгенә кысты. Күңеле тулганын, күзләре
яшьләнгәнен сиздермәскә тырышып:
– Чыгабызмы абзарга? Өйрәтим барысына да алданрак.
Эшләп өйрәнсәң истә кала ул, – дип, кызының йомшак чәчләреннән сыйпады ир. – Йолдыз! Син дә тик торма, әниең китапханәдән кайтуга өйне кып иттереп җыештырып куй!
– Ярар, әти! Сез мал карап керүгә чәй дә куям әле мин!
– Уңганым минем!
Йолдыз артыннан, көнләшеп, малайлар да әтиләренең муенына килеп асылынды.
– Безнең дә тышка чыгасы килә!
– Без дә синең белән балабыз! Себелгә акча алылга балабыз! – Һади, кечкенә булуына карамастан, мәктәптә укучы
абыйсы Мусадан калышмый, кайчакта арттырып та җибәрә.
– «Р»ны әйтергә өйрәнгәч тә барырсың! Көрәрсең акчаны
яме, энем! Менә хәзер Йолдыз апаңның итәгенә менеп кунакла
әле, ишектән суык керә хәзер без чыкканда! – дип, закон урнаштырды Гөлшат.
– Юк, улым, – диде Ринат, бәләкәчен сөеп, – сез үскәч
себердә йөрмәс ирләр, үзебезнең колхозда эшләп, җитәрлек
акча алырлар. Ерак китеп йөрисе булмас, менә күреп торыгыз…
Һадиен кызының кулына биргәндә, тагын күңеле тулды ирнең. «Я, Хода, ничек түзеп, яшьләремне Рәфинәгә күрсәтми
юлга чыгарга булыр. Капкадан бер чыгып китсәм, сабырланыр идем инде…»
Бер-берсен күрми бер көн дә яшәп караганнары юк аларның.
Авылларында зәп-зәңгәр күзле, җитен төсле куе чәчләрен үреп
күкрәгенә салып йөргән кыз берәү генә иде. Һәрхәлдә, Ринатның
күзләре башкаларны күрмәде. Йомшак күңелле булды Рәфинә.
Укытучы шигырь укыса да елый, телевизордан кино караса да.
Клубта һинд киносы күрсәтсәләр, бөтенләй тыя торган түгел:
Ринатның киеменең ул утырган яктагы җиңе юешләнеп бетә.
Нечкә күңелле кызны малайлар бәләкәйдән кыерсытырга гына
тордылар. Толымнарын кисеп ташлардай чаклары күп булды.
Яклаучысы табылганчы «Сызлавык», «Елак» кушаматларыннан
башы чыкмады. Шуңа бәләкәйдән кызның яныннан китмәде
Ринат. Мәктәпне тәмамлагач, Рәфинә читтән торып кына техникумга укырга керде дә эшли башлады. Ринат район үзәгендә
училищеда укыды, көн саен: яңгырмы, буранмы, җәяүме, очраклы машина-трактордамы – гел кайтып йөрде.
– Кыерсытучы булмадымы? Сүз әйтмәделәрме? – дип,
йодрыгын төйнәп, кемгә булса да каршы торырга сүзләрен әзерләп, юл уңаеннан ук китапханәгә килеп керер иде. Китап шүрлекләре арасында җанына тынычлык тапкан Рәфинәсе кояштай
балкып бер елмаер да, егетнең чыланганы да, өшегәне дә, арыганы да онытылыр иде. Кыз сессиягә дип шәһәргә барса, яллар
саен анда юлланыр, үз алдына алган яклаучы, сакчы миссиясеннән беркайчан да баш тартмас иде егет. Үзеннән генә яклый
алмады, яшьлек дәртен тыялмады бер җәйге кичтә, Рәфинәне
үзенеке итте. Кыз берсүзсез буйсынды. Ул уйлары белән күптән
яклаучысының кулына үзенең язмышын тапшырган иде. Күз
яшьләре аша елмаеп: «Мин синең хатының инде хәзер», – дип
пышылдады да, җирән толымнарын туздырып, егетнең күкрәгенә
башын салып, йокыга талды. Печәнлектә түгел, әйтерсең, өйдә
караватта ята. Үзен-үзе битәрләп таң аттырды Ринат. Уятмый
гына таңда печәнлектән төшеп, өенә кайтып хәлне аңлатты, олы
яшьтәге ялгыз әнисен ияртеп, Рәфинә уянып өйләренә керүгә,
кыз сорап килеп тә керде. Бер төн дә аерым кунмадылар алар.
Комбайнда төнгелектә эшләгәндә дә я Ринат ярдәмчесен калдырып кайтып куна, я балаларын йоклатып хатыны аның янына
басуга килә… «Мин киткәч, ничек яшәр Рәфинә? Кем яклар аны?»
Бүген дә, хатыны дүрт бала табып, аларны икәүләп аякка бастырып ятканда да шулай уйлый ир. Бер адым да читкә атламас иде,
дүрт бала бар. Алар өчен Рәфинәсен яраткан кебек өзелеп тора
ир. Себергә китеп акча эшләү карары да шуннан. Теләп түгел,
ни чарадан бичара бара ул суык якларга «озын акча» артыннан.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (7)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас