Чәчмә әсәр
17 Июля , 05:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (4)

Кем аны «Ферма исе килә синнән, кит! Алкаш кызы!» дигән авыр сүзләрдән аралаган, яклаганда,кем уку кирәклеген төшендергән, дәресләрен тикшергән?! Юк! Бу хәшәрәт тормышы өчен аракыдан айныган чагын туры китерә алмаган әтисен гаепләр иде дә инде, мөгаен. Киткәндә дә исерек, «акчалы эшләреннән» кайтканда да. «Себерелеп кенә йөре шул себереңдә! Ник кайтасың?!» – дип, ямьсез йөзенә бәреп әйтәсе иде дә соң бер… Тел дә жәл аңа! Төкерәсе иде шул әшәке битенә! Иренең тукмауларыннан, кыерсытуларыннан юнәя алмаган, көнозын, төнозын елап, рәнҗеп утырудан ерак китәлмәгән, эт тормышын үзгәртерлек теләге дә, көче дә булмаган әнисен дә гаепләп булыр иде. Тик аны гаепләдең ни дә, гаепләмәдең ни… 

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (4)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (4)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (4)

(Дәвамы.)

– Туймадым! Сагындым! Кил әле, кил...
– Вилданның чыгуына монда басып торырга башыңа тай
типмәгәндер бит?! Тукта, сантыкай, җибәр, димен... Ишетә бит
хәзер, харап булабыз. Дами-ир!
– Ишетми! Каян ишетсен ди?! Дөньясы җимерелгән бит
аның, күрмисеңмени? Ә безнеке, киресенчә, корыла башлап кына
ята, Филария. Син шуны аңламыйсыңмыни әле? Кил... М-м-м...
Тәмлесең... Яраттыр, курыкма, аңарда синең кайгы юк бүген.
Оныт! Син эчке күлмәктән генә калып, хушбуйлар сибенеп мине,
бары мине генә көткәнсеңдер инде…
Ирнең куллары хатынның тыгыз балтырларын кысты. Аның
шашып үбүләренә каршы торалмаган хатынның сулышы ешайганнан ешайды. Ир, кабаланып, сөяркәсен бер почмакка терәде,
аның кайнар тәнен үзенә таба кысты. «Дами-ир! Бик селкетмә
инде! Иске сервант бу, савытлары шылтырый...» – дип пышылдаган Филарияне ишетмәде дә Гайнуллин. Ул бу рәхәт минутларда
Вилданга булган үчләрен дә, киләчәк көнне уйлатып бимазалаган
шик-шөбһәләрен дә оныткан иде.
Кинәт идән такталары шыгырдаган тавыш ишетелде. Филария, тын алуыннан туктап, Гайнуллинның беләген кысты. Сөяркәләр шым булдылар. Пинжәген һаман салмаган, башын игәннән
аркасының бөкресе тагын да чыгыбрак торганга, гадәттәгедән
картырак күренгән Вилдан Ярулловичның, тәмәкесен кабыза-кабыза, чолан ишеге буеннан үтеп китүен күзәттеләр. «Бәдрәфкә
табан китте бугай…» – дип пышылдады бераздан Филария. Тотылам дип куркудан соң кабатланган яратышу Гайнуллин өчен
тагын да татлырак иде. Алар инде серванттагы савыт-саба шылтыравына игътибар итмәде…
– Ну, син булдырасың, Дамир! Көненә ике тапкыр! Яшәгәнмен икән картлач белән рәхәткә тилмереп… – Хатынның
мактау сүзләре ирнең йөрәгенә май булып ятты, кайнар тыны
тәнен иркәләде. Үзен көчле ир итеп хис итәр өчен, бигрәк тә
Вилданнан өстенлеген исбатлар өчен кирәк иде аңа бу сүзләр.
Астыртын уйлы Филария моны аңлый, сөяркәсенең ишетергә
теләгәнен кирәк урында әйтергә хәйләсе җитә иде хатынның.
– Бергә йоклыйсызмыни? – дип, ир кинәт әлегә кадәр ят
булган «территориягә» керде.
– Аерым. Соңгы вакытта йокламый ул. Төнне тәмәке тартып чыга…
Филария Гайнуллинга сынап карады.
– Биклә ишекне!
– Кунам, дисеңме?
– Көтүченең беренче чыбыркысына хәтле… – Ир өзәрдәй
булып хатынның иреннәренә ябышты. Аның мондый кыланышы
Филария өчен дә ят иде…

5
«Их, менә шул качырып сөт сөзүләре! Кул калтырап сөт читкә
түгелеп бетә, савыты тулып ташып чыга! Уф!» Илүзә ялт-йолт
тирә-ягына каранды, аннары өч литрлы банкасын чүпрәк сумкасына салып, өстенә кигән иске пинжәген ачып, куенына кыстырды да йөгерә-атлый җәйләүдән кайтып китте. Качырып та түгел дә соң… Һәрбер савучының үзенә генә тоткан тәмле сөтле сыеры
бар. Иртән – өч литр, кич – өч литр. Күтәреп кайтырга иренмәсәң, табын артында каймак-май ашыйсың, тук яшисең. Бер
тиен эш хакы түли алмаган колхозны синең алты литр сөтең
генә артка сөйрәми инде, Илүзә. Оныт намус дигәнеңне, битәрләмә үзеңне юк өчен! Алты литр… Савучылар сигезәү. Колхозның
ике фермасында сигезәр хатын. Кырык сигезне икегә тапкырласаң… Аннары – утыз бер көнгә… Тукта, димен, сантый! Кемгә
кирәк – шул чутласын! Беләсең килсә, беркемгә дә кирәкми!
Юк, инде, үз-үзеңне гаепләп торасы да түгел: тиеннәргә салсаң,
аласы эш хакыңнан күпкә түбән килеп чыга барыбер. Сыер савучы апалар әйтмешли: «Бушка сыдырылган өчен премия генә
бу». Илүзә, йөз төрле аклау уйлап табып, үзен тынычландырырга
тырышса да, аяклары җиргә тимәде, аркасыннан тир акканчы
авылның бәрәңге бакчалары артыннан салган сукмагыннан йөгерүен белде. Күрше Тәгълимә апасының койма турысына җиткәч, бөтенләй башын иеп, каралган такталарга елышып, утлы
күмергә баскандай, һәр адымын тешен кысып ясады. Үзләренең
бакчасын урап, тыкрыкка чыккан капкадан йортларының кеше
күзе күрмәс почмагына кереп чүккәч кенә җиңел тын алды кыз
бала. Шуннан тотынды үзенең юньсезлеген, өч тиенгә дә тормаган намуслылыгын битәрләргә: «Болай булса, гомерлеккә шул
ярлы тормышында каласың син, Илүзә! Үлгәнче кеше күлмәген
киеп туздырачаксың! Калдык-постыктан башың чыкмаячак!
Мәмәй авыз! Их, шул Тәгълимә апа булмаса!» Ул тешләрен кысып,
яшьле күзләреннән ут чәчеп, ябык-өзек кулларын бармаклары
агарганчы йомарлап, туган йортының яшел чирәмле җирен төятөя инде ничәнче мәртәбә шул бер антын кабатлады: «Юк! Юк!
Юк! Мин әни хәлендә калмыйм! Мин бу түбәнлектән биздем!
Ничек кенә булса да күтәреләм! Яхшы кешеләр рәтенә, адәм
рәтенә! Рәхәттә үскән Эдиклардан, бер көексез яшәгән бәхетле Илмиралардан, Артурлардан өстен булачакмын! Мин болай
башымны иеп яшәмәячәкмен!» Илүзә, банкасын күкрәгенә
ныграк кысып торып басты, башын югары күтәреп киң йортны
кисеп үтте. Ачу тулы карашын күрше апасының искерә башласа
да һаман матурлыгын җуймаган җыйнак өенә ташлады да үзләренең өенең кыйшайган ишеген нәфрәт белән ярсып ачып кереп китте.
Тәгълимә апасының бер гаебе дә юклыгын үзе дә белә кыз.
Кеше табигате шулай корылган инде: эчеңдәге нәфрәтне кемгә
дә булса юнәлтергә кирәк. Җиңелрәк була төсле… Әллә тагын да
авырракмы? Унбише яңа тулуына карамастан, инде күптән яшәп
арыган үзен гаепләсенме Илүзә? Иңенә төшкәннең барын да
күтәрә түгелме соң? Чирдән башы чыкмаган әнисе урынына
таңнан торып фермага чаба, көннән-көн нуры сүнеп барган өйләрендә җан асрарлык булса да ризык юнәйтә. Аннары классташларының этүләренә, төртүләренә түзеп, соңыннан үзенә бик
кирәк булачагын аңлап, дәрескә бара, гел яхшы укый. Кем аны
«Ферма исе килә синнән, кит! Алкаш кызы!» дигәнавыр сүзләрдән
аралаган, яклаганда,кем уку кирәклеген төшендергән, дәресләрен
тикшергән?! Юк! Бу хәшәрәт тормышы өчен аракыдан айныган
чагын туры китерә алмаган әтисен гаепләр иде дә инде, мөгаен.
Киткәндә дә исерек, «акчалы эшләреннән» кайтканда да. «Себерелеп кенә йөре шул себереңдә! Ник кайтасың?!» – дип, ямьсез
йөзенә бәреп әйтәсе иде дә соң бер… Тел дә жәл аңа! Төкерәсе
иде шул әшәке битенә! Иренең тукмауларыннан, кыерсытуларыннан юнәя алмаган, көнозын, төнозын елап, рәнҗеп утырудан
ерак китәлмәгән, эт тормышын үзгәртерлек теләге дә, көче дә
булмаган әнисен дә гаепләп булыр иде. Тик аны гаепләдең ни дә,
гаепләмәдең ни… Кызының нәрсә ашарын, нәрсә киярен дә уйларлык хәлдә түгел бит. Кайчан аның тонык күзләре Илүзәнең
эчке дөньясына үтеп керсен соң? Әнә шул эчке икеләнүләр,
ярсулар, әрнүләр өчен теләсәң, теләмәсәң дә шул Тәгълимә
апаны гына гаепләп була шул…
Әти-әнисе Илүзәне бәләкәй чагында бик еш күрше апаларында калдырып тордылар. Баштарак бергәләп колхоз эшенә
чыкканда, аннары күл буйларына ял итәргә, ишәеп киткән
дус-иптәшләренә күңел ачарга барганда. Тора-бара: «Бер генә
сәгатькә, Тәгълимә апа!» – дип, кертеп калдырулар онытылды,
сизгер бала түземсез әтисенең йөзе сытылудан куркып, күрше
апаларына киртә ярыгыннан үзе кереп китәр булды. Бик еш
дигәнең көн саенга әйләнде, озын көннәр төннәргә ялганды.
Ул вакытта әнисе яшь, чибәр, таза иде. Аның йөзендә шатлык
нурлары балкый иде… Шул нурларны кабат кайтарыр өчен Илүзә
бүген Тәгълимә апасына бөтенләйгә күчәргә әзер дә соң…
Күршеләргә кергәндә үзен башка бер дөньяга барып эләккәндәй хис итә иде кызчык. Бизәлгән, буялган бәләкәй сандык
кебек кенә өйнең эчендә дә һәрвакыт пөхтә һәм чиста була,
тәмле аш исләре борынны кытыклый. Тәгълимә апасының сабыр
йөзе Илүзәне күрүгә яктырып китә, күзләре җылылык сирпеп
балкый, яратуы бөтен кыяфәтендә чагыла. Бала күңеле генә
димә, ихласлыкны әллә каян сизә бит ул, шуңа тартыла… Гомерен
укытучы һөнәренә багышлаган Тәгълимә апасының яңа гына
лаеклы ялга туктаган, тыныч кына өйдә ятарга өйрәнәлми җәфа
чиккән еллары иде ул. Йөзләгән балага өләшеп гадәтләнгән
сөюен, игътибарын, тәрбиясен әти-әнисе өчен «артык койрыкка»
әверелгән кызчыкка юнәлтте карт укытучы. Үз көен генә көйләтеп яшәгән әтисенең җикерүләреннән арыган бала күрше өйнең
тынычлыгында ял итеп, олылар тарафыннан үзенә генә булган
кызыксынудан, яратудан рәхәтләнеп, күңеле очынып чыга иде.
Тик бала кешесе сизгер генә түгел, хәйләкәр дә була белә, тал
кебек бөгелә ул: яхшылыкка тиз өйрәнгән кебек, начарлыкка да
тиз күнә. Рәхәттән «ерылган авызын» ябарга, шат йөзен киртәнең
теге ягында калдырып чыгарга кирәклеген дә тиз төшенде Илүзә.
Мин-минлеген чөеп яшәгән әтисе кеше йөзендә бәхетнең чаткысын гына да күрәлми иде. «Их, шул вакытта тәрбия галәмәтләреңне дә киртә аша алып чыкмаган булсам соң, Тәгълимә апа!
Бүгенге дөньяда яшәве җиңелрәк булыр иде бит! Кемгә кирәк
алар бүген – синең «тормыш асылларың»?!»
Тәгълимә апасының ир көен көйлисе юк иде шул. Киресенчә,
хатыны нечкә генә моңлы тавышы белән көйләп күрше кызына әкиятләр укып, акыллы сүзләр, матур җөмләләр белән
геройларның яхшы һәм начар сыйфатларын төшендергән арада,
сабыр Фәтхи абый бер идән тактасын да шыгырдатмый аяк очларына гына басып йөреп, бәрәңге кыздырыр, ризыкның тәмле
исләрен аңкытып тәлинкәләргә өеп салыр да: «Кызлар! Әйдәгез,
тамак ялгап алыйк!» – дип тыйнак кына эндәшер. Әйтерсең
дөньяда күрше кызы Илүзәгә әкият укудан да мөһимрәк бер эш тә юк!
Салса да салган шул асыл сыйфатларын Илүзәнең бәләкәй
йөрәгенә күрше апасы! Хәзер берничек чыгарып ташлап та,
онытып та булмый. Урласа да, алдаса да, берәрсенә катырак
эндәшсә дә, усалрак адымга барса да күз алдына Тәгълимә
апасының үткер карашлы күзләре, акыллы йөзе килеп баса.
Түземлеге беткән чакларында идәндә берни белми сүгенеп аунап
яткан исерек әтисен күптән тукмап имгәтер иде инде Илүзә.
Гарипне карау җиңелрәк булыр иде, бәлки… Тотканыннан тотып
тора шул караш, тотмаганыннан битәрләп, күптән эше беткән
гамәлне дә оныттырмый, күңелне ашап тора. Шул сөтне алып
кайт та, рәхәтләнеп эч тә, тыныч кына ятып йокла, оныт бит
инде. Карының туйса, тагын нәрсә кирәк? Юк, тамагына да
үтми, яңадан урламый да булмый. Пенсияле әбиләргә сатсаң,
кирәк-яракка тотынырлык акчасы да була ич әле аның. «Комачаулар инде яшәргә бу әкиятләрең, Тәгълимә апа! Бер генә дә
булмас әле бу әрнүләр… Әле бит минем байысым бар! Кесәңдә
акчаң булмый торып, кешеләрдән өстен булырмын димә. Син
өйрәткәнчә йөрәк кушуы белән генә яши башласаң, синеке кебек
җыйнак өйдән, тездән тирес ерып бушка сыер савудан, шул
ферма эшеннән ерак китеп булмас шул. Урламый да, алдамый да
баеп буламыни?!»

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (4)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас