Чәчмә әсәр
19 Июля , 18:37

Заһит МУРСИЕВ. Паралич (2)

Палатада тынлык. Тынлык сүздән яхшы. Чөнки сүзнең чүбе күп.

Заһит МУРСИЕВ. Паралич (2)Заһит МУРСИЕВ. Паралич (2)
Заһит МУРСИЕВ. Паралич (2)

Сөйләшүләр киче

 

Мин башта ук палатадашларымның кызык сөйләшүләренә игътибар иттем. Күп сүзләрен аңламый калам.  Менә, мәсәлән, абызбашук нәрсәне аңлата? Чак көчкә төшенә алдым, обезболивающий укол икән ул. Хәмил нигә шулкадәр ашыга, авазны әйтеп бетерми, яисә әйтәлми? Безнең якта алай сөйләшүче авыллар юк иде, шикелле. Моның я нервысы камил түгел, я тугач тел керешен кисмәгәннәр, дефект калган.  Александр кабалан урыс, бер сүз белән сөйләшергә ярата. Аның сөйләшендә ике-өч сүздән төзелгән җөмлә булмый диярлек. Болар икесе дә балыкчы икән, үз якларында нинди балыклар барлыгын тикшерә башладылар. Нәтиҗә шул: балык заты бетүгә табан китеп бара, чөнки елгалар кибә, чишмәләр корый. Боларның борчылуын мин дә аңлыйм, хәзер Уфадан Агыйдел буйлап баржалар йөртү авырлашып бара. Әгәр республикабызның горурлыгы булган Агыйделебезне югалтсак, нинди мәнсезлек булыр? Колхоз кырларында хәзер урманнар үсә дип шатланып та өлгермәдек, яңа проблема килеп чыкты. Яшь урманнар җәнлекләр өчен хөррият икән. Әгәр элек кешеләр мин аю эзе күрдем, мин аю күргән кешене күрдем дип сөйләшсәләр, хәзер инде биш-алты аю күрүчеләр бар. Монысы бер бәла, аю кешегә тими. Ә менә селәүсен, кабан дуңгызы, елан кебек ерткычлардан ерак тор. Әйе, безнең якны аю төбәге диләр. Шулай үртәшәләр иде. Без моңа искитмәгән кыяфәттә генә: “Әйе, аюлар урамда күренгәлиләр. Ләкин алар безгә тими, без аларга, ата-бабаларыбыз ерткычлар белән солых  төзегән”, – дип кенә җавап бирә идек. Ә хәзер ни кылырга, балыкчылар, аучылар, туристларга ни дип җавап бирергә? “Кадере вә гыйззәтле туганнар, әгәр дә сез безнең якка килергә уйласагыз, без сезнең исән-имин кире кайта алырыгызга гарантия бирә алмыйбыз”, – дияргәме?

Кызганычка каршы, алай түгел икән шул, я тегендә, я монда аюлар кешеләргә һөҗүм итеп тора, солых юк. Сәбәбен Александр үз теле белән аңлатып та ташлады.

– Табигатькә каршы промышленность сугыша. Шулкадәр күп каргизәрләр, вездеходлар эшләп ташладылар урман-дала зонасындамы, тайгадамы, хәтта тундрадамы хайван эзләренә караганда әрсез техника эзләрен ешрак күрәсең. Соң, табигать хайваннарның өе, яшәгән урыны бит ул. Әгәр кешеләр аларга тыныч яшәргә ирек бирмиләр икән, аларның да җавап акциясе ясарга хокуклары бар. Дүрт аяклы ерткычлар ике аяклы, кораллы ерткычларны юк итә. Барысы да гадел.

Монысы аңлашылды, ә менә су мәсьәләсе? Урманнар күбәйгәч, җирдә су артырга тиеш түгелме? Ә бездә гел киресенчә килеп чыга. гыйнварь аенда бәрәңге бетте, чөнки былтыр корылык булды. Ә безне климатның җылынуы, коры җирнең шактый өлешен океан басуы белән куркыталар. Мин шул фикерне әйткән идем, Александр кабынып ук китте.

– Әй, ул телевизор әкияте. Израилдә Үле диңгез бар, Каспий диңгезе дә түбән. Кара диңгездән Каспийгә арык кына ерганда да алар тигезләшәчәк, аннары инде Аралга су керәчәк. Казак белән Үзбәк шатланыр иде. Бу гына аз дисезме? Борын заманда Австралия уртасында бик зур күл булган, ул кибеп беткән. Хәзер ул буш тора. Бер канал казып куйганда эсседән түзәлмәгән Австралия халкы өчен җәннәт булыр иде. Ә иң мөһимен галимнәр бөтенләй искә алмый. Соң, Антарктиканың күп җире диңгез өстенлегеннән түбән бит. Бозлар эресә шул урынны тутыра да куя инде. Күз алдыгызга китерегез: океанда айсберг йөзә, ди. Су туңып бозга әйләнгәндә ун процентка киңәя дибез. Шулай булгач, айсбер эрегендә кирегә шул ун  процентка тыгызланып шул ук күләмгә кайтып кала түгелмени? Ягъни, су арту булмый.

– Син әле барсын да санап бетермәдең, – дип калкынды Хәмил. – Галимнәр бит Җир шары тере организм, ул үз-үзен сакларга сәләтле, ди.

– Син нәрсәне әйтәсең?

– Шуны. Уйлап кара, бер елда җир йөзендә ничә миллион тонна нефть чыгыралар, күпме миллиард кубометр газ суырталар, тимер, башка рудалар, күмерне исәпкә алсак җир астында нинди бушлык барлыкка килә.  Коточкыч! Ни өчен акыллы галимнәр бу хакта кисәтми. Нефтегорск шәһәрчеге юкка чыкты, Соликамск шәһәре җиргә батып бара, ә Себердәге җир убылуларын күрмиләрме? Минемчә, бушаган урыннарны су тутырачак.

Мин, ниһаять, үзем сүз кыстырырга җай таптым.

– Бик әйбәт булыр иде. Әгәр җир асты бушлыкларына су тулып бетсә, җир өстенә дә иминлек килер иде. Туфракта дым артып урманнар, игеннәр үсәр иде. Без малай чакта куян, төлке куып йөри торган идек, чынлап та, шул бәхетле көннәр кире кайтмас микән?

– Кайткан, ди, сиңа,безнең өскә “Кроношпан” менеп килә.

– “Кроношпан”? Соң, мин яшьрәк чакта халык таләбе белән шул коточкыч компаниядән баш тартмадылармыни?

– Тартканнар, ди, халыктан кем сораган. Бу  предприятие шундый машина уйлап тапкан, әкияттәге дию пәриең бер якта торсын. Агачларны, куакларны, хәтта үләннәрне кырып-себереп  урып килә, Вак итеп турап артына ташлап бара. Ә артында инде КамАЗлар тезелеп тора. Көн саен йөзләгән машина чимал чит илгә китә. Безгә торып кала коры җир. Белмим, безнең урманга бай якларда бераздан ком бураннары уйный башламаса, Алла сакласын.

– Ашарга!

Бу команда кухня ягыннан ишетелә иде. Авыр сөйләшүдән котылу өчен без тизрәк тәлинкәләребезгә тотындык.

Бездә кешенең хәленә керү, ярдәм итү гадәте бар инде ул. Шуның аркасында бүген уңайсыз хәлдә калдым. Ашханәдә урындыклар җитешми, кайсыдыр берәр өйгә кайтып киткән, кайсыдыр урманга юл тоткан – ул урам аша гына, шуңа мин басып ашый башладым. Кинәт артымда көр тавыш яңгырады:

– Алып бирегез инде кешегә бер табурет. Кичә дә мин китереп бирдем, нәрсә, әллә көн саен мин ташырга тиешмени сезгә?

А белән б дияргә белмәдем. Нигә ул мине оялта, мин купымны тәрәзә төбенә куеп ашый ала идем. Идәнгә утыра алам. Савытымны күтәреп китеп палатада ашыкмый гына тәгам җыя алам.

Гарьләндем. Юк, татар хатыны болай сөйләшми. Һичшиксез, татар апасы болай сөйләшмәс. Мин соңгы вакытта шулай чагыштырып фикерләргә өйрәнеп киттем. Һәм һәрвакыт татар өстен чыга. Нәрсә бу, эгоизммы? Ә эгоизм сүзенең татарчасы милләтче дип аталмый микән?

Безнең күптән кушамат бар,

Исемебез – милләтче.

Милләтче әгәр булмаса

Калырмы соң милләте.

Кызганычка каршы, милләтчедән шул “че” генә калып бара икән түгелме? Менә бу татар татарча сөйләшә белми, ә тегесе әйткәнне дә аңламый. Менә бу телевизор тумбочкасында китаплар өелеп ята, алып укымыйлар. Мин дә укымыйм. Әнә шул милләтче булганга күрәдер инде. Укырга тырышып карадым бит.

– Кайнар бутерброд булса, миңа хәзер бер дә артык булмас иде. Хәер, салкыны да бара. Сыр белән. Яки ветчина белән – миңа барыбер. Һәм кофе. Зур чынаяк... Чәй дә ярап тора. Тик каты булсын. Һәм шикәрле. Әгәр лимонлы булса – бигрәк тә яхшы.

Нәрсә эчәргә белми аптыраган кеше, эшкә ничек барырга дип тә аптырый, ә үзе гаилә эшләре буенча судья. Аңлашылды, кем баланы ныграк тукмый, шул балага зуррак хокуклы. Чөнки аның законы синекеннән көчлерәк. “Все мужики – сволочи”, дип  атала ул закон һәм син шул законга буйсынасың. Юриспруденцияң авызын йомдымы?! Китабыңны үзең укы, вумэнбикәм.

Палатада тынлык. Тынлык сүздән яхшы. Чөнки сүзнең чүбе күп. Менә шул: “Хәлеңне аңлыйм, туганкаем”, – дигән сүзне ишетмәсәм ярар иде. Ничек аңлыйсың? Аның йөрәге авырта, син шуны аңлыйсыңмы? Бәлки, үлемнең ничек кыен булганын да аңлыйсыңдыр, сөйләп бир. Шул алдашуыңны башыңа киеп куйсаң яхшырак булмасмы. Ач хәлен тук белми, дигән халык. Халык сүзенә салынган борынгы хакыйкатьне инкаръ итәргә тырышу артыграк кылану түгелме.

Палатада тынлык. Дөнья барлыгын, вакыт агымын күрсәтүче бернинди кузгалыш, хәрәкәт юк.  Бары тик уй калган. Анысы да инде уйсызлыктан бутала, шикелле. Дөнья әйләнә, диләр. Әйләнсә, әнә теге елга артындагы тау иртәгә әйләнеп куяр иде, башта тау, аның артында елга булыр иде. Яки, түбәндә болытлы күк, ә югарыда урманлы тау.

Палатада тынлык. Тынлык йокы юлы, мин шунда юлланып киткәнмен, ахры. Уйга батканмын, имеш. Минем яшьтән үк уйлаганны күз алдына китереп саташа торган гадәтем бар. Әллә уйлаганда саташам, әллә саташканда уйланам, белмәссең. Ник шундыймын дип үзем турында уйлыйм. Гомергә грипп, суык тидерү белән чирләмәдем, көне-төне ковидлы хатыным янында битлексез йөрдем, йоктырырмын дип уйлый да белмәдем, кан басымы 130га 90, кызларныкы кебек, диләр, гемоглабин нәкъ нормада, пульс шулай ук, башка күрсәткечләрем үрнәкле. Тагын нәрсә кирәк? Авырлыкмы? Анысы 74 кило. Военкоматка  комиссиягә йөрәгәндә 73 иде. Кайда монда өлкәнлек корсагы, кайда монда картлык шлагы, тамырлардагы холестерин бөкеләре? Бер кило дисезме? Бу юлы тапочкиларны салып тормаган идем. Шуны скидкәгә бәрегез. Нигә минем анализлар үзгәрми? Бәлки, мин ясалма кешедер. Юк, бу җитди сорау, бәлки, миңа чип куелгандыр?

