

(Дәвамы бар.)
Институтта укып йөргән чак. Икенче курсны бетереп, җәйге ялга кайтып барыш. Эстәрлебаш тавындагы тукталышта безнең якка берәр машина булмасмы дип көтәбез. Халык хәтсез генә. Кызлар, егетләр. Ул елны җәй коры, эссе килде. Җәйнең башы гына булганга әле корылыктан табигать ямьсезләнеп өлгермәгән. Халыкның да кәефе ару гына . Яшьләр көлешә, шаярышалар. Күрше авыл кызлары шаярышып-чыркылдашып, миңа да килеп сырышкан булалар. Күрше чуваш авылыннан да кызлар бар. Алар бигрәк тә чаялар. Безнең татар-башкорт кызларыннан бер нәрсәсе белән дә аерылмыйлар. Районда бердәнбер чуваш авылы булганга, татарчаны синнән-миннән чиста, матур, мин әйтер идем, хәтта ниндидер бер сизелер-сизелмәс моң белән көйләп сөйләшәләр. Күп тә үтмәде, бер бөркәүле йөк машинасы килеп туктады. Шоферы күрше Миякә районына юл сораштыра. Без туктаган машинага шау-гөр килеп тизрәк менеп тә утырдык. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә юлны өйрәтәбез. Миякәгә юл безнең авыл аша үтә.
Яшь халык – дәртле халык инде. Машина башында кызлар-егетләр чыркылдашып-шаярышып, җырлашып кайталар. Мин генә барына да битараф.
Менә көлешә-көлешә чуваш кызлары да төшеп калды. Берәм-берәм күрше авыл кешеләре үз авылларында торып калып беттеләр. Ә миңа ерак әле. Чөнки безнең авыл районның иң читендә. Безнең авылны үтеп, хәтсез баргач кына әле, Миякә районы башлана. Шулай машина башында берүзем калдым. Авылга җитәрәк карыйм: минем кырда гына урындыкта хатын-кызлар сумкасы ята. Бәй, теге Яңгырчы кызларының берәрсе онытып төшеп китте ахры, дип уйлыйм. Сумканы алдым да, ачып карыйм. Эчендә бер төргәк ята. Кәгазьгә төрелгән. Түзмәдем, ачтым. Карасам – кызыл унарлыклар белән ике төргәк акча... Йөрәк үзеннән-үзе дөп-дөп тибә башлады. Бу кадәр акчаны минем әле тәү күрүем иде. Тагын карыйм: саклык кенәгәсе һәм паспорт ята. Ачам, укыйм. Фәләнова Фәлән Фәләновна диелгән. Бәй, бу теге матур гына чүпрәк-чапракка төренгән күрше авыл кызыныкы түгелме соң? Аның исеме шулай иде шикелле. Ярар, Эстәрлебашка барганда берәр кертеп чыгармын, дидем дә, үземнең әйберләр кырына сумка эченә салып куйдым.
Авыл янында теге Миякәгә баручы машинадан рәхмәтләр әйтеп, саубуллашып, хәерле юл теләп, төшеп калдым. Авыл урамыннан өйгә кайтам. Их, егетләр, чит якларда йөреп авыл урамыннан кайтулары үзе бер зур бәхет, шатлык ул. Урамнан кайтасың, ә сине барысы да таный, барысы да синең белән исәнләшә. Син дә исәнләшәсең. Син дә барысын да беләсең. Хәтта капка төбендәге урындыклар, ташлар да синең белән исәнләшәләр. Кыйшая төшкән капка баганаларына кадәр сине танып, сиңа сәлам бирә төсле...
Әнкәйнең нәкъ чәй әзерләп йөргән чагына кайттым. Мин кайтканга бик шатландылар. Әнкәй шунда ук баздан төшеп тәмле-тәмле җиләк-җимеш кайнатмалары алып менде. Мин дә сумкадан әнкәй белән әткәйгә бәләкәй генә күчтәнәч – берничә лимон белән дүрт кап һинд чәе алып өстәлгә куйган булдым. Ул вакытларда һинд чәен сатучылар гына эчә иде. Ә инде лимонны сөйләп тә торасы түгел. Зур дефицит. Аларны институт кырындагы азык-төлек кибетында ял көннәрендә машинадан әрҗәләр бушаткан өчен кибет мөдире булып эшләгән Тәслимә апа биргән иде. Менә шуның белән бик тәмләп чәйләп утырабыз.
Әнинең күзе очлы инде. Теге минем сумка эчендәге хатын-кыз сумкасына күзе төшкән. Битараф кына:
– Теге нинди сумка ул? – дип сорап куйды.
Мин сөйләп бирдем. Эчендә зур гына күләмдә акча да бар икәнен әйттем. Әти дә түзмәде, сүзгә кушылып:
– Улым, безгә табып алган әйбер, гомумән, бушка килгән әйбер килешми. Йортка каза килә, бердән. Икенчедән, шул сумка, шул акча хуҗасы урынына үзеңне куй әле. Син нинди кайгылар кичерер идең дә, нинди ут йотар идең. Бүген үк илтеп бирергә кирәк, улым. Кичектермичә! – дип, катгый әйтеп куйды. – Кемнеке икәне билгеле булгач, чәй эчкәннән соң ук, – дип тә өстәде. Мин инде:
– Йә, әткәй, куй, иртәгә илтермен әле, – дип, кайткан шатлыктан авыл буйлап дус-иптәш егетләрне эзләп чыгып китәргә уйласам да, әткәйне сындырып булмады.
– Юк, юк, улым, бүген үк илтеп бирергә кирәк. Минем ризалыгым юк. Кеше әйбере, төн чыкканчы әллә нәрсә булуы мөмкин, – дип, әткәй үзенекендә нык торды. Әнкәй дә әткәйнең салпы ягына салам кыстырып, юкә чөйләп булашса да, файдасыз. Әткәй шундый инде безнең: әйттеме – бетте! Аныкы закун!
Күрше малае Әнвәрдән вилсәпиден сорап алдым да, эче акча тулы сумканы куенга кыстырып, киттем. Турыга, урман-басу юллары белән Яңгырчыга. Туры юлдан әллә ни ерак та түгел, ун-унике чакырым булыр. Вилсәпид белән “һә” дигәнче, басу юлларында дыңгырдап, барып та җиттем. Сораштырып, паспортын күрсәтеп, теге Фәләнова дигән кызларның өен тиз таптым. Ул бит сорый белергә дә кирәк. Кемнән, ничек? Олылардан сорашсаң, авыл җирендә халык шулай бит ул, төбенә тоз коймыйча туктамый. Син кем, кайдан, ничек, ни йомыш?.. Ә бала-чагадан сорашсаң, алар барсын да беләләр. Әллә ни төпченеп тә тормыйлар, гайбәт тә таралмый. Урамда шау-гөр килеп уйнап йөргән эреле-ваклы авыл балалары миңа кирәк өйне тиз генә күрсәттеләр дә, чыр-чу килеп, яңадан үзләренең уеннарына тотындылар.
Кыюсыз гына йортка керәм. Күптән төзелгән пөхтә, җыйнак кына, сылап агартылган йорт. Бүтән йортлардан әлләни аерылып та тормый. Эт мазар күренми. Йорт алды хәтфә үлән. Сизелеп тора: йортта ир заты юк. Вилсәпидне нигезгә сөяп, күтәрмәдән күтәреләм. Ишекне шартына китереп тукылдаткан булам. Тавыш-тын ишетелмәсә дә, ишекне ачып керәм. Өй эчен караштырып, тамак кырып:
– Өйдә хуҗалар бармы? – дип, көр генә тавыш белән дәшәм. Түр яктан ниндидер кыштырдау ишетелде.
«Хәзер, хәзер» дип, бер хатын-кыз тавыш бирде. Ниһаять, үзе дә килеп чыкты. Карыйм, искерәк булса да, чиста өй халаты кигән, безнең белән машинада утырып кайткан кыз. Йокысыннан яңа торганмы? Әллә елап, шешенеп беткәнме? Белмәссең... Вакыт та соң гына булып, җитмәсә, тәрәзә пәрдәләре дә корулы булганга, бу як бүлмә караңгырак. Шуңа да бик ачык күренми. Теге дә мине танымады. Танырлык та түгел шул. Минем өстә бөтенләй башка киемнәр. Мин, әйтерсең дә тренировкада йөреп, ялгыш килеп кергәнмен бу йортка. Теге, күзләрен зур ачып, чәчләрен төзәтә-төзәтә:
– Гафу итегез, сез кем буласыз? Сезгә кем кирәк? – ди.
Мин дә үз чиратымда, гафу үтенеп:
– Сезнең исем-фамилиягез ничек? Фәләнова Галия түгелме? – дим. Бу кызый, әллә миннән шикләнеп, куркышыннан бөтенләй калтырый ук башлады. Аның калтыранганын ярымачык халат итәге тагын да көчәйтеп күрсәтә. Ул бер кулы белән шул халат итәгенең соңгы төймәсен каптырырга чамалый. Ә халат итәге һич тыңларга теләми. Дулкынлануыннан итәкне тота алмый, ә үзе күзләренең каралары белән мине тишә. Жәлләп киттем үзен. Нәрсәдәндер каты курыккан бала-чага кебек, күзләре зур ачылган. Мин,эшне озакка сузмыйча куеннан теге сумканы алдым да, өстәлгә куеп:
– Сезнекеме? – дим. – Моның шул ук секундта йөзе яктырып китте.
– Ой, ә ничек ул сезгә барып эләкте? – ди.
Бу бөтенләй каушап калды. Сумкага ябышмакчы булып, кулын суза. Мин сумкадан кулны алмыйча гына:
– Ә эчендә нәрсәләр? – дим. Шатлыгыннан бөтенләй елап җибәрде. Яшь аралаш сумка эчендәге әйберләрне бер-бер артлы санап китте. Акчаның да күплеген әйтте.
– Ал сумкаңны, башкача алай онытып йөрмә. Ә акчасын санап ал! – дим. Кайда ул! Теге, шатлыгыннан көлә-көлә, сумканы әйләндереп эчендәге әйберләрен өстәлгә бушатты. Бар әйбере дә исәнме икәнен карап та тормый, кире сумка эченә себереп төшерде дә, кинәт кенә борылып, мине кочаклап үбәргә үк тотынды. Болай кайнар, кызу итеп кочаклап бер хатын-кызның да мине үпкәне юк иде әле. Каушап, югалып калдым. Ни эшләргә белмим. Ул мине өстәл кырындагы сәкегә утыртты да, йөгереп йөреп, чәй табыны әзерләргә тотынды.
– Юк-юк мәшәкатьләнмәгез, мине өйдә көтәләр, миңа тизрәк кайтырга кирәк, – дим. Теге кыз:
– Сез нәрсә, мин сезне болай гына җибәрмим. Уйламагыз да, – дип, самавырга су өстәп, күмерләр салды. Берничә тапкыр кайтырга омтылып карасам да, бу кызый, минем ай-вайга карамый, үзенекендә нык торды.
– Өйдәгеләр борчылырлар, мин аларга хәзер кайтам, дип киткән идем, – дим. Ул:
– Якын-тирәгездә телефон бармы? – дип, сорап куйды.
– Күрше абзыйларда бар да ул, – дим.
Бу мине җитәкләп түр якларына алып керде дә, өстәлдә торган телефонга күрсәтеп:
– Шылтырат, – ди, – Берничә тапкыр шылтыратып, чак күрше Әгъләм абзыйларны алдым.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.