

«Утлау»да халык байтак. Йомагыл исәнләште дә өченче көн, тауга менеп, кар кешесе белән очрашуын сөйләп бирде, ул, албастыдан котылырга теләсәк, күмәкләп чыгарга кирәклеген әйтте:
– Әүхәт, барасыңмы?
– Барам.
– Ә син, улым? – ул Мансур малаена эндәште.
– Әйе.
– Сабит?
– Кәнишне!
– Сабит иң арттан бара, иң алдан кача. Аның сунарчылыгы минем төрек солтаны булуым белән бер инде, – диде Ишбулды.
– Шуннан, мин беренче аттым, мин үтердем, дип сөйләп йөрер әле, – монысын, мыскыллы гына көлеп, Кодаир әйтте.
– Күрерсез, сез шушында авыз ерып торырсыз, без аны сөйрәп тә алып кайтырбыз. Шулай бит, Йомагыл агай?
– Ай, аны алай җиңел генә алып булырмы икән соң? Бик чос, елгыр күренә…
Иртәгесен өч мылтык белән дүрт кеше тауга юл тотты. Озын көн буе дигәндәй йөрделәр урман эчендә, әмма кар кешесен туры китерә алмадылар. Ул, күрәсең, качты, юл яздырды – бу кадәрле күмәк көчкә каршы барырга ярамаганлыгын бик яхшы аңлый иде. Тик кая яшеренде, кая посты? Агач башына менми, җирне казып төшми, өй-мазары булса, мөгаен, күзләренә чалыныр иде. Бер генә юл бар – урман ешлыгына чуму. Камарга, ешлык юлларын ябарга кирәк дигән фикергә килде Йомагыл.
Ике көннән колхоз рәисе чакырган сунарчылар килде. Районның төрле авылларыннан җыелган җиде кешене Йомагыл тауга алып китте. Көн буе эзләделәр, таба алмадылар. Шуннан идарәгә бардылар да күрмәдек, мөгаен, бу тирәдән киткәндер, тау башында йөрсә очрар иде, дип кайттылар да киттеләр. Аңлый Йомагыл: һәркемнең үз эше, үз дөньясы, мәшәкате. Үз авылларына, үз малларына ташланса бер хәл. Ә Йомагыл кар кешесенең беркая да китмәгәнен, янә урман төпкеленә кереп посканын чамалый иде. Аны хәйлә, акыл белән алырга кирәк, үзеннән җитезрәк булырга кирәк. Бер фикер сунарчының башында бөреләнә дә иде инде.
Йомагыл, электрикка барып, тегенең багана башына киеп менә торган ыргакларын, киң бил каешын сорап алды, такта, аркан-баулар әзерләде. Атын җикте дә Сабитка эндәшим дип урамга чыгуга, Мансурның малае килеп җитте.
– Шундамы?
– Шунда.
– Мин дә барыйммы?
– Юк, әтиең ачуланыр, берсе үлемнән чак калды, икенчесен йөртмәгез, ди.
– Ул өйдә юк, идарәгә китте, атыңны кем алып кайта соң?
– Сабитка әйтимме дигән идем.
– Әйдә, үзем барам.
– Әллә тагы.
Теге вакытта сунарчыларны йөрткәндә, ул куышка охшаган бернәрсә шәйләп, эзен дә күргәч, димәк, шушы тирәдә, әллә ни ерак китмәгән, имән башына менеп караргадыр инде дигән ният белән кайткан иде. Менә бүген, шунда күтәрелеп, сагалап ятып булмасмы дип, юлга чыгуы.
Атны юл читендәге төпсәгә бәйләп, бөтен кирәк-яракны имән төбенә ташыдылар. Мансур малае ыргакларны киеп, агач башына менеп китте, такталарны өскә тартты, Йомагылның әйтеп-өйрәтеп торуы буенча сәндерә җәйде, аскы ике ботакны кисеп төшерде. «Килмәсеннәр, кешеләрне әйтәм, карабрак йөр әле, мылтык тавышын ишетсәң, берәрсе белән килерсең», – дип, егетне аты белән кайтарып җибәрде.
Агачлар яфракка бөреләнә, һава саф, урман, черегән яфраклар исе борынны кытыклый. Табигать уяна, кышкы йокысыннан арына. Ниндидер тынычлык, урманнарда, сыртларда, биек күктә, күз күреме җитмәслек киңлектә битарафлык, тормышның үзе сыман мәңгелек канун бар. Әлеге таулар, урман, иксез-чиксез күк каршысында Йомагылның үткән гомере күз ачып йомган кебек кенә тоела, аның шушылай итеп агач башында утыруында ниндидер малайлык, олы кешегә хас булмаган гамәл бар төсле. Нишлисең, тормыш һәркемне дә үзе теләгән сурәткә кертү халәтенә ия шул…
Шулай тирә-якка сокланып, әллә нинди фәлсәфи уйларга тарып, икеләнеп, нәрсә дип килеп яттым әле монда, төшеп кайтыйм да китим дип, ике төнне, ике көнне үткәрде Йомагыл. Иртүк торып, мал караган, каралты-кура тирәсендә бетмәс эш-мәшәкатьләргә чумып өйрәнгән кеше әлеге кебек тик ятуга һич түзә алмый иде. Гомерендә мондый озын, шул ук вакытта мондый мәгънәсез үткәргән көннәрен хәтерләми. Көндезләре ярар, ничек тә үтә, менә төне бигрәк ялыктыргыч, өшәндергеч, шомлы. Саташып егылып төшәрмен дип, бәйләнеп ята, аннан көне буе оча сөяге, кабыргалары авырта. Өйдәге шикелле йомшакта җәелеп, тәгәрәп йокларлык түгел шул биредә, күзе йомылуы була, калтыранып-өшеп уянып китә дә төннең калган ягын йоклый алмый үткәрә.
Инде өченче көннең таң алдында гына шарт та шорт йөргән тавыш колагына чалынды. Мөгаен, кар кешеседер! Бөтенләй якынайганчы дип, Йомагыл сырмасын салды, талган-оеган аякларын язды, мылтыгын тикшерде, патроннарын барлады. Әзер торуың хәерле. Бу сиңа куян, хәтта аю да түгел, ә кеше, кешегә охшаган, башында адәм акылы булган хәйләкәр ерткыч. Албасты ашыкмады, коры агачларны шарт та шорт сындырып басып, сунарчының түземлеген сынарга теләгәндәй, ул утырган агач тирәли йөренә дә йөренә. Йомагыл тегене ботаклар арасыннан шәйләргә тырыша, әмма күрә алмый.
Байтак вакытка тынлык урнашты. Тетрәп көтүдән Йомагылның башы, текәлеп караудан күзләре авырта башлады хәтта. Кузгалмаска тырыша, әмма киеренкелек үзенекен итә – күрим дип әле тегеләй, әле болай борылса, сәндерә такталары, шыгырдап, җанына тия. Менә бермәл янә чыбык-чабык сынды. Аннан кабат тынлык. Кар кешесе кабаланмый, тирә-ягына күз сала-сала, тыңлый-тыңлый киләдер, ахрысы. Нәрсәдер җыйган да, ашаган да кебек. Үзе йонлач, үзе ялангач, торганы бер хәшәрәт инде. Озын куллар, тырпайган колак, тар маңгай, зур авыз. Өнеңдә түгел, төшеңдә күрсәң дә, йөрәгең ярылыр. Алпан-тилпән килеп, сеңдерерлек басып атлый, җир, хәтта Йомагыл белән имән дә селкенгәндәй бит! Кар кешесе агачка җитәр-җитмәс туктады да, сагаеп, тирә-ягына каранып алды, иснәнде, шуннан нигәдер чүгәләде. Олы хаҗәтенә утырдымы икән әллә, дип уйлады сунарчы. Атарга уңай, мишень зур, йомарланып кына утыра, тидерүе кыен булмас. Хәерсез, янә куллары калтырый, көпшә очы йөзеп тик йөри. Ниһаять, мушкага алып тәтегә басыйм гына дигәндә, албасты кинәт торды да янындагы имән артына яшеренде. Минем мондалыкны сизде, дип уйлады Йомагыл, тик әлегә агач башында икәнемне генә белми. Тирә-ягына каранып бераз торгач, теге агач артыннан чыкты да Йомагылның имәненә таба кузгалды. Әллә нәкъ шул агачта утырганын белеп атлый, әллә белми атлый. Хәрәкәтләре сак, алыптай гәүдәсе белән шулай җиңел атлый алуына исең китәр, сунарчы төзәргә дә өлгермәде, теге агачның арт ягына чыкты. Ул хәзер Йомагылга күренми, сәндерә такталары каплый, сунарчы, иелеп карыйм дип, чак кына кузгалган иде, утырган тактасы шыгырдады да куйды бит, каһәр. Кар кешесе ялт иттереп өскә карады. Карашлары очрашты. Йомагыл, тегенең башына төзәп, тәтегә басты. Иртәнге тынлыкны ертып, шартлау яңгырады. Мылтыгын чак кына үзенә тартып сузылып караса, кар кешесе агач артында юк! Егылмаган да. Йомагыл, тәмам аптырауга калып, тирә-ягына карады. Әһә, әнә тора икән, димәк, тимәгән. Хәзер качыш уйнаудан мәгънә юк. Сунарчы янә атты. Теге бу юлы да читкә тайпылып өлгерде. Юк, тайпылып өлгерүе мөмкин түгел, ул йә кыек төзи, йә ядрәләре вак. Кар кешесе агач артыннан чыкты да бер-ике сикерүдә Йомагылның имәне янына килде һәм аны үкереп селкетергә тотынды. Нихәтле көчле булса да, имән кадәр имәнне ега алмый инде ул. Албасты моны үзе дә аңлады шикелле, бер мәлгә генә туктады да агачка үрмәли башлады. Кан сауган күзләр, үткен тешле авыз – эләксәң, бер сугуда яки бер тешләүдә үтерәчәк. Йомагыл калтыранган куллары белән ике көпшәле мылтыгына патроннар тыкты да бер-бер артлы ике мәртәбә тегенең башына төзәп атып җибәрде. Кар кешесе бер мәлгә генә туктап калды, җан ачуы белән үкерде, башын чайкап, тешләрен ыржайтты, калтыранды, шуннан акрын гына кулларын ычкындырды да гөрс итеп җиргә ауды. Булды, эләкте, хәзер җан бирә дип шатланды сунарчы, тегенең һаман ни баса, ни ята алмый аптыравын шәйләп. Тагын икене җибәрим әле дип, мылтыгын корырга да өлгермәде, теге торды да, йөгерә-атлый, агачлар арасына кереп югалды. Куаклыклар арасында коры агач сынды, нәрсәдер ауды. Озакламый Йомагыл тегенең кире килгәнен шәйләде, кулында – озын каен агачы. Аһ, явыз, шуның белән төрткәләргә чамалый, ахры.
Ул да булмый, теге агачы белән сәндерәгә китереп тә төртте. Беренче төртү читтәге тактага туры килде, такта әйләнде, ә агач үзе ике такта арасыннан өскә үк чыгып китте. Йомагыл каерып сындырыйм әле дип сузылган гына иде, кар кешесе аны кинәт тартып алды, янә төртте. Бу юлы Йомагылның сырмасын эләктереп өскә күтәрде, сунарчы ата алмый, атарлык хәлдә түгел, чөнки агачның үзенә килеп тиюеннән курка, аңа астагы ботакка үрмәләүдән башка чара калмады. Кар кешесе янә төртте – бу юлы азык-төлек салынган капчыгын эләктереп аска очырды. Сунарчы көч-хәл белән генә өстәге ботакка менеп, аңа атланып утырды да атып җибәрде. Тимәде. Икенчесе дә тимәде. Юк моны алмый, моңа, чынлап та, аю ядрәсе генә җитми бит… Ә кар кешесенең үз уе – сунарчының тагын да өскә үрмәләвен шәйләгәч, киртәсен читкә атты да агач буйлап үзе менә башлады. Йомагыл, билендәге патронташыннан ике патрон алып, янә мылтыгын корды, янә бер-бер артлы атып җибәрде: албасты егылып төшмәде, һаман менүен белде. Йомагылның тәне эсселе-суыклы булды, аркасы буйлап үлем салкынлыгы йөгерде. Котыла алмастыр, бетте, барысы да бетте, үлеме шушы агач башында булыр, ахры. Менә кар кешесенең башы сәндерәгә килеп төртелде, ары менә алмый болай борыла, тегеләй борыла, башы, сыңар кулы белән такталарны күтәрергә чамалый. Иң читтәгесенә тотынган иде, такта сынып китте, икенчесенә тотынган иде, анысын да тартып сындырды. Йомагыл өстәге ботакка үрмәләде, калтыранган куллары белән көчкә төзәп, тегенең күзенә атып җибәрде. Икенче патронын өскә атты – авылда, бәлки, ишетерләр, килерләр, аралап калырлар… Шуннан җан ачуына мылтыгының приклады белән кар кешесенең башына тондырды. Теге кымшанмады да, әйтерсең чыбык белән суктылар. Мылтыгы аска очкач, Йомагыл билендәге хәнҗәрен тартып алды, ичмасам, берәр мәртәбә булса да чәнчеп өлгерер! Чәнчегән, яралаган, хәтта сугышкан икән дигән сүз калыр…
Шулвакыт трактор тавышы, кеше һай-һайлаган, кычкырышкан тавышлар ишетелде. Йомагылның эченә җылы йөгерде, күзләренә яшьләр төелде, һәм ул, дәртләнеп, мин монда, монда, тизрәк килегез, дип кычкырырга кереште. Тавышы калтырый, күзләреннән яшь ага… Кар кешесе тавышлар килгән якка ялт иттереп башын борды да җитез генә аска төшә башлады. Жиргә бер-ике метр калгач сикерде, аннан күз ачып йомган арада күздән дә югалды – урман ешлыгында аның гәүдә авырлыгыннан коры-сарының шартлап сынуы, былтыргы яфракларның кыштырдавы гына ишетелеп калды.
Йомагыл байтак кына урыныннан кузгала алмый утырды. Буыннары каткан да калган. Әйе, бу юлы да исән калды. Ярый, килеп өлгерделәр, чак кына соңласалар, ул Йомагылның аягыннан сөйрәп җиргә төшерә дә, хәер, төшереп тә газапланмас, шунда, агач башында, сәндерәдә үк өзгәләп, аска ыргыта иде. Һәм Йомагыл хыялында үзенең җирдә яткан мәетен күрде: арка сөяге, муены сындырылган, үткен тырнаклар телгәләп канга батырган җансыз гәүдә…
– Йомагыл агай, теге нәрсәкәй кайда соң? Килмәгәнме әллә?
– Мылтыгы монда ята, әллә атмаган инде? – Сабит җирдән күтәрде дә коралны әйләндереп карады. – Юк, аткан, көпшәләре җылы.
Йомагыл үзенә текәлгәннәргә, кар кешесе киткән якка карап, кулын селтәде.
– Киттеме?
– Әйе, әнә тегеләй…
– Артыннан барыйкмы? Яраландымы әллә?..
– Юк, кирәкми, барыбер куып җитә алмаячаксыз.
Йомагыл, утырып бераз тынычлангач, башта сәндерә өстенә, аннан электрик ыргакларын аякларына киеп, биленә киң каешны агач аша эләктерде дә ашыкмый гына җиргә төште.
– Кан-мазары күренмиме, карагыз әле.
Сабит белән Мансур малае җиргә иелде.
– Юк сымак. Тимәгәндер, тисә булыр иде.
– Тими ни, тиде, терәп диярлек ничә мәртәбә аттым бит. Башына мылтык түтәсе белән дә суктым. Үзем дә аптырыйм, тиде, менеп килгән җиреннән егылып та төште, тагын менде, тагын аттым. Йә ядрә вак, йә ул мин атып кына үлә торган нәрсә түгел.
Шушы вакыйгадан соң кар кешесе байтак күренми торды: тауда да шәйләмәделәр, авылга да төшмәде. Качты, кудык дип мактанышкан егетләргә ышанып, халык иркен сулыш алды, көтүдән кайткан мал-туарны сауды да төнгелеккә авыл очына куды. Ә Йомагыл бу тынлыкның вакытлыча икәнен, җанварның авылга һөҗүм итәргә көч туплавын, ядрәләр тигән булса, яраларын төзәтүен сизенә иде. Бер дә курка торган җанварга охшамаган ул, бернәрсәгә карамый, авылга янә төшәчәге көн кебек ачык. Малы ярар, анысы – ярты бәла, кешеләрнең үзләренә тотынса инде…
Сунарчының сиземләве дөрескә чыкты. Колхозның тагын бер сыерын ботарлады, берәүнең танасын екты. Шушы ике хәлдән соң авылның янә коты алынды. Кеше, торса да, ятса да дигәндәй, шуны гына уйлады, шуны гына сөйләде, аптырады, котылу юлларын эзләде. Төнлә кемнеңдер капкасы ачылган, сыер яки танасы мөгрәгән, чыгып караса, тирә-юнь тып-тын, кар кешесе дә күренми, малдан да җилләр искән. Әллә башта сугып үтерә, аннан күтәреп алып китә, әллә киресенчә, тереләй алып китеп, тегендә җанын кыя, белмәссең.
Колхоз рәисе белән районнан килгән түрә Йомагылны әрләп-сүгеп бетерде, бу бәладән котылдырса, әлеге дә баягы сарык, сепарат, хәтта машина белән бүләкләргә ышандырдылар. Кызыклар да инде, әйтерсең Йомагыл ул зобаныйны юри тотмый. Хәленнән килсә, күптән юк итәр иде. Ни генә димә, чамасы чамалы шул Йомагылның, ә кар кешесе аннан күпкә көчлерәк, хәйләкәррәк. Кораллы солдатлар, менә шушының кебек машиналар (район түрәсе «Урал» машинасы белән килгән иде) кирәк дип сорый, ә алар, куйсана, зурга җибәрмә, биш-алты кеше чыксагыз эләктерәсез бит инде, мәшәкате күп, йөрергә, табарга кирәк ул машинаны, дип җавап бирә. Әгәр тота алмасак, күрегез дә торыгыз, ул мәшәкать, ул чыгымнар унлата, йөзләтә күбрәккә басачак, дип кыза Йомагыл. Әмма һич ышандыра, күндерә алмый түрәләрне.
Чокыр казып та маташты, аю тозагы да корды, хәтта бер бозауны салып, агулап, илтеп тә карады сунарчы. Тик барысы да бушка булды: чокырга төшмәде, капкынга эләкмәде, бозауга кагылмады. Авыл кайгыга батты, берничә гаилә, йорт-җирен калдырып, күрше авыллардагы, район үзәгендәге туганнарына китте, исән калган малын илтте. Йөздән артык йорты булган авыл акрынлап бушый, мал-туарсыз кала, кар кешесенең канлы туй үткәрү урынына әйләнә барды.
Озакламый аның таудан авылның икенче ягына, елга буена күчкәнлеге ачыкланды. Аның бу җиргә китүе ифрат та хәвефле иде. Беренчедән, олы юлны каплый, бүтән авылларга, район үзәгенә йөрүне кыенлаштыра. Икенчедән, көтү көткән болын-тугайларга якыная. Районнан милиция наряды килеп, башта тау-урманны, аннан елга буен җентекләп карап чыкты – нәтиҗәсез. Киткән генә иделәр, бер-бер артлы өч сыерны ботарлады. Хәзер ул әйтерсең юри, дөресрәге, үзен эзәрлекләгәннәре өчен үч итеп кыра иде. Мансур белән малае икенче сыерларын эзләргә чыккан җирләреннән кайтмады. Иртәгәсен төнлә мәетләрен урамнарына китереп ташлап киткән. Кан-мазар юк, буын-әгъзалары да исән, муеннарын гына сугып сындырган…
Беркөн эңгер-меңгердә Йомагыл аның урамда йөрүен шәйләде, күрүен күрмәде, тойды, исен сизде, сак адымнарын ишетте, ә чыгарга курыкты. Тәрәзәдән тышка карады шулай да. Кар кешесе, су астыннан калыккан кебек, рамның аскы ягыннан кинәт килеп чыкты да зур йонлач башын Йомагылның башы турысына китерде. Сунарчы коты алынып акырып җибәрде дә артына ауды. Аңына килгәч, ярый, тәрәзәне ватып кермәгән, Аллаһы Тәгалә аралады, дип куанды. Куанды, шул ук вакытта аңлый алмады: нигә кермәде икән, нигә бәреп китмәде? Тәрәзәгә бер төртүе җитә иде бит…
(Ахыры бар.)
Фото: Freepik.com