

Иртә язның чалт аяз кичләренең берсе. Авыл очындагы ат сараеның алачыктай гына өе алдына ирләр җыелган. Кемдер атын китереп тугарган, кемдер үтеп барышлый сугылган, берәрсен күреп, йомышын йомышларга килгәннәр дә бар. Шаяртып, үзара «утлау» дип йөрткән шушы урын – яшь-җилкенчәк өчен генә түгел, ир булып җитлеккән, хәтта күптән инде оныклары булганнар өчен дә дөнья хәлләре, авыл хәбәрләре турында сөйләшү урыны. Кичен генә җыелмыйлар монда, бригадир эшкә әйтеп таралыр алдыннан, шушында гәпләшеп китүне дә гадәт иткәннәр. Жир кипкәч, өй артындагы ике багана арасына сетка тартып, малайлар көзге яңгырларга кадәр туп тибәчәк. Анысы атна-ун көннән башланыр, ә бүген барысы да, быелгы язның вакытында килгәненә, мал-туарның исән-сау кышлаганына, озакламый чәчүгә төшәчәкләренә куанышып, тәмәке көйрәтә. Йөзләрендә, кыланышларында канәгатьлек, күндәмлек.
– Ишеттегезме, кичә Мансур агайның малайлары тауда гыйфрит күргән. Кеше дисәң, кеше түгел, аю дисәң, аю түгел. Албасты!
Сабит авылдагы бөтен яңалыкны белеп тора, күршеңдә, хәтта үзеңнең өеңдә булган хәлләрне кайчан аннан ишетәсең. Шуңа да әче телләр бик матур кушамат чәпәгән тегеңә: «Почта Сабит».
– Почта бүген нинди яңалык китерер икән дип көтә идек, тәки китерде, – диде тел бистәсе Ишбулды.
– Чын, чын, билләһи! – дип җавап бирде Сабит, әйткәннәренә теләктәшлек табарга теләгәндәй, кашсыз яшел күзләрен тирә ягындагыларга алмашлап күчерә-күчерә. – Әле шулардан киләм. Кичәдән бирле һушка килә алмый утыралар.
– Кемнәр дисең?
– Мансур агайның малайлары.
– Кайда күргәннәр инде?
– Магаш башында, – Сабит тау ягына ымлап ияк какты.
– Мансур малайларына ышансаң…– Ишбулды тәмәке төпчеген чиртеп җибәрде дә, теш арасыннан гына төкереп, кул селтәде.
Әйе, утлауда Ишбулдының сүзе сүз – юкны сөйлиме, барны сөйлиме, барыбер колак салалар аның сүзенә. Эшкә җилкәсе юка булса да, бәхәстә аны узучы юк.
– Ул малай, армиядән кайткач, полк командиры белән сыра эчә торган идек, дип тә сөйләп йөрде. Ә полк командиры, – ким дигәндә, полковник яки подполковник. Шулар аның белән сыра эчте, ди. Эчсә дә, Өлфәт белән түгел инде, – дип сүзгә кушылды яшьрәкләрдән берәү.
– Әллә, күрдек диләр инде, – Почта Сабитның тавышы бу юлы тынычрак чыкты, үзе китергән хәбәргә үзе дә шикләнә төште шикелле. – Буе өч метр чамасыдыр, ди, тәне тоташ йон, ди. Болар күргәндә, агач төбендә нәрсәдер ашап утырган.
– Утырган нәрсәне ничек өч метр дип әйтеп була? Янына барып үлчәп йөргәнме әллә? Кая, иптәш, буең бик озын күренә, үлчим әле! Ха-ха-ха! – теге егет кичке һаваны яңгыратып рәхәтләнеп көлде. Аңа башкалар да кушылды.
– Кайдан килеп чыккан инде ул нәрсәкәй? Нигә моңа тиклем күренмәгән? Күктән төшмәгәндер бит? – Монысы янә Ишбулды. – Син, Почта, бүген колакка ятмас хәбәр китердең әле. Алдак капчыгыңда бүтәне юк идемени? Кеше ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмә, ди.
– Ишеткәнне сөйләдем, бер дә уйлап чыгарылган түгел.
– Ишеткәнне сөйләсәң дә, бер дә ышанасы килми бит әле…
Сүз бераз тукталып торды. Берәүләр бу хәбәргә бөтенләй ышанмады, икенчеләр шикләнде, кайсылары, алдый, тагы шыттыра дип, гадәти булмаган бу яңалыкны уенга борырга тырышып, бер-берсенә күз кысышты. Кыскасы, яңалык авыл ирләре тарафыннан җитди кабул ителмәде.
– Чын булса, хәтәр дә ул, әй, – диде, байтак торгач, беркатлырак Кашаф, кашларын сикертеп. Әйдәгез, күмәкләп барыйк та карыйк.
– Әй, синең килгәнеңне көтеп утыра ди. Күргәч, ыштаныңа җибәрсәң, киленгә олы эш булыр бит әле, – дип җаваплады Ишбулды, көлеп.
Утлау гү итеп алды.
– Ә нигә, ташланыр дисеңме? Балта, сәнәк тотып барсаң, үзе астына җибәреп качачак.
– Җибәрсә дә, аңа куркыныч түгел, киеме юк ди бит. Син дә чишенеп бармасаң…
Янә көлештеләр.
– Теге очучы тәлинкә калдырып китмәдеме икән? Бәрәңге коңгызын да әмирикәннәр ыргыткан, имеш, дип сөйләделәр ләбаса. Бу да шуның ише берәр төрле каза булып куймагае.
Монысы – Гөзәер, дөресрәге, Кодаир сүзе. Ул күрше авылдан, шушы авылга килен булып төшкән төпчек кызы белән киявен кодагый йортыннан куып дигәндәй чыгарган да менә берничә ел кодагые белән яшәп ята… Авылда нинди генә кушаматсыз кеше юк. Ишбулды кебек әче телләр Гөзәерне «Кодаир»га үзгәрткән.
– Өч метрлы нәрсәне ул тәлинкә ничек күтәрә алсын? – Кашаф сораулы карашын Ишбулдыга төбәде.
– Бәй, аның бит менә бу өй кадәрләре дә була, анда әллә никадәр кеше сыя. Шунда йоклый, ашый, төн җитсә, моторын сүндерә дә җиргә төшә. Так что, чынлап та, тәлинкәдән төшереп китүләре бик ихтимал. – Ишбулды яңа папирос кабызды да белдекле кыяфәт белән яңадан сүз башлады. Бу юлы утлаудагылар аның чын сөйлиме, әллә шаяртамы икәнен аңламады – әле генә Почта Сабитның хәбәрен көлке итеп кабул иткән кешенең йөзен үзгәртми, көлми сөйләгәч, сүзенә нинди мәгънә салганын белерлек тә түгел шул.
Сүз янә өзелде. Ишбулдыдан соң нәрсәдер әйтүе авыр. Аннан бик ышанасы да килми: җәен җиләк-җимешенә, кышын агач-утынына шул тауга йөриләр, печәнен чабалар, көтү чыгаралар, андый албастыны моңа кадәр һич очратканнары булмады.
– Әгәр чын икән, барырга да атарга да егарга! – дип, һаман үзенекен талкый Кашаф. – Бер тамаша булыр.
– Шуннан аны нишләтәсең, ашыйсыңмы? – диде Ишбулды.
– Эстәрле базарына алып барып сатар, – диде Кодаир.
– Житте, әкиятегезне сөйләмәгез. Шул алдакчыларга ышанамы кеше? – дип, сүзне тәмамларга булды Ишбулды.
– Башмак күргәннәр дә шуны сөйлиләр. Курыкканга куш күренә, ди. – Башмак белән ул җанварны гына аерадыр инде ул малайлар. Берсе алдаса, икенчесе дөрес сөйләр иде. Йомагыл агай, шундый җан иясе буламы? Син сунарчы кеше, әйт әле. – Сабит халыкны ышандыра алмагач, сүзен Йомагылга китереп терәде, янәсе, бик шәп булгач, менә сунарчы белән сөйләшегез.
Әллә, әйтә алмыйм, андый җан иясен очратканым-күргәнем булмады дигән кыяфәттә сунарчы иңбашын гына селкетеп куйды. Гомумән, дәлилсез сүз куерту аның холкында түгел. Тупас йонлы, озын гәүдәле, кешегә дә, аюга да охшаган җанвар безнең тирәдә бармы икән соң? Икенче яктан, дөньяда ул юк, бу юк дип кистереп әйтүе дә кыен – син күрмәгәч, юк дигән сүз түгел бит әле. Кем белә, бәлки, бардыр, бу дөньяның нәрсәсе генә юк.
Сунарчы эндәшмәгәч, теге нәрсәнең барлыгына ышанганнар читкә борылды, ышанмаганнар, юктыр, дигән төсле, бер-берсенә карашты. Озакламый сүз икенче юнәлешкә – авыл көтүе, бәрәңге утырту мәшәкатьләренә кереп китте дә, Мансур малайлары тау башында күргән йонлач гыйфрит онытылды. Сабит үзе дә, ашыгып, каядыр китеп барды.
Йомагыл – данлыклы сунарчы. Җитмешкә килеп җитү гомерендә утыз тугыз аю алган (исәпләп барды, һәрберсен ничек, ни рәвешле алганын яхшы хәтерли), байтак бүре аткан, капкынга эләктергән кеше. Моннан ун ел элек колхозның сарык фермасын басарга чамалаган бүреләр өерен куркытып, дөресрәге, туздырып җибәрүче дә Йомагыл иде. Ай, ул заманнар! Авылның гына түгел, тирә-як колхозларның аю-бүредән дер калтыранган чагы иде бит. Беренчесендә – тугыз, икенчесендә уналты сарыкны буган иделәр. Райкомнан кешеләр килеп, сез монда нишләп дәүләт милкен туздырып ятасыз, дип әрләп тә йөрделәр. Бүреләрне тоту чарасын күрмиләр, янәсе. Шәп булгач, бар да үзең ку, дип ычкындырган иде Йомагыл секретарь дигәннәренә. Теге тузып киткән булды, йодрык төйде, әмма, партиядә тормагач, шуннан артык эш кыра алмады. Тотыгыз, атыгыз, имеш, әйтүе генә ансат. Шулай да ауга чыкты Йомагыл. Секретарьның әйткәнен тыңлап түгел, ә кырылган малны кызганып. Ике атна буе сагалады. Өчесен атты. Ерткычларны өркеткәч, дәрәҗәсе тагын да күтәрелгән иде Йомагылның. Районда, республикада шау-шу чыгып, газетадан хәбәрчеләр килеп язып, фотога төшереп тә йөрде. Кулына мылтыгын тотып төшкән фотосурәтләре әле дә бар. Йомагыл шулай абруйлы кеше булып китте. Авылдашларының мөнәсәбәте дә күзгә күренеп үзгәрде, «сунарчы Йомагыл», «бүре аткан Йомагыл» дип атый башладылар үзен. Әйе, бар иде заманнар! Хәзер онытылды, хәзер ул вакытларны олыраклар гына хәтерли, яшьләр, Мансур малайлары сыман ыбыр-чыбыр, бу хәлләрне бөтенләй белми дә. Ишетсә дә ышанмый, әллә кайчангы тарих, үткән заман дип кенә карый – яшьләр, тормыш миннән башлана, дип уйлый бит ул.
Дөресен әйткәндә, Почта Сабитның сүзенә Йомагыл ышанмады, Кашаф, Кодаир ишеләргә сөйләнә торган сүз дип кенә карады. Моңа кадәр беркайда да очрамаган, беркем дә күрмәгән өч метрлы гыйфритнең авыл очыннан ук дип әйтерлек башланган тау башында йөрүен күз алдына китерүе кыен. Эре агачлы биек тауларда, калын урманнарда, кеше аягы басмаган тарафларда булуы да ихтимал, әмма кеше, авыл һәм колхоз мал-туары таптаган менә бу җирдә… Белмим, белмим. Ул бит елан да, тычкан да, бәрәңге корты да түгел. Өч метрлы нәрсә ди югыйсә.
Мансурларга (колхозның бүлекчә, ягъни авыл бригадиры) барыйм, малайларын күрим, сорашыйм дип ниятләнсә дә, иртәгәсен дә, аннан соң да бара алмады – хатынының бертуган апасы вафат булган, шуны җирләргә киттеләр. Шулай итеп, атна үтеп тә китте. Кичен утлауга сугылса, һаман шул Почта Сабит сөйләгән вакытка туры килде.
– Йомагыл агай, теге нәрсәне мин дә күрдем бит! – диде ул, сунарчыга каршы ук килеп. – Болар ышанмаган иде. Чынлап та, күрдем, менә шушы күзләрем белән күрдем. Билләһи! Мүкләк сыер кайтмый бит, эт талагыры, шуны эзләп, Мәкәрәй яланына барып чыккан идем, шарт та шорт агач сынганга, сыер түгелме икән дип урман эченәрәк керсәм, шул нәрсәкәй йөри. Котым очты. Буе, чынлап та, ике ярым-өч метр гына бардыр, тәне – минем этнеке кебек аксыл тупас йон, куллары озын, тезләренә җиткән. Мал кайгысымы, тот та сыпырт.
– Тикшереп караган идек, моның чалбар төбе туп-тулы, – дип сүз кыстырды Ишбулды. – Жиңгәм куган да чыгарган.
Сабит бу шаяртуга игътибар итмәде, аның бар уе үзе сөйләгән җанварда иде.
– Күрде дә карап тик тора бу. Янында, өелеп, бернәрсә ята. Минем сыер түгелме икән? Тере җан булгач ашамый да йөрмидер – шундый зур гәүдәне үлән-мазар белән генә яшәтеп кара. Әйдә, Йомагыл агай, күмәкләп чыгыйк та тотыйк, ә? Син мылтыгыңны ал, без, һайт-һайтлап, этләрдән өркетеп камап, синең каршыңа чыгарырбыз, син атарсың.
– Алай гына булырмы икән? – дип көрсенде Йомагыл.
– Бер мылтык кына җитми, өчне алырга кирәк, – диде Ишбулды. – Каршы килеп, үзеңне һайт-һайтласа нишләрсең?
Гыйфритнең барлыгына карт сунарчы ышанган иде инде. Өч кеше күргәч, шикләнергә урын юк. Әнә ул НЛО дигәннәре, очучы тәлинкәләр булганда, җирдә андый гына җан иясе көн итүенә аптырарга кирәкмидер. Тик зыяны тиеп куймагае – менә хикмәт нәрсәдә. Малга ябышса бетте.
– Мылтыгың юк идемени? – дип сорады Йомагыл.
– Бар иде дә, ыргытып кителгән. – Сабит, карашын читкә алып, кул селтәде.
Көлештеләр. Әмма бу көлү теге чактагы көлү түгел иде инде, ә сагаюлы, хәтта шомлы иде.
– Мәкәрәй яланында дисеңме? Ә сез? – Йомагыл Мансур малаена борылды, – кайсы тирәдә очраттыгыз?
– Наратлык башланган җирдән чак кына астарак.
– Алайса, бер тирәдә урала икән.
– Шунда инде, шунда. Әйдә, мылтык-патроннарыңны әзерлә, чыгып әйләник. Теге чактагы кебек бер кызык булсын. Бүреләр вакыйгасын әйтәм, – Сабит күз кысты, кулларын уды.
Бүреләрне хәтерләгән кеше бар икән әле, дип уйлады Йомагыл, Почта ул чакта да, әйдәләп, Йомагылга нык ярдәм итеп йөргән иде бит. Кешегә күп кирәкмени, сунарчыга ничектер рәхәт булып китте, күңеле күтәрелде.
Суган, кишер утыртып, өй-кура тирәсендәге бетмәс- төкәнмәс язгы эшләрне җайга салганчы, янә берничә көн үтте. Көтү чыкты, һәм беренче көнне үк ике сыер кайтмады. Берсе иртәгесен көтүгә килеп кушылды, ә менә Хәйриҗамал әбинеке табылмады. Мал-туар көтүне оныткан, өйрәнгәнче шулай таркау йөрер инде дип, бер-берсен тынычландырырга тырышсалар да, тегенең эше түгелме икән дип, Йомагылның күңеленә шик төште. Сабит әйтмешли, үлән ашап йөреп кенә җан асрамыйдыр, аннан килеп, әле үлән дә юк, җитмәсә, кыштан соң ач… Дүртенче көнне тагын бер сыер гаип булды – бу юлы Мансурныкы. Ул, түземсез кеше, ике малаен иярткән дә, шунда йөрмиме икән дип, тауга киткән. Көне буе дигәндәй урманда йөргәннәр. Кайту ягына чыкканда, әлеге җанварга тап булганнар. Илфат исемле бәләкәй малае аны беренче булып шәйләгән дә атып җибәргән. Ләкин тидерә алмаган. Янә аткан, бу юлы да читкә очырган. Теге хәшәрәткә мондый мөнәсәбәт ошамагандыр инде, атарга җыенган олы малаена ташланган һәм коралын каерып алып селтәп җибәргән. Мансур малае белән йөгерешеп кайтып, «Беларусь» китергәннәр һәм ни үле, ни тере яткан Өлфәтне туп-туры район хастаханәсенә алып киткәннәр.
Почта Сабиттан шушыларны ишеткәч, аһ, үчектергәннәр, ачуын китергәннәр, хәзер авылга төшүен көт тә тор, дип үрсәләнде Йомагыл. Аны әлегә ачуландырмаска иде, хәзер сагайды, өркеде, дошманнарының кем һәм кайдан киләчәген белде. Нигә шунда баралар инде, кызык эзләп йөриләр, зоопарктагы хайван диярсең, сыерлары табылмаячагы, аларны гыйфритнең ашаганлыгы көн кебек ачык бит инде.
Уе дөрескә чыкты сунарчының. Хәйриҗамал әбинең, Мансурның югалган сыерлары табылу түгел, очтагы йорттан тана югалды. Хуҗасы кичтән ачык абзарына япкан, капкасын бикләгән, иртән торып тышка чыкса – малы юк. Көтү куганда сөйләгән бу шомлы хәбәргә ышанмый, үзе барып карады Йомагыл: дымлы җирдә тау кунагының аяк эзләре ярылып ята, баганага берничә бөртек йоны да эләгеп калган… Шушы хәлдән соң, таудан төшми ул, дигәннәр дә уйга калды. Авыл алдына мал-туарның кырып бетерелүе, аннан инде кешенең үзенә дә ташлану куркынычы килеп басты. Кичекмәстән нәрсә булса да кылырга, һич югы, саклану чарасы күрергә кирәк иде.
Май бәйрәмнәре, чәчү вакыты шул хакта гына сөйләп, әнә килә, менә килә дип көтеп үтте. Атна-ун көн эчендә ул авылга төшмәде – моңа кадәр алган берничә баш малны ашап ятты, күрәсең. Әмма үзенең барлыгын озакламый кабат белгертте: төнгә калып, күрше авылдан кайтып килүче бухгалтерны куган. Ә колхозның сыерына тигәч, колхоз рәисе Йомагылны кәнсәләргә чакыртты. Рәиснең ни әйтәсен сунарчы чамалый иде инде.
– Теге нәрсә хәзер колхоз малына ябышты бит, – диде ул, баш кагып кына исәнләшкәч. – Бөтенесен дә ботарлаганчы юк итәргә кирәк.
– Кеше малына да байтак тиде инде, – дип сүзгә кушылды Йомагыл, – колхозныкына кагылмаса, юк итәргә кирәкми идемени? Ул турыда күптән уйларга кирәк иде.
– Шуңа чакырттым да инде. Давай, мылтыгыңны ас та мен тауга. Жир кипте, агачлар әлегә ялангач, урман үтәдән-үтә күренеп тора. – Рәис тәмәке кабызды, кабинеты буйлап йөреп әйләнде, тәрәзә янына барып басты. – Аптыраган, кайдан килгән соң ул, ә? Гомер күрмәгән-ишетмәгән нәрсә. Элек әби-чәби, албасты, шайтан, дип сөйли торган иде, әллә шуларның берәрсе безнең якка килеп чыкканмы?
Йомагыл эндәшмәде. Ул кайдан белсен инде, белсә, үзе дә бу кадәр гаҗәпләнмәс иде.
– Мин мәктәптә укып йөргәндә әле, бар, дип язалар иде. Кар кешесе, диләр иде. Кемдер күргән, аяк эзен фотога төшергән, ботакларга эләгеп калган йоннарын тапкан. Кытайдагы тауларда, диләр иде шикелле. Уйлап карасаң, булуы ихтимал инде, тик менә безнең тирәгә килеп чыгуы гаҗәп. Кытай таулары кайда да, Урал сыртлары кайда. Йомагыл агай, дөресен әйткәндә, мин ышанып та җитмим, терәлеп торган менә бу тауда кар кешесе йөрсен, имеш. Хотя, берничә кеше күргәч, байтак малны ашагач, бардыр. Димәк, эләктерергә кирәк. Районга хәбәр иттем. – Рәиснең йөреше җитдиләнде, карашлары кырысланды, – сунарчылар җәмгыятенә дә әйттем, если что. Юридик яктан проблема юк, атарга лицензия бирелгән дип исәплә. Ышанычлы бер-ике кеше ал. Башына җитсәң – бер сарык.
Йомагыл беленер-беленмәс елмаеп куйды. Елмаерлык та шул: теге чакта фермага бүреләр ябырылып, колхоз сарыкларын ике мәртәбә буып чыккач, ул вакыттагы рәис, әлегенең әтисе, куып җибәр, җибәрсәң, сиңа бер сарык, дип вәгъдә биргән иде. Куды, ә рәис сүзендә тормады. Күпмедер вакыт үткәч, шулай да исенә төшергән иде, сиңа алдан билгеләнгәнне бүре буган бит әле дип, уенга борды да куйды. Үзе сарыкка кинәнде, бүре әрәм итте дигән сылтау белән өенә ташыды, районнан килгән түрәләргә салып җибәрде. Хуҗалыкны тәмам бөлдергәч, эшеннән китте дә институт бетереп кенә кайткан шушы малаен рәис итеп куйды, үзе әлеге фермага мөдир булып урнашты. Озак утыртмаячакларын, районда теш кайраганнарын, халыкның да канәгатьсезлеген белә иде шул карт төлке… Әлбәттә, Йомагылның сарыкка мохтаҗлыгы юк, тамагы ач тормый, аннан ниндидер түләү өмет итеп бармый – кешеләрнең, колхозның малы үзенеке сыман кадерле. Сунарчы булгач, үзендә ниндидер җаваплылык та сизә.
Әйе, әллә ни кирәкмәсә дә, рәсми рөхсәт алынды. Хәзер кем беләндер, ничегрәк һәм кайчанрак тауга менәргә икәнлеген уйларга кирәк. Мансур малаена әйтер, чос, кыю күренә, үз күзләре белән күргән дә, Сабит инде чакырмаса да иярер, аннан сунарга йөрештергәләгән озын Әүхәткә эндәшер.
Дәвамы бар.
Фото: Freepik.com