

Өй-каралты тирәсендә әвәрә килүдән, ниндидер эшкә тотынудан мәгънә калмады: кар кешесе Йомагылның сыерын, бозавын, бөтен вак малын берәм-берәм алып китеп бетерде. Аның үзен иң азакка, хәлен, көчен бетереп, рухын сындырып, акылыннан яздыргач кына юк итәргә булды, ахры. Хәзер ул күрше авылга, күрше колхоз көтүләренә ябырылды. Шул сәбәптәнмедер, ул берүзе генә түгел икән, күбәү икән алар дигән хәбәр таралды. Булуы бик ихтимал, чөнки шулкадәр малны берүзе ничек алып китсен дә, берүзе ничек ашап өлгерсен. Кышка әзерләнә дисәң иртәрәк, әле җәй уртасы гына. Шуңа күрә Йомагыл бу албастыга янә бер тапкыр каршы барырга ниятләнде. Бәлки, очрата алыр, бәлки, үтерә, һич югы, имгәтә алыр. Үзләренең колхоз рәисе, теге райком вәкиле килеп китте тагын, күрше хуҗалыкларның җитәкчеләре дә булды, барысы да, малны тәмам чүпләп бетергәнче коткар инде, диләр. Алар килмәсә дә, үтенмәсә дә, ул явызны юк итәргә кирәклеген бик яхшы аңлый Йомагыл, тик хәлкәйләре җитәрлек түгел шул. Вертолёт җибәрделәр – Йомагыл шуңа утырып елга, әрәмәлек буен, тау башын карап йөрде, ачыклыкка төшеп, шикле урыннарны тикшерде, карады, эзләрен, ботакларга, агачларга эленеп калган йоннарын тапты. Әмма барысы да бушка гына булды, явыз кар кешесен беркайда да таба алмадылар. Кыскасы, кулланыр чаралар кулланылып бетте, эш барыбер сунарчының берүзенә килеп терәлде. Хәер, ул бурычны Йомагыл үз җилкәсеннән төшергәне дә юк. Көтү белән йөреп эзләү, төрле техника куллану кебек чаралар бернинди дә нәтиҗә бирмәячәгенә ул күптән төшенгән иде, шуңа күрә янә бер тапкыр чыгарга булды. Бу юлы да кар кешесенең, һичшиксез, очраячагын, араларында янә бәрелеш булачагын ул бик яхшы аңлый иде. Бәлки, соңгы чыгуыдыр, соңгы бәрелешедер…
Үксеп, зар елап калды карчыгы. Барма, йөрмә, харап кына итә, бервакыт китәр әле, үзебезгә тимәсә ярар, дип ялварды. Әмма карт тыңламады, уйлаганын тормышка ашырырга күнеккән ул. Сабит аны көймә белән елга аръягына чыгарып куйды. Әйдә, мин дә барыйм, дигән иде дә, юк, утлауны почтадан мәхрүм итмә инде, дип шаяртты. Сабит көлемсерәде дә эндәшмәде, ачык йөзендә үпкәләү чаткысы күренмәде, кичке якка чыгармын дип, көймәсен кире борды.
Оҙак йөрде, елга аръягындагы болын-тугайларны кичеп, Йомагыл. Шешәгә тутырып алган чәен ике утырып эчте, май ягылган икмәген ашады, кеше аударган яки яшен еккан агачларга утырып ял итте, аннан янә юлын дәвам итте. Һәр кыштырдауга колак салды, аяк астыннан очып киткән кошлардан, сынып төшкән коры агачлардан курыкты. Килә-килә, үзен алабугага яки чуртанга салынган чабак рәвешендә күреп көлеп тә куйды, гарьләнеп тә китә. Чынлап та, ерткыч балыклар алдына ыргытылган җим шул: хәзер, менә хәзер камыш арасында, тамыр төбендә яткан чуртан аның тыпырчынганын күрер дә уктай атылып килер һәм йотып та җибәрер…
Озын тирәкләр, җәенке шомырт агачлары арасыннан салынган бормалы-бормалы сукмактан атлаганда, сунарчы тагын әллә нинди уйларга да бирелеп китте: соңгы вакытта кешеләрдә бозыклык, намуссызлык хәттин ашты, улы – атасын, кызы анасын танымый. Бер атна элек ике үсмер Мәүлиха карчыкка кереп аракы сораганнар да, юк, дигәч, тегене бәйләп салып, өен тентегәннәр, тапкач, шунда ук утырып эчкәннәр, аннан соң карчыкны базына төшереп япканнар. Өч көн үткәч, күршеләре, нишләп күренми икән дип керсә, базында ята, ди. Менә бит ничек, сугышта моны мародёрлык дип атыйлар, мондый гамәл өчен строй алдына чыгарып аталар иде. Кеше хәзер йөгәнсез, бернәрсәдән дә курыкмый, нәрсә тели, шуны эшли. Закон да, Аллаһ та юк…
…Сул якта урман ешлыгында агач сынды. Йомагыл шып туктады да мылтыгын, җилкәсеннән алып, кулына тотты. Әйе, бу – сынып төшкән ботак тавышы түгел, аяк астында сынган агач тавышы. Кар кешесе! Аның гамәле, аның атлавы, теге чакта да шулай ияреп йөргән иде бит, әле дә, күрәсең, артыннан килә, күзәтә, сагалый. Ул якында, хәзер, менә хәзер ташланачак…
Янә агач сынды, җиргә нык басып атлаган, тирән итеп сулыш алган тавыш ишетелде. Күпме кеше чыгып очрата алмый кайтты. Йомагыл үзе генә дә йөрде, кешеләр белән дә, менә, рәхим ит, ул янда гына! Йомагыл, тавыш килгән якка борылып, мылтыгын күтәрде. Күренү белән чәпәргә, теге вакыттагы кебек туктаусыз атарга да атарга! Ядрәләре бу юлы эре, аюныкыннан ике мәртәбәгә эре, мөгаен, яралый гына алыр. Йомагыл, шәп-шәп атлап, берникадәр ара үтте дә шып туктады. Уе – тегенең кайдалыгын чамалау, урман эченнән чыгару. Шәбрәк атласа, мөгаен, эләктерергә тырышып, артыннан калмас. Һәм шулай булып чыкты: кар кешесе, юлындагы кура җиләге куаклыкларын, кычытканны, биек үләннәрне таптый-кисә, сунарчының артыннан төште.
Чамалады Йомагыл аның кайсы тирәдә икәнен. Шуннан тагын бер хәйләгә барырга булды: иелеп, бер күсәк алды да бар көченә ешлыкка ыргытты, үзе юлдан читкә, сукмакның икенче ягына ташланды. Хәзер аңа юл ачыклыгы яхшы күренә. Ачыклыкка чыга калса атарга да була. Күренми, һаман юк. Йомагыл елгага таба йөгерде. Янып-пешеп бетте, ботына, битенә агач ботаклары сугылды, аякларына кычыткан уралды, куаклар тышау салды, әмма ул, бернигә карамый, ярга ашкынуын белде. Йөгереп барган көе, башын сул якка борган иде, күз чите белән генә теге хәшәрәтнең юлына каршы төшүен шәйләде. Туктады Йомагыл, чөнки йөгерүнең мәгънәсе калмады. Аннан ул сунарга килгән, шушы явызны юк итәргә җыенган, ә ул каршысына бару урынына кача! Кар кешесе, чынлап та, аның юлына каршы төшкән, елгага бару юлын буып, бер юан тирәк артында тора. Житезлегенә исең китәр! Әле генә артта, ешлыкта, агачлар арасында иде, кай арада алдына да килеп чыккан. Булмады, камалды, авылга ерак, кычкырсаң да ишетелерлек түгел. Агач башында утыргандагы кебек котылу юк аңа. Беркем дә килмәячәк, елганы чыгып өлгермәячәк. Йомагылның, йөгереп арудан бигрәк, куркудан, үзенең соңгы сәгате җитүен аңлаудан аяк буыннары мәлҗерәп төште, чәч араларында нәрсәдер йөргән сыман, баш тиресе тартышты, чәчләре үрә торды. Бетте, барысы да бетте. Аның кар кешесе белән өченче очрашуы, шуңа күрә ул аны таный, теге төнне тәрәзәдән юкка гына караган дисеңме? Димәк, ул да шушы очрашуны көтеп-көтеп йөргән. Йомагылның иртәме-соңмы килерен белгән. Йомагыл үз гомерендә күпме җәнлек аулады – аның да чиге булырга тиештер. Менә ул көн килде, җавап бирер көн килде… Бүген генә эзләргә чыкмаслар, иртәгә иртә таңнан карчыгы авыл буйлап хәбәр таратыр, колхоз рәисенә дә барыр, син генә җибәрдең, белә торып, үлемгә җибәрдең дип, бугазына ябышыр. Бу хәшәрәт ашамаса, мәетен авылга алып кайтырлар, җәсәде янында рәис, райком вәкиле, авылыбызга, колхозга, хәтта тоташ районыбызга янаган явызлыкка каршы тиңсез көрәштә батырларча һәлак булды, дип нотык тотар. Карчыгы телеграмма биреп кайтарткан балалары елар…
Кар кешесе агач артыннан ашыкмый гына чыкты да аңа якынлашты. Йомагыл кычкырмакчы булды – тавышы чыкмады, тамагы карлыкты, чыккан тавышы да инәлү, елау-сыктау рәвешендә иде. Үз тавышын үзе танымады сунарчы, мескенлегеннән, көчсезлегеннән үз-үзенә оят булып китте, сунарчының атмавын күргән җанвар, кыюланып, туп-туры аңа таба атлый иде. Йомагыл, кулында мылтыгы барлыгын әле исенә төшергәндәй, кинәт атып җибәрде. Албасты килүен дәвам итте, Йомагыл икенче патронын да озатты, тегеңә янә берни дә булмады. Аннан, җитте, шаярдык, дигән сыман, адымнарын кызулата төште. Сунарчы мылтыгын икенчегә корды, тагын ике патрон җибәрде, тик янә бушка – кар кешесе һаман килә бирде, килә бирде. Аның болай да зур гәүдәсе, якынайган саен, һава тутырылган туп шикелле, күз алдында зурайганнан-зурая иде. Мылтыгын өченчегә корып өлгерә алмаячагын белеп тора Йомагыл, хәер, атудан ни фәтва, аралары секунд саен кыскара, шуңа күрә, үзенә ике адым калгач, мылтыгын бар көченә тегеңә селтәде. Албасты бер кулын куеп өлгерде – корал кипкән нәзек таяк шикелле читкә очты. Билендәге хәнҗәренә тотынган иде генә, колак төбенә сугудан үзе дә әллә кая очып китте. Аяклары җирдән аерылып, һавада йөзеп барган көе, йонлач җан иясенең зур гәүдәсен, юан озын кулларын, мыскыллы елмайган бәләкәй күзен генә шәйләп өлгерде…
Күзләрен ачкач, үзенең кайдалыгын аңламый ятты сунарчы. Тирә-ягы ап-ак, янында ниндидер ак шәүләләр йөри, кайберләре йөзенә дә иелә. Тукта, тукта, кар кешесе түгелме соң? Шул бит, шул! Һаман китмәгән икән, аның үлеме-тереме икәнен тикшерәдер, ахры, сулыш алышын тыңлыйдыр, хәшәрәт! Бу нинди җан иясе булып чыкты, ә? Күпме атты, үлмәде, үлү генә түгел, яраланмады да хәтта. Менә хәзер аңа карап тора: ботарларга, ашарга ниятләнәдер. Хәнҗәрен, алып, иелгән чагында гына муен тирәсенә када иде дә, юк шул, кулын селкетерлек тә хәле калмаган.
Бераздан кар кешесе аның алдыннан китте дә читкәрәк барып басты. Йомагылның торуын көтәдер, торса, тагын берне кундырырга чамалыйдыр. Сугуы сугу гынамы, күсәк белән бәргән кебек булды бит. Юк, ул да исәр түгел, хәйләгә барыр, тиз генә тормас, үлгәнгә салышып ятар… Бәй, ул берүзе генә түгел икән, тагы берәү йөри! Почта Сабит су аръягында тагы берәүне күргәннәр ди иде шул, хак икән. Әнә бит торды да яктылык төшкән җиргә барып басты. Нигәдер тирәкләр күренми, җил дә исми, яңа үлән, яңа яфраклар исе дә юк. Әллә теге хәшәрәтләр үзләренең куышларына кертеп салганнармы?
Һич аңлый алмый Йомагыл тирә-ягындагы тормышны.
Чатнардай булып башы авырта, чигәләре кыса, колаклары шаулый. Онытылып китә, аңына килә, яктыны шәйли, уйлый ала, аннан кабат караңгылыкка чума, бушлыкка оча. Район вәкиле, колхоз рәисе дә күренеп калган кебек. Алары кайдан килеп чыккандыр? Болай да җанын аз үртәмәделәр. Аннан теге йонлач хәшәрәтнең бәләкәй күзләре пәйда була, аннан карчыгының хафалы йөзе килеп чыга…
Ул үзенең хастаханәдә ятканын белми. Шул көнне кайтмагач, карчыгы белән Почта Сабитның иртәгәсен иртә таңнан, авыл халкын җыеп, елга аша чыкканнарын, гәүдәсен эзләп тапканнарын һәм район үзәгенә китергәннәрен аңын югалткан сунарчы кайдан белсен инде.
Бер атна дигәндә, аңына килде сунарчы. Янында йөргән кешеләрнең шәфкать туташы, табиб икәненә төшенде, яткан җире кар кешесенең куышы түгел, ә хастаханә палатасы икәнен аңлады. Ике малаен ияртеп, улы белән килене килде, авылдашларыннан Кодаир, Ишбулды, Мансур малае кереп чыкты, колхоз рәисе сугылды. Почта Сабит көн саен, көнаралаш дигәндәй авыл ягыннан хәбәр ташыды. Ә соңгы яңалыгы сунарчының йөрәген чак туктатмады: теге хәшәрәтләр, чынлап та, икәү икән! Хәзер аларның балалары да бар, ди. Башына җитә алмады бит шуның, берүзе чакта юк итеп өлгерсә үрчемәсләр иде. Хәзер эләктерүе, ай-һай, авыр булачак. Тирә-як авылларны, районны, республиканы басса, эшләр харап бит. Йомагылны табып хастаханәгә озаткан көннән алып, авыл халкы район үзәгенә, хәтта шәһәрдәге балаларына, туган-тумачаларына китә икән. Йомагыл җиңә алмаганны, безгә кая инде ул, дип әйтәләр һәм исән-имин чакта качу ягын карыйлар, ди.
Тагын берничә көннән башына бәйләгән марляны алыштырдылар, ярасын ныклап тикшерделәр. Башы шаулавы, колак төбе, күз төпләре сызлавы бераз басылгандай итте, шулай да муены белән җилкәсе авырта иде әле. Башың ничек ярылмаган, дип аптырады табиблар.
Кичке аштан соң бүлмәдәш иптәшләре телевизор карарга чыга, ә Йомагыл тирән уйларга бата. Кар кешесе, аның кайдан килеп чыгуы турындагы уйлар тынгылык бирми аңа. Менә бүген дә, шулай ята торгач, караватына утырды да үзалдына сөйләнергә тотынды: «Ул электән булган, тау-урман арасында йөргән, тик күренмәгән, урман киекләрен аулап көн иткән. Агачларны вәхшиләрчә кисү, ялан-басуларны агулау, җәнлекләрне кыру аркасында ашарына калмагач, таудан төшеп, авыл малына ябышкан. Бу дөньяның нинди генә могҗизасы юк, ул төпкелдән әллә нинди аждаһалар чыгып ябырылыр әле. Кеше нәфесе үз кулы белән үзенә дошман тудыра…»
Уе өзелде Йомагылның: коридорда йөгерешкән, кычкырышкан тавышлар ишетелде, сунарчы башта, телевизордан кызык берәр нәрсә күрсәтәләр, дип уйлады. Тавыш басылмагач, аптырап, ишекне барып ачты. Бәй, барысы да – табиблар да, авырулар да – коридор башына, зур тәрәзә ягына ашыга. Нәрсә күргәннәр болар дип, сунарчы да шул якка атлады. Барып җитеп селкенешкән башлар аша урамга караса, үз күзләренә үзе ышанмады: каршы таудан йөгерә-атлый, әллә нинди җаңварлар төшеп килә. Кар кешеләре! Бер көтү! Иң алдан Йомагылга таныш гыйфрит атлый. Адымнары тәвәккәл, бу дөньяда үзенең җиңелмәс көч икәнен белгәндәй, ышанычлы…
Карт сунарчы чайкалып китте дә акрын гына идәнгә ауды…
Фото: Freepik.com