Чәчмә әсәр
18 Июля , 09:16

Заһит МУРСИЕВ. Паралич

Иртән сикереп торырга ярамый. Башта бер аягыңны төшерергә кирәк. Бер-ике секундтан соң гына икенче аягыңны сәлендереп куясың. Бер минуттан соң гына ике аяклап идәнгә басарга мөмкин.

Заһит МУРСИЕВ. ПараличЗаһит МУРСИЕВ. Паралич
Заһит МУРСИЕВ. Паралич

Культура киче

 

Гамьсез борынымны югарырак күтәрергә тырышып коридор буйлап барам. Алда бер өер кеше. Монда бүлекчәнең эш үзәге, бәдрәфкә керәләр, стакан-кашык юалар, ә каршыда ашханә ишеге. Шуңа кешеләрнең кайберләре купы тоткан, тотмаучылар да бар (купы – ул безнең якта тирәк эчле тимер тәлинкә, бик уңайлы савыт-саба).

Болар нәрсәгә җыелган, ни көтәләр? Карыйм, бәдрәф ишегендә ике хатын-кыз. Эчтәге ике ишекнең берсе ябык, димәк, бер ир кереп өлгергән. Ә икенчесе ярымачык, шул урын өчен этеш-әйтеш бара икән.

– Я, үтегез инде, рәхим итегез. Мин сезне хөрмәт итәм, шуңа алдан үткәрәм, ә минем үземә ничек тә ярый, – ди боларның берсе.

– Алай ничек була инде ул, сез итәгатьле, тәрбияле кеше, ә мин бәрәңге арасыннан казылганмы? Мин дә, сезнең кебек, ана баласы. Минем дә горурлыгым бар. Горурланасым да бар. Начар кыланып бәдрәфкә этешеп-төртешеп кереп бара иде, дип бөтен район сөйләгәнен теләмим.

– Сезне кем сөйләсен инде, сез бит бердәнбер. Менә мин шулай кылансам, килешмәс иде.

– Без юкка сүз көрәштерәбез, шикелле. Йә Аллам, керегез дә китегез инде.

– Йә Ходай, мин сүз көрәштерәмме, оятыңа көч килмәгәе. Сез беренче керергә тиеш икәнен бөтен мир белә. Сез бит, сез бит, башлык иптәше.

– Башлык иптәше дигәнегез нәрсәне аңлата, башлык түгел бит, иптәше генә димәкче буласызмы?

– Әстәгыфирулла, мин шундый кяфер сүз сөйлимме?! Аллага ялварган кебек ялварып торган булам бит әле, керегез дә утырыгыз шунда, үзегезне өегездәге кебек хис итегез. Барыбыз да сорыйбыз.

– Миннән нәрсә сорыйсыз соң, җитмәсә, барыгыз да. Нәрсәгә ишарәлисез соң?

– Нинди ишарәләү ди инде, турысын әйтәм бит, сез безгә лидер, без һәрвакыт сездән үрнәк алып, сезнеңчә эшләргә тиеш.

– Миңа күзәтче булыпмы? Сез үзегез алдан үтегез!

– Гафу итегез, вакыт уза бит.

– Вакыт үтә дип, мин халык алдында әдәпсез адым ясый алмыйм.

– Халык каршында түгел, мин ике ишекне дә ябып куям. Рәхим итеп, үтегез.

Минем түземлегем бетте, тиз-тиз кесәмнән ручкамны эзли башладым һәм ике сораудан торган мәсьәлә язып куйдым.

1. Әгәр 15 кеше ике бәдрәф кабинасын үтәргә планлаштырылган булса, моның өчен күпме вакыт таләп ителә?

2. Әгәр дә ике бәдрәфнең берсе занятый булса, икенчесе недоступный булган хәлдә, шул ук 15 кеше бәдрәф хезмәте сервисыннан файдалансын өчен ничә минут кирәк булыр?

ЕГЭ җаваплары

1. Әрле әрләнгәнче әрсез ашап туйган дигән сүзне искә төшергәнче.

2. Медицина оят белми дигәнне аңлаганчы.

3. Төшке аш беткәнче.

4.  Кызыл кар яуганчы.

 

Юл башы киче

 

Мин бу йортка җиңел генә эләкмәдем. Бер елны башка кояш сугып та үлмичә яңадан терелгәч, дәваханәгә барып йөрәгемне тыңлатып карарга булдым. Чөнки ул мин  монда дип үзен сиздереп тора башлады. Гадәттәге процедураларны үттем. ЭКГ кабинеты. Шул графикны алып киләсең дә табибка бирәсең, ул аңа күз кырыен да ташлап тормый кәгазьләр арасына кыстырып куя, я булмаса кире сиңа сона. Алайса, нигә мине ЭКГга җибәрдең дип сорыйсы килә. Ләкин бу юлы яшь табибә көтмәгәндә телгә килде:

– Синең билең авыртамы?

