Чәчмә әсәр
16 Июля , 04:20

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (3)

Данлыклы партияңә капут килде, Яруллович. Хәзер безнең кебекләрнең көне көн булыр, Алла боерса... Борын төбендәге хатыныңны гына түгел, бәлки калганын да... Ир, күңеленнән генә рәис белән сөйләшүен дәвам итеп, шым гына киенде, бүлмәсенең утын сүндерми генә тышка чыкты да сөяркәсе яшәгән өй ягына атлады.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (3)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (3)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (3)

(Дәвамы.)

– Кайда йөрисең?! Кайда тыктың минем яңа костюмны?!–
дип җикерде кояшта янып картаеп беткән йөзе кызарып, бүрте-
неп чыккан, куе кара кашлары җыерылган, соры зур күзләре ут
чәчкән Вилдан Яруллович аны күрүгә.
Хатын эндәшмәде. Кабарып торган ирен читләре белән генә
елмаеп куйды да айлар буе кереп күрмәгән абзар эчендә давыл
куптарган ирен күзәтте.
– Үгезнең улагы нигә буш? Печәнне кырдан чабып алып кай-
тасызмы әллә? Сәндерәдән бер сәнәк печән төшерергә дә иренеп
ятасыз! Малаең йокы симертә инде, как всегда! Шулаймы? Бер
бала гына да тәрбияли алмыйсың бит! Малларның астын да
алмагач, ул әрәмтамагыңның нигә кирәге бар, ә?
– Ул малай минеке генә түгел, синеке дә.
Филария кычкырмады, әмма аның сүзләре ныклык, усаллык
белән әйтелде. Ул иренең бүгенге котыруына артык игътибар
бирергә җыенмый иде. «Чыршы күмере: ничаклы тиз кабынса,
шулай ук тиз сүнәр. Гөлтләп кабынуының сәбәбен генә белергә
кирәк…» – дип уйлады ул. Һәм, вакытлы-вакытсыз үгезләргә
ашарга салып маташканнан соң, сәнәгенә таянып кинәт тын
калган иренең аркасын ут-күзләре белән өтеп:
– Эдик – минем генә улым түгел, Вилдан, синеке дә! – дип
кабатлады.
– Кем белә? Син үзең ул ялкавыңның минеке булуына ыша-
насыңмы соң? Сары таракан бит ул, кызыл баш, сипкел борын!
Миңа охшаган бер җире дә юк! Авылда бөтен халыкның исе
китә шуңа! Ичмасам, холкы охшаса да, түзәр идем! Көннәр буе
иркәләп йоклатканчы ындыр табагына ашлык көрәп торырга
җибәрер идең! Кеше арасында йөзем ак булыр иде! Ята бер фай-
дасызга!
– Эдикка унбиш кенә яшь бит әле, Вилдан. Ачлык заманы
түгел ич! Бала булып рәхәтләнеп иркәләнеп калсын!
– Бер юньсез булып үсә ул, менә күрерсең!
– Юньсез итеп үстерәсең килмәгәч, иярт үзең белән, өйрәт
эшкә, ирләрчә тәрбиялә!
– Иярткән идем инде бер тапкыр, – Вилдан суына башлады,
тавышы акрынайды, үзе дә арып киткән кебек булды, улак янында
тәгәрәп яткан чиләкне каплап утырды. – Адәм көлкесенә кал-
дырды, арышны бодайдан аера белмәгән персидәтел малае бу-
ламыни, дип әле булса сөйлиләр. Ярар, кирәкми миңа, ятсын йоклап…
Абзардан чыгып китәргә дип урыныннан кузгалган ир күзенә
баганага сөялеп торган хатынының карашы чалынды. Мыскыл
итеп, җиңүче горурлыгы белән янып карый иде аңа яшел хәй-
ләкәр күзләр. Рәнҗүләре, әрнүләре өчен җавап кайтара алган,
шуның белән үзен көчле итеп тойган кеше хисләре бар иде бу
карашта. Филариянең канәгать елмаюы Вилданның тынычсыз-
лык кереп урнашкан йөрәген тагын кузгатты. Күкрәгеннән
чыгардай булып типте, канын кыздырды, һава җитмәгән саен кы-
сылып, сул ягын тоташ утка көйдерде йөрәге. Вилдан, хатынының
карашыннан качарга теләгәндәй, йөгерә-атлый өенә керде, эчке
бер җенләнү белән шифоньердагы киемнәрне берәм-берәм алып,
диванга очыра башлады. Озак та үтмәде, киштә бушап калды.
Рәиснең тыгыз, йомры тәнле, салмак кыланышлы бичәсе по-
шынмый гына өйнең түренә үтте дә:
– Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге, ди бит,
җаныкаем. Менә бит кара костюмың. Күчереп салыйммы парт-
билетыңны? Ул хәзер кирәкмидер дә соң инде? – дип, җырлап
кына сөйләп, йөзенә хәйләкәр елмаюын элде.
– Син нәрсә?! – Хатынының көтелмәгән сүзләреннән Вил-
дан Ярулловичның күзләре акайды. Авырткан җиренә басты
шул. Тагын ачуы кабара башлады. – Син нишләп өйдә тормый-
сың? – дип, һаман да уеннан чыкмаган соравы белән һөҗүмгә
күчте ир.
Тик карт коммунистның үзеннән күпкә яшь хатыны җи-
керүләргә, кычкыруларга гына селкенә торган түгел иде шул.
Колхозчыларын дер калтыратып кыска дилбегәдә тоткан ирен
ул төлке холкы белән җиңә белә иде. Әле дә, тавышын да, елмаю
япкан йөзен дә үзгәртми генә:
– Мәктәпкә педсоветка чакырдылар. Иптәш Гайнуллин ха-
лыкара хәлләр турында лекция укыды, – дип җаваплады да,
иренең чыгып китүен дә көтми, аш бүлмәсенә кереп китте.
– Гайнуллин... Гайнуллин, имеш! – дип тешләрен кысып
мыгырдана-мыгырдана өеннән чыкты Вилдан Яруллович. Көн-
нең шактый кичкә авышуына да карамыйча, карт коммунист
район үзәгенә юлланды.

Ул «сары таракан» улы турында күп-
тән оныткан иде инде. «Йокы симертүче» Эдик сәндерәдә иде.
Барысын да ишетеп торды. Йөз чалымнары белән әтисен кабат-
ламаса да, күңеленнән аңа охшарга бик тели иде үсмер. Бу хакта
әнисенә кычкырып әйтмәсә дә, үзе алдында хәтта моны танымаса
да... Бүген ишеткән сүзләрдән соң булганнарына тагын да өстәл-
гән рәнҗүе, сипкелләрен юып тәгәрәгән күз яшьләре белән оза-
тып калды Эдик әтисен. Ачу белән авыздан уйланылмаган сүзләр
тиз чыгып китсә дә, рәнҗү озакка бара шул. Онытылмый.


4
Атна буе авызына аш капмаган диярсең, ачыгып кайтып керде
өенә Гайнуллин. Ызба эчендә кештер-кештер йөреп, күптән ир
корына җиткән малаена ашарга әзерләрлек кенә көч-хәле калып
барган Мәрнисә карчык, тирән тәлинкәгә ашның куесын гына
салып, шулпаның өстеннән майлысын гына җыеп алып сыегайт-
ты да улының алдына китереп утыртты. Олыларча юан телемләп
ипи кисте, яңа гына салкын суда юылган суган кыягын, укроп,
петрушкасын өстәл уртасына куйды да, бер як кырыйга утырып,
тавыш-тынсыз гына көтә башлады. Ашыга-ашыга итле аш чөмер-
гән улы да, карчык үзе дә берни эндәшмәделәр. Ир сөйләшергә
кирәктер дип уйламады да. Ә гомеренең азагына якынлашып
килгән әнисенең «зур укулы» улын чүп-чар сораулары белән
борчырга базнат итмәвен аңламады. Тәлинкә бушар-бушамас
кайнар аш өстәлеп торды. Умырып ит ашаган, пешергән ризыкны
бәләкәй чагындагы кебек тәмләп сыпырткан улына карап утыр-
ган карчыкның күңеле бөтен, йөрәге тыныч иде. Ни дисәң дә,
шул яшенә җитеп, «зур урында» эшләгән, басулардан, ындыр
табакларыннан, кеше араларыннан арып кайткан баласына
ярарлык, ярдәм итәрлек, кирәк булырлык булгач, бик озынаеп
киткән сыман гомере заяга узмыйдыр кебек тоела аңа. «Аллага
шөкер», – дип кыймылдый Мәрнисә әбинең иреннәре.
Гайнуллин иген кырларында арып йөрмәде йөрүен. Алдында
утырган бәхетле әнисен дә күрми иде аның күзләре бу минутлар-
да. Хәтта яңа гына кочагыннан аерылган сөяркәсен дә оныткан
иде булса кирәк. Алдындагы ашның тәмен сизмәслек вакыйгалар
ешайды шул бу елларда. Көн-төн уйланды Гайнуллин. Ничек
аңларга? Кемнәр көчлерәк булып чыгар? Җил кая таба исә?
Үзгәргән дөньяларның бер җаен табып, яраклашып буламы,
юкмы? Үзенең «профсоюзлыгы» да бүгенге көндә «ташка үлчим»
генә: исәпкә бар, санга юк. Башта партия таралды. Әнә хәзер иле
тарала. Вилдан Яруллович кына коммунистланып план артыннан
чаба: әллә бер нәрсә дә аңламый, әллә аңламаган кебек кылана
гына. «Ә мин, Гайнуллин, барын да беләм, күреп торам, тик әлегә
ничек батып юкка чыкмыйча, дулкын өстендә калып, киләчәктә
дә эшләмичә, әлегә тиклем яшәгән кебек җиңел көн күреп булы-
рын гына чамалый алмыйм. Шуңа иптәш Гайнуллин абыегыз-
ның башы ката бүген... Хе... Менә бит, үземне үзем фамилия
белән атап уйлый башладым. Әкәмәт...» Ир, үзенә үзе елмаеп,
ашаган ашы өчен рәхмәт әйтергә дә онытып, кикерә-кикерә,
сирәк теш арасына кергән ит кисәкләрен бармагы белән чокый-
чокый, урыныннан кузгалды. Бердәнбер баласының елмаюын
күреп шатланган карчык, каткан буыннарының сызлавын да
онытып торып китте, канәгатьлек кичереп өстәлен җыйды. Аның
хәтта аяк кыштырдатканы да, табак-савыт шалтыратканы да
ишетелмәде. «Уйларын бүлмим, эше бигрәк авыр, ял итсен». Кар-
чык һаман үз фикерендә калды.
Гайнуллинны бәләкәйдән, мәктәп елларыннан ук фамилиясе
белән атап йөрттеләр. Моңа үзе дә ияләште. Соңрак, заман су-
лышын бик яхшы тойган әтисенең катгый карары белән партия
мәктәбендә укып кайтканнан соң, авыл халкының яше өчен дә,
карты өчен дә «иптәш Гайнуллин»га әйләнде. Хәтта Филариясе дә
сөешкәндә: «Дамиры-ым», дип сырпалана да, берәр нәрсә күңе-
ленә ошамаса: «Гайнуллин! Нишлисең син?» – дип кычкырып җибәрә.
Хатын белән уздырган рәхәт минутлары күз алдыннан үттеме,
Гайнуллинның суырылган йөзе яктырып китә, авызы ерылуын үзе
дә сизми кала. Иллегә җитеп тә бер өйләнеп карамаган ялгыз ир-
нең тормышын кинәт үзгәртүче, көтмәгәндә тулыландырып, чын-
лап та яктыртучы бер могҗиза булды бу Филария. «Яраттыра
белә-ә, чукынчык! Исертә бу мине. Көннән-көн үзенә бәйли. Бәй-
ләсен. Ризамын. Дөнья кендеге булып йөри бирсен Вилдан. Ә мин
аның борын төбеннән яшь хатынын үземнең куеныма шуытыйм.
Ә нигә шуытмаска?! Йомышчы малай итеп күреп күпме еллар
икенче рольдә йөртте ул мине! Ул гына «истинный коммунист»,
имеш... Данлыклы партияңә капут килде, Яруллович. Хәзер без-
нең кебекләрнең көне көн булыр, Алла боерса... Борын төбендәге
хатыныңны гына түгел, бәлки калганын да...» – Ир, күңеленнән
генә рәис белән сөйләшүен дәвам итеп, шым гына киенде, бүл-
мәсенең утын сүндерми генә тышка чыкты да сөяркәсе яшәгән өй
ягына атлады. Вилдан Ярулловичның машинасы капка төбендә
тора иде. Тәне егетләрчә юка, буе озын Дамирның – пәрдәсе
ябылмый калган тәрәзәнең аскы өлгесеннән иелгән башын ике
кулы белән кысып тотып буш өстәл артында хәрәкәтсез утырган
карт рәис яхшы күренә. Филариясенең чоланда икәнен тиз чама-
лады ул. Мәче саклыгы һәм җитезлеге белән ишегалдын үтеп,
караңгыда урын җәеп йөргән хатынны кочагына алды ир.
– Тссс! Кычкыра күрмә!
– Гайнуллин! Нишләп йөрисең?

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (3)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас