

9
Бер үк вакытта диярлек әтиләрен җирләгәч, Җәүдәт белән Җүәйрәнең аралары күзгә күренеп суынды. «Күзгә күренеп» диюләре шуннан: алар нигәдер бер-берсенә күренергә теләмәделәр:
Көзге яфракны җил кочкан…
Тегесе…
Тоткан да очкан…
Суынган аралар да җылыныр иде әле бәлки, әмма… Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, вакыйгалар… Һәй! Менә бит ул ничек!!
Авылга хәбәр таралды:
– Тиле Гапсаттарны бала-чага итеп үртәп йөргән Зина корсаклы иткән. Әйе, авырлы! Йөккә калган, йөккә…
Моны ишеткән авыл халкы аптырап ук калды, ә кызу канлы шофер агай, балтасын күтәреп, Җәүдәтләр өенә ыргылды.
– Син боздыңмы кызымны? – дип акырган ул бер көтү энеләре-сеңелләре белән ашап утырган Җәүдәткә. Әниләре аңсыз кала язган: «Ничек? Кайда? Кайчан?» Энеләре һәм сеңелләренә үрнәк булган олы улы шулай ук зинага тартылганмы? Нәрсә ди бит Йосыф пәйгамбәр: «Йа, Раббым! Минем өчен зинадан зиндан яхшырак!» Әгәр Җәүдәтне бу гөнаһы-җинаяте өчен зинданга япсалар, ул берүзе ун баласы белән калачак. Инде алар аңа үз атамалары белән генә дәшәләр иде ич:
– Абый-әти! Абый-әти, имә… Абый-әти, Гөлгенә минем уенчыгымны тартып алды…
Йә Алла! Үзе абый да, «әти» дә булган Жәүдәтне, ире әйтмешли, бу «орава»дан ничек тартып алмак кирәк ди?! Аларны «абый-әти»сез калдырыпмы? Болай да ярты ятимнәр ич алар… «Шуфир»га ул елмаеп-көлеп карады.
– Ялгышасың бит, кем авылдаш.
Шуфир исә көлә белми торган кеше иде.
– Кемнең ялгышканын күрсәтермен мин! Минме!…
Күрсәтте дә: Жәүдәт белән Зинаның «эше» судка кадәр барып җитте, ә шулвакытта Казан егетенә ияреп Жүәйрә тагын Ташкалага китте. Авылда тагын гайбәт, сүз куерту купты.
– Бу юлы бөтенләй киткән икән…
– Җәүдәте Зинага корсак ясаган ич…
– Булыр-булыр! Хәзерге яшьләр азды…
– Шулай-шулай! Туй вакытында ук борчак ашап күбенгән күсе кебек корсак бүлтәйтеп утыралар ич. Туйдан соң ярты ел да үтми, шалт Мөхәммәтҗан, бала тудырып та куялар. Инде, Ходаем, космос чоры, ракеталар заманы дип, балаларны да алты айдан гына тудыру заманы килеп җиттеме инде?
– Ә син үзеңне хәтерлә! – дип бүлә аны, күп сөйләүче апаны, Зинаның туганнарыннан берәү.
– Мин нишләгән?
– Җүкәдән чабата эшләгән!!
– Нәрсә-нәрсә??
– Кыз чагыңда корсак төшертеп… Шул нарасыйны фермалар артындагы тирескә күмеп… Аны соңыннан ач этләр казып чыгарганын оныттыңмыни?!
– Нә-әс-тә ди-сиң??? – дип, тәмам сакауланып бетә «күп сөйләүче апа – Цицерон».
– Ярый әле бүген ирең бар…
– Мин сине!!!
…Калдырыйк боларны. Монда аларның ялгышлары, гомерлек хаталары, гомумән, бәхетсезлекләре ярылып ята…
«Җәүдәт-Зина» кармагына иң беренче, әлбәттә, Җүәйрә капты. Монда мантыйк та бар шул: кыз егетне ярата! Һәм кыз егетнең һәр гамәлен күреп-ишетеп яшәргә, аның үзенә тугрылыгын раслаучы сүзләрне уңнан да, сулдан да җыеп торырга тиеш…
Әнә бит: башта бергә Нократта су коенганнар, ә аннан соң кайдадыр очрашканнар да бугай, нәтиҗәсе – күренеп тора!
Җүәйрә көнләшүдән җиңеләеп үк китте, Җәүдәтнең икейөзлелегенә хәйран калган чаклары булды. Аның аңгырайган башында бертуктаусыз бер тезмә генә кабатланып торды:
Көзге яфракны җил кочкан…
Тегесе…
Тоткан да очкан…
Гүя бар уйлары, фикер буларак әвәләнгән бер газаплы мәгънә, яраткан кешеңнең җинаятьчел-гөнаһлы гамәле шушы сигез сүзле өч юлга сыйган. Көндез дә, төнлә дә аның башында, очсызланган кәгазь акчалар кебек, шушы сүзләр генә тукылып тора:
– Көзге яфракны җил кочкан…
– Көзге яфракны…
– Көзге…
Җүәйрә шашар дәрәҗәгә җитеп, әрле-бирле йөренә дә бервакыт өй эчендә үзен-үзе таба алмый башлый:
– Кайда ул? Кайда, ә?? Кайда аның тән-бәдәне, йөз-кыяфәте??
Ул атылып көзге янына килеп баса һәм үз сурәтен күреп шакката: чәчләре тузган, нурсыз күзләре акайган, ул кар-тай-ган… Юк, юк! Көзгедәге бу нәмәрсә аның төштәше, кыяфәттәше түгел: каян килсен ди аңа маңгай җыерчыклары? Йөзе ник сулган да ияге нигә очлаеп калган??
Их, Җәүдәт, Җәүдәт! Үтердең, суйдың… Син – Җәүдәт түгел, җәллад икән! Син Куян түгел, явыз арыслан, ерткыч каплан икән…
…Җәүдәт үзе дә утта, аның эше – судта…
Нигә Зина үзе бер дә еламый, өзгәләнми, юк мыегы астыннан гына елмаеп йөри? Мәкерле елмаю бу, димәк, вакыйгалар алга таба тагын да куерачак. Кара күмерләрдән пешкән «ботка» булып куерачак…
…Иң авыры Җәүдәт өстенә өелгән…
Көчеңнән килмәстәйне күтәрергә маташсаң, аякларың җиргә батып калыр. Ә бит… чын мәхәббәтне, ни авыр булса да, күтәрергә кирәк!
И, Адәм баласы, алда ни көтә сине?
Нигә бер генә мизгелгә булса да үзеңнең ихтыяҗ вә омтылышларыңны онытып, «мин!» дип йөрүләреңне читкә ташлап, бу дөньяда вакытлы гына икәнеңне искә төшереп, шул турыда уйлый алмыйсың:
– Алда ни көтә сине?
Бу бит иң кирәк вә әһәмиятле, иң шикле вә куркыныч, иң мөһим кызганыч сорауларның берсе:
– Алда ни көтә сине? Ни көтә соң??
Әнә, тираннар да ауган, патшалар да иелгән, корольләрнең дә башы киселгән…
– Син, Адәм Зат, Галәмнең бер тузанчыгы, беләсеңме: ни көтә сине, ни көтә?…
Шулай уйладымы ул вакытта Җәүдәт? Ул моны хәзер кистереп әйтә алмый, болганчык иде бит тирә-юнь, бик болганчык иде. Вакыйгалар куерган чак иде, нык куерган чак, гүя күктән кара болыт төшкән дә мендәр булыпмы баш астыңа яткан, әллә бүрек булыпмы шул ук башка киелгән. Белмәссең… Иң газаплысы: җаны белән аңа үч тоткан Зинаның егеткә булмаган гаепне өюе, юк гөнаһны да сылтавы түгел, ә Җүәйрәнең тагын Казан шомасына ияреп китүе иде.
Вакыт – дәва, кыз көннәрдән бер көнне барысын да аңлар әле. Аннан соң, беренче белен төерле була, дисәләр дә, теләгән пәрәмәч тәмле, ди. Кабып карасын бик атлыгып торгач: авыз пешү – уйга төшү ул…
Әтиләре үлгәннән соң Җәүдәт авыл көтүен көтә иде инде. Шулай итеп, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керү бер елга кичектерелде. Ә аның бит журналист буласы килә иде, бары тик журналист кына, хәтта ундүрт яшьләрдә үк шигырьләр яза башласа да, Җүәйрәнең дә теләге әлеге дә баягы журналист булу, берәр газетада үзхәбәрче-корреспондент булып эшләү иде ич. Ул да шигырьдән читтә йөрми…
Җүәйрә – Казанда, Җәүдәт – авылда…
Кызның күңеле – авылда, егетнең күңеле – Казанда. Кыз: «Ник аның бер хәбәре юк?» – дип, егетне сүгә. Егет: «Бер хат кисәге язып салырга конверт таба алмый микәнни?» – дип, кызны тирги һәм тәвәккәлләп үзе башкалага хат-бәет язып җибәрә.
Җәүдәт җыры
Мендем агач башларына,
Анда карга оясы.
Башларыңа хәсрәт килми,
Аны ничек тоясың.
Кушымта:
Җүәйрәмнең-гүзәлемнең
Күзләрендә моңы бар.
Хәзер бар да матур әле,
Тик дөньяның соңы бар.
Төштем инеш буйларына,
Суда бака ефәге.
Мәхәббәтемне кистеләр,
Түзсен егет йөрәге.
Кушымта:
Черек алма бирде быел
Бакчамдагы алмагач.
Чыбыркыма асылындым,
Түзәр хәлем калмагач.
Һәрнәрсә үз урынына утырыр, һәр очып киткән оясына кайтыр, әйләнәдән чыккан үз түгәрәгенә ятар, ди. Хак икән! Хак шул…
Җәүдәттән хат алган Җүәйрә коты алынып авылына очты:
– Җәүдәткәем, хараплар булдыңмыни? Караплар калдыммы??
Шуның артыннан ук яңа хәбәр авылны дер селкетте. Җүәйрәнең абыйсы Зиннур район судына мөрәҗәгать иткән.
– Зинаның корсагында Җәүдәтнең чәнти бармак кадәр дә эше юк. Бу эштә без икәү генә: Зина һәм мин – Зиннур!
Әнә шулай «Әйрән»некеләр бер-бер артлы ипкә килде. Кызып киткән Зиннур Шуфир агайдан кызының кулын сорады.
– Ике кулы белән генә түгел, ике боты һәм дә аяк тырнаклары белән бергә бирәм! – диде горур һәм шатлыклы ата кеше…
…Күп тә үтмәде, Зина бәби алып кайтты. Елтыр иләс-миләс күзле ир бала. Тачлап та койган Тиле Гапсаттар иде менә…
10
Дөнья сөюдән башланган, нәфрәттән бетәчәк…
Мәхәббәт – нур, нәфрәт – караңгылык…
Менә бу сүзләрне дә Җәүдәт тарих укытучысы авызыннан ишеткән иде. Сократ әйткәнме аны, әллә Әбүгалисинамы? Һич кенә дә хәтерли алмый…
Ә теге көнне хәтерли ул…
Көз иде…
Кышка бер адым атлаган көз. Кырларда комбайннар гөрелтесе, басуларда трактор-машиналар тавышы ишетелми башлаган чак.
Бәрәңгеләр алынган, чөгендер, кишер, кәбестә базларга салынган. Булдыклы хатыннар киндер капчыкларын юып, тишек урыннарын ямап, келәткә элеп куйган. Уңган ир-атлар тимер көрәкләрне сөртеп-майлап чоланга сөягән, балта-пычкыларын кайрап кышка әзерләгән. Агач көрәкләр кар көтә.
…Җәүдәт тә чыбыркысын чарлак-чормага элеп куйды да, ике кулына бер эш тота алмыйча, әрле-бирле каралты-кура тирәсендә йөренде. Әле кичә генә ул Җүәйрә белән кавышу турында килеште.
– Кушылалар, туй ясыйлар!!!
Менә шунда кыз, «ата казыгыз күкәй саламы?» дигәндәй, егет күңеленә баштук ошап бетмәгән бер сүз ычкындырды:
– Кавышуын кавышырбыз да, ә кайда торырбыз?
Менә монысын һич тә уйламаган иде бит Җәүдәт. Шуңа ул, үзенең шактый кыен хәлдә калуын сиздермәскә теләп, сүзне уенга борырга теләде:
– Җир шарында!
– Нә-әр-сә? – дип кенә сорый алды бу җаваптан чүт артына утырмаган Җүәйрә. Ул эшчән, тырыш, тормышчан, акыллы, үз-үзенә ышанган көчле-куәтле егеттән мондый ахмак сүзләрне бөтенләй көтмәгән иде. Тагын шунысы да бар бит әле: уйнап әйткән сүз күп вакытта чын сүздән бик күпкә җитдирәк була, чөнки һәр уенның астында ниндидер мәгънә ята, ә җитдилек – күбрәк акыллы булырга тырышу ул.
– Җир шары – гомуми йортыбыз!
– Иштең ишәк чумарын!
– Чумар ашын яратам, икәүләп ашарбыз.
– Мин аңа өйрәнмәгән, үзең генә сыптырырсың…
Сүз сүзне кузгатыр, ди. Уй-уйны, караш-карашны, ә һәр караш –талашны. Ә Мәхәббәтне һәрвакытта да талаш талый. Усал эт кебек…
Үкенде Җәүдәт, әмма соң иде инде, мәгәр сүз тынышы ничектер һәм нигәдер аларны бәхәскә, ә бәхәс үзе тарткалашуга, аннан ары хәтта ачуланышуга кадәр үк өстери башлады.
Тагын мәхәббәт күпере җимерелергә торамы? «Кыз» һәм «Егет» дигән ике ярга салынган мәхәббәт күпере…
Бер халәттән икенчесенә тиз күчүчән Җүәйрәне кинәт кенә кәефсезлек чолгап алды, аның җанын бер генә сорау ныклап борчый иде:
– Нишләргә? Нишләргә?
Эт оясы кадәр торыр урының булмасын, ә үзең өйләнешәбез, дип йөр, имеш. Көлке!
– Җир шары – гашыйклар йорты ул!
Нәрсә дип ыржаеп тора инде бу егет кисәге? Авызындагы өске һәм аскы коймаларын күрсәтәсе киләме? Әнә бит бер «койма тактасы» ярым черек, үзе сынык та. Ә менә шуны алтын белән алыштырырга акчасы юк бит бу тәти егетнең. Аның кесәсендә ярлылык җилләре исә…
Ни сәбәптер, Җүәйрә Җәүдәтнең шул черек тешенә өнәмичә карап катты, гүя бар мескенлек, хәерчелек аңа тупланган. Җәүдәт һаман көлгән була, елмайган итенмәклектә, ә саз каеннары арасында адашып йөргән кызның күңеле имәнлектә.
Нинди беркем дә аңламаслык чәбәләнү соң алар арасында? Алдын-артын да уйламыйча, бер-бересенең кочакларына ташланып, шул оҗмахи аралык вә якынлыкта янып-балкып яшәргә кем комачау итә аларга? Димәк, ниндидер тагын бер сынау-сыналу киртәсен үтәсе бар. Бүгенме яисә иртәгәме? Монысын беркем дә белми…
Әле менә тигез җирдән бер төслерәк атлап киләләр иде, тагын абындылар. Тагын шул ук авыз-борын канату. Тагын үзара үпкә сүзләре, рәнҗешләр… Шул микәнни Мәхәббәт? Болай булса…
…Җүәйрә өченче тапкыр Казан егетенә ияреп китә. Җәүдәт үз-үзенә урын таба алмый йөдәп йөри. Өйдә икән – торасы килми; ишек алдына чыга, каралты-куралар арасында таптана, барыбер үзенә урын таба алмый. Каядыр барасы да килә, башыңны алып дөнья читенә качасы килә – аяклары атламый. Атламый и вәссаләм! Атласа, теге озын наратка барып асылынырга риза…
Көз иде…
Һәр күзәнәк күзендә көз. Шуңамы, һәр күзәнәк күзендә моң вә хәсрәт. Һәр камышның кыштырдавында сагыш. Әллә нинди соргылт-көрән агышларда яткан сагыш. Алар сөйләшеп утырган күл буе да ямьсез, су өсте – шадра дулкыннар…
…Мәчеттә Җаббар мулла вәгазьме шунда, әллә башка нәрсәме сөйли:
– Һәр гасырда да кешеләр өчен иң олуг нәрсә булып мәхәббәт торган. Мәхәббәт Хак Тәгаләдән кешеләр күңеленә иңдерелгән иң изге, иң илаһи хис ул. Сөя белү… Сөя белгәннең бу хистән сөяле дә чыкмый, бары аның сөйкемлелеге генә көннәр, атналар, айлар узган саен арта, шуңамы, аны күргән кешеләр янынан сөенеп үтәләр. Сөю – иң бөек сөаль. Сөйдеңме? Бу – иң зур сөенеч, чөнки сөю – яшәү сөйкәлмәсе ул. Карт ник болай сөйләнә әле димәгез… Бу сөхбәтне кире мәгънәдә аңламагыз… Татарда «сөйкемле сөяк» дигән сүз бар. Бик асыл гыйбарә бу. Кем кемне ярата бит. Әнә шул яратуда сөйкемле сөяк бик зур әһәмияткә ия инде. Кемнеңдер сөйкемле сөяге турыдан-туры сөюгә алып килергә мөмкин. Әнә шул сөйкемле сөяк сөйгәнеңнең башка ошап бетмәгән, килешмәгәндәй күренгән җитешсезлекләренә дә күз йомдырырга мөмкин, шуңамы, чын гашыйклар, иң беренче, егеттә яисә кызда булган сөйкемле сөякне табарга тырышалар. Табалар икән – шуңа табынып яшиләр. Ә табыну – иң югары сөю ул. «Сөям!» – дидең, димәк, тормышта кемгәдер сөялдең. Ул да шуның белән сиңа сөялде. «Сөям!» – дидең, димәк бер сөямгә – дүрттән бер аршынга үсеп киттең. И оланнар! И җегетләр!!! Дөньяда иң олуг нәрсә – СӨЮ. Мин моңа тугызынчы дистәмә аяк баскач бигрәк тә нык төшендем, инде бүген үлсәм дә, шуны төгәл вә ачык белеп китәм. Мәхәббәт Хак Тәгаләдән кешеләр күңеленә иңдерелгән иң изге, иң илаһи хис ул.
…Поезд тәгәрмәчләре, Казан ягына юл алып, тавышларын ешайта һәм көчәйтә башлауга, Җүәйрә Җәүдәтнең йөз-битен, төс-кыяфәтен күз алдына китерде: ифрат куе, кылдай каты кап-кара чәчләр, кашлары калынрак, әмма ирләргә һәм егетләргә андый кашлар килешә, алар ныклык билгесе; маңгай биек һәм текә, борын бераз озынчарак һәм туры… Ә күзләр? Кап-кара бу зур күзләргә әллә нинди сәер бер җылылык тутырылган, шул сине гел иркәләп тора, гел иркәләп… Иреннәре калынча вә кызгылт, туры төшкән иягендә «мәхәббәт чокырчыгы – уентыгы» бар.
Тукта! Туктале!!
Поезд алга чабуын дәвам итә.
Туры төшкән иягендәге «мәхәәббәт чокырчыгы» Җүәйрә өчен иң матур, иң сөйкемле урын бит ул. Тагын… «Ифрат куе, кылдай каты кап-кара чәчләр»не кызның бит туйганчы бер сыйпыйсы килгән иде. Сыйпыйсы да сыйпыйсы, мәңге сыйпыйсы…
Юк, болай булмый бу! Булмаячак та!!
…Поезд, кичке эңгер-меңгерне кисеп, билгесезлеккә кызулый төшә. Кая чаба ул?
– Әле вакыт бар!
– Ашыгырга кирәк, ашыгырга!!!
Казан егетен гаҗәпкә калдырып… кыз ишекне ябып та өлгермәгән кондуктор хатынны этәрә дә тышка сикерә. Аяусыз адым: моннан соң йә бар син, йә юк!
– Дура! – дип акыра аның артыннан кинәт чәчләре тузгып, күзләре акайган хатын. «Сама ты дура!» – дип уйларга гына өлгерә Җүәйрә. Калганын ул хәтерләми…
…Район шифаханәсе…
Реанимация бүлеге…
Тыз-быз килеп йөрүче ак халатлы врачлар, чыраен сыткан авырулар, чираттагы чирлеләр, якыннарының хәлләрен белешергә килгәннәр – барысы да реанимация бүлегеннән каядыр читтә йотылып калганнар. Бу бүлектә мәңгелек тынлык, чөнки әлеге бүлмә бу дөнья белән теге дөнья арасындагы кысан бер коридор, «Йә – бу якка, йә – теге якка…» дигән пункт-нокта.
Бик каты ялварулардан соң Җәүдәтне Җүәйрә янына керттеләр. Ә-нә ул… Кечкенә авызы ачыла төшкән һәм анда сөт теше. Җәүдәт өчен Җүәйрәнең иң сөйкемле сөяге…
Кызның йөзенә текәлеп каткан егет кинәт сискәнеп китте. Җүәйрә дә, җан җылысын тоеп, серле күзләрен ачты һәм таң кояшыдай балкып елмайды…
Сүз ахыры
…Без берәүдә кунакта утыра идек…
Революциягә кадәрге татар зыялыларына хас гадәт-йола буенча, безнең компания-түгәрәктә, ягъни мәсәлән, мәҗлестә, тик ирләр генә. Әлеге «утырам»да танышлар арасында бер чит кеше дә бар иде. ХХ гасырдагы мәхәббәткә ышанмаган кеше. Сөйләп бетерүгә:
– Сез Җәүдәтме? – дип сорады ул миннән.
Шулчак ишек ачылып китте һәм мөлаем гына хатын-кызның йомшак тавышы ишетелде:
– Җәүдәт, сиңа килделәр…
– Җүәйрә! – диде мәхәббәткә ышанмаган ир.
Фото: Freepik.com