

ХЫЯЛСЫЗ
Пролог
– Соң ирме син, түгелме? Мин сиңа кеше үтерергә куш-
мыйм ласа! Киресенчә, гомер бирергә кодалыйм бит! Әле һаман
аңламадыңмыни? Тәкыя – сантый бит ул. Справкасын үзем
юллап алдым. Үз кулларым белән! Яса шуңа тагын бер бала!
Тавышсыз-тынсыз таптырабыз да монысын точно сатабыз! Бала-
сыз бай бичәләре аз дисеңме әллә шәһәр тирәсендә? Буа буарлык!
Табалсалар да, фигура бозып этләнеп ятмый алар. Бу сантыйны
беркем тикшерми дә, белми дә. Аның тышка чыгып кеше күзенә
дә күренгәне юк. Чыгарырмын мин аны! Ятсын шул караңгы
почмагында, пәри кебек! Шул кирәк аңа! Зурысын, Линарын да,
тизрәк кыймылдаган булсак, сатып котыла идек. Үзебез гаепле:
эчеп, дөньябызны онытканбыз. Әлеге дә баягы сине эзләп кергән
Вилдан гына харап итте бөтен эшне! Кеше күзе күргәч, беркая
да илтеп булмый. Бальнисыннан йөгереп килеп җиттеләр… Яңа
туган бала күргәннәре юк диярсең… Кемнән дә кемнән, дип
теңкәмә тиеп беттеләр. Монысында берсен дә кертмибез! Үзенең
дә, әнә теге малаеның да әрәмтамак булып минем җилкәмдә
утырулары бик җиткән! Минем бөтен яшьлегемне, матурлыгым-
ны харап итү генә түгел, язмышымны челпәрәмә китергән
нәстәкәй бит ул, кадалгыры! Әтәсе дә бер хәшәрәт иде: әрәм
итте дә качты, монысы да муеныма бер таш булды. Сантый
бала ияртеп мине кем кияүгә алсын, ди! Ичмасам, бер файдасы
тияр – бала таптырыйк та сатыйк. Акчасына аяк тибеп, ашап-
эчеп көн итәрбез! Әйдә, шуның өчен!
– Минем… минем… чишмәне эзләп… табасы бар иде… әти-
нең… чишмәсен, – очкылыгы тоткан ир, кулындагы көмешкәсен
түгә-түгә, нәрсәдер сөйләргә тырышты. Хатын аны ишетмәде дә.
Буявы ашалып бетеп барган идән такталарын шыгырдатып, ялан
аяклары белән баса-баса, мич артына күз салып килде.
– Нинди чишмә? Синең әтәңнең нинди чишмәсе булсын?
Хыялый Гаптерәйнең сантый чагында сөйләгән сүзләренә ышан-
дыңмы әллә? Вәт дурак! Исерек башы белән миемне кайнатып
чишмә сөйләп утыра монда! Коенасың бит инде, көмешкә чиш-
мәсендә коенасың! Кәбәркәдә, аулакта, мич артында җылыда
гына йоклатам үзеңне. Хе-хе-хе, – дип кеткелдәп көлеп, кырлы
стаканын каршысында чайкалып утырган яшь иргә таба чәкәш-
терергә сузды. Пыяла савытлар бәрелеп зыңлады, кырынайган
стаканнардан сасы исле көмешкә өстәл уртасына түгелеп калды.
Бертын икесе дә эчү белән мәшгуль булдылар. Ирнең күзләре
тагын да ныграк томанланды, башы асылынып ук төште. Тик
Нәзирә һаман бирешергә теләмәде, шешәдәшенең янынарак
күчеп утырып, үгетләвен дәвам итте:
– Сантый дигәч тә, борын җыерып утырасыңмы әллә? Аның
авызы кыек, күзләре чалыш түгел, аркасында бөкресе юк.
Яшь әле, чибәр шу-ул! Ни дисәң дә, данлыклы Нәзирә кызы бит...
Сөйләп торасы түгел: ничава икәнен үзең дә беләсең, исерек
баштан булса да бер татып карадың бит, – Нәзирә, ирнең кабыр-
галарына төртеп, бармак янады. Күзләренә хәйләкәр мутлык
чыгарырга тырышып кеткелдәп алды. – Сөйләшүенең рәте-чи-
раты юклыгын, кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә елавын исәпкә алма-
ганда, синең кебек тәртипсезгә берничә көн юанырга бер дигән
кыз инде ул... Беләм бит мин синең ничек уйнаш корырга яра-
туыңны. Хи-хи-хи-хи... Үземнән өзеп бирәм! Күпкә түге-ел! Әнә,
ишетә ул, аңлый барысын да, шыңшып утыра мич артында, артык
тамак... Башы эшләсә дә, буйсынмый чарасы юк. Күрәлмим шуны!
Пенсиясе күбрәк булмасмы дип, сантыйлар рәтенә бастырдым
мин аны... – Кинәт кенә уйларына бирелеп киткән хатынның
матурлыгын җуймаган ак йөзендә бер кыска мизгелгә генә тирән
җыерчыклар хасил булды, күп эчүдән һушсызланган, кып-кызыл
булып кан сауган күзләренә яшьләр кунгандай итте. Тик ул көтел-
мәгән хисләр давылыннан бик тиз айныды: болай да йока ирен-
нәрен тагын да кысыбрак, егылып китмәс өчен ашъяулыксыз
такта өстәлнең читенә ябышып торып басты да йомшарып беткән
ирне төрткәләп торгызды.
– Әйдә, тор, тыңла минем сүземне – уңарсың. Ике уйлап
торыр кеше синмени ул?! Нәсел үгезе кебек, яшьтән үк сикер-
гәләп торасың бит. Армиягә киткәнче дә аз кызларны әрәм итмә-
дең инде, белә-әбез! Кылган гөнаһларыңа тагын берне өстәгәннән
берни дә үзгәрмәс! Бар, бар! Кадеремне белер идең, мәлгунь: үз
кулларым белән оҗмах кошыдай чибәр хатын кочагына салам
бит! – Нәзирә, көч-хәл белән ир галәмәтен этәргәләп кертеп,
куркуыннан калтырап почмакка сеңгән кызының караватына
аударды да, мәче баласыдай әнисенең аяк очына йомарланып
яткан малайны нечкә кулларыннан өстерәп янәшәдәге үзенең
ятагына илтеп салды. Үзе, мич артының төтен кунып беткән
чаршавын тартып куеп, чак өстерәлеп урындыгына килеп утыр-
ды. Шешә төбен – стаканына, аннары авызына бушатты.
– Эшен эшләгәнче моны шуннан чыгармаска да, айнытмас-
ка да... – дип үзалдына мыгырдана-мыгырдана, башын өстәленә
салып, гырылдап йоклап китте.
1
Филария ябуда яткан үгезләргә йөгерә-йөгерә эчәргә салды,
капка төбенә кайтып бакылдаган үрдәкләрне йортка кертеп,
бәрәңге бутавын алларына утыртты, өстенә кигән пычрак
халатын ашыга-ашыга салып койма башына гына ыргытты да
капка келәсен шартлатып ябып чыгып китте. «Тизрәк! Тизрәк!
Иреккә!» – дип, очып китәрдәй булып тибә иде аның йөрәге.
Ул, атлавын туктатмый гына, тәненә сылашып торган кыска күл-
мәген төзәткәләде, җирән төсле бөдрә чәчләрен төененнән ыч-
кындырды, башын чайкап тузгытып җибәрде. Ярый әле алар-
ның йорты урамда иң азаккысы: бакча кырыеннан ук хәтфәдәй
куе үләнле ялан башлана, аннары оҗмахның үзе кебек җиләс
урман – кеше күзе күрми, колагы ишетми, җаның ни тели, шуны
эшлә... Төрмә кебек өйдән качып рәхәт минутларны үткәрер шул
урын булмаса, дөньяның ни кызыгы калыр иде. Яшәп торасы
да юк! «Бер тиенлек тә колхоз мөлкәтенә кулымны сузар эшем
юк! Әнә абзар тулы мал, ялкау малаең, тап-таза үзең: симертегез,
карагыз, ит-май ашасыгыз килсә!» Сүзләре нинди бит аның,
юләрнең! Соңгы коммунист! Честный, имеш, берәү! Намусын
кая куярга урын тапмаган нәстәкәй! Персидәтел бичәсе булып,
бушка килгән балда-майда йөзеп кенә яшәрмен дип, үзеннән
унбиш яшькә олырак булуына карамастан, татлы өметкәйләрен
баглап чыккан иде бит шул юләргә Филария. Барып чыкмады.
Йорт тутырып кайтарган кош-корты аягына уралып, абзарындагы
малы бакырып, йөрәгенә төшә хатынның. Өстәвенә, ир дигәнең
үзе шул хөкүмәт эшеннән бушаганы да, кайтып кергәне дә юк.
«Их!» – дип көрсенде яшь хатын. Шулвакыт аның очлы күзләре
урман кырыендагы таныш сынны күреп алды. «Ул! Ярый ул бар
әле!» Филария, җилкенеп, адымнарын ешайта төште, авылдан
ераграк киткәч, йөгерә үк башлады. Берничә минуттан ул сөяр-
кәсенең ләззәтләр вәгъдә итүче кочагына чумды. «Зарыктым!» –
дип пышылдады хатынның иреннәре. Аның кайнар сулышы
ирнең колак яфракларын өтеп алды. «Дами-ир! Да-амир!» –
Филария кадерле исемне иркәләнеп кабатлый-кабатлый, тү-
земсезләнеп, ирнең муенына асылынып, аны яшел келәмгә
тартты. Дамир да тыелган җимешнең татлы тәмен бик яхшы
белә иде: хатынның назлы тәненә сусавын белдереп, иреннәре,
куллары бер дә тик тормады... Алар кочаклашып куе үлән эченә
чумдылар.
2
Линар аш бүлмәсенә кергәндә, калган балалар күптән үз-
ләренең урыннарына утырышкан иде. Ботка таратылган өстәл
артларында – тынлык, әлегә алларына ашарга эләкмәгән ба-
лалар гү килеп тел чарлый, тиктормаслары өстәлгә кашык
белән сугып түземсезлеген белдереп утыра. Линарның өстәл-
дәшләре тәлинкәләрен ялтыратып та өлгергән, үзләренә тиеш-
ле май кисәкләрен ипиләренә сөрткәннәр, чәй эчү белән мәш-
гульләр. Үсмер дә, рәхәт минутларның тәмен татып, ләззәтен
сузып, ашыкмый гына боткасын ашарга кереште. Якында гына
балалар йортына яңа килгәннәрнең өстәле. Линар күзләрен
акайтып алар ягына карады: «Һаман назлануларын ташлый алмыйлар!»
– Фи-и! Мин геркулес яратмыйм! – дип, Ирина исемлесе
тотынылмаган да боткасын этәреп кенә куйды. Кабып та карама-
ды хәтта. Коры ипи белән чәй эчә башлады. Иринаның әти-әнисе
күптән үлгән. Зур әнисе карамагында үскән кыз өй мичендә
пешкән коймакларны, бәлешләрне сагынып еш кына елап та ала.
Бердәнбер якын кешесе үлгәч, Иринаны монда җибәргәннәр.
«Ә менә минем әлегә тиклем яшәп ул бәлешләрнең тәмен дә татып
караганым булмады. Белмәсәң дә рәхәт икән: геркулесны яратка-
ныңны да, яратмаганыңны да белмисең, ашап куясың да тук
корсак белән йокларга ятасың», – дип уйлый башка кызларны-
кыннан аерылып торган бәйләнгән матур кофта, җылы оекбаш,
чәчкәле күлмәк кигән Иринаны күзәткән Линар. Кызның тузга-
нактай йомшак чәчләре, сап-сары кашлары малайга кызык тоела.
Ул үзенең бармак та кермәс куе кара чәчләрен сыйпап куя.
– Их, кура җиләк кайнатмасы булса, чәй нинди тәмле булыр
иде, – дип авырсулады кыз. Аннары чәе эчелеп бетмәгән ста-
канын этәреп куйды да, кулларын кушучлап, күзләрен йомып, ни-
дер пышылдарга тотынды. Ашханә бүлмәсендәге үксез балалар,
кызыксынып, Иринаны күзәтә башладылар. Кыз куллары белән
битен сыпырып куйды да, бер дә кыенсынмый:
– Аптырамагыз, сез дә шулай итегез. Зур әнием өйрәтте
мине, ризыкны ашап бетергәч амин тотып, Аллаһыга рәхмәт
әйтергә, – дип, кабаланмый гына өстәл артыннан торып китте.
Линарга Иринаның кыланышы ихлас булып тоела. Ул кызны
бераз гына кызгана да хәтта. Ә менә Линарның тәм-томнарга,
җимеш-фәләнгә исе китми. Бирсәләр дә, өстәлдә калдырып
торып китә: бәләкәйрәкләр сугыша-сугыша бүлешеп ашап бе-
терәләр. Туйдырмаган нәрсәгә кызышмый малай. Өстәлләрдә
калган артык ипи кисәкләрен җыеп ала да өченче катка менеп
китә. Монда, зур гына бүлмәдә, төнлә астына «йөри» торган
балалар яши. Төркемдә төрлесе бар: уналты яшьлеге дә, яңа гына
сигезе тулганы да. Барысының да башында беркемгә дә сөйли
алмый торган үз куркуы, әрнүе, үче-җене бар. Шул киеренке-
лекне төнлә «чыгаралар», юешләнеп. Ә көндез сугышып, тиргә-
шеп, өзешеп, бәләкәйрәкләрне кыерсытып, елатып, әйбер ватып,
начарлык кылып чыга ул эчтәге җеннәр…
Иртән башкалар кебек үк тиз генә матрасын әйләндереп
салып, урынын җыеп куя Линар. Юеш эчке кием өстеннән чалба-
рын кия. Мәктәпкә чыгып киткәндә форточкаларны ачалар. Тәр-
биячеләр күрмәгәнгә салыша. Төнгеләре иртән кайтып китә. Көн-
дезгеләренең башка мәшәкатьләре дә башларыннан ашкан.
Кемнең тиргәшеп-сугышып, күрәләтә: «Мин түгел! Мин юешләт-
мәдем!» – дип эт кебек ырылдап торган үсмерләрдән кер юды-
рып интегәсе килсен?!
Үз хәлен үзе белә Линар. Шуңа чәчкәләр төшкән күлмәк
кигән кызның янына килеп басарга да кыенсына…
Кич сәгать тугыз тулгач йокларга яталар. Линар яшәгән
бүлмәдәгеләр куркыныч әкиятләр сөйләп вакыт уздырмый. Ут
сүнгәч тә шым булалар. Һәрберсенең күз алдында үз «страшил-
касы», рәнҗүе, нәфрәте яңара. Тынгысыз уйларның очына чы-
галмый газапланып үрсәләнә, яткан урыннарында боргалана
башлыйлар. Балалар үзләре үскән саен эчләрендәге нәфрәт тә
зурая бара, бервакыт сыймый башлар да, шартлар кебек.
«Мин – ташландык. Беркемгә дә кирәкмим. Кирәкмәгән-
мен дә. Мине дөньяда бер яратучы да юк. Булмас та. Тәрбиячеләр
һәр көн саен шул сүзне тукып кына тора. Әнә теге алкаш бала-
ларының – Рәдиф, Илдар, Илнур, Динисләрнең ичмасам әти,
әни дип әйтерлек кешеләре бар. Елына бер булса да айнып,
балалар йортына киләләр дә, улларын сөеп, жәлләп китәләр.
Мине беркайчан да башымнан сыйпаган кеше юк. Этәләр дә
төртәләр, сүгәләр дә чит тибәләр. Мин – гел гаепле. Нигә генә
туганмындыр инде? Туган өчен дә гаеплемен. Гаеплемен. Гаепле-
мен…»
«Их, мине бу дөньяга тудыручыларны! Яратмыйм! Күрәлмим!»
Линар, эченә агулы елан оялаганмыни, нәфрәтенә чәчи, буыла,
өзелә башлый. Нәрсәнедер кырасы, ватасы, кемнедер дөмбәслисе
килә үсмернең. Тик әнә шул «әти» тиешле кешенең төсе генә
булса да күз алдына килми шул! Булды микән соң ул, бар микән?
Монда балаларның яртысының әтисе юк. Әллә бөтенләй булма-
ган, исемнәрен дә белмиләр. Бәлки, минем «әти» тиешле кешем
дә дөньяга улы тууын, үсеп килүен белми калгандыр. Белсә, ки-
лер иде… «Әниең психбольницада. Ул аннан терелеп чыга алмас
инде», – диде тәрбияче. Күзләреннән утлы яшьләр аккан үсмер
дәваханәдән чыгып аның янына киләлмәгән әнисен күз алдына
китерергә тырыша. Бер төнне ул кинодагы Джулия Робертс, икен-
че төнне базардагы чебурек сатучы Алинка кыяфәтендә була.
Линар, йөз бәлагә төшеп, психбольница сакчыларын «кырып
бәреп», аның газиз кешесен тоткында яшәтеп иза чиктергән
врачларның үзләрен тимер рәшәткәләр артына ябып, әнисен
коткара, дәвалый, аякка бастыра, күп акчаларны берчә эшләп,
берчә урлап табып әнисен матур киемнәргә киендерә, ябуда ятып
күрмәгән ризыклар – туңдырма, кәнфит, кекс, соус, майонез,
каймак – тагын әллә ниләр ашатып туйдыра. Ә әнисе аңа гына
рәхмәт укый, аның гына чәчләреннән сыйпый, аны гына: «Бер-
дәнберем минем!» – дип ярата…
Шул татлы әкиятендә тирбәлеп тынычлап йоклап китә Линар.
Сценарий көн саен шулай кабатлана. Балалар йортының көн
режимы бер дә үзгәрмәгән кебек, Линарның да төнге маҗарала-
ры, бик арыса да, кабатланмый калмый…
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Гөл Мирһади (Гөлнара Шәймөхәммәтова) – шагыйрә, прозаик, 2011 елдан Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында 1971 елның 23 апрелендә дөньяга килгән. 1988 елда Югары Карыш мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ун ел Габдулла Галиев-Батырша исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы. Төрле елларда Балтач районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе, “Балтач таңнары” район гәзите хәбәрчесе, район Мәдәният сарае директоры булып эшли, мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәген җитәкли.Әлеге вакытта Балтач районының мәгариф бүлеге җитәкчесе.
З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Алмалы үләннәрем” шигырьләр һәм җырлар, “Адашкан сер”, “Төш” повесть һәм хикәя җыентыклары, балалар өчен “Өйрән хуҗа булырга!”, Казанның “Ак бүре” нәшриятында “Уйларым-сәйләннәрем” китаплары дөнья күрде.
***
Язучы белән әңгәмә
(«Кызыл таң», 2022, 15 февраль.)
– Гөлнара, язучылыкка сине нинди сукмаклар-юллар алып килде? Язучылык синең өчен нәрсә ул: авыр хезмәтме, күңел юанычымы? Заманның кызу агымы белән ул һөнәр ничек яраша ала?
– Сукмакның башы бала чактан, китап укырга яратудан киләдер. Тату гаиләдә туып-үстем мин. Әтием Зиннәтнур Тимергали улы Мирһаҗев беренче һөнәре буенча механизатор, армиядә танкист булган, аннары Коммунистлар партиясе сафларына басып, читтән торып укып, гомере буена җитәкче вазыйфалары башкарган кеше. Гаделлеге, туры сүзлелеге, эшсөярлеге чиктән ашкан, дәүләт системасын, җәмгыять тормышын тирәнтен аңлаучы, әмма ризасызлыгын бервакытта да белгертмәгән сабыр, гел дөрес юл сайларга омтылып яшәгән, халыкны оештыруга бик сәләтле шәхес. Әнием Роза Абрар кызы – һөнәре буенча бухгалтер, шулай ук бик җаваплы урыннарда эшләде. Энергиясе ташып тора, әкрен кузгалуны яратмый, уңган, тормышын гөрләтеп алып бара торган кеше. Мәктәп елларыннан дус булып кавышкан алар, әле булса бер-берсе өчен өзелеп торалар. Шундый җылы, тыныч, идеаль мохиттә үстем: гөл бакчасындагы чәчәк кебек. Рәхмәт аларга!
Начарлык турында гаиләдә сөйләшү булганын да, тавыш күтәреп эндәшүне дә хәтерләмим. Мин артык күп күреп, күпне аңлаганны алар белмәде дә кебек. Әтием китап укырга яратты. Балачакның минем өчен иң кадерле минутлары – аның район үзәгендәге кибеттән яңа китап алып кайтуы. Исенә кадәр хәтердә! Китапханәдә булган китапларның берсе дә укылмый калмый иде, әтинең китапханәдән алган калын-калын китапларын яшергән урыннарыннан табып, үзеннән алда укып бетерә идем. Монысы – әдәбиятны сөю. Яшьлектә шигырьләр язып мавыгу шуннан килгәндер.
Ә менә чын-чынлап кулга каләм алып, проза әсәре язып ташлау вакыйгасы бөтенләй башкача. Мәкалә дә, хикәя дә түгел – тәү башлап язганым – күләмле повесть, “Чүплек илендә” дип атала. Яраткан эшемнән китәргә мәҗбүр итеп гариза яздырдылар, эшсез калдым, үзем дә белмәгән ягым белән җитәкчелеккә ярамау сәбәпле, районда башка эшкә урнашу өмете дә юк иде. Берсеннән-берсе бәләкәй өч бала белән читкә чыгып китеп тә булмый бит. Мин үземне җәмгыятьтән чүплеккә чыгарып ташланган кеше итеп хис иттем. “Сеңлем, нигә бу Дилбәрне шул кадәр газапларга салдың?” – диде, кульязмамны укыгач, Суфиян абый Сафуанов. Төп героемны да, әсәремне дә башта шушы исем – мин тугач әтием миңа бирәсе килеп тә бирә алмаган исем белән атаган идем, соңыннан үзгәрттем. Минем кичерешләрем чүплектә яшәгән хатынныкына бәрабәр һәм әсәр язып кычкырырлык булган, күрәсең. Һәр дәвер үз язучысын тудыра. Мин язучы булуны һөнәр итеп тә, күңел юанычы яисә авыр хезмәт итеп тә кабул итмим. Заман нинди булуына карамастан, аның үз яман шешләре, үз яктылыгы бар, һәм язучы үз халкының теле, әрнүе, өмете булып яралган, язмый булдыра алмый ул. Никадәр тирән кичерә, тудырган әсәре шулкадәр укымлы була, минемчә.
– Яңарак кына З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап“ нәшриятында “Төш“ дигән саллы китабың нәшер ителде. “Куян күчтәнәче“ дигән романың күләме, вакыйгаларның киңлеге, берничә сюжет сызыгының катлаулы төйнәлүе белән гаҗәпләндерә. Тәү карашка ирләр көче генә җитәрдәй роман ничек язылды? Прототиплары бармы?
– “Прототип” дигән сүзне яратмыйм. Образлар яшәү тәҗрибәсеннән алынса да, аларны язучының фантазиясе тудыра бит. “Куян күчтәнәче”н озак яздым мин. Иңемдә башка мәшәкатьләрем күп, ә күләмле әсәр тукталып тормый язуны таләп итә, шул үзең тудырган дөньядан чыкмый яшәргә кирәк. Бу әсәрне ташлап, хикәяләр дә яздым. Бәлки, сәгате сукмый торгандыр, чөнки буш вакытымда җиңел генә тәмамладым, дип әйтә алмыйм. Яңадан тотынып, эч пошырган урыннарын сызып, әсәрнең очына чыккан чак – ул районның 90 еллыгына багышланган “Балтачевский район: от истоков к будущему” һәм “Родина моя, земля балтачевская” дигән китапларны төгәлләп, хәлдән тайган чор иде. Бәлки, этәргеч бирерлек әрнү, фикер туу булмагандыр. Йөрәккә бер сүз кадалу җитә: төн йокылары кача, ноутбук алдыннан китеп булмый. Ничек кенә булмасын, әсәр бар, аның моннан алдарак язылган “Төш”, “Мәхәббәт” хикәяләре белән “Китап” нәшриятында басылып, кибет киштәләренә, укучыларыма барып җитүе – зур бәхет. Рәхмәт!
Гомумән, язган әсәрләрем гел дөнья күреп тора, бу – бик куанычлы һәм арытабан язарга дәртләндерә торган хәл. Укучыларымның китапларны сатып алуы, тузан җыеп, кибет шүрлегендә яткырмавы да әсәрләремнең язмышын хәл итәдер. Китапларымның дөнья күрүендә бихисап ихлас күңелле, әдәбиятны сөюче, безне, язучыларны, кадерли белүче шәхесләрнең өлеше, хезмәте бар. Рәхмәт яусын! Ноутбукта тагын бер җыентык булырлык хикәяләрем үз чиратын көтә. Иң мөһиме – күңелдәгесен кәгазьгә төшерергә вакыт һәм дәрт җитсен иде. Язучы уе бервакытта да эшләүдән, эзләнүдән туктамый ул.
– Син – җитәкче ханым да. Мәдәният өлкәсендә җаваплы вазыйфада эшләдең, хәзерге эшеңдә дә җаваплылык зурдан. Эш тәҗрибәсе әсәрләрдә чагылыш табамы?
– Чагылыш тапса да, урыны белән генә. Ниндидер өлкә турында язу мөһим түгел бит, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, шәхес кичерешләрен ачып салырга кирәк. Моның өчен, әлбәттә, тормышның уртасында кайнап яшәү зарур. Яшәгәндә бер яраланса йөрәк, язганда мең яралана. Язганнарымның шундый урыннары бар: ничә укысам да, елыйм, туктый алмыйм. Яңадан кичерү авыр. Бер яктан карасаң, җаваплылык, көндәлек эш көчне суыра кебек, икенче яктан караганда, уйлап табып кына язган әйбер ясалма, укучы күңеленә ят була.
Хезмәт биографиямә килгәндә, бөтен һөнәрләремне дә яратам. Укытучы, журналист, мәдәният хезмәткәре, җитәкче – гомум алганда, бар булмышым белән тәрбияче мин. Менә бу авыру таралып, билгесезлек чоры суытты күңелемне мәдәнияттән. Бер хезмәттәшем әйтмешли, “драйв” алып булмый башлады эштән. Чир чыкканга кадәр бик рәхәт, тынгысыз иҗади мохиттә кайнадык Мәдәният сарае коллективы белән. Иң кыю идеяне кыска вакыт эчендә сәхнәгә чыгара алырлык талантлы кешеләребез бар Балтачта! Яңадан мәдәнияткә кайтып, аларны искиткеч матур проектларга әйдәп, барыбыз да күңел канәгатьлеге алып эшләрлек мохит булдыра алуым белән бәхетле булдым. Җиде ел дәвамында эшсез, җәмгыятьтән читтә яшәгәндә мәдәниятне сагынуымны баса алдым. Рәхмәт!
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәге эшчәнлеген җитәкләү – тагын да катлаулырак юнәлеш. Бөтенләй башка тәрбия алымнары. Үзенчәлекле, чиста күңелле балалар. Һәрберсе – бер дөнья. Инде күп еллар балаларга йөрәк җылысын, назын, олы игътибарын бүләк итүче кешеләрдән тупланган биредәге коллектив. Балаларның да, аларның ата-аналарының, мондагы тәрбиячеләрнең, белгечләрнең дә күңелләре пыяла кебек, үтә саклык таләп итә бу эш. Алда гомер булып, бу өлкәгә дә күпмедер тырышлыгымны салырга язсын иде.
– Синең гаиләң дә гадәти түгел. Беренчедән, күпбалалы гаилә, икенчедән, патронат тәрбиягә алып, сабыйлар тәрбиялисез. Бу хакта сөйләп үтсәң иде?
– Балачактагы бер яра кешенең бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин. Бергә уйнап үскән күрше кызы ятим калып, аны балалар йортына алып киттеләр. Чарасызлыгым, берни дә эшли алмавым шулкадәр авыр булып истә калган… Аллаһка шөкер, бүген ул – күпбалалы әни. Ирем Филүс Әхнәф улы белән без дә күпбалалы: инде үсеп оядан очканнары белән барлыгы унөч балага наз өләштек. Үзебез гомер биргәннәре белән бергә балалар йортыннан алып кайткан сабыйларыбыз да гөрләшеп үсте. Әле өйдә – алты бала. Иң кечесе Әмир беренче сыйныфта укый. Әти-әни каравыннан мәхрүм калган сабый, әлбәттә, проблемасыз булмый. Физик авыруны дару белән дәваласаң, күңел ярасына бары тик сөю генә, мәхәббәтле сүз генә шифа. Нәсел геннары белән көрәш җиңелдән булмаса да, тәрбия эше гел генә яхшы нәтиҗә бирмәсә дә, һәр баламны яратам, үз юллары белән киткәч тә, берни үзгәртә алмасам да, көям-янам, өзеләм, аңларга тырышам, гафу итәм, янымда чакта бернигә мохтаҗлык күрсәтмичә, иркәләп кенә бәхетле яшәттек, дип үземне юатам, догалар юллап, матур яшәүләрен телим. Исән-сау гына булсыннар!
– Гөлнара, киләчәккә планнар корасыңмы?
– Планнар күп. Тормышка ашыру өчен үзаллы белем алуны таләп иткәннәре күп. Шатлыклары белән бергә кискен борылышлары, упкыннары, кайгылары күп булса да, башкача яши алмавымны аңлыйм. Бер генә нәрсәгә үкенәм: булмышымны алдан аңлап, язучы булырга кече яшьтән әзерләнмәгәнемә, шул юнәлештә төпле белем алмавыма. Бөтен өйрәнгәнем – “тез канатып”, ягъни ялгышлар аркылы, үз тәҗрибәм белән. Уйлаганны турыга язып булмый бит, трансформация кирәк. Илһам килү – фантазиядә туган идеянең, фикернең бер формага кереп, шуны кичекмәстән язарга мәҗбүр булу ул. Әй, рәхәт тә халәт! Бу халәт белән балага гомер бирүне генә чагыштырып була. Газабы зур – бәхете чиксез. Әле мин газап стадиясендә…
Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.