Чәчмә әсәр
9 Июля , 17:38

Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (4)

Мәхәббәткә ирешкәч, аны сыйдырырлык олы йөрәк тә кирәк ич. Кирәк, бик кирәк… Югарыга карыйсың килсә, бүрегең башыңнан төшеп китүдән курыкмаска кирәк!

Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (4)Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (4)
Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (4)

7

 

Акыл бирү…

Алай ит, болай ит! – дию бик рәхәт ул. Әмма Кешегә бирергә уйлаганчы – булган акылың үзеңә җитәме? – шуны бел! Барлы-юклы чит акылны кабул иткәнче, үзеңнең ярым-йорты акылыңда кал! Һәрхәлдә, тирән ялгышмассың, зур хаталар җибәрмәссең, үкенеч-көенечләрең дә үзеңнеке булыр, башкаларны гаепләп йөрмәссең. Һәр хата-ялгышлык үкенү белән бергә тәҗрибә һәм күпмедер акыл да алып килә. Димәк, Акылның катасы хата икән!

Идел буенда Зина белән су коенуның очраклы хәл икәнен Җүәйрәгә җиңел генә аңлата алмады Җәүдәт. Кичен кыз, йөзенә үпкәләү, күпмедер ачу да салып, кинобудкага үзе килде. Киноленталарны кирегә әйләндереп ятучы егеткә ул, яшьле күзләре белән рәнҗүле карап, әйтә салды.

– Нәрсә, Җәүдәт?! Зина белән Иделдә су коенуың турында кино күрсәтәсеңме бүген?

Кызга акыл бирәсе, аңлатасы урынга, иң беренче, сөенү хисен кичерде егет. Ә?! Көнләшәме? Димәк, ул аны ярата. Димәк, Җәүдәтнең Нократта Зина белән су керүенә ул битараф түгел. Битарафлык начар нәрсә, җил кай тарафтан иссә дә – аптырамау, шаккатмау, ис китмәү. Бу инде шәп түгел, бу инде болганчык күңел.

– Җүәйрәм! – диде ул аңа йомшак кына. – Зина, әйе, шактый гына озак су коенды, ә мин бер чумдым да ярга чыктым.

– Ә сиңа бер түгел, ярты да чуммаска иде. Чумдым, имеш… Ишкәнсең ишәк чумарын!!

Рәхәт бит, әй! Яраткан кызың сине чит-ят күзләрдән шулай сакласын әле. Гади кыз гына түгел, фәрештәдер ул!!

Җәүдәт тантана итә иде. Нәрсә дигән әле урта гасырның даһи фәйләсуфы, бөек тыйнак белемле галиме Әбүгалисина: «Мин тантана итәм!» – дигәнме… «Мин бөек булганнан соң, мине сыйдырырдай дәүләт булмады», – дигәнме…

Аларның мәктәптәге тарих укытучысы бөек фәйләсуфлар Сократ белән Әбүгалисинага мөкиббән китә һәм дәресләрендә әлеге фикер ияләренең гакыллы сүзләрен еш китерә торган булды.

– Мин мәхәббәттә тантана итәм! – диясе килә Җәүдәтнең, әмма үзе үк шушы сүзләрне кычкырып әйтүдән курка, бу уйларыннан шүрләп үк кала. Мәхәббәт – бәллүр ваза, сөйгәнеңне гел күрсәтеп торучы көзге, әмма бу вазаны, әлеге көзгене төшереп ватарга да мөмкиндер. Менә нәрсә куркыта! Монда иң бөек сүзләр дә көчсез…

Мәхәббәткә ирешкәч, аны сыйдырырлык олы йөрәк тә кирәк ич. Кирәк, бик кирәк… Югарыга карыйсың килсә, бүрегең башыңнан төшеп китүдән курыкмаска кирәк!

Шулвакытта менә шундыйрак уйларга килдеме соң Җәүдәт, ул инде аны хәтерләми дә кебек. Әмма аның хисләре саф, уйлары яхшы, хыяллары якты иде, менә ммонысын ул һаман да истә тота, бу инде йөрәк хәтере, мәңгелек хәтер…

Алар сүзсез генә аңлаштылар: күзләр сөйләшкәндә – сүзләр артык…

Кызы Зинаның Нократта су коенуын ишеткән шофер әтисе дә бердәнберенә мораль укыды:

– Тормозың ычкындымы әллә, кызым? Япа-ялгызың су анасы кебек су кереп йөрмәсәң, тән тирең сыдырылып төшәр идемени?! Алтын тәре ташламаганнар ич ул суга!

Зина да, үзсүзле вә шактый горур кыз бала буларак, үз киресенә катты:

– Мин анда берүзем генә су коенмадым!

– Беләм-беләм…

– Белгәч!

– Үзен уважайт иткән кыз егетләргә тагылып йөрмәс! Не смей бүлше! Ишет, не смей!

– Минем аңа тагылганым да, муенына асылынганым да юк, әти җаным! Йөрәгемне ашама, юкка күңелемне төшерәсең ич…

Ата чигенде, кызы белән аңлашуны хатынына калдырды.

– Нина, тый кызыңны!

– Ни булган? – диде анасы аптырый төшеп.

– Берүзе берәү белән су коенып йөри…

– Шуннан?

– Утырган да шуган! – диде ире, эре тешләрен ыржайтып. – Бердәнбер кызыбызның яман атын чыгарып йөрүен телисеңме әллә?

– Аңлатып сөйлә әле, зинһар! – дип өзгәләнде Нина Петровна.

Бу сорауга ире бер генә такмак әйтте:

Су буенда камышлык,

Камышлыкта таныштык,

Күлмәкләрне салыштык…

– Үз кызың турында ничек шулай уйлый аласың! – дип кенә әйтә алды Нина Петровна. – Ни хакың бар, ә?? – диде тетрәнеп.

– Ә син без очрашкан әрәмәлекне онытма, яме! Әрәмә, әрәмә…

– Оятсыз икәнсең! – хатын җенләнеп үк китте. Аңа үзенең яшьлек хатасын тану түгел, искә төшерүе дә ифрат авыр, гаять газаплы иде. Ә шофер ир «газны тагын да арттыра төште»:

Әрәмә, әрәмә…

Кыз дигәнем шәрә лә!

Китмәсен дип әрәмгә –

Барып килдек хәрәмгә…

Нина Петровнага, Зинасын да онытып, түшәккә капланып еларга гына калды.

– Ах, ул яшьлек ялгышлары!

– Ул ялгышлар гомерлек язмышлар икән…

…Бу атна тоташ акыл сатулар, аңлашулар, талашулар атнасы булды бугай…

– Син кинобудкада Куян малаена сыенып утыруыңны ташла! – диде көннәрдән бер көнне Җүәйрәгә Арыслан атасы.

Кыз шаклар катты.

– Нинди Куян малае ул?

– Куяннарның Куян малае! Җәүдәт!

– Аңлатыбрак сөйлә әле, әткәй.

– Нәрсәсен аңлатасың инде аның? Арысланнан арыслан, куяннардан куян гына туа. Әллә, балигъ яшеңә җитеп, шуны да белмисеңме? Зоологиядән ничәле синең? «Икеле» түгелдер бит? Үзеңне бик шәп укый диләр тагы! Куян Кадыйр малае белән йөрисең ич.

Әтисенең аны баласымак иткәнен, шуның өстенә аннан ачыктан-ачык көлгәнен аңлады Җүәйрә. Ирләр акыл белән аңламаганны хатын-кыз йөрәге хис аша да аңлый. Кыз өшәнеп үк калды, күңелен курку биләде.

Алар Җәүдәт белән бергә төзегән мәхәббәт күпере менә-менә җимерелеп төшәргә тиеш…

Әле кинобудкада Җәүдәт үзе дә аңа бәйләнеп маташты ич.

– Синең яныңда нинди Казан егете бөтерелә ул?

– Бөтерелми, безгә кайтып йөри.

– Менә-менә! Хәзер кызга күпмедер рәхәт иде, ул да сөенү кичереп алды: «Көнләшә Җәүдәт, димәк, аны ярата!» Авылның ике очында торучы кыз белән егет буларак, алар бер-берсенә кереп йөргән башка адәмнәрне күрмиләр, күп вакытта белмиләр дә, ара ике-өч чакрымга сузыла ич. Шулай булгач, Казан егете турында Җәүдәткә Зина әйткән яисә үзеннән тагын ниләрдер өстәп сөйләгән. Ах, Зина, Зина! Менә дус кыз, күрше дип йөр сине. Безгә кунак кайтуга, Түбән очка әләкләргә йөгергәнсең…

– Казан егете турында Зина әйттеме? – дип сорады ул Җәүдәттән.

– Зи-на… Ә болай сүз исеме белән бергә йөрми.

– Ә син ул егетнең кем икәнен беләсеңме соң?

 

– Нигә мин аны белергә тиеш ди? Ниемә ул миңа? – Егетнең тавышы ачулы яңгырады.

– Соң, алар абый белән университетта бер курста укыйлар ич! Үзе ул Дәрвишләр бистәсеннән… Әти-әни белән үз йортларында тора.

– Син нәрсә – информбюромы әллә?

– Боларны миңа гына түгел, әтием белән әниемә абыем сөйләде.

– Шуннан?

– Беләсеңме нәрсә? – дип чытлыкланды кыз.

– Белмим!

– Ул егет мине үзләренә кунакка чакырды…

Җәүдәтнең тыны кысылды.

– Нигә? – дип кенә сорый алды ул.

– Менә инде! Казанны күреп китәрсең, ди…

– Казанны күреп китәрсең дә аннан ул егет белән йөреп китәрсең!

Юраганы юш килде Җәүдәтнең, Казан егете кайсыдыр ягы белән Җүәйрәне сихерләгән иде инде.

Вакыйгалар куера башлады…

Урманда урлап агач кискәндә, Җәүдәтнең әтисе Җүәйрәнең атасын бурлыкта тоткан. Алар якалашуга кадәр барып җиткәннәр. Дөресрәге, Арыслан Куянны чөеп кенә аткан…

Менә шулай «чүп өстенә чүмәлә» килеп чыкты…

Ә беркөнне…

Җүәйрә, теге егеткә ияреп, Казанны күрергә китте. Зина шундук аны эзләп тапты да:

– Җүәйрәң Казан егетенә кияүгә чыккан! – диде.

Дөнья караңгыланды. Кояшны албасты болыт басты. Күкрәктә нидер чемер-чемер килә. Баш әйләнә…

Вакыйгалар куера төште…

Исәр Гапсаттарның тилемсә әнисе каргышы Зина башына төште бугай, төннәрен йоклый алмый интегә, күзенә әз генә йокы кердеме, кара көек күмергә әйләнгән Гапсаттар аның янына килеп ята.

– Ми… си… хат. ал! – ди исәр. – «Мин сине хатынлыкка алам», – дигән сүзе. Ә бит барысы да уеннан гына башланды: Исәр Гапсаттар урамда саен Зина аны үчекли иде:

– Гапсаттар абый, әйдә, ал мине үзеңә хатынлыкка, – дип көлә.

Terece:

– Си… ки-әк-ми, – ди. – Җү-әй-әй! – ди.

Кыз аннан егылып көлә. Бәхетсездән көлгән бәхетле була аламыни!? Учы белән йокы даруы ашап яткан Зина бер таңда үзе дә җиңеләеп уянды. Ә аңарчы?

Вакыйгалар тагын да куера төште, Әнә, үз исемен дә әйтә алмаган, Стай! Стай!»дан башка юньле сүз дә белмәгән исәр Гапсаттар кинәт кенә телгә килгән.

– Һәр адәмнең җилкәләрендә берәр фәрештә утырса, колак артларында – икешәр шайтан! – дигән дә акыллылыктан тагын исәрлеккә күчкән. «Хак сүзне Ходай Тәгалә кайвакытта тулы юләрдән дә әйттерергә мөмкин. Аның көдрәте вә мөмкинлекләре чиксез!» – дип аңлаткан бу хәлне Шөн мулласы мәчеткә намазга җыелган картларга.

Исәр Гапсаттарның да гомере кызганыч очланды. Зина:

– Гапсаттар абый, әйдә мине кияүгә ал әле! – дип үчекләгәч, исәр аның сүзләрен чынга ук ала:

– Юк! – ди. – Менә… Җү-әй-әй… был-са… – ди. Җүәйрә исемен әйтә алмаса да, Гапсаттар аңа үзенчә гашыйк иде. Исәрләрчә гашыйк!

– Әйдә инде, үзем чыгам сиңа! – дип ирештерә аны шук-шаян Зина. Ә Гапсаттарның үзе кебек үк тилемсә әнисе Зинага кычкыра:

– Көлмә-көлмә кешедән! Гапсаттарның каргышы төшәр әле сиңа, бер төшәр… Ярабби!!

Тагын бер тапкыр Зина шулай оттырткач, Гапсаттар дулап өенә кайта да теләсә кая күкәй салып йөргән бердәнбер тавыгын тотып, башын чаба һәм аны юньләп йолкымаган да килеш, кәстрүлгә салып, плитәгә утырта. Үзе әнисе кочагында елый-елый йокыга китә…

Төнлә янгын чыкты. Гапсаттарның тавык кетәге кадәр генә йорты янып, кара күмергә әйләнде… Бердәнбер тимер караватта көеп-каралып беткән ике гәүдә кочаклашып ята иде…

 

8

 

Безнең өскә бөек, кодрәтле күктән бертуктаусыз ак вә кара ташлар коелып тора. Нәрсә ул ак ташлар һәм кара ташлар?

Акташлар – фәрештәләрнең адәмнәрне жәлләп елаудан коелган күз яшьләре. Ни өчен кызганалар алар адәмнәрне? Саваплы гамәлләргә килә алмыйча, буталып, адашып-саташып йөргәннәре өчен. Вакытлы гомерләрен нәфес колы булып сарыф иткәннәре, «Байлык!» дип, саулыкларын җуйганнары өчен. Бар адәмнәр, Адәм белән Һаваның ерак-ерак оныклары булуларына карамастан, үзара талашып-сугышып, бер-берсен рәнҗетешеп, хәтта үтерешеп яшәгәннәре өчен…

Кара ташлар – шайтаннарның бәндәләрдән каһкаһә көлүләреннән коелган күз яшьләре. Ни өчен үртәп көлә алар бәндәләрдән? Бу Иблис токымнары бәндәләрне гел гөнаһларга этәреп тора, тегеләре ялгышса, адашса, начар-явыз гамәлләр кылса, сикерә-кикерә, сызгыра-сызгыра, күзләреннән яшьләре атылып чыкканчы рәхәтләнеп вә ләззәтләнеп көләләр…

Урманда үзен дөньяның арысланы дип санап йөргән сельпо рәисе белән бәргәләшеп алганнан соң, Җәүдәтнең әтисе кайтып урынга ятты да шуннан соң һич кенә тернәкләнеп китә алмады. Әллә нинди кара сукты аның тәнен, йөзе саргаеп китте, тын алулары авырлашты. Өй эчен вә ишек алдын тутырып яшәгән, йөгереп йөргән, үзара шаярышкан балаларына карап сөенеп туя алмаган ата кеше үз эченә йомылып калды. Моның сәбәбен гаиләдә Җәүдәт белән әнисе генә белә иде: сугыштан исән-имин кайтып та үз авылдашы тарафыннан кыйналган-имгәтелгән ирнең җаны сыкрый, рәнҗешкә тулып үкси һәм үзенең көчсезлегеннән ояла-читенсенә иде.

– Нишләп син ул капкорсакны силсәвиткә йә милициягә җәвит итмисең? – дип сорады беркөнне аннан хатыны.

– Ә нишләп мин аның өстеннән жалу язып йөрим ди әле?

– Хет үчеңне ал! Йөрмәсен әллә кем булып…

– Тыңлале, әниләре! Үч кеше җанында яман көч туплый, эчле булу эчке чирләрне китереп чыгара. Безнең бабайлар: «Таш атканга аш ат!» – дигәннәр.

– Кемдер сине имгәтеп ташласын, моның өчен аның битеннән үбәргәмени?! Шулай да… – дип җөпләде Җәүдәтнең әнисе. – Аны болай гына калдыру да ярамас!! Кылганына җавап бирсен!!!

– Алда – Аллаһ бар… Төп һәм чын Хаким – ул… – диде ир тыныч кына. – Аңла, әниләре… Юкка ачуыңны чыгарма: бары әйбәтлек-гүзәллек кенә яхшылык-матурлык гөлләрен сугара…

Бу матур вә образлы сүзләр дә хатынның күңеленә тынычлык алып килә алмады.

– Әгәр сина ул-бу булса? Унбер бала белән ялгызым утырып калыйммыни?

– Өлкән улыбыз Җәүдәткә таянырсың! – диде ире, үзенә нык ышанып һәм шактый катгый рәвештә.

– Ә миңа син кирәк! Беләсеңме, син?! Сугыштан исән кайтып… – дип кычкырып елап җибәрде унбер бала анасы.

– Әгәр… Син әйткәнчә «ул-бу була калса» да, онытма: сугыштан исән кайтуым, синең белән кавышуым, унбер балабыз дөньяга килү белән дә мин бик бәхетле. Тагын ни әйтим? Мин үз гомеремнән дә артыгын яшәргә теләмәдем. Гомернең Ходай биргәне кадәре генә булсын! Иң тиешлесе – шул!! Беркем дә бу якты дөньяда тиешлесеннән артыгын яши алмый. Юк инде, яши алмый… Инде бәндәләрнең холык-фигыле, табигатенә килсәк, кеше бит ул яхшы эшләрдә фәрештәгә әйләнә, яманлыкта – шайтанның үзеннән дә уздыра… Күрәсең! Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый.

Шушы гади фәлсәфәсе, мантыйкка сыярдай сүзләре белән урманчы ир үчкә өндәгән хатынын сабырлыкка чакыра алды; күндәмлеккә китереп, «Үч үч кенә тудыра» дигән гыйбарәне төшендерә белде. Шунысына да рәхмәт!

Алар бер кавымга һәркайсы үз уйларына күмелеп торганнан соң, ир кеше акрын гына тагын дәвам итте:

– Син ишеткәнсеңдер инде, әниләре… безнең Җәүдәтебез аларның Җүәйрәсе белән йөри икән ич! Чын күңелемнән әйтәм: ул кыз миңа бик тә ошый…

…Бу сүздән соң чоланда ятып китап укучы егет сискәнеп китте. Ай-яй! Бу ата-аналар нинди уяулар, ә!? Ул бит аларның сөйләшүен үзе дә теләмәстән генә колакларына алды. Чыгып китсә дә – әллә ничек, «сүз урлап ятуы» да уңайсыз: аны авыр хәлгә куя. Ата-ана сүзен узма! – Бу гаиләнең кануны иде лә… «Безнең Җәүдәтебез аларның Җүәйрәсе белән йөри икән ич!» Бу «йөрү»не аның әтисе хуплый сымак, чөнки тавышында ук ниндидер горурлык белән ризалык, килешүчәнлек тә бар.

Ә бит аларның Җүәйрә белән арасы шактый ук кискенләшә төште. Зинаның: «Җүәйрә Казан егетенә кияүгә чыккан!» – дигән сүзе хаклыктан ерак йөрсә дә… Ни дөресен сөйләүче бу кыз үзенең Җәүдәткә мәхәббәте хакына хилафлык кылган, ялганга барган иде шул. Ул шул сүзе белән Җәүдәтне Җүәйрәдән аерырмын, үз ягына каерырмын дип, шактый ук беркатлы фикергә килде. «Җаны теләгән җылан ите ашар», «Мәхәббәткә маңка катышмый» дигән шактый ук тәмсез, әмма хак халык әйтемнәренең тирән мәгънәсен оныткан иде Җәүдәткә карата ахмакларча ук хирысланып барган бу мөҗнәс заты. Хәятта мәхәббәт тә, нәфрәттә искиткеч олуг вә мәкерле көчкә ия булса да, гашыйклык-сөю бервакытта да коры мәкергә генә таяна алмый шул!

Җанында тынгысызлык иде Җәүдәтнең. Тынгысызлыкның да ике төрлесе була ич: рәхәте һәм михнәтлесе. Рәхәт тынгысызлык кешеләр өчен уңай халәт. Ул ашыгып-кабаланып бәхетеңне, шатлыгыңны, мәхәббәтеңне көтү. Дөрес, ул да борчылулар, икеләнүләр, өзгәләнүләр аша бара, әмма рәхәт тынгысызлык өстендә һәрвакыт өмет фәрештәсе тора.

Михнәтле тынгысызлык – гаебең барлыгын белеп, гафу итүләрен көтү, гөнаһыңны ярлыкалармы дип, уй-хәсрәттә җан газаплары кичерү; вөҗданның кайнар судан гына торган мунчада юынып-чистарынып чыгарга азаплануы. Ә кайнар-эссе су юыныр өчен түгел, бары пешерү-пешү өчен генә кирәк бит, менә шуңамы михнәтле тынгысызлык өстендә һәрвакыт өметсез шайтан тора.

Инде Җәүдәткә килгәндә…

Аның тынгысызлыгы – рәхәт тынгысызлык иде. Фәрештәле, димәк… Өметсез түгел… Шулаен шулайдыр да ул, бары дөнья гына без дигәнчә яисә без теләгәнчә генә түгел шул! Җәүдәт Җүәйрә белән килешеп-дуслашып кына бара иде, вакыйгалар коточкыч рәвештә куера төште…

Иң беренче: Җәүдәтнең әтисе хәзер инде яткан караватыннан бөтенләй кузгала алмаска әйләнде; барысы да шунда эшләнә: ашавы-эчүе, тышка чы- гуы һәм йоклавы да… Моңа ияләнмәгән йортка бу башта бик авыр кабул ителде, гаилә халәтенә кире йогынты ясады. Әтиләренең мондый хәлдә ятуларын, иң беренче, әлбәттә, сабыйлар-нәниләр аңламады:

– Әни, ник безнең әти гел урынында ята ул?

– Әти кәкәй иткән… Менә сиңа!

Бу сүзләргә чыдый алмагач, әниләре ак яулыгына уралып йөзен яшерә дә кычкырып елап җибәрә. Хәзер балалар аталары янына йөгерәләр:

– Ә-ти! Нәнә ник елый?

– Әтәй, әнәйнең яулыгы ертылган…  

Инде сүзләрнең монысы ата йөрәген агулый, ул үз-үзен өйдән чыгарып атардай була. Менә йөрәктә шырт-шырт килеп ниндидер тыгыз җепләр өзелә башлый. Ир ыңгырашып башын бер якка сала һәм көч-хәл белән:

– Әниләре… – дип дәшә. Хуҗабикәдән җавап булмагач, ул, кычкыра төшебрәк:

– Сиңа әйтәм! – дип куя. Бу сүзгә уянып киткән әниләре әтиләре янына чаба…

– Җаббар мулланы чакыр… – ди өй хуҗасы, тоныклана барган күзләрен түшәмгә бер ноктага терәп.

– Әтиләре, нишләвең бу? – ди тетрәнеп калган хуҗабикә.

– Һәркем дөньяда беркөн эшләргә тиешле булганны эшләвем. Әнә… Ки-лә-ләр… Балаларны өй-дән алып чы-гып кит… Лә илаһы илла Аллаһы Мөхәммәдер рәсүлиллаһ вә габдеһү…

Ә бу вакытта Җаббар мулла Арыслангали йортында утыра. Бер айдан артык бүлнистә ятып чыккан арыслан ир, бер валчык та ризык каба алмыйча, ике ай инде урында ауный иде. Шушы коточкыч арык вә сары йөзле кешегә карап беркем дә элекке сельпо рәисен танымас иде.

– Миңа нишләргә инде, Җаббар бабай? – ди ул.

– Әзерләнергә…

– Әзерләнергә? Ничек? Ник?

– Тәүбәгә килеп…

– Ә ул тәүбәгә ничек киләләр соң?

– Гомер буе…

– Гомер – озак еллар бит ул. Тәүбәгә кадәр әле…

– Онытма, Арыслангали, гомернең үз бүлемтекләре бар аның.

– Әйтеп күрсәт әле, Җаббар бабай!

– Утызга кадәр парыңны табасың, утыз белән кырык арасында акыл туплыйсың. Кырык белән илле арасында ак эшләреңне эшлисең. Илле белән алтмыш арасында балаларыңны аякка тәмам бастырасың, башлы-күзле итәсең.

– Алга таба? – дип түземсезләнә нигәдер Арыслан.

– Алтмыш белән җитмеш арасында ныклы актив картлык, ә җитмеш-сиксән яшьләрдә пассив картлык килә.

– Алга таба? – дип тагын да түземсезләнә йорт хуҗасы.

– Сиксән белән туксан арасында догаларга күңел саласың, ә туксаннан соң Тәүбәгә киләсең дә… әзерләнәсең һәм көтәсең… Менә үзем… мин дә көтәм…

Соңгы сүзләрне Арыслангали тыңламый иде инде, чөнки ул үлем йокысына чумган һәм… гүя элекке матрос диңгез өстендә йөзә. Менә судан зур гына бер балык, акай күзләрен елтыратып, башын чыгара.

– Килдеңме? – дип сорый ул Арысланнан.

– Килдем, – ди…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас