

Мин сезгә элек тә әйткәнем бар иде бит инде, район үзәгендә эшлим, дип. Тик исеме генә район үзәгендә эшләү инде. Көне-төне дигәндәй, колхозлардан кайтып кергән дә юк. Шулай бервакыт эш буенча үзебезнең якларда колхозның җәйге мал җәйләүләрен, лагерьларны тикшереп йөрибез. Шәп, матур вакыт. Күңел, үзеннән-үзе иркенлек теләп, табигать кочагына омтыла. Печән өстенә ерак әле. Гомумән, бөтен дөнья, табигать яшеллектә, чәчкәдә шау-гөр килә. Ул сандугачлар, башка сайрар кошлар чут-чут килеп тормышка шатланып, парлашып оя коралар.
Өршәк елгасы буена урнашкан Яңгырчы сөтчелек фермасының җәйге лагерын тикшереп, төрле акт-фактлар языл, тиешле кәгазьләрне тутырдык та, ферма мөдире Рәсим белән бригадир Салават кыстагач, киттек елга буена шашлык-машлык пешерергә. Кайчакны районнан килгән кешеләрне тикшерү нәтиҗәләре турында юньлерәк сүзләр язсыннар, югарыдагы түрә абзыйларга даннарын сатып әрләмәсеннәр өчен шулай сыйлаштыралар да. Ә бүген сыйланырга җыенуыбызга сәбәп бөтенләй икенче. Чвнки Ильяс белән мин шушы колхозданбыз. Шушы колхоз җирендә туып, шушында үскәнбез. Мин үзем күрше авылныкы, ә Ильяс Яңгырчы егете. Шуңа да безне шашлыкка районнан килгән тикшерүчеләр дип түгел, ә якташлар итеп, якын күреп чакырдылар.
Ә Салават белән без яшьтән үк танышлар. Ераклабрак булса да, кияү тиешле кеше. Тамак та күптән кычытып йөри иде, аңардан да бигрәк, шушы кадер ямьле җәйнең бер матур мизгелендә әзрәк тугарылып, бәйрәм итеп аласы килде. Гел эш тә эш буламы?.. Кыскасы, гармунчы Рифатны да үзебез белән барырга кодалап, киттек Өршәк буена. Ирләрчә генә ял итеп алырга.
Елганың бик тә матур, борылып-сырылып аккан урынын сайлап, килеп урнаштык. Җитмәсә, яр читендә генә чылтырап чишмә дә агып ята. Берәр рюмканы «яндырып» алгач, тегесен-монысын сөйләшеп, табигатькә хозурланып утырабыз. Бу тирәләрдә күптән, бик күптән бер гүләтеп йөрергә туры килгән иде миңа. Тәмле төш кебек кенә ул вакытлар әле дә исемдә. Ни уйлавымны белгән кебек, минем белән бергә фермалар карап йөргән Ильяс та, туры китереп, бригадирдан сорап куйды:
– Кара әле, Салават, безнең авыл очындагы теге шәп буаны нигә яңадан буып куймыйсыз ул?! Бик шәп, зур буа иде ләса. Бөтен тирә-як авыллардан малай-шалай балык тотарга килә иде. Су керергә, ял итәргә бик шәп урын була торган иде. Шуны яңадан буу турындагы мәсьәләне күтәреп чыгарга кирәк. Әгәр дә буа булган булса, менә хәзер бик шәпләп су кереп чыгар идек, – дип куйды.
Учак янында мәш килеп йөргән Рәсим:
– Әйе, шул гына җитмәгән, – дип куйды. Мин дә хыялларымнан бүленеп:
– Нигә алай дисең, чынлап та, нинди матур, зур күл кебек иде элекке буагыз. Миңа шушы буада бер-ике тапкыр коенып та чыгарга туры килде, – дип, яшьлектәге хыялый чакларымны искә төшердем. Иң тәүге остазым-укытучым диимме шунда, Галияне уйлап, әсәрләнеп куйдым. Шунда Рәсим:
– Куй, куй. Беләсегез килсә, бу буа бик иске, әллә кайчан ук буылган буа булган. Шуңа да, халык сөйләве буенча, буага су анасы ияләшкән булган, – диде. – Моны минем әти дә күргән. Шул елны авылга җәйге эшләрдә ярдәмләшергә килгән шоферлардан бер олы гына татар абзые һәм Мөнәвәрә апа да күргән ул су анасын.
Мин дә татлы уй-хыялларымнан бүленеп, иренеп кенә:
– Кайчан булган ул, кайчан күргәннәр? – дим. Ильяс та түзмәде, сүзгә кушылды:
– Әй, сөйлиләр инде шунда. Әллә булган, әллә булмаган. Имеш, 1975нче елгы корылыкта булган хәл дип кайберәүләр сөйли инде. Мин үзем андый уйдырма, җен-пәриләргә бөтенләй ышанмыйм. Юк-бар сөйләнеп утырганчы, учакка утын җыеп китерегез ичмаса, – дип, барыбызны да куып дигәндәй, утын җыярга җибәрде. Мин дә кузгалдым. Элекке буа урынына килеп җиткәч, әллә ничек, җанны яшьлектәге хатирәләр чорнап алды. Мин яңадан үземнең яшьлегемдә шушы яр буйлары, таллар, камышлар арасында Галия белән йөргән чакларны искә төшереп, бер ләззәтле исерткеч истәлекләр диңгезенә кереп чумдым. Җитмәсә, шул минутларда Рифат та гармунын алып безнең яшьлек көйләрен уйнап җибәрде. Ә истәлекләр... дулкын-дулкын булып килә, искә төшә...
...Яшь чагымда хатын-кызлардан, уттан курыккан кебек, курка идем. Мәктәпкә алты яшьтән үк төшеп, урта мәктәпне тәмамлагач, Эстәрлетамакның зоовет техникумына укырга кергән чак. Укырга керүен кердем, тик техникумның тулай торагыннан миңа урын бирмәделәр. Анда ерак районнардан килгән студентларга гына урын булды. Шулай әти белән йөри-эзли торгач, чак бер фатир таптык. Шунда яшәп ятам: укырга барам, кайтам дигәндәй. Фатир хуҗалары болай ару гына күренәләр. Үзләре дә әллә ни карт түгелләр. Өйләнгәннәренә дә берничә ел гына. Абзый чи татар, ә апа – марҗа. Ашау-эчү дә әйбәт. Икесенең дә миңа карата мөгамәләсе яхшы. Авылдан ит, сөт, май, бәрәңгесен дә дигәндәй, вакытында җибәреп торалар. Гомумән, зарланырлык түгел. Тик бер сәер гадәтләре генә бар боларның. Сирәк-саяк кына булса да савыт-саба шалтыратып алалар.
Дөрес анысы – мин өйдә чакта Шәйхи абзый белән Маруся түти бик әрләшеп бармыйлар. Шулай да ычкынгалап китәләр шул, китәләр...
Ул чакны Шәйхи абзыйга эшеннән яхшы эшләгән өчен матур гына акчалата бүләк биргәннәр, шикелле. Абзый әзрәк салметдин, ягъни кыек төягән. Бүләкне юып, кәефләнеп кайтып керде. Маруся түти тегеләй-болай әзрәк мыжып алды. Кичтән шуның белән бетте. Ул кичне соң ятылды. Кышкы имтиханнар җитеп килә. Шуларга әзерләндем.
Иртән, нишләптер, саташып, бастырылып уянып киттем. Әле караңгы, ә залда ут яна. Ишетәм, болар әрләшеп, дөп тә шап сугышалар. Хуҗалар зал ягында яталар, ә мин – бәләкәй йокы бүлмәсендә. Тиз генә дәрескә чыгып шылыр идем, юк, булмый, болар идәндә йоклыйлар. Миңа алар аша атлап үтәргә кирәк. Бераздан басылырлар әле, дип уйлыйм. Кая ул! Кызганнан-кызалар гына. Сүгенешеп тә алалар. Кыскасы, пыр тузышып сугышалар. Бер заман апам кычкыра башлады.
– Федя, коткар, абзаң үтерә! – ди. – Федя мин инде ул. Ә чын исемем – Фәһим. Кысылмаска болар арасына, ягъни, нейтралитет сакларга минем исәп. Әллә нинди кыргый тавышлар белән инде Шәйхи абзый кычкыра башлады. Болай ятып түзеп буламы!? Торып, тиз арада киендем, ә абзыем һаман җир ерта. Ни эшләргә? Ни булса да булыр, дидем дә, чыктым тегеләр янына.
Йә Ходай, бу ни гыйльлә? Һуш китмәле хәл. Анадан тума калган Маруся түти абзыйны идәнгә сузып салып, яра гына. Апа хәлле, ярыйсы гына таза үзе. Мин инде тиз генә өс киемнәремне киенеп чыгып шылыйм, дип уйлаган идем, түтинең:
– Тагын эчәсеңме? Тагын сугышасыңмы? Татарин хреново, – дип абзыйның башын төйгәнен күрдем. Аның «татарин хреново» дигәне күңелемә бик каты килеп бәрелдеме, әллә абзыем жәл булып киттеме, белмим. Бөтен батырлыгымны җыеп, килептереп түтинең маңгаена ямадым барча булган нәфрәтем белән. Түти тәгәрәп китте. Яшь кенә булсам да авылда көрәк-сәнәк тотып үскән малай да инде мин. Апа шулай тәгәрәп калды, мин ишектән чыгып шылдым. Бетте, шул көннән мин ул фатирга аяк басмадым. Яңа фатир тапканчы бер якташ дус егет кырында кунып йөрдем. Шул көннән минем йөрәккә нәрсәдер булды. Хатын-кызга ниндидер бер нәфрәт белән карый башладым, аларга карата мөнәсәбәтем баштүбән әйләнде. Элек хатын-кызлар миңа бер назлы гөл-чәчкә кебек булсалар, хәзер бетте, мин аларга шикләнеп, куркып, эчке бер нәфрәт белән карыйм. Шәйхи абзыйның марҗа хатыны аркасында сүрелдем, бөтенләй суындым аларга карата. Элек шулкадәр матур, минем буй җитмәслек булып күренгән чибәр кызлар хәзер бер буш шәүлә генә булып калдылар, чүпрәк-чапрак эленгән бер билгесез җан ияләренә әйләнделәр. Кыскасы, элек «их, монавы кызны бер кочаклап карыйсы, үбеп аласы иде», дип хыялланып йөргән чибәр кызларның буяулары купты. Күз алдымда ямьсезләнделәр. Элек үзем күз атып йөргән сабакташ кызлар да минем бу халәтемне сизде шикелле:
– Нәрсә булды, Фәһим? Нәрсә эшләдең, авырыйсыңмы әллә? – дип сораштырып та карадылар. Бетте, минем йөрәк кызлар өчен боз булып катты.
Шул хәлемдә армия сафларында йөреп кайттым. Армиядән соң бер туры китереп үзем укыган техникумга кергән идем. Бер группада укыган Фәридәне очраттым. Ул – шәһәр кызы. Миңа тәүдә бик тә чибәр кебек күренсә дә, теге хәлдән соң гади бер кешегә әйләнгән иде. Әле дә шул хәлдә күрдем. Ә Фәридә үзе бик шатланып, кочаклап үбеп алды. Мин дә салкын гына кочаклаган булдым. Юк, үбә алмадым. Моны Фәридә дә сизде. Ул хәзер техникумда укыта икән. Читтән торып институтка укырга да кергән. Саубуллашканда әйтеп куйды:
– Фәһим, нәрсә булды сиңа? Әйт, нәрсә булды? Син бит тәүдә алай түгел идең. Ут идең бит. Бер каравың белән кызларның һушын ала идең? – ди. Мин тиз-тиз саубуллашып китү ягын чамалыйм. Бер-ике адым атлауга, ул минем арттан килеп туктатты да:
– Фәһим, мин бит сине һаман яратам. Кайда яшәгәнемне беләсең, – дип, ярып салды. Мин бер сүз дә әйтә алмадым. Башымны иеп, борылып киттем дә бардым. Аңа барысын да сөйләп буламыни?
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.