Чәчмә әсәр
8 Июля , 17:26

Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (3)

Без бит әле үбешә дә белмибез икән, ә үзебез яратышып йөрибез. Һичьюгы, йөргән булабыз. Кичә кич, әнә, икебездә дә үбешеп карау теләге туган иде, борыннар борынга туры килсә дә, иреннәр иренгә нигәдер туры килмәде. Син бик оялып качып киттең, мин дә өйгә йөгердем. Атылып өйгә кердем дә олы якта бабайлардан калган көзгегә капландым. Бөтен курыкканым – борыным иде. Беләм бит: синең борының кечкенә, уймак кебек кенә. «Ә минеке? Теге кинодагы кавказ кешесенеке кебек киртә буе мәллә?» – дип курыктым. Юк икән! Кешенекеннән артыгы да, киме дә юк. Ә шулай да, борыннар белән үбештек без, борыннар белән. Борын-борыннан кыз һәм егет иреннәр белән үбешкәннәр, ә без борыннар белән.

Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (3)Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (3)
Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (3)

5

Үрмәкүч чебенгә шәл бәйли…

Чебен генә моны шәйләми…

 Җүәйрәнең хат-запискаларын Җәүдәткә ташып йөргән Зина үзе дә беркөнне егеткә чын-чынлап гашыйк булды.

Гашыйк! – и вәссәлам…

Зина, унынчы классны тәмамлаганнан соң, медпунктта җыештыручы һәм ярдәмче шәфкать туташы булып эшли иде. Саргылт чәчле, зәп-зәңгәр күзле, җитен орлыгыдай тере, хәрәкәтчән, тиктормас, ифрат зур энергиягә ия, бераз тупасрак, бераз шаянрак, бераз әрсезрәк, озын буйлы кыз бала ул. Җәүдәттән ике яшькә зур; аларның кечкенә генә өйләре Җүәйрәләрнекенә тиеп кенә тора диярлек. Зинаның әнисе Нина Петровна, медицина училищесын тәмамлагач, юллама белән Шөнгә эшкә җибәрелгән һәм шул авыл егете шоферга кияүгә чыккан. Бердәнбер кызлары тугач, аңа Зина дип исем биргәннәр. Моны Нина Петровна шулай теләгәндер инде, дип уйлаган авыл халкы нык кына ялгышты. Юк, кызына бу исемне Шөн егете үзе кушкан икән, чөнки армиядә хезмәт иткәндә аның Зина исемле бик яратып йөргән кызы булган. Шулай инде: һәр татарның өстәмә урыс исеме булган заман бит!

Шөн шоферы үз кызын бик яратты, аңа ни теләсә шуны алып бирде, теләгәнчә азындырды, авылда чибәр кызыннан башка бернине, беркемне дә күрмәде. Хәер, аларның башка балалары да булмады. Бер бала – азыныр, ике бала – бакчада казыныр, өч бала – ата-ана, бер-берсе, дип сызланыр, – диләр ич. Бердәнбер булган Зина да «алыбузды». «Алыбузды» – халык сүзе, үз кирәген генә алып узды дигән сүздән. «Тәртә арасыннан чыгу» инде бу…

Тугызынчы классны тәмамлауга, колхозда ат җигә башлаган Җәүдәт тагын да үсеп, киңәеп-ныгып, ирләрчә эреләнеп, чын егеткә әйләнеп китте. Аның тавышында яшь әтәч фальцетыннан бигрәк баритон, хәтта баска якын аваз ишетелә иде инде. Хәрәкәтләре салмак, кыланмышлары ялкаурак кебек күренсә дә, унҗиде яше тулып килгән егеттә көч-егәр, таза куәт ачык сизелә иде шул. Нократ ярына килеп туктаган каен, нарат, чыршы, усак бүрәнәләрен бер башыннан җилкетеп кенә йөри, ә икенче башыннан һәрвакыт ике егет-җилкенчәк күтәреп маташыр. Әле җирдән аерып, күтәреп ала алсалар…

Ул бүрәнәләр – утынлыкка да, төзелеш эшенә ярый торганнары бар – югарыдан агып төшә. Нократ давыл вакытында тынычсызлана башлауга, ак яллы зуп-зур дулкыннар әлеге агачларны саллардан йолкып алалар; вакыт- вакыт алар Иделне тутырып агып килә, хәтта кармак салырга да куркып торырсың!

Яңгырлы көн иде… Җәүдәт кармакларын алды да Нократ буена балык каптырырга китте. Яңгыр вакытында, бигрәк тә яңгырдан соң балык чиртүчән бит. Ул бүген ат җикмәде, чөнки кыр-басулар суга туенган, салам өям дип кермәле түгел, ә Җәүдәт салам эскерте өючеләргә аты белән анда-монда калган өемчекләрне ташый иде.

Авылны чыгуга, ул ботинкаларын аягыннан салды да, үзенең балыкчы сумкасына салып куйды һәм яланаяк килеш кенә китте. Яланаяклы малай чакны исенә төшерә, һәр яңгырдан соң алар менә шулай саз-балчыктан «ипи басалар» иде, хәтта аяклары чебиләнеп бетә. Ә аларга ни?! Балчыктан барлыкка килгән балчыкка тартылыр, ди. Әнә, кызлар балчыктан әвәләп мәмәй пешерәләр: балчык коймаклар, балчык кабартмалар, балчык пилмәннәр, балчык бәлешләр…

Яңгыр инде туктаган… Болытлар өере Алабуга якларына үрмәләп бара. Шул якларда күк күкрәүләрнең ерак-тонык гөрелтеләре ишетелә. Күккә биниһая олуг җәя эленгән. Ул – төрле-төрле төсләрдәге салават күпере. Әлеге серле күренеш яшьлекнең үзе төсле үк бик кыска гомерле: балкып күренер дә эреп юкка да чыгар…

Яңгырдан соң кешеләр күңеленә талгын бер рәхәтлек иңә, борчулар кими төшә, бәндә җаны күпмедер иркенлек-киңлек ала, дөнья мәшәкатьләре азая төшкән кебек тоела, кеше үзенең ялга да хокукы барын ачыктан-ачык сиземли: сирәк ашала торган берәр ризык әзерли, мунчасын яга, керен юа, иң мөһим дип санаган эшләрен дә икенче көнгә калдыра яисә, киресенчә, кул тимичә көтеп яткан эшләрен эшләп ата. Яңгырдан соң бала-чага, каз-үрдәк җыентык суларда, нәни күлләвекләрдә пычтырдый. Аларга рәхәт: балаларга кызык, каз-үрдәккә су аз көннәрдән соң капка төбендәге яисә тыкрыктагы «күл»дә су коенып алу үзе үк ләззәт! Әле бит бу суларда тегесе-монысы: суалчаны, кабып җибәрә торган орлык-кибәк, борчак-солы да очрый.

Әллә нинди рәхәт уйларга, якты хыялларга чумып, аяк астындагы сазны сытып, балчыкны изеп, егет атлый. Ул ерактагы зәңгәрсу урманнарга, фирүзәдәй күккә, баш очыннан очып киткән кошларга күз сала, аның җаны сәгадәтле мизгелләр белән тулган. Җәүдәт шушы минутларда янында Җүәйрәнең булуын бик тели, менә аның кебек саз чәчрәтеп яланаяк атласын иде ул! Юк, юк! Яланаяк түгел, аңа матур аякларын, гүзәл балтырларын пычратырга ярамый!! Юк, ярамый!!! Ул аны шушы юл буйлап, бер генә балчык кисәге дә тидермичә, күтәреп кенә алып барыр иде. Күтәреп кенә… Ә аннан соң яшел үлән өстенә алып барып салыр иде. Әйе, салыр иде… Юк, ярамый! Яңгырдан соң үлән юеш була, Җүәйрәнең чылануы һәм туңуы бар. Салкын тидерүе дә ерак түгел…

Кояш! Тизрәк киптер яшел үләннәреңне… Мин алар өстенә Җүәйрәне алып киләм. Җил! Кызурак һәм катырак, үткенрәк һәм кискенрәк ис… Кой үләннәрдән салкын елтыр чыкларны! Беләсеңме, алар өстендә аунарга Җүәйрә килә…

– Әй!! Ну, хыялый!!! – дип көлеп җибәрә үз-үзеннән Җәүдәт. – Җүәйрә, имеш… Ә кайда соң монда Җүәйрә? Кил, Җүәйрә, кил, әйдә!

Шулвакыт кемдер арттан шым гына килә дә аның күзләрен ике кулы белән томалап ала.

– Кем, әйт?! – ди ул. Үзе чырык-чырык көлә. Кызлар тавышы бу. Чыпчыкмыни, чукынчык! Чып-чын чыпчык менә! Очып кына китми… Кыз шактый озын буйлы. Димәк, Җүәйрә түгел бу. Ул – урта буйлы, кулы да болай ук олы түгел. Бу кытыршы уч төпле кул, ә Җүәйрәнең уч төбе юка, тигез, йомшак, әллә ничек бәрхет япкан сыман. Бу кулдан дару, нашатырь спирты, тагын әллә нинди бүлнис исләре аңкый, Җүәйрәнекеннән – исле сабын һәм бераз ислемай исе килә.

– Ал кулыңны, чукынган! – дип куя өметсезләнгән Җәүдәт.

– Чукынмаган, мөселман мин, – дип үрти аны Зина.

– Чукынган мөселман инде син!

– Ә син үзең мөселманмы?

– Мин – атеист. Мәктәптә дин – сафсата, сөрем дип өйрәтәләр. Сөремгә ышаналар димени?!

– Бисмилланы беләсеңме соң?

– Әнием өйрәтте…

– Мине дә әбием…

Алар беркавым сүзсез генә барды. Зина да, тапочкаларын салып, яланаяк атлый икән.

– Кая ашыгасың болай, Зина?

– Башны алдым да синең арттан чаптым!

– Җүәйрәдән берәр записка бармы әллә?

Кыз турсайды.

– Җитәр! Җүәйрә «әйрән»ен ташып йөрергә мин бала-чага түгел!!

Егет аптырап ук калды.

– Туктале, тукта!

– Туктамыйм…

– Нигә әле син юктан тавыш чыгарырга маташасың? Җүәйрәгә ни үчең бар синең?

– Саташасың син, Җәүдәт! – диде Зина кискен генә.

– Ничек саташам?

– Җүәйрә сине яратмый…

– Ә син аны каян беләсең?

– Беләм инде!

– Йә, аңлат!! – диде Җәүдәт кинәт кенә Зинага борылып һәм ике җилкәсен кысып тоткан хәлдә аның йөзен үзенә борып.

– Ай! – дип кычкырды авыртуга чыдый-түзә алмаган Зина.

– Йә, аңлат! Сөйлә, әйт, – диде егет, кычкырудан пышылдауга кадәр күчеп. «Җүәйрә сине яратмый» сүзе аның өчен үлемнән дә хәтәр иде. Үлемнән дә…

– Аның янына Казаннан бер егет кайтып йөри, – диде Зина, аның күзләренә туры карап. Юк! Зинаның зәңгәр күзләре алдамый иде. Димәк, нидер бар. Әйтәм аны Җүәйрә соңгы вакытларда клубта сирәк күренә, аның янына кинобудкага да кереп чыкмый. Керсә дә озак тормый, очып керә дә пырхылдап очып чыгып та китә. Кычыткан чыпчыгымыни!

Егетнең күңелен тоташ шик корты кимерә иде. Дөрес, Зина кырысрак, ордым-бәрдемрәк, вакыт-вакыт тупасрак һәм әрсез дә, әмма белә Җәүдәт, бик яхшы белә: бу кыз ялганны сөйми, һәрвакыт диярлек дөресен сөйли. Ул Казан стилягасы без авыл мокытларыннан көлеп йөриме әллә? Кала катасы сала чабатасыннан көләргә, мыскыл итәргә ярата ул! Алар гына әллә кем…

Шул авыр сүздән соң Җәүдәт, кире борылып, авылга җилдерергә теләгән иде, әмма үз-үзен туктата алды. Ашыкма әле! Әтәй әйтмешли: «Сабыррак бул, сабыррак». «Ашыккан ашка пешкән», – диләр ич. Ә сабыр төбе – сары алтын, ди.

Алар Кызыл Ярдан түбән төшеп, Нократ ярына килделәр. Бу ташлы яр иде, су керергә уңай урын: төбе чиста комлы, үзе тирән, салкынча, каршыда гына Бәләкин утравы җәйрәп ята. Елга буйлап көньяккарак китсәң, Шөн инеше тамагына барып төртеләсең; бу тирәдә чирәмлек урыннар, ә анда ала-тилә һәм ап-ак йорт казлары. Һәр гаиләнеке аерым оя, аерым көтү булып йөри. Әнә, аларның каз көтүе, аны ата казга да буйсынмаган бүрекле ана каз җитәкли. Ата каз да тәкә кадәр бар, үзе усал, үзе тешләк, ләкин нигәдер бүрекле ана казга буйсына ул. Ана башы белән башына бүрек кигәнгәме? Белмәссең!

Җәүдәт кармагын суга салса да, күзе калкавычта түгел иде аның. Уе еракта, дөресрәге, Җүәйрә тирәсендә. Нинди Казан егете аның янында бөтерелә икән? Аның Җүәйрәсе янында… «Җүәйрәсе», имеш, синекеме соң ул? Сез бит әле бер тапкыр да үбешмәдегез. Нинди ярату булсын ди сезнең арада? Нәрсә соң ул чын мәхәббәт?

– Әйдә, Җәүдәт, су коенабыз! – диде аны читтән генә күзәтеп торучы Зина.

– Нә-әр-сә? – Егет аңа борылып карады һәм…

Һәм шаккатты! Зина су коену күлмәгеннән – купальниктан гына калган. Кием астыннан ул бераз какча, хәтта ябыграк күренсә дә… Чишенгәч… Зинадагы ул зифалык! Андагы ул су кызыдай сылулык! Ходакай гынам! Егет башын юләрләндерер, аңын томалар, зиһенен таркатыр, кыргыйларча әвәсләндерер өченмени бу гүзәллек?! Кыз, яшь боландай, суга атлады…

Егет тезгә җиткән трусигы белән аның артыннан тәпиләде. И, бу авыл гыйбадының мокытлыгы! Зәңгәр плавкиен киеп төшмәгән иде Җәүдәт. Ул бит су коенырга уйламады да…

Нократта Җәүдәтнең Зина белән су коенуын ишеткән Җүәйрә көнләшүдән илереп елады…

 

6

 

Сөбханалла!

Гаҗәп матур, кояшлы, рәхәт, ипле, җайлы, җылы көн. Җәйнең яме-нуры кояшның җирне иркәләвендә. Кояш үзенең биниһая яктылыгын бер дә жәлләмичә, җәеп-җәеп кенә салган. Әйтерсең лә, шушы яктылык түшәгендә күктән иңгән фәрештәләр назлы гына, бераз гына ял итеп алырга тиешләр. Ә аннан соң тагын Аллаһы хозурына…

Юл буйлап, әллә нигә бер таза гына пошкырып, ат теркелди. Ул әле башак ашады, солы чемченде, коедан алып кергән бер чиләк салкынча суны эчте. Кыскасы, ул дөньядан канәгать. Әйе, ат та канәгать була белә. Әнә, ничек күркәм басып бара ул!.. Арбада Җәүдәт. Аңа бүген нигәдер бик рәхәт…

Их! Өзелеп-өзелеп яшисе килә!

Бу якты җиһанга туганыңа, барлыгыңа, булганыңа сөенергә генә кирәк икән ич. Мөмкин кадәр сөенеп яшәргә!!! Никадәрле авыр тән вә җан ярала- рың булса да, ошбу оҗмах өчен яралганыңа һич үкенергә ярамый, рух утыңны сүндерми генә кешеләрне, җан ияләрен, бар табигатьне, җир-суларны, күк-утларны яратырга кирәк, бары яратырга…

Ярату! Нинди көчле, кодрәтле, камиллеккә тарта торган Олуг хис син!

Ярату. Бу бит атам-анам, туганнарым, туган ягым дип җан ату. Бу бит сөйгән ярым диеп җан ату. Бу бит яшәеш-хәят дип тә җан ату…

Җан атканым Җүәйрә! Яратканым Җүәйрә!

Нишләп гел сине генә уйлап торам микән мин? Уйларыңда гел бер кеше генә булу үзе үк аны ярату түгелме?..

Их! Җүәйрәм, ярата бит «җүләрең» сине, бик тә ярата. Әйе, кичә мин сине кочагыма алыбрак «Җүәйрәм!» дигән идем, син: «Нәрсә, җүләрем?» – дидең. Без бит әле үбешә дә белмибез икән, ә үзебез яратышып йөрибез. Һичьюгы, йөргән булабыз. Кичә кич, әнә, икебездә дә үбешеп карау теләге туган иде, борыннар борынга туры килсә дә, иреннәр иренгә нигәдер туры килмәде. Син бик оялып качып киттең, мин дә өйгә йөгердем. Атылып өйгә кердем дә олы якта бабайлардан калган көзгегә капландым. Бөтен курыкканым – борыным иде. Беләм бит: синең борының кечкенә, уймак кебек кенә. «Ә минеке? Теге кинодагы кавказ кешесенеке кебек киртә буе мәллә?» – дип курыктым. Юк икән! Кешенекеннән артыгы да, киме дә юк. Ә шулай да, борыннар белән үбештек без, борыннар белән. Борын-борыннан кыз һәм егет иреннәр белән үбешкәннәр, ә без борыннар белән. Шикләнәм, сагаям – әллә ничек бара әле безнең йөрү, әллә ничек шунда. Башкаларныкы кебек түгел. Без әле бер-беребезгә карата шигырь әйтәбез, әле бер-беребез белән борыннар үбешүе оештырабыз. Кызык бит, ә?! Кызганыч та кебек…

Арба тәгәрмәчләре, әллә нинди каты-тупас нәрсәгә ышкылгандай, ямьсез тавыш чыгарып тәгәри. Майласы булыр, әйе, майларга кирәк. Нәрсә ди әле бабайлар? Майламасаң таба да купмый, диләр. Тәгәрмәчләр дә әнә «купмыйрак» бара.

Чиләге белән солидолы сарай почмагында тора ич. Аны нигәдер сыер ялый башлаган. Вәт комсыз нәрