Чәчмә әсәр
15 Июля , 14:04

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (2)

Ир җенләнеп йортка чыгып китте, мунча, келәт эчләреннән хатынын эзләде. Үзе туктаусыз сүгенде. – Бер тере җан иясе юк! Кайдалар соң болар? Көпә-көндез кайда йөриләр? Эшләре беткәнмени? Үзе шул, пришкольный участок дигән булып, мәктәбендә ләчтит сатып ятадыр инде! Малае кайда? Төне буе йөри дә көне буе йоклый иде бит. Бүген кайда булган? Әллә сыер акыра абзарда? Бүген дә көтү кумаганнар бит болар!

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (2)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (2)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (2)

(Дәвамы.)


– Вилдан! Вилдан Яруллович! Ач телевизорыңны! ГК ЧП
анда! Мәскәүдә – сугыш!
– Нинди ЧП ди ул уборка вакытында? – дип калын тавы-
шы белән колхоз идарәсенең таш диварларын «тетрәтте» Вил-
дан. Тургай авылының иң сабыр кешесе, комбайнчы Фәтхинең
эш өстендә техникасын ташлап, манма тиргә батып, чәчрәп
килеп керүе – аптырарлык хәл, колхоз рәисе иске «Рекорд»ның
ялтыравык төсе җуелган төймәсенә басты да, экранга текәлде.
Мәскәү урамыннан тезелеп узган танкларны күреп шаккатты
Вилдан. Үзен күзәтеп артында басып торган Фәтхигә борылып
карады.
– Уттай эш өстендә нишлиләр болар? – дип аптырады
Вилдан. Башкала уртасында танклар йөрү, халык агымы, власть
өчен тарткалашу колхоз рәисенең акылына сыймый торган хәл
иде. – Бу танк башындагылар кыш көне ипи урынына нәрсә
чәйнәмәкчеләр икән? Нишләтәләр илне? Юлдан яздыралар бит!
Әлеге минутта власть өчен түгел, икмәк планын арттырып үтәү
өчен көрәшергә кирәк! Бездельниклар!
Бу сорауларга Фәтхинең дә җаваплары юк иде.
– Ельцин партбилетын ташлап чыгып киткән. Тәгълимә
күргән дә, түзмәгән, басуга килеп сөйләп китте, – ир уң кулы
белән таушалып, кыр эшендә кияргә генә калган пинжәгенең
түш кесәсен капшап куйды да югалды...
…Райком бинасының баскычыннан җиңел атлап төшеп кил-
гән Сабит Акрамовның көлгәне ишетелде:
– Кирәге бар иде! Мин Ельциннан киммени? Партбилет-
ны районда беренчеләрдән булып первыйның өстәленә кертеп
бәрдем әле! Күптән көткән идем бу вакытны…
Сабит Акрамов – училище директоры. Кешедән качып иске-
чә укый, дин тота, дип сөйлиләр аның турында. Җыелышлардан
чыкканда: «Партиягезнең бер кирәге юк, докладлар – ясалма,
идеяләр – пүстәк», – дип мыгырданганын Вилданның да ишет-
кәне бар.
– Син дә ташла! Нәрсәгә кирәк ул?! Ташла-ташла-ташла…
…Вилдан, кинәт уянып китеп, диваннан сикереп торды. Үзе
сизмәде, ахры, уң кулы пинжәгенең түш кесәсендәге партби-
летын кысып куйды. Күптән эшләп утырган телевизорны –
экранда сурәте юньләп күренми, совет заманында алынган
«Рекорд»ның инде тавышын гына тыңлап була – шартлатып
басып, сүндереп куйды. «Шул путчтан соң күпме вакыт узды,
ун елга якын бит. Аз мәхшәр кичердекмени, күрмәгән калмады.
Тоташ бер этләнү, эшләү дип атап та булмый. Юк бит, һаман
шул 91нең августы төшкә кереп саташтыра! Төшкелектә кайтып,
аз гына черем итеп алыйм дисәм – шул төш. Ельциннар, Сабит
Акрамовлар, Гайнуллиннар үткәннәреннән ваз кичте дип, партби-
леттан аерылырга исәп юк әле… Фәтхи дә кесәсендә йөртә, кыч-
кырып әйтмәсә дә, сизеп торам», – уйларына бирелеп утырган
карт коммунист тагын челлә кояшында каралып беткән кулын
түш кесәсе өстенә куйды. Туганыннан алып совет идеяләренең
какшамаслыгына, беркайчан да үзгәрмәячәгенә ышанып яшәгән
карт коммунист күңеле Мәскәү яңалыкларын кабул итә алмады
шул. Иртә торыла, төш вакытында бераз ятып алмаса, төнгә кадәр
басуларны иңләрлек хәле калмый. Йокымсырап кына китә – шул
бер саташу.
Тузанга баткан колхоз УАЗигында басуга юлланды рәис. Аның
эше дә, бүгенге бурычы да – икмәкне тиз көндә югалтусыз
җыеп алу. «Тик кем өчен, кемнәрне туйдырыр өчен җыям соң
мин ашлыкны? Әлегедәй урып-җыю өстендә Мәскәү урамнарын
тутырып миңа каршы лозунглар күтәреп чыккан, инде ничәмә
ел дәвамында халык турында онытып, ил байлыгын бүлешеп
яткан әрәмтамаклар өченме? Сөйләгәннәре сүз түгел бит, ичма-
сам! Шул юньсезләрне телевизордан бөтен ил халкына, юк, бөтен
Җир шарына күрсәтеп торуларын әйтер идем. Адәм гарьлеге бит!
Ну Америка куанадыр инде...» Рәиснең машинасы кечкенә ерга-
нак аша салынган агач күпердән чыгып, Яңытауга күтәрелде.
Тау да түгел инде ул, калкулык. Тургайлылар өчен тау ул, анда,
биектә – зират урнашкан. Авыл зиратында Вилданның да әтисе,
зур әтисе ята. Зират буена тукталып, туган авылына, кырларына
күз салырга ярата ул. Олы урам, Юкәле төбәге, авылның теге
башында Тарытау җирләре башлана. Мең гектарга якын басу.
Уңга, сулга карасаң, уйдык-уйдык мәйданнар китә, урманнар, күл-
ләр, чокырлар белән араланган. Артка борылып бераз барсаң,
ферма, аннан ерак түгел җәйләү, көтүлекләрне узып, Вакбалык
елгасы аша чыксаң, Кала күле басуы башлана. Биш йөз дә алтмыш
гектар. Күз карашы җиткәнгә кадәр барлап, барысындагы эш
күләмен уйлап, озак кына басып торды Вилдан. Басуларны урап
чыгыйм дисәң, көнең җитмәс. Авылга терәлеп торганнары да,
урман артларында, бик еракта урнашканнары да җитәрлек.

Җире күп колхозның. Игеннең хакы булып, саткан акчасын үз кирәгенә
генә тотынса, бүгенгедәй бөлгенлеккә төшеп утырыр идемени?
Бай булыр иде, беркемнән соранып, дәүләттән өмет итеп тормас
иде. Тургай авылы зур. Кешеләренең төрлесе бар, әмма уңганна-
ры күбрәк. Тегермән тарттырырга, йон теттерергә, киез итекләр
бастырырга, ат җигү кораллары эшләтергә һәрвакыт монда кил-
гәннәр. Төзүчеләре, мич чыгаручылары яздан кышка тиклем өй-
ләренә кайтып керәлмәгән. Кәсепле кешеләрнең өйләре бер урам
булып тезелеп утыра. Авылдашларының ачулы, мәкерле чакларын
да еш күрергә туры килде Вилдан Ярулловичка. Үзенең дә холкы
бик ипле түгел: әрли башласа, чамасын белми, җитешсезлеккә,
юньсезлеккә күзен йомып узып китәлми. Тик барыбер алар бер
төяктә туып-үскән уртак язмыш кешеләре: тормыш казанында
бергә кайнап, ачысын-төчесен, кайгысын-шатлыгын бергә күтәр-
гәннәр. Шуңа да сәясәт җилләре тискәре исә дип кенә, барысын
да без үзгәртәлмәс күрәчәккә сылтап кына котылырга түгел
иде. Ничек тә кадерле кешеләренә – тургайлыларга артык авыр-
лык китермичә, булганын саклап калып чыгарга иде бүгенге бол-
гавыр заманны. «Без потерь, урыс әйтмешли. Булдырып буламы,
юкмы?!» – Вилдан Яруллович очсыз-кырыйсыз уйларыннан
арынырга теләгәндәй куллары белән җыерчыклы арык йөзендә
янып торган күзләрен сыпырып куйды. Үз өстенә үзе йөкләп
алган бу миссия елдан-ел иңнәренә ныграк баса, шунысы гына
үкенечле. Аның саен өмете бәләкәйләнә, ышанычы кими, үзенең
эшеннән канәгатьсезлеге арта. Үтерә шул уй, бөтен булган кө-
чен йота Вилданның. Булдырып булмас, ахры, дигән шикләр
гасырлар чигенә җиткән саен ешрак чуала башында. Буылганнан
буыла колхозы. Соңгы ун елда алга бару өчен түгел, ничек тә артка
китмәс өчен эшлиләр. Бурыч өстенә бурыч… Сөтне райондагы
май заводына илтсәң – акча түли алмый, илтмәсәң– хакимият
башлыгына «ярамыйсың». Ягулык материаллары, запас частьлар
авырлык белән генә табыла. Тере акча юк, РНО дигәннәре –
коры кәгазь. Ит тапшырсаң да кулга шуны тоттыралар, сөт
тапшырсаң да – шуны. РНОны акчага әйләндерүче алыпсатар-
лар – кайлардан шулай тиз барлыкка килде бу шома куллы
егетләр, дөнья үзгәрүен, заман болгануын көтеп кенә ятканнар-
мыни! – процентны алып кала беләләр. Алыштырыгыз, зинһар,
дип сөйләшәсең, йөз суы түгәсең, җитмәсә, бурычлы булып
каласың әле аларга.

Тырышты Вилдан, ничек итсә итте, әмма чәчү
мәйданын киметмәде. Быел яз, элеккечә ике мең сигез йөз илле
биш гектарны чәчәм дип, «күзе акайды», иллә-мәгәр. Эшләргә
кеше, техника, ягулык җиткерәлми иза чикте. Эш хакын ту-
лысы белән түли алмагач, эшләргә кеше калмый икән шул. Пар-
тия заманындагы кебек мәҗбүр итеп, бушка эшләтеп булмый.
Уңганнары читкә тарала, юньсезләре әллә кайдан табып аракы
эчә. Аракы да түгел, спирт. Тирә-як колхозларның күбесе таш-
лады җирләрен. Беркем тикшермәде, элеккечә бюрога чакырып
тиргәмәде, выговор чәпәмәде. «Аңладылар» хәлләрен… Хәзер
кирәге калмагач, техникаларын да бүлешеп бетеп баралар...
Вилдан да «без потерь» чыга алмады шул чәчүне. Ягулык кайтар-
ту, запас частьлар алу, техника ремонтлау – барысы да фермада-
гы мал башын киметә торган мәшәкатьләр. Яңа техника турында
уйлыйсы да түгел. Сөт сатканга акча кермәгәч, аны ничек түлисең
инде. «Болайрак барса, басулар да ташланачак тиздән. Тарала
дөньясы, тарала…»
Вилдан Яруллович хәвефле уйларының очына чыгалмады.
Комбайнчылар янына барып, тагын нервланды. Ринатның
«Нива»сы ватылган, сүтеп ташлаган. Үзенең өсте-башы кап-кара,
бите майга буялып беткән, күзләре генә елтырый. «Рафикъ
абый МТСка китте. Слесарь үзебезнеке – Булат хәзер эшләп
җибәрә ул. Хәзер рәтлибез, көймә, Вилдан абый!», – дип йөгереп
тора үзе. Шулкадәр ипле, сабыр кеше Ринат. Дүрт баласы бар.
Хатыны Рәфинә иртән идарәгә керде. Кыенсынып кына акча
сорый. Беренче кабат керүе.
– Костюмнары да, колготкилары да, туфлилары, күлмәкләре
дә кирәк. Нишләргә инде, Вилдан абый? Тегеп, бәйләп кидерәм,
алай да җиткереп булмый, аптыраган…
Үзенең өстендә дә күптән уңып беткән формасыз футболка.
Үзбәкләр сатып йөри бу арзан, сыйфатсыз товарны авыл буйлап...
Ринат дәшми, кыенсына, чөнки хәлне аңлап тора.
Янында кечкенә малайлары уралып йөргән Ринатны Вилдан
әрнеп күзәтте бертын. «Саткан ашлык, сөтеңнән җитәрлек акча
ал да, рәхәтләндереп түлә иде менә бу уңган егеткә. Балалары
да колхозга ышанып, авылда калабыз дип үсәрләр иде...» Ачкыч
китереп, янында уралып йөргән малайга төртеп:
– Монысы төпчегеңме? – дип сорамый булдыра алмады рәис.
– Өченчесе, Вилдан Яруллович, тагын бер малай бар әле, –
дип елмайды Ринат.
– Ничә яшьтә?
– Җидедә. Укырга бара быел.
Вилданның йөрәге кысылып куйды. «Шул балага костюм
алырлык та акчасы булмасын әле кешенең, сугыш заманы түгел
лә инде! Ул бала беренче класска бармый калалмый бит!» Колхоз-
ны саклап калам дигән хыялы, дөньясын онытып шул колхоз эше
артыннан чабулары ничектер вак, файдасыз булып күренде
рәискә. «Менә бит, Ринатка бүген баласын киендерер өчен
хатынына кайтарып бирергә акча кирәк. Кәгазьдәге саннар түгел,
РНО түгел, гектарлар түгел, чын акча!»
– Улыңның исеме ничек, Ринат? – дип сорады ул тавы-
шының кинәт карлыгып киткәнен сиздермәс өчен тамак төбен
кырып.
– Муса.
– Ят исем кушкансың, безнең авылда юк, ахры?
– Юк. Муса берәү генә ул. Әнисе шигырь дип хыялый бит,
китапханәче. Аларның да зарплатасын түләмиләр шул, Вилдан
Яруллович, ун ай инде…
– Рәфинә иртәгә тагын керсен идарәгә. Муса! Әниеңә әйтер-
сең кайткач! – Рәис, УАЗигын кабызып, кирегә авылга табан
борылды. «Гайнуллинны табарга кирәк. Юкка гына профсоюз
ясап куйдыммыни? Кайгыртсын халыкны, тапсын акча! Бу-
рычларны түләттерми май заводы директорының кабинетыннан
чыкмасын!» Уйлары кабат комбайннарга әйләнеп кайтты. «Иртә-
гә басуга чыгарлык ягулык юк. КаМАЗлар бүген үк утырыр, ахры.
Заготзернога ягулык кайтмады микән?»
Гайнуллин ындыр табагында да, кабинетында да, өендә дә
булмады. Инде үзалдына сүгенә башлаган рәис, өенә кайтып
тузанлы костюмын салып ташлады да, шифоньерны ачып, район
үзәгенә киеп бара торганын эзли башлады. Тапмыйча:
– Филария! – дип җикерде. Әмма өй эчендә аны ишетүче
булмады. Ир җенләнеп йортка чыгып китте, мунча, келәт эчләрен-
нән хатынын эзләде. Үзе туктаусыз сүгенде.
– Бер тере җан иясе юк! Кайдалар соң болар? Көпә-көндез
кайда йөриләр? Эшләре беткәнмени? Үзе шул, пришкольный
участок дигән булып, мәктәбендә ләчтит сатып ятадыр инде!
Малае кайда? Төне буе йөри дә көне буе йоклый иде бит. Бүген
кайда булган? Әллә сыер акыра абзарда? Бүген дә көтү кумаган-
нар бит болар! – Юлында очраган үрдәкләрне пыркылдата-пыр-
кылдата Вилдан абзар эченә кереп китте. Хатынының өйдә юк-
лыгы аны тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул урынында тормаган
сәнәкләрне алып-алып почмакка очырды, улакта калып үгезләр
сөзеп-изеп бетергән бидрәләрне җыйды, малларга җикерде, ачык
калган капкаларны шап та шоп китереп япты. Шулчак абзарга
бит очлары алсуланган, маңгай чәчләре тузгыган хатыны кайтып
керде. Иркәләнеп, түм-түгәрәк күкрәкләрен киереп ишек яңагына сөялде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

 

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (2)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас