

(Дәвамы.)
– Элек алданыр җирләрем булгандыр да соң. Хәзер ни, картайдым бит, Гайнуллин.
– Ярый, ярый! Белмиләр, ди. Мич артыңдагы әчегән балыңның даны күрше авыл ирләренә дә тынгы бирми хәтта. Кыскасы,
тыңла: бозауларны бүген аксак Кәримҗан көтте, димәк, төнлә дә
ул саклый. Аңа бер чикүшкәң дә җитә. Вилданның абзары
ялан яктан ачык булыр – анысын үз өстемә алам. Әмма минем
исемне авызыңнан ычкындырасы булма, шәйлә! – Гайнуллин,
хәлсез карчыкны култыклап кертеп диванына утыртты да пычракка буялгандай киемнәрен каккалады, кулларын кулъяулыгына
сөртте.
– Батырам, дисең инде, Вилданны... Хе... Үзең миннән чирканасың, үзең ялынып килгәнсең. Әй, Гайнуллин иптәш, Гайнуллин
иптәш...
– Нишләп ялыныйм, ди! Мин сиңа күптәнге үчеңне алырга
юл бирәм. Рәхмәт әйтер идең, карт себерке!
Пычрак сүз ишетүдән карчыкның болай да сары йөзе бөтенләй яшел төскә керүен, шомырт күзләрдә кинәт кабынган
нәфрәтнең үзен озатып калуын Гайнуллин күрмәде, озын гәүдәсен иеп, тәбәнәк ишекне ачты да ябарга да онытып чыгып
китте.
7
«Да-а. Соңгы вакытта бу йорт тулысы белән минем өскә
калып бара түгелме соң? Ялкау дип хурлый торгач…» – Эдик,
җилкәсен кашый-кашый абзардагы тиресне түкте, көтүдән кайткан сыерны кертеп япты, үгезне эчерде. Аяк астында уралган
үрдәкләргә сер бирмәде: «Бутау да бутар хәлем юк, егетләр эше
түгел, бакылдамый торыгыз!»
Сыер савылмады. Кичке эңгер төште. Май таплары тигән,
таушалган джинсы чалбарын, төнлә өшемәс өчен водолазка һәм
ветровкасын эләктергән Эдик йорттан мотоциклын этәреп чыгарганда, күзенә бәрәңге бакчасының уртасыннан атлаган әнисе
чалынды. Озын сабакларга абынмас өчен аякларын күтәреп-күтәреп атлый, җиңелчә җәйге күлмәгенең кыска итәге күтәрелә,
ялан ботларын билчән ашаганнан кычкырып-кычкырып җибәрә,
сикергәләп ала үзе. «Һәркөнне кичләтеп бакча аша кайдан кайта
икән ул? Әти бөтенләй өйдә кунмый хәзер. Идарәдәге бүлмәсенең тәрәзәләрендә төне буена ут яна. Нишлидер шул?» Эдик
беравык уйларына бирелеп алды да әнисенең килеп җиткәнен
көтеп тормады, мотоциклын үкертеп, капка алдында зәңгәр төтен генә калдырып кузгалып китте.
Көндәге маршруты буенча: олы урам, клуб яны, ындыр табагы, Юкәле күлен урап, Яңытау итәгенә менеп туктады. Эдик үзе
бу әйләнүен «обхут» дип атый. Яңытау итәгеннән туган авылы
уч төбендәге кебек күренә. Бәрәңге бакчалары тезелеп киткән.
Хуҗаларының кемлеген күрсәтә алар. Уңганнарның бакчасында
бер чүп тә юк, бәрәңге сабаклары ямь-яшел. Кырау да тидерми,
корырга да ирек бирми, озакламый чабып та куя әле алар бакчаларын. Комбайнчы Фәтхи абыйсыныкы нәкъ шундый, күргәзмәгә
куярлык. Мәктәп участогы белән чагыштыра аларның бакчасын
Эдик. Анда да бер чүп тотарга ярамый, түтәл аралары тип-тигез
итеп бүленгән, бөтен җирдә тәртип бит. Ә Тәгълимә апа укытучы
булып эшләгән шул. Җиргә табличкалар да кадап куйса – нәкъ
мәктәпнең яшелчә бакчасы. Аларның күршеләренең бакчасына
карау эләккәндә эләгә, эләкмәгәндә юк инде. Әнә Илүзә бакчасының утаган ягыннан өенә табан атлый. «Кичке савымнан кайтып
килә», – дип уйлап алды егет. Йорт белән бакча араларындагы
иске киртәләре аварга тора, абзар стеналарына терәү куйганнар,
түбәсенең урта өлеше җимерелеп бара. Бу сәндерәнең печәне дә
барлы-юклыдыр инде. Сыерларын бетергәннәр, ахры. Клубка
терәлеп урнашкан бакчалар матур, зур. Нәрсә генә утыртылмаган
анда! Берсеннән-берсе уздырырга теләп, мактанышып яши торган хәлле гаиләләрнең йортлары. Өйләре дә биек итеп салынган,
буялган. Мал чөгендере белән бәрәңгегә исләре китми, малларын симертер хутлары, фуражның килер урыны бар, димәк.
Гайнуллинның бакчасында бәрәңге ике генә түтәл, алары да
кыска. Арткы ягына да, читке түтәленә дә үлән чәчеп котылган.
«Кәтмән тотып бәрәңге күмгәнен күз алдыма да китерә алмыйм.
Картайган әнисенең хәле шул ике түтәллек кенә калып барадыр».
Эдикның күзе авылның читенә урнашкан йортка төште. «Нәзирәнеке. Бу бакчаның бәрәңгесе быел күмелде микән? Бер дә күрмәдем. Юан сабаклы алабуталарны чаба башласа, ничә чалгы сындырыр икән?» Тургайда яшәүчеләрнең һәрберсенең холкын,
тормышын энәсеннән җебенә кадәр белә кебек Эдик. Аның үзен
дә монда танымаган кеше юк. Этләре дә өрми, койрык болгап
сәламлиләр. Ләкин күңеленә яшергән хисләрен, башындагы уйларын беркем белми кебек. Әллә аңа да авылдашларының чын
йөзе күренми микән? Кем белсен?
Караңгы төште. Ындыр табагыннан машиналар гүләве, бала-чаганың чыр-чу килгән тавышы, ара-тирә завток Фәтихҗанның сүгенеп акырганы ишетелә. Авыл өстенә куырган бодай исе
таралган. «Ашлык көрәү – кызлар эше. Анда эшләгән кызларны
чыелдатып, шаярып йөргән бар. Хәзер кызыгы юк инде. Илүзә
фермадан соң анда бармый. Иртәнге савымга өлгермим дип
куркадыр. Кала күле басуына, Фәтхи абый янына барам бүген
дә». Эдик, матаена атланып, авылның көньягында урнашкан
басуга юнәлде.
Кала күленең тарихын тракторчы Фәтхи былтыр ук, шул
басуны туңга сөргәндә кичке ашка тукталгач сөйләгән иде.
– Элегрәк, сугыштан соңгы елларда, Тургайда Гаптерәй исемле бер хыялый яшәгән. Кешеләргә гел генә: «Мин үскәч, калага
барам, зур калада бай булып яшим», – дип сөйли торган булган.
Өйләнеп малае тугач та, яше кырыкка җиткәндә дә шул ук сүз:
«Мин үскәч…» Әллә берәр каты күңелле кеше аңлатам дип
рәнҗеткән, бервакыт ул бөтенләй эндәшмәс булган. Балык эләксә дә, эләкмәсә дә, кармак салып гел менә шул күл буенда утырган. Ничәдер аймы, елмы шулай төшенкелектә йөргәннән соң,
бер заманны тагын йөзе яктырган бу исәрнең. «Мин үскәч, күл
буенда зур кала төзим! Анда яшәгән халык күлдән балык тотып
ашар, гел тук булыр!» – дип, башы эштән чыкмаган, карыны
бәрәңге белән ипидән башка сый-нигъмәт күрмәгән авылдашларын тагын шаккатырган бу. Шуннан күл Кала күле булып
калган да инде», – дип моңсу гына сөйләп утырганы әле дә исендә.
Шунда Эдик:
– Бу күлдә балык юк та инде, Фәтхи абый, – дип, хикәятнең
дөреслеккә туры килүен фашларга да уйлаган иде.
– Булган, күп булган күлдә балык. Тотып бетергәннәр. Почмак саен күлнең балыгын мактап чаң каккан бит исәр. Зур-зур
ятьмәләр белән сөзеп яттылар күлне. Тирә-як авыллардан да күп
киләләр иде. Балыкчы дип атарга телең әйләнмәс, табигатьне
аңламаган комсызлар инде.
– Балык ашап кем туйган инде, Фәтхи абый?
– Туйды, ди! Сатып акча эшләгәннәрдер инде, тансыкка алучы
табыла бит. Ну, балык беткән, – Карт тракторчы үзе генә белгән
уйларына бирелеп көрсенеп куйды. – Балык беткән, Гаптерәйнең хыялы калган. Хыял яшәргә тиеш ул.
Чынга ашмаса, ашмый – зарар юк. Аның каравы, яшәргә көч бирә ул, энем. Бу
урын шәһәргә әверелмәсә дә, тук башаклы иген басуы булды.
Начар түгел бит?!
– Гаптерәй дигән кеше белмим авылда, күптән үлдеме үзе?
– Үлгәндер инде. Кеше күп йөри башлагач, күлдән бизде
ул. Хыялыйланып, тәмле сулы чишмә таптым дип, Кала күле
артындагы куе урманга киткән булган. Малае армиядә иде ул
вакытта. Хатыны да үзеннән артык түгел, чирләшкә генә иде,
эзләп йөрмәгән. Халык соң белде, үлеп озак кына вакыт үткәч…
– Чишмәсе чынлап бармы?
– Анысын да эзләп йөргән кеше булмагандыр, ишетелер иде.
Авылдан ерак булгач, аның кирәге нигә инде?
Тракторчы Фәтхинең мондый мәзәк кебек тоелган фикерләренә күнегеп беткәннәр авылда, игътибар итмиләр. Эдикның
башыннан гына чыкмый шул сүзләр. Әллә төнгә каршы әйтелгәнгә, уйланырга вакыт булганга, онытылмый алар, белмәссең.
Ул чакта да, сүзне артык куертмый, ашамлыкларын җыеп, җир
сөрүне тын гына дәвам итсәләр дә, Фәтхи абыйсының көрсенү
сәбәбен аңлаган кебек булган иде ул. Кеше күзенә күренмәс
тирәнгә яшергән, чынга ашмаса да, күңелен җылытып торган
хыялы бардыр аның да дип уйлаган иде.
«Нива» комбайны басу уртасындагы Кала күленең янында
гына туктап калган. Эдик мотоциклын бастырып куеп яннарына
килгәндә, Фәтхи белән аның ярдәмчесе, Эдиктан бер класс югары
укучы Радис, икесе дә билләренә таянып комбайн алдында басып
торалар иде.
– Ватылдымы тагын? – диде Эдик, аларның арасыннан техникага күз салып.
– Көе китеп тора шул әле, – диде Фәтхи. – Төнге яңгырның
файдасы инде, энем. Иген чи килә, зерновой ремень китте тагын.
Запасым да юк, соңгысын өченче көн күрше авыл Әлфиткә биреп
җибәрдем. Ну, шул прастуйлыгымны! Бирми дә булмый, чит
бригадныкы булса да, яшьтәй бит, эшләсен дидем, семьясы да
зур, ашатырга кирәк. Помпотех Рафикъ абыеңа кайтып киләсеңме әллә, Эдик?
– Йорт алдында мотоциклы юк иде, кайтмагандыр әле ул.
– Кайда йөри икән?
– Запчасть эзләптер инде. Көтү кайтканда Сәгыйдә апа бөтен
авылны бер итеп акыра иде.
– Ния тирги тагын? Эчеп йөри диме?
– Кайтып керә белмәде, мари көмешкәсеннән туймады, ди.
– Бергә утырып көмешкә дә эчмәгәч, кем сиңа бушка запчасть тоттырсын?
– Шулай шул.
– Ул якта колхозлар таралган, чәчмиләр дә, урмыйлар да,
дип сөйли әти, – дип Радис та сүзгә кушылды.
– Каян белгән соң?
– Әнине күрәзәчегә йөртә.
– Ә-әә. Йөртсен, йөртсен. Ул дарусыз терелтә, имеш, ди. Дару
кыйммәт… – Фәтхинең көрсенүе ишетелде.
– Яшьтәеңә барырга туры килә инде, Фәтхи абый, – Эдик
мотоциклына табан китте.
– Барып кара әле, мужет, аңа кайтарганнардыр инде. Иртәгә
була, дигән иде диюен. Без шнекны чистарта торабыз. Радис!
Палаганы алып төшеп җәй, давай! Монда Эдик әйләнеп килгәнче эш җитәрлек.
– Караңгыда капшанабызмыни, Фәтхи абый?
– Капшанмый чара юк. Әйбәтләп җәй, менә шулай. Люкларны ачсаң да була хәзер. Тыгылмаслыкмыни монда…
Палага өстенә балчык катыш чи иген коелды.
– Элеватор люгын да ач, энем, – Фәтхи уйларына бирелеп
тагын көрсенеп куйды. Аннары үсмергә сынап кына карап
торды да:
– Кайт булмаса, авыл ягына бик каерылып карыйсың. Зәңгәр
капка төбендә көтеп торучы берәр кыйгач каш бардыр, әйме?
Кайт, бар. Бүген әллә ни эш майтарып булмас барыбер.
– Мин очтым ату, Фәтхи абый! Эдик булыша ул, шуңа килгән бит.
– Булышыр, булышыр…
Фәтхинең уйлары Эдикка, аннары аның әтисенә әйләнеп
кайтты. «Ничә ел бергә эшлибез икән инде? Төгәл генә исәбен
дә белмим. Гел аңлашып эшләдек. Быелгы кебек чагын күргәнем юк иде Вилданның. Әллә нишләде бит. Төнге яңгырдан соң
басуга чыгуның этләнү генә икәнен белмимени инде ул? Белә,
бик яхшы белә! Котырынып куып чыгарды. Яңа гына комбайнга
утырган малай кебек ремень арты ремень өз инде менә монда,
болай да юклык заманында! Нишләп шулкадәр үзгәрде бу Вилдан? Көндез шоферлар да шуны сөйләп зарланалар. Эчендә
берәр әрнүе бармы?»
Уйларына бирелеп тәмәке көйрәткән комбайнчы күрше авыл ягыннан килгән «Минский» тавышын ишетеп сискәнеп китте. «Монысы әтисенә сер бирми. Ел әйләнәсенә
трактор паркы тирәсендә, басуда вакыт уздыра. Әтисенә белгертми инде… Эт каешына әйләнеп үсеп килә бит бала. Аталы-аналы
булып та үксез…»
Эдик алып килгән каешны кидереп, палагадагы игенне кирегә ургычка бушатып, әйберләрне җыештырганда, таң сызылып
килә иде инде. Фәтхи «эт каешының» аркасыннан сөйде дә комбайн кабинасына менеп китте.
– Черем итеп алам. Ярый әле кичә төштән соң кояш чыкты.
Иртәгә бу басуның арышын алып бетерәм мин. Аннары Тарытау
итәгенә күчерерләр, ахры.
Эдик мотоциклының зәңгәр төтеннәрен чыгарып авыл урамыннан үткәндә, Илүзә җәйләүгә илтүче «Беларусь»ка ашыгып,
йортларының капкасыннан чыгып бара иде. «Менә рәхәт: төне
буена чаба да, көне буе йоклый инде бу», – дип, кызыгып карап
калды ул классташы артыннан.
Тик Эдикка бу иртәдә йокы эләкмәде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.