

(Дәвамы.)
– Әгъләм абзый, күрше, бу мин – Фәһим, – дим, – Әнкәйләргә генә кычкыр әле. Мин соңрак кайтырмын. Бик борчылып тормасыннар, яме!
– Ярый, ярый. Әтиең йортта йөри, ахры. Хәзер кычкырам, – дип, телефонны салып та куйды.
Мин, тынычланып, бәләкәй якка чыктым. Кай арада өлгергән бу кызый. Өстәл бик матур гына әзерләнгән. Самавыр да кайнап, мулла песиедәй өстәлгә менеп утырды. Мин дә үземне бераз иркенрәк тота башладым. Ә Галия туташ бөтенләй ачылып, миңа үзенең бөтен эч-серләрен сөйләп ташлады. Тол хатын икән. Ире буровойда нефть эзләгәндә авариягә очрап үлгән. Әле әнисен үзе янына Себергә алып китәргә кайткан булган. Әтиләре күптән мәрхүм, ди. Өченче көн генә әнисе, сеңелләре белән саубуллашырга, хәлләрен дә белеп кайтырга дип, күрше районга чыгып киткән булган. Әнисе кайткач та Себергә китәчәкләр икән. Шулай икәүдән-икәү сөйләшеп табын артында утыра торгач, тәмам караңгы төшеп, төн җитте. Галиянең үтенече буенча ут кабызмадык. Хәтсез генә утыргач бу:
– Әйдә, йөреп керәбез, – дип, урыныннан торды. Мин инде, үземә кайтырга вакыт җиткәненә ишарәләгәнне аңлап, саубуллаша ук башладым. Ә Галия:
– Юк, юк, син мине дөрес аңламадың. Әйдә бер җиргә алып барам. Шул чаклы матур җир. Баргач, үзеңнең дә исең китәр әле, – дип, мине култыктан ук алды. Каршы торырлык көчем калмыйча, аңа иярдем. Ул бакча артларына алып чыкты. Юк-бар сөйләшеп юлны дәвам итәбез. Авыл читендә генә зур буалары бар икән. Элек тә ишеткәнем бар иде инде ул буа турында, тик әлегәчә күрергә туры килгәне юк иде. Шуның кырыннан барабыз. Чынлап та, бик матур, галәмәт зур буа икән. Әнә, каршы якта биек-биек таулары су кырына яр булып килеп терәлгән. Суга бүтән кермәгез дигән кебек, су кырыенда үскән эреле-ваклы таллар тауларны этәреп торалар. Талларга ярдәмгә килгәндәй, алар кырына камышлар тезелеп басканнар. Ә бу як яр астындагы тыныч култыклардагы эреле-ваклы яфраклар арасында төнбоек чәчкәләре, әйтерсең шәм кабызып куйганнар, буа өстенә үзләренең сихри нурларын сибепме сибәләр. Күл инде бу, бер зур күл. Күл-буаларны күргәнем бар, ә мондый матур таллар белән уратылып алынган күлгә әйләнеп беткән буа, мөгаен, тирә-якта бер генәдер әле. Тирә-якта гынамы?.. Бөтен Өршәк буена бергенәдер әле мондый матур урын.
Ара-тирә күл-буада балыкларның гына суда сикерешеп уйнаганы ишетелеп куя. Каршы ярдагы камыш-таллар арасыннан ялгыз кыр үрдәгенең кыж-кыж килеп кычкырып куюы белән төн кошларының сайрашып бер-берсен сәламләгәннәрен искә алмасаң, дөнья шундый тыныч. Ирексездән күңелне ниндидер тынычлык, канәгатьлек хисе биләп ала.
Әйтәм бит, ул елны җәй коры, эссе килде. Көндезге эсселектән дөнья һаман суынып өлгермәгән. Авыл уртасында, клуб тирәсеннән ахры, гармун уйнаганнары ишетелә башлады. Ул чакларда магнитофон дигән нәрсә бик сирәк, юк дәрәҗәсендә иде. Клубта танца, уен, кичә мазар үткәрәләрдер, күрәсең. Мин исә, Галиянең мине клубка чакырмыйча, табигатьнең шушы гаҗәеп хозур почмагына – буа кырына алып килгәненә бик тә канәгатьмен. Шатланып бетә алмыйм. Мин үзем Яңгырчы мәктәбенә йөреп укымадым. Үзебездә дүртенче сыйныфны тәмамлагач, әткәй Эстәрлебашның атаклы татар мәктәбенә илтеп бирде. Шунлыктан, Яңгырчы авылы күрше генә булса да, андагы яшьләрне, егет-кызларны бик белеп тә бетермим. Ә Яңгырчы егетләренең тирә-якта сугыш чукмарлары буларак, кара даннары чыккан. Үзләренә охшамаган чит егетләргә юкка-барга бәйләнеп, күз төпләренә матур гына фонарь да утыртып кайтарганнары турында күп ишеткән бар. Ә минем каникулга кайтып күз төбе күгәртеп йөрисе бер дә килми. Уйларымны бүлдереп, Галия:
– Әйдә, коенып чыгабыз, – диде, бер аягын суга тыгып карап. – Ә су шулкадәр җылы, – дип, өстенә кигән халатын сала да башлады. Минем башка юньле бер фикер килгәләгәнче, суга кереп тә басты.
Мин исә:
– Су керә торган трусик-плавкием юк бит әле, – дим, бераз каушый биреп. Ә ул чылтырап аккан чишмә тавышлары чыгарып көлде дә:
– Тапкансың сәбәп. Минеке дә юк. Гади киемнәр генә. Төн караңгы, барыбер бернәрсә дә күренми бүген, – дип, тагы көлеп алды. Аның шулай көмеш тавыш белән челтерәп көлүенә теге якта, тау битендә, утлап йөргән атлардан ниндидер бер бия генә, үз колынын барлапмы, әллә башкача сәбәп беләнме, буа өстен яңгыратып кешнәп җибәрде. Бераздан дөнья тагын серле бер тынлыкка чумды.
– Әйдә-әйдә, әнә синең киреләнүеңнән атлар да көлә түгелме? – дип, мине үртәргә тырышып, өстемдәге спорт киемнәрен үзе үк салдыра да башлады. Үзем дә сизми, Галия ихтыярына буйсынып, чишенә башлыйм. Ә миндә озын, киң балагы тезгә үк җитеп торган, гаилә трусигы гына. Төн караңгы булса да , барыбер оялам, каушавымнан, дерелдәп, калтырый ук башладым. Ярый әле төн караңгы, бик күренеп бармый. Мин бит кызлар алдында шушылай ярым шәрә килеш үз гомеремдә беренче тапкыр басып торам. Шуңа да тизрәк суга кереп киттем. Ә Галия суда балык кебек йөзә. Мин алай булдыра алмыйм: бердән, резинкасы бушаган трусигым комачаулый. Йөзгәндә аякка төшеп уралмасын дип, әледән-әле тартып йөзәм. Галия йөзеп-чумып минем тирәдә урала, бәрелеп-бәрелеп китә. Шәп йөзә, чукынган кызый, сүздә юк.
Ул арада булмый, офыктан коштабак кебек алтын-көмешкә буялып, ай калыкты. Күктә ялкау гына сирәк-саяк болытлар йөзә. Алар айның битен ире-неп-иренеп кенә сыйпап үтәләр. Безнең тән, битләрне иркәләп, су өстен сизелер-сизелмәс шадраландырып, талгын гына җылы җил искәләп куя. Бер сихри мизгел инде. Мин Галияне ирексездән су анасы белән чагыштырам. Тик ул басмада чәчләрен алтын тарак белән тарамый. Ә биленнән дә түбән чәчләренә уралып, минем алда шашына-шашына су коена. Минем тирәмдә бертуктаусыз әйләнеп, түгәрәкләр ясап, мине сихерли. Шул сихри көчтән арына алмый, Галия суда ясаган түгәрәк эченнән чыга алмый, аңа кушылып мин дә йөзәм – су коенам. Мин исә исергәннән-исерәм. Мине минуты-минуты белән фани дөньяга кайтарган трусигым гына әледән-әле төшеп җәфалый. Әллә катырак тарттым, әллә ныклыгы шул чама булды, резинкасы өзелде дә куйды. Һәм мин айнып китеп, Галия сызган сихри-магик түгәрәкне өзеп, тизрәк ярга якынлашам. Аяклар төпкә тигәч, билдән суда торып бастым. Су анасы да кырыма килеп басты. Ай да хәзер ятеш кенә яктырта. Су анасы – Галиянең чәчләре биленнән дә аска төшеп, ничектер, аңа аңлатып бирә алмаслык матурлык өсти. Бер кулым белән трусикны тотып торганымны күреп:
– Нәрсә булды, нигә тынып калдың? – ди.
– Парашютымның эрзинкәсе өзелде, төшә дә төшә. Судан чыгарга да оялам, – дип, көчкә әйтә алдым.
– Тапкансың оялыр нәрсә. Мин дә аны салып очырам, – диде дә, өстендәге юеш әйберләрен салып ярга ыргытты. Мине бөтенләй юләрләндерер чиккә җиткереп, алдыма ук килеп басты. Күзләр шар булды.
Ә ай – оятсыз. Ай – мәрхәмәтсез. Күзләрен тутырып, безне күзәтә. Мыскыллап, күк йөзендә мут елмая.
– Йә, миннән ояласыңмы? – ди Галия, мине сискәндереп. Мин, ирексездән, күккә карыйм һәм көтәм, кайчан берәр болыт мине жәлләп, мине кызганып, Айның йөзен каплар икән, дим. Болыт ялкау. Болыт иренә. Болыт ашыкмый. Ә Ай күктә, шаркылдап, авыз ера. Миңа, үз гомерендә Шәйхи абзыйның өстендә атланып утырган шәрә Маруся түтидән башка берни күрмәгән кешегә, бу әллә ничек булып китте. Түти искә төшкәч, тәннәрем үзеннән-үзе чемердәп куйды. Гел айга гына карап торып буламы? Алдыңда зифа буйлы, тырпаеп торган матур күкрәкле чибәр хатын-кыз сыйфатына кергән Су анасы басып торсын әле! Карашымны су анасы – Галиядән ала алмыйм. Аның озын кара чәчләре юешләнеп тәненә сылашкан. Ә тәненнән, җемелдәшеп, су тамчылары ага.
Хәзер Галия айга каршы басып тора. Ә мин ай белән аның арасында. Шуңа да аның чәчләреннән тамган тамчыларга кадәр җентекләп күренә. Алар минем каршымда басып торган су анасының чәчләре арасыннан бертуктаусыз килеп чыгалар да, елтырый-елтырый тәне, чәчләре буйлап бер-берсен бастырышалар, аны иркәлиләр һәм дә безнең аяк астындагы җылы назлы суга төшеп, эреп юк булалар. Әнә, берничәсе хәтта каш арасыннан тәгәрәп, кызның керфекләрендә бер мизгел тукталып торгач, тагын аска юнәлделәр. Юк, карап түзә алмыйм. Чөнки алар бер югалып, бер барлыкка килеп, елтырый-елтырый җемелдәшеп кызның биешә башладылар. Һәм дә мине ымсындырып, мине мыскыллап, күзләрен кыскалап, көлә-көлә тагын аска – түбәнгә тәгәриләр. Бу мизгел мине өтә, мине яндыра. Мин бу кадәр эсселеккә түзә алмый, карашымны Галиядән алып, башымны, көчләп дигәндәй, читкә, буа кырында үскән камышларга борам. Еракта, таллар артында, тау битләвендә теге атлар утлап йөри. Уйларымны, игътибарымны үземнең алда торган гүзәл сынлы Су анасы – Галиядән читкә юнәлтергә тырышып:
– Монавы сихри әкият дөньясында, тау битләвендә кем ат көтә икән? – дип уйлап куям.
Янәсе, үземне тынычландырырга чамалыйм. Алдымда анадан тума су эчендә басып торган Су анасы – Галиягә карый алмыйм. Тутырып бер карармын да, карашымны бүтән ала алмый, исереп, юләрләнермен төсле. Ай яктысында аның сылулыгыннан күзләрем камаша. Адашып кына булса да, айны берәр болыт каплавын көтәм. Тик юкка гына. Болытлар да, үч иткән кебек, Ай янына җитәрәк, аны гел урап үтәләр.
Әллә минем бу хыялый халәтемне сизеп һәм миңа ярдәм итәргә теләп, әллә бүтән сәбәп белән, Су анасы – Галия утлы күмер кебек ялтыраган чем-кара күзләрен миңа төбәгән. Мин исә, бу караш белән очрашудан куркып, башымны теге камышларга таба барганмын. Мин оялам, мин һаман карашымны аңа күчерергә куркам.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.