

(Дәвамы.)
Туры карармын да, бу мизгел, җилдә таралган томан кебек, таралып, юкка чыгар төсле.
Галия уң кулын минем кулбашыма салды. Нәфис бармаклары белән минем чигәмнән җай гына башымны үз ягына борырга итә. Күзләремә карарга тырыша. Ә мин, карашымны аның бертуктаусыз су тамчылары белән кушылып җемелдәгән гәүдәсенә күчерә алмый интегәм.
Минем колакка бик тә ягымлы итеп, ярымпышылдап:
– Йә, йә, карашыңны яшермә. Әзрәк кыюрак бул, син егет кеше дә инде, – ди.
Инде карашларым Галиянең әле һаман айда җемелдәп торган чәчләре ябышкан кулбашларыннан җай гына нәфис муенына күчә. Мин хәтта аның муен тамырларына ябышкан энҗе тамчыларны күрәм. Алар Галиянең йөрәк тибеше уңаена ялтырашып:
– Әйдә, кыюрак, кыюрак бул, егет! – дип, биеп сикерешәләр, мине ымсындыралар, мине чакыралар. Тик кайда? Моны әле үзем дә аңламыйм. Карашым җай гына кызның ияген, мине үбәргә әзер торган сусыл иреннәрен үтеп, өскә үрли. Ниһаять, теге сихри күзләргә барып терәлде. Их, күрсәгез икән шушы мизгелдә сез бу күзләрне! Галиянең ай яктысында балкыган диңгез-күзләреннән елмаеп-көлеп гүя Зөһрә кыз үзе карап тора!
Ә мин һаман кыюсыз, мин һаман аның сихри карашыннан күзләремне аера алмыйм. Ул җай гына мине үзенә тарта, мин ниндидер эчке бер киеренкелек белән карышам. Моны сизеп, Галия үзе ярга таба бер адым атлады да, мине үзенә таба җай гына тарта башлады. Мин, аның ихтыярына буйсынып, бер адым атладым. Тик һаман теге, безнең икебезнең арадагы күзгә күренмәгән билгесез чикне үтә алмыйм. Хатын-кыз сизгер була, диләр. Күрәсең, чынлап та, шулайдыр. Ул тагын ярга таба бер адым атлады. Су хәзер аның биленнән аста. Мин дә аңа ияреп үземнең иң авыр адымымны ясыйм. Гүя мине билгесез сихри бер дөньяга тартып алып кереп, дөресрәге, алып чыгып баралар. Мин икеләнәм, мин карышам. Мин куркам... Әмма Галиягә каршы торырга көчем җитми. Куркуымнан калтырый ук башлыйм. Менә Галия бөтенләй судан чыкты. Аның ымсындыргыч зифа, шулкадәр гүзәл сыныннан күземне ала алмыйм. Бу минутта аның сыны әйтерсең дә бер искиткеч матур рәсем иде.
Галиянең кулбашы аша ерактагы йолдызлар, үрелеп-үрелеп, миңа елмаешып күз кысалар. Ә таллар, оялышып, башларын камышларга игәннәр. Янәсе, без сине күрмибез. Куркып, артка карыйм, чөнки сыңар аякка уралып килгән трусигым бөтенләй төшеп калды. Ә артымда, су өстеннән теге ярга кадәр көмештәй ялтырап Ай сукмагы сузылган. Акрын искән җилгә ай нурлары чәчрәп су өстенә төшәләр дә, бихисап күп йолдызларга әвереләләр. Суда тагын да бер искиткеч матур дөньяның киресе ялтырап миңа күренә. Янәшәдә генә, яр кырында ук, аякларын безнең аякларга терәп, су дөньясында да бер кыз белән егет безгә карап басып тора. Без ясаган хәрәкәтләрне алар да кабатлый. Андагы дөньяда да таллар, камышлар. Ә күгендә, җемелдәшкән йолдызлар арасында, бик тирәндә, моңсу ай ялтырый. Ирексездән карашымны күктәге Айга төбим. Судагы Айның күктәге Айдан һич аермасы юк. Тик могҗизавый су дөньясындагы ай бик тирәндә. Аста.
Галиянең серле әйдәвен йөрәгем белән тоеп, мин дә илаһи бу су дөньясыннан үзебезнең фани дөньяга чыктым. Галия мине җитәкләгән, мин – ирексез, аның ихтыярындамын. Ул мине сихерләгән. Буа буйлап таллар-камышлар кырыеннан җитәкләшеп үтәбез.