Төштә дөнья тиз әйләнә Мин комиссия алдында торам. Бәй, военкомның уң ягында бер күрергә зар-интизар булган Гүзәлия ханым утыра.

– Сине без Донбасска озатырга булдык, ризасыңмы? – ди ягымлыкай.

– Аңа уйларга кирәкми, чип куелган, нинди команда бирелә шуны эшләячәк. Чикаланып торырга кирәкми, – ди военком.

Менә сиңа мә, табибәнең тавышын яхшы ишетәм. Ә больницага кергәндә ишетми интеккән идем. Һәр сүзен диярлек кабатлап сорадым. Шуннан бу кыз мыскыллы елмаюын сиздереп кенә куя да, аның җавабын медсетра кабатлап әйтә. Буш кабинет стеналары арасында юан сестраның калын тавышы шулкадәр көчле яңрый, сүзләре минем баш белән колак арасында буталып аңлашылмый кала. Шулай сөйләшкән идек бит, ә хәзер нәрсә булган? Әллә чипларын эшләтә үк башладылармы?

– Миңа 76 яшь бит әле, иптәш майор, – дигән булам.

Хәрби урынына янә ак халат җаваплый.

– Син миңа илле дидең бит.

– Әйе, чөнки сез миннән туган елымны сорадыгыз, ә минем туган елым 1950.

– Шаяруың бик урынлы, бик хуп. Андый шаяручлар безгә бик тә кирәк. Сыйфатлы материалны әрәм итәсе килми, – ди погон хуҗасы.

Сыйфатлы материя? Кем, минме? Менә кайда икән хикмәт, мине биоматерия урнына саныйлар болар. Шуңа минем тазалык яхшы, шуңа миңа ковид тими, шуңа мин чиплы. Югалтуларны минем кебек пенсионерлар исәбенә капларга җыеналар икән.

Пенсионер дигән сүз мине селкеткән кебек булды, мин нәрсәнедер искә төшерергә тырыштым. Ләкин бу авыр иде, чөнки башта минем ми белән чип программасы ду килеп сугыша иде.Урыс Александр, балыкчы, нефтьче һәм водитель нәрсә дигән иде әле? Пенсионерның да үлеме зур файда китерә, диде. Менә син 26 мең пенсия аласың, әгәр син гөнаһлы җаныңны уңышлы гына итеп Аллага тапшыра алсаң, ай саен 26 мең тәңкә хөкүмәт файдасына калачак. Моның өчен врачка биш мең булса да премия түләргә тиешләр дә бит, юк шул гаделлек.

Минем йокылы башым күрше белән килешә алмый, 5 мең ул премия түгел, хәерче ил акчасы. Минем картәти патша заманында яхшы ат өч тәңкә тора иде дип сөйләде. Менә ичмаса тәңкә булган. Икенчедән, врач дару сатып керем кертә, шул серме әллә?

Шуның белән генә дөньяга файдам бетте микән соң, дип уйлый һаман баш. Йомык күзгә аллы-гөлле түгәрәкләр күренүенә дә карамый фикерлим: болар безне биоматериал дип кенә атыйлар. Димәк, үлгәнән соң да органнарны саклаячаклар, менә хәзер аңладым нигә мочегонный ашатуларын, организмны шлаклардан, кирәкмәгән пычрактан тазарталар.

Колак төбемдә шарт итеп пушка шартлады. Палатадашым урыс шулай йөткерә икән. Нәрсә сөйли диң? Аның смартфоныннан ишеткән яңалыкны безгә җиткерәсе килә:

– Ишеттегезне әле, тере кешегә чип куйганнар! Дөньяда беренче тапкыр адәмне контрольдә тоту өчен баш миенә чип куйганнар.

И-и, әйтүеңә рәхмәт. Шул бөтенхалык чиплануына кадәр яши генә күр инде.

         

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас