Чәчмә әсәр
18 Июля , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (5)

Ә Нәзирә җиффәртте генә! Алтмышын тутырган әби димәссең! Хәер, аның яшендәгеләр әби булып түгел, олыгайган хатын булып ирләренең, балаларының тәрбиясендә көн күрәләр дә соң.  Тәтемәде андый бәхетләр Нәзирәгә. Башта, эчеп-тузып, җыен эчкече ирләрне, уйнашчы хатыннарны җыеп өеңдә эшсез ятасың дип, председатель Вилдан Радигын авылдан кудыртты. Тәкыясе нәкъ шул вакытта икенчегә малай тапкан иде. «Сатам да, сине кайтып алам. Төнлә булса да кайтып әйләнермен, көт», – дип ышандырып, баланы сантый Тәкыянең күкрәгеннән  тартып алып, караңгыда авылдан чыгып качты да олакты Радик.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (5)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (5)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (5)

(Дәвамы.)

Күптән кергәне юк күршесенә. Керсә, җылы куллар чәчләреннән сыйпаганда түзмәс тә, йомшарып китеп барын да сөйләр кебек. Илүзә – яшәлгән тормышының кануннарыннан бер
адым да чикмәс укытучыны, ә ихлас яратып үстергән Тәгълимә
апасы иңенә төшкән тормыш йөгеннән усалланган, үзгәргән
Илүзәне аңламас, тагын да кыенрак булыр кебек. Шуңа да
йөрәгенә таш аскандай авыр булса да, күршеләренең турысыннан качыбрак, бизәкле тәрәзәләрнең тарту көчен җиңеп, карашын читкә ташлап уза кыз. Төртмә телле классташлары, йомшак сөйләп катыга утыртучы Филария, берни өчен көймәс-пошмас мәктәп директоры, артык тырышлык күрсәтергә куркып,
дөресме, түгелме – кушканны гына үтәп эш урыннарына ябышып яткан укытучылар белән аралашуы җиңелрәк тә Илүзәгә.
Кемнән нәрсә көтәсеңне ачык беләсең, алар белән яхшы булып
та, яман булып та кыланмыйсың, иң мөһиме: берсенең алдында
да оялмыйсың. Алар да юк-бар уйлап өзелми, син дә. Башыңда
нәрсә барын белмәүләре уңайлырак: көн уздырып бар да кайт
мәктәпкә, бар да кайт. Алар – шул заман кешеләре, сине чынлап
та киләчәккә әзерлиләр: шундый ук адәми затлар арасында
яши белергә, яраклашырга, югалып калмаска, бет арасында бет,
эт арасында эт булырга өйрәтәләр…
Чәч эләктерү өчен резинка, керфек һәм тырнак буяуы, базарга чыккан яңа фасон юбкалар турында мәктәпкә барсалар –
дәрес һәм тәнәфесләрдә, каникуллар башланса – урамда
очрашып, клубка чыксалар түгәрәккә өелешеп, чыркылдашып,
арымый-талмый сөйләшкән классташ кызлары арасында үзен
күпкә өлкән итеп сизә Илүзә. Әллә кешеләрдән калдык киемнәре моңа сәбәп, әллә уйлап очына чыга алмас уйлары, максатлары,
икеләнүләре, аруы…
Юк, күптән кергәне юк Илүзәнең күрше йортка. Киртә арасына сыймый, капканы ачып керергә оят…


6
Бу шәһәрнең асфальт дигән ташына баса торган түгел –
кызу. Яндыра гына, август кояшы да димәссең. Урамнарда кешеләре дә берән-сәрән генә. Нәзирә дә тәмам әлсерәде. Берәр
җиргә кереп чәй эчим дисә, кесәсендә акчасы санаулы. Вакыты
да тар. Өенә әйләнеп кайтасы бар бүген. Урамда кунмас бит
инде. Сораша-сораша арыды: бер автобустан төш, икенчесенә
менеп өлгер, имеш, берсе болай өйрәтә, икенчесе – тегеләй;
карт кешегә тегендә-монда йөрүе ансат дип уйлыйлармы, шәһәр
кадәр шәһәрдә торып та үзләре берни дә белмиме, аңламассың.
Хәлсезләнде Нәзирә. Инде дә түземлеге бетте дигәндә, троллейбус тукталышына каршы тимер рәшәткәләр белән әйләндереп
алынган өч катлы соры йортка төртеп күрсәттеләр. Юл аша гына
чыгасы. «Халкы сирәк булса да, машиналары үтеп кенә тора,
каһәр суккыры!» – карчык сукрана-сукрана ул юлны кисеп
чыкканчы да хәтсез вакыт үтеп китте. Өстәвенә, балалар йорты
урнашкан таш бинаның салкыныннан качып булса кирәк, баскыч
кырыенда кояшта җылынып утыручы юан хатын:
– Кая барасың? Анда кеше тапмассың, җәй бит, – дип, ваемсыз чырай белән каршылады.
– Балалар кайда соң? Әйтегез әле, зинһар, – Нәзирә ничек
тә ягымлырак эндәшергә тырышты.
– Ялдалар. Балаларны лагерьларга, ял йортларына тараттылар да тәрбиячеләрне отпускага чыгарып бетерделәр. Экономия!
Без генә җәй буена таш дивар саклап ятабыз. Малаем сакчы
булып эшли, шуны отпускага чыгарган идем. Пенсиягә өстәп
бераз акча булыр дип инде.
– Алай икән, – дип көрсенде карчык. – Юкка гына ерак
юл үткәнмен инде болай булгач... Бер стакан су гына бирәсезме?
Хатын, чишелеп бетмәгән кроссвордыннан теләми генә аерылып, көтелмәгән кунагын тагын бер тапкыр баштанаяк күзеннән үткәрде дә күзлеген салды. Гәзитен култык астына кыстырып
авырлык белән кузгалып бина ишеген ачты:
– Әйдә...
Бәдрәфкә кереп чыгып, краннан агызып салкын су эчкәч,
бераз гына хәл алган кебек булды карчык. Сакчы янына чыкмакчы булган иде, бер төркем үсмер, каршысына чабып килеп,
Нәзирәне чак кына аягыннан бәреп екмадылар, ишек яңагына
терәлеп калды. Шундук сакчы хатын килеп җитте. Карчыкның
аптыраулы карашына:
– Болары беркая да сыймый торганнары. Усаллар. Җәй буе
менә шунда телевизор карап ябуда яталар. Мәлгуньнәр! – дип
ачыклык кертергә ашыкты. Аннары:
– Кая бар-рра?! А ну, назад! Полиция чакыртам хәзер!
Назад, дидем, уйнаштан туган нәрсәләр! – дип кулына тоткан
таягын селти-селти акырып, балаларны куып җибәрде дә, ачкычлар бәйләмен шалтыратып, ишекләрне бикләргә тотынды. –
Паразитлар!
Тәмам хәле киткән карчык:
– Араларында Хисратов юкмы шуларның? – дип, өметле
күзләрен вахтерга төбәде.
– Хәсрәтов дисәң, лучшерак булыр иде! Иң үзәккә үткән
зобание шул инде, – дип җаваплады таяклы сакчы. – Хисратов!
На выход! Сиңа килгәннәр! – Аның көр тавышы бушап калган
коридорларны яңгыратты.
Каршына килеп баскан ябык кына гәүдәле үсмернең усал
күз карашы арка үзәкләрен чымырдатты Нәзирәнең. «Унбиш ел
сизелми дә үтеп киткән. Егет булып килә... Бала дип әйтергә
телең тартмас. Бүре дә бүре... Ерткыч, – дип уйлады карчык. –
Тик охшавын төп кебек Радикка да, баскан урынында әлсерәп егылырга торган Тәкыягә дә охшамаган. Минем каным:
кысылган иреннәр, кап-кара бөдрә чәчләр, кара каш астында
шомырт күзләр. Каш астыннан сөзеп карый. Яшь чагым – зәһәр
чагым! Их!»
– Син Линармы? – дип сорады карчык, дулкынлануын күрсәтмәскә тырышып.
– Ну! – үсмернең исә йөзендәге нәфрәтен яшереп маташырга уенда да юк иде. Ул кулларын кесәсенә тыкты. Авызындагы
сагызын чертләтеп стенага төкерде.
– Синең әтиең исән, Линар. Тап син аны – Радик Бикмурзинны! – Бу исемне әйткәндә карчыкның күзендә дә нәфрәт
уты яна иде. Ул гаҗәпләнгән үсмернең янынарак килеп, калтырана-калтырана әйтәсе сүзләрен тезеп китте:
– Энең дә исәндер. Икәү идегез. Динар дип атаган булган
иде инәгез, хәзер кемдер инде… Ул бер бай кешедә булырга тиеш.
Ул синең кебек интегеп балалар йортында үсмәде... Инәңнең
сантыйлар яши торган җирдә икәнен беләсеңдер инде... Сине
ташлап киткән әтиеңне тап син, тап!
Үзен өстендә өелеп торган бик зур эшен башкаргандай хис
иткән карчык кинәт җиңеләеп киткән адымнар белән бинадан
чыгарга юнәлде. Сакчы хатынның ачкычлары шалтырауга ачылып киткән ишекләр «Син кем?! Кем соң син?!» дип кычкырып йөгергән үсмернең борын төбендә шапылдап бикләнделәр.
– Синең кемгә кирәгең бар?! – дип, әлегә кадәр кылган
усаллыклары өчен үсмердән үчен алырга ашыкты хатын. Аның
мыскыллы көлүе башы иелгән баланың колагында бик озак
чыңлап торыр әле...
Ә Нәзирә җиффәртте генә! Алтмышын тутырган әби димәссең! Хәер, аның яшендәгеләр әби булып түгел, олыгайган
хатын булып ирләренең, балаларының тәрбиясендә көн күрәләр
дә соң. Тәтемәде андый бәхетләр Нәзирәгә. Башта, эчеп-тузып,
җыен эчкече ирләрне, уйнашчы хатыннарны җыеп өеңдә эшсез
ятасың дип, председатель Вилдан Радигын авылдан кудыртты.
Тәкыясе нәкъ шул вакытта икенчегә малай тапкан иде. «Сатам
да, сине кайтып алам. Төнлә булса да кайтып әйләнермен, көт», –
дип ышандырып, баланы сантый Тәкыянең күкрәгеннән тартып алып, караңгыда авылдан чыгып качты да олакты Радик.
Хаты да, хәбәре дә булмады. Кайгысын көн-төн аракы белән
юган «зур әни»нең сатылмый калган олы оныгын тиздән балалар
йортына озаттылар. Анысы өчен бер күз яше дә тамызмады
Нәзирә. Тегесенең акчасыннан колак кагуын бик авыр кичерде.
Кызын – баласыз калып өзгәләнгән Тәкыясен алып китеп, психбольницага урнаштыруларын сизми дә калды, айнымый эчкән
чагы иде...
Радикны эзләтерлек, эзләрлек айныган көне дә, шәһәргә йөрер акчасы да булмады хатынның. Эчәрен эчеп, йөререн йөреп,
аяк тибеп яшәде – авыл ирләрен аздырудан туктый белмәде
Нәзирә. Әмма зур акчалардан да, җанына якын бердәнбер ирдән
дә колак кагуы еллар буена утлы күмер булып эчендә утырды.
Күңеле азгын булса да, Радикның үз урыны бар иде анда. Үзе яратты, үзе күрә алмады. Шул нәфрәт вакытыннан алда картайтты,
чиргә сабыштырды, ахры, аны. «Күрсәм, бугазыңнан алыр идем,
алдакчы күзләреңне тырнап төшерер идем, Радик! Күреп өлгермәм шул инде. Минем каным – Линар үсәр әле! Үчен алыр...
Минем өчен дә булыр. Үлсәм дә, тыныч үләм!.. – Шәһәрнең
таш урамнарыннан өстерәлгән карчык һаман нәфрәтеннән арынмаган иде шул.
Тыныч кына үлеп, бу дөньядан тиз генә котылу насыйп булмады Нәзирәгә. Өч сәгать буена автобус салонында пешеп, аннары
авылга хәтле йөк машинасының каты утыргычлы кабинасында
селкенеп, тәмам әлсерәгән карчык, эченең янып-өзүенә чыдый
алмый кәкрәеп, көч-хәлгә капка алдындагы эскәмиясенә кайтып
кырынайды. Йортыннан чыгып килгән парторгка сәлам дә биреп
тормады хәтта:
– Хәтереңә төкерим. Тишек баш! Даруымны онытып чыгып
киткәнмен. Йөгер, Гайнуллин, өстәл өстендә генә шунда. Бар...
тизрәк бул... – дип, иргә ачкычларын сузды. Яшәү көче шул
бәләкәй генә ак төймәләргә төйнәлгән диярсең, бераздан һушын
җыеп парторгның борчулы йөзенә күтәрелеп карады. Гайнуллин
да тикмәгә йөрми икән.
– Менә иске авыздан яңа сүз, – дип елмайды Нәзирә аның
хәбәрен ишеткәч. – Минем дә кирәгем чыккан, имеш... Шуннан,
төн уртасында өстерәлеп фермага менәлер дип уйлыйсыңмы
инде син мине?
– Менүчеләрне син бик тиз табасың, мескенләнеп утырма.
Сине өйрәтеп торасы юк инде. Авыл ирләрен алдау – синең һөнәр...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (5)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас