

(Ахыры.)
Нинди шатлык! Нинди дәртле бәхет! Шашып-шашып Галиянең кызу тәннәрен үбәргә керешәм. Мин аның ихтыярына буйсынам. Ул – минем фәрештәм.
... Менә еракта-еракта күк күкрәп куйды. Җил дә көчәйде. Хәзер бу безне иркәләгән баягы җылы йомшак җил түгел. Ул: «Барыгыз, бар, өегезгә кайтыгыз», – дип, безне басудан куа ук башлады. Ул арада булмый, күктә ялт-йолт килеп яшен чыбыркысы ялтырады, баш очында ук шатыр-шотыр килеп күк күкри башлады. Без, Галия белән җитәкләшеп, буа буена торып йөгердек. Ни гаҗәп, яр кырына җитәрәк безне басудан куалаган җил дә тынды. Ул ялт-йолт итеп яшьнәгән, дөбер-шатыр килеп күкрәгән болытларны куа-куа көнчыгышка алып китте. Давыл, кинәт ничек килеп чыккан булса, шулай кинәт кенә туктап, тынып та калды. Хәзер инде күктән тыныч кына эре-эре яңгыр тамчылары коела башлады. Без Галия белән көлешә-көлешә яр буеннан киемнәребезне эзлибез. Эзли торгач, алары да табылды.
Бу безнең ансыз да очып йөргән хисләребезне тагын да канатландырып җибәрде. Шул вакыт Галия мине кинәт кенә ярдан суга этеп екты, үзе чишмә тавышлары чыгарып, челтерәтеп бер көлде дә, минем арттан суга сикерде.
Менә без буада. Тагын да дәртләнеп, тагын да ныграк шашып, су керәбез. Мин дә, Галия дә иркенләп йөзәбез, чумабыз, су чәчрәтеп уйныйбыз. Аны тотарга чамалыйм, кайда ул, әйтерсең дә шоп-шома балык инде. Минем кочактан су кебек ага да чыга. Мин кочаклыйм, ул кочактан шуа да чыга. Без тәмам арып, хәлсезләнеп ярга чыгарга чамалыйбыз. Юк, су безне җибәрми. Ул шундый җылы, шундый иркә, һич кенә дә судан аерыласы килми. Шулай да, ихтыярыбызны җыеп, ярга чыгабыз. Ә яңгыр туктарга да уйламый, әкрен генә сибәли дә сибәли. Безнең шәрә тәннәрне бер чеметеп, бер иркәләп, безне кытыклый. Киемнәрне киеп тормадык. Култык астына барысын бергә җыеп кыстырдым да, Галияне кочаклап, килгән сукмакны чамалый-чамалый гына авылга таба юнәлдек.
Күзгә төртсәң дә бернәрсә күренми торган дөм караңгылык. Бакча башларына җитәрәк яңгырның да хәле бетте бугай, хәзер ул сирәк-саяк кына сибәли башлады. Яңгыр болытлары да бөтенләй сыегайды. Ашыга-ашыга көнчыгыш тарафына юл алдылар.
Йортта юеш киемнәрне киеп алдык. Мин Галияне бусага төбендә кысып кочаклап, шашып-шашып тагын бер үптем дә, нигез буенда сөялеп торган вилсәпидкә килеп тотындым. Ул арада булмый, күктәге болытларны ертып, елмаеп-көлеп Ай да килеп чыкты. Түзмәдем, капкадан чыгышлый тагын бер тапкыр артыма борылып карадым. Бусагада бу мизгелдә шундый матур, шундый чибәр озын чәчләрен биленнән дә түбән салындырып, миңа гүя су анасының үзе карап тора иде. Тәненә ябышкан юеш киемнәре гәүдәсенең бөтен борылыш-булмышын тагын да ачыграк күрсәтә иде. Мин, ирексездән, туктап калдым. Бер мизгел шулай бер-беребезгә карашып тордык. Ул миңа:
– Әйдә, кире борыл, монда, минем белән кал, – димәде. Үземнең исә кире борылырга ихтыяр көчем җитмәде. Ә бит шул минутта кире борылырга миңа Галиянең бер авазы, хәтта карашы да җитә иде. Ә ул дәшми. Мин көтәм. Галия кочагында мәңгелеккә калырга әзер һәм риза идем бу минутта. Тик мин зарыгып көткән аваз ишетелмәде, ишарә күренмәде. Борылып бәләкәй капкадан урамга чыктым. Тагын борылып карыйм. Галиям бусага төбендә ничек басып калган булса, шул килеш серле елмаеп тора да тора. Бөтен кыюлыгымны җыеп, акрын гына:
– Иртәгә дә киләм, көт, – дидем дә, җавап та көтмичә, буп-буш төнге урамда минем бердәнбер таянычым, дустым булып калган вилсәпидемне җитәкләп, кайту ягына уңайладым. Күктәге Ай да «тамаша бетте» дигән кебек, бер елмаеп алды да, сыек болытлар пәрдәсен яңадан корды. Мин шунда гына шәрык ягының алсуланып килеп, җәйге кыска төннең үтеп баруын чамаладым.
Вилсәпид дустымны җитәкләп өйгә кайтып кергәндә бөтенләй яктырган иде. Әнкәйнең абзарда сыер сауганы ишетелә. Тирә-якны яңгыратып әтәчләр бер-берсе белән ярышалар. Ә мин Галия белән бергә булган минутлардан һаман айный алмыйм. Мин хыялый, мин мәҗнүн һәм мин исерек...
Көне буе җиргә төшә алмый, үз хыялларыма үзем тилереп, очып кына йөрдем. Ә кич булмый да булмый. Нигә вакыт шулай рәхимсез икән? Нигә ул мине шулай җәфалый?
Кич җитәрәк капкадан Илдар килеп керде.
– Фәһим дус, коткар, урманда бер машина кискән утыным ята, ә төяшергә кеше юк. Белеп торам: кичә генә кайткансың Уфадан. Шулай да ярдәм ит инде. Мәңге онытмам. Күп дигәндә бер-ике сәгатьлек эш булыр инде, – ди. Илдар безгә әнкәй яклап туган да җитмәсә. Безнең картәниләр бертуган. Күп уйлап тормадым, ризалаштым. Әле кичкә тикле әллә никадәр вакыт бар. Өйгә кереп әнкәйне искәрттем дә, урманга киттем.
Яшь чак, дәртле чак, дигәндәй. Бер сәгать тә үтмәде, утын-бүрәнәләрне машинага төяп, кайтырга да чыктык. Әйтеп торам Чабакка, урап үт монавы җыелып яткан баткаклы суны, дип. «Йөк төягәч, машина теләсә нинди баткактан да үтә ул»,— дип, безне ышандырырга тырыша. Нәрсә дисең инде, чабак шул, суга тарта. Рәшитнең ләкабе Чабак. Чабак дигәнгә бик үпкәләп, игътибар да итеп бармый үзе.
– Егетләр, хәзер чыгабыз, балта-пычкы бар, түмәрләр кисегез. «Ә» дигәнче чыгарам машинаны, – ди.
Рәшитнең «ә дигәнче»се ярты төнгә кадәр сузылды. Күпме этләшсәк тә, машинаны чыгара алмадык. Аптырагач, Илдар авылга кайтып тракторда эшләгән Юрис абзыйны тракторы белән алып килде. Без арып-талып пычракка батып кайтып кергәндә ярты төн узган иде инде.
Ул кичне Галия янына бара алмадым.
Икенче көнне көч-хәл белән чак кичне җиткереп, көтү дә төшмәс борын, киттем Яңгырчыга.
Минем йөрәк урынында түгел. Галияне күрергә теләп, ерактан ук йортларына күз сала-сала киләм. Урамнан Галияләр турыннан үтәм. Тәрәзәдән карап, мине көтәдер сыман.
Йә, Ходай, нәрсә бу?!. Нәрсә булган бу йортка? Йортның тәрәзә капкачлары ябык. Ә ишектә – йозак. Йорт ятим калган бала кебек. Әйтерсең дә ул учы белән битен каплаган да, әрнеп-әрнеп сулкылдап елый иде бу мизгелдә. Минем дә йөрәк боз түгел. Тамакка төен утырды. Бәхетемне каршыларга, үз бәхетемне күрергә соңладым шикелле...
Көтүдән сыерларын куып алып кайтып барган бер кыз баланы туктатып сорадым. Күрше кызы икән. Күзләрен балаларча ачып, миңа текәлде дә:
– Галия апа әнисен күчереп Себергә алып китте, – ди. Мин үз-үземне белештерми, кыз балага тозсыз сораулар бирәм:
– Адресын беләсеңме? Кем белә икән, шуны миңа әйт әле, – дим. Теге бала тагын да аптырабрак, гаҗәпләнеп:
– Себергә китте инде, Себергә, ул шунда яши бит, – ди. – Минем күзгә туп-туры карап торды да, мин башкача сорау бирмәгәч, борылып китеп тә барды.
Үзләренең капка төпләренә җитәрәк, минем якка борылды да:
– Ә ул сезне көне буе көтте. Бик-бик өметләнеп, зарыгып көтте. Үзең гаепле, килмәгәч, – диде дә, мине үртәп телен күрсәтеп, күзләренең әле берсен, әле икенчесен алмаш-тилмәш кыскалап, капкадан кереп югалды.
Шул чакта мине искиткеч татлы, минем өчен бик тә кадерле булган хыялый истәлекләрем дөньясыннан Рифат дусымның:
– Фәһим, Фәһим, әйдә табынга. Шашлык суына, – дигән тавышы кире бу дөньяга кайтарды.
Уянып киткәндәй булдым. Мин бу минутта суы бөтенләй аз гына калган, яртылаш ерылган буаның кибеп, үлән басып беткән ярларыннан Галия белән үземнең яшьлектә калган эзләрне эзләп йөри идем. Ни өчендер, гелән шушы минутларда Галия мине таллар арасыннан күзәтеп торадыр да, түзмичә, менә-менә минем каршыма чыгып басар төсле иде. Билләһи, каршыма чыгып басса, мин аның алдына тезләнеп, аякларын үбеп, теге вакытта соңга калуым өчен гафу үтенеп, еларга да әзер идем. Тик Галиям генә таллар, камышлар арасыннан килеп чыкмады. Эзләре дә яр буендагы ком, балчык, үләннәр арасында юк иде...
Фото: Freepik.