Алар, үзара шыбырдашып, әллә безне шелтәлиләр, әллә бездән көнләшәләр... әмма туктаусыз серләшәләр инде. Мин аларны аңламыйм, мин һаман әле зиһенемне җыялмыйм. Галия мине култыклап ук алды. Мин һаман куркам. Тәне тәнгә тиеп китсә, миңа бөтенләй таныш булмаган хисләрдән дертләп куям. Ә үземә шулкадәр рәхәт! Сүзсез генә атлыйбыз. Судан шактый ераклаштык.
Алда – диңгездәй ямь-яшел иген басуы. Галия бик тә серле итеп, бөтенләй чит-ят, бүтән кешедән сораган кебек:
– Әллә синең бер дә хатын-кыз кочаклаганың юкмы ул? – ди. Мин дә Галия кебек, әллә кемгә җавап биргән төсле:
– Әйе, – дип җаваплыйм. Үз тавышымны үзем танымыйм. Бу сүзне гүя мин түгел, ә башка берәү әйткән төсле булды. Ул мине ычкындырды да, кулларын берчә өскә күтәреп, берчә иген башларын сыпырып иркәләп, вальс әйләнеп бии-бии басу эченә кереп тә китте.
Үзе ниндидер мин ишетмәгән бик матур моңлы көй көйли, үзе шушы моңга вальс әйләнә. Вальсның да ниндие әле. Галиянең зифа буе ай нурларында тагын да матуррак, тагын да ымсындыргычрак булып, мине бөтенләй исертеп тилертә. Мин бу матурлыкка түзә алмыйм. Минем эчтә, минем йөрәктә, күңелемнең әллә кай почмакларында дәртле бер моң уяна башлады. Гомумән, хатын-кыз бер моң икән. Илаһи бер моң. Галәм моңы. Тормыш моңы... Галиянең, сулары бераз саркый биреп, кипшенә башлаган чәчләре вальс, моң уңаена сибелеп-сибелеп тузылып китә. Күңелемдә әле үзем дә аңламаган көй-моң көчәйгәннән-көчәеп, мине Галиягә этәрә. Аякларым үзләреннән-үзләре иген басуына таба атлый. Шул моңга омтылам. Галия кырына килеп басуга ук ул:
– Шулай итеп, хатын-кыз кочаклаганым юк дисең инде ә? – дип, кабаттан сорап куйды.
Мин исә:
– Әйе шул, – димен кызга мәэюс карап. Ул, елмая биреп, нәфис көмеш тавышы белән галәм-тормыш көенә кушылып, көлеп җибәрде. Тагын да матуррак, тагын да моңлырак булып, бу көй бөтен басуны яңгыратты. Ул:
– Тота алсаң, кочаклап кара әйдә, – дип, шаян җилне хәтерләтеп, басу өстеннән йөгереп китте. Ә чәчләре... Иңбашларына таралган чәчләре, тукта, тукта, җаерак йөгер, дигән сыман артыннан тузылып җилфердәшәләр. Мин дә түзмәдем, бу гүзәллек, бу илаһи моңнан аерылмаска тырышып, Галия артыннан иярдем. Тик ни гаҗәп, кызга һич якын килерлек түгел. Галия мине якын да җибәрми, артта да калдырмый, бер ераклыкта тота. Ара ун-унбиш адым. Шулчакны ниндидер бер чәм, аучыларда гына була торган ниндидер кыргый усаллык, дуамаллык хисе барлыгымны биләп алды. Алдымнан яшәү, тормыш моңы агыла, ә мин аңа якын килә алмыйм. Бөтен дәртем, бөтен көчем белән алга омтылам. Ә алдымнан йөгергән моң чишмәсе, наз чыганагы мине үзенә якын җибәрми. Менә ара бөтенләй якынайды. Галиянең ефәктәй йомшак чәчләре битемә тиеп-тиеп, назлый, иркәли. Мин күңелем белән үземнән ташкан бу дәртле көйнең Галиядән сирпелгән моңга менә-менә кушыласын тоеп, тагын да дәртләнебрәк йөгерәм. Юк, мин йөгермим, мин йөзәм. Алай гына да түгел, иң дөресе – мин шушы мизгелдә бөтен дөнья өстеннән очам. Кулымны сузып, Галиянең җилдә җилфердәгән чәчләреннән тотарга куркам. Тотсам, бу матур төштән уянырмын да, барысы да мәңгелеккә югалыр төсле. Мин аларны хыялымда гына кулым белән иркәлим, битемне шул чәчләргә терәп, үзем дә иркәләнәм. Борыным белән шул чәчләрдән таралган хуш исләрне тоеп, тагын да ныграк тилереп очам. Икәүләп очабыз. Бер-беребезгә терәлеп диярлек, парлашып очабыз. Очып барган килеш Галиянең нәзек биленнән тотып алам, ул карышмый. Ниһаять, икәүләшеп баш чыгара башлаган хуш исле игеннәр өстенә авабыз.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.