– Әлбәттә, яшь чакта ун ел буе ташчы булып эшләдем бит мин, – димен.

– Мин ул хакта түгел, бөерләрең аксым үткәрә.

Үткәрмәгәе, миңа җәлме, хатын ашатып тора бит. Үземнең ваемсызлыгыма берничә елдан үкенә башладым. Организм кибә, корый, тән югала, димәк, бөерләр мин ашаганны әрәм итеп тора икән.

Яңадан киттем. Теге  врач юк, икенчесенә эләктем. Монысы мине УЗИгә җибәрде. Аннан язу алып  килгән идем табиб белән ярәмчесе шаркылдап көлә башладылар.

– Нишләп син зарланып йөрисең, анализларың бит әйбәт бит, – диләр.

Әйе, УЗИ язуында: “Размеры почек нормальные,” – дип язылган иде. Ләкин миңа аның размеры кирәкми, чөнки базарга барып бөер ите сатарга җыенмыйм. Миңа бит бу органнарның ни хәлдә булуын, авыртуын басар өчен ниниди дару кирәген белергә иде. Шуннан мин болардан “үч” алырга, берәр вакыт өченче тапкыр барырга булдым.

Әлбәттә, тагын да яңа врач. Дөресе, кыз бала, матур гына. Тик бигрәк тә ябык шул, тавышы да чак ишетелә. 73 яшьлек колакларым оятыннан кызара. Кабатлап сорыйм. Кыз сиздерми генә елмаеп куя, янәсе, йөри бит бер имгәк. Ә каршында утырган юан сестра калын тавыш белән кабатлап аңлата. Как стеналар арасында кайтаваз дигән нәрсә шултиклем көчле икән, мин берни аңламыйм. Йөрәк, баш, бөер турында сөйләмәкче булам, ләкин шулчак искә төште, минем аяк бар бит әле. Декабрь башында авырып киттем, ике ай аяксыз ятып  яттым, февраль башында баса башладым, бүген монда ук килеп җитә алдым. Нинди чир икәнен белмим, аякны сындырмадым, “Дружба” белән кисмәдем, һәр җирем төзек.

– Мин сине үземә алам, педиатриягә салам, – ди кызчык.

Мин нигәдер куркып киттем.

– Юк, – димен – миңа көндезге бүлек тә җитә, анда ун стакан глюкоза бирәләр, аның файдасы күп диләр. Тап-таза башым белән нишләп мин хөкүмәт акчасын ашап ятарга тиеш.

– Иртәгә әйберләреңне алып кил.

Не было ни гроша, вдруг – алтын, булды инде бу. Мондый бәхетне кем көткән. Һәм башланды минем, әни әйтмешли, бульнис тормышым.

Закон минем кулда булса мин психиатрларны шунда ябып куяр идем. Кимендә бер айга. Чөнки монда ике рухият бергә кушыла. Үзләренә бер файдасы булыр иде. Шул хакта бер кәлимә сүз. Инде барлык дарулар да баш миенә кереп бетеп, без монда хуҗа дигән кыяфәттә аякларын сәлендереп утыргач, кызыклар башлана. Төнлә кемнәрдер сөйләшә башлый. Болар кем икән, нишләп кеше йоклаганда тел чарлап утыралар, дип күршеләрне искә төшерәсең. Ишекләр шапылдый. Кемнәр йөри, күршеләр алай йөрми иде, берәр кунак килдеме әллә, скорый түгелме, дип подьезда яшәүчеләрнең туган-тумачаларын искә төшерергә тырышасың. Ә үзең бит өйдә түгел. 21нче палатада  ятасың. Мин теге башка кояш сугуны да искә төшерәм. Врачларга андый нәрсәләрне кем сөйләсен, чөнки андый кешеләр исән калмый. Ә мин терелдем. Юк бит бездә диссертация язучылар, күпме кызыклы нәрсәләр сөйли алыр идем. Башка уй килә, теге дөньяда күргәннәрмне ничек сөйлим соң? Анда күргән әйберләр монда юк. Юк булгач, исемнәре дә юк. Юк сүзне сөйләп тә булмый. Сез әллә бөтен дөнья татар телендә сөйләшә дип беләсезме? Хайваннар, балыклар, кошлар дамы? Ташлар дамы? Ә бит алар барсы да сөйләшә. Бәлки, Аллаһ телендәдер. И-и, мәхлүк бәндәләр, сез хәтта Аллагыз телен дә белмисез!

Бер төнне шарт итеп ишек ачылып китте дә, ачы тавыш белән кемдер кычкырып җибәрде:

– Хаҗиев мондамы?

Ишек ябылды, эндәшеп өлгерүче булмады. Ә мин янә миңгерәү хәлендә. Таныш фамилия, бик таныш, әллә минекеме? Юк, минем исемем генә Хаҗи бугай. Хәтерләмим. Бәлки реинкарнациядән соң булачак яшәешемдә шундый исем булыр. Мин озаклап хыялга бирелдем бугай. Хәер, саташканда сәгатькә карамыйлар.

Берәр атнадан барсы да җайлана башлый. Ишекләр шапылдавы куркытмый, урысның пушкадан аткан тавыш белән ютәлләве одеал астындагы баш өстеннән очып кына үтеп китә, ә сөйләшүләр дисәң, ашарга дигән башка сүзләрне ишетмәскә өйрәнәсең.

Иң яманы, саташу көпә-көндез дәвам итә. Шуны эшләр идем, моны үтәр идем дип алдагы көннәрне уйлый башлыйсың. Нинди план, нинди хыял? Син бит ятьмәдәге балык. Ярты сәгатьтән сине балыкчы табада кыздырып ашаячак. Ичмаса, Алладан бер көн сора, адекват кеше булырсың. Ул кем була дисезме? Берәрсе беләдер әле, мин түгел. Адекват кеше бер дә юкка нервы бозып ятамы? Теге Алексанрга ачу килә, бертуктамый тонометрын кабыза. Нигә шуны шултиклем интектерергә инде. Берәрсенә бүләк итәргә, яки өстенә менеп сикерергә ярамыймы? Хәзер бит ул үзе кеше түгел, ә тонометр хезмәтчесенә әйләнеп беткән.

Балачакта шундый бер анекдот бар иде. Бер абзый ике кабыргасын сындырып бульниста ята икән. Моның түземлеге беткән.

– Мә, туганым, алып куй, бу нәрсәкәеңнең бер дә файдасы булмады, – дип градусникны медсестрага кире бирә, ди.

       Тонометр да шундый ук прибор, аның файдасы юк. Ә менә файдасызлыгы бар. Кеше шуңа өйрәнә. Башы әйләнеп киткән кебек булса, аһ, давлением күтәрелде бугай, дип тагын шуңа ябыша. Сабый. Ни юрасаң шуны күрерсең ди халык. Соң, бу бит, Павлов әйтүенчә, дрессировка, рефлекс барлыкка китерү. Әгәр кан басымың күтәрелүдән куркасың икән, мотлак шулай булачак ул. Башкача булмаячак.

Һай, кеше дигән бәндә нәрсәләр генә уйлап тапмый. Нигә син башкаларны гаеплисең, ә үзең кем? Үзең кем? Син мочегонный дару ашый-ашый үзең мочегонка аппаратына әйләнеп беттең ләса. Әгәр теге размеры нормальный бөерең кирәк булса, немедленнә ташла.

Тукта. Бу бит төн түгел, өн икән. Күршеләрем инде яңа темага әңгәмә башлап җибәргәннәр. Янәсе, яшәргә өйрәнәләр. Иртән сикереп торырга ярамый, ди берсе. Башта бер аягыңны төшерергә кирәк. Бер-ике секундтан соң гына икенче аягыңны сәлендереп куясың. Бер минуттан соң гына ике аяклап идәнгә басарга мөмкин.

– Епрстфх, - дип кычкырып җибәрдем. – Мин сикереп торам. Ут чыкандай ашкынып абзарга чабам. Велосипедны алып, электровениктан да тизрәк кыланып педаль әйләндерәм. Шулай эшләмәсәм, өлгерер идемме җәй артыннан. Шулай эшләмәсәм, булыр идеме миңа солнечный удар. Мин бу хакта уйлаган идем инде. Ягъни, кешеләр ни өчен үлә, сәбәпләре күпме? Элек заман алар кайгыдан, сагыштан, хәсрәттән, авырлыктан үлгән, хәлсезлектән, ачлыктан киткәннәр, уттан-судан да җан тәслим кылганнар.

Судан дигәндә, иң беренче әнинең әтисе искә төште. Ул көн буена печән чапкан. Шуннан яр астына төшеп эшләпәләп салкын чишмә суы эчә башлаган бу. Бик эссе көн булган. Күрүчеләр арбага салып алып кайтканнар. Өч көннән соң, башкача бер сүз дә әйтәлми, җан биргән. Әни үзе стенага таянып килеп соңгы көненә кадәр икмәк салып йөрде. Әти эшкә тотынса, ял, ашау дигән нәрсәләрне оныта иде, машинага  утырмады, җәяү атлады. Мин шундый кешеләр баласы, монда сезнең шундый шайтан фәлсәфәсен тыңларга килдемме? Иманыңны корт чаккыры, китәм мин сездән, китәм.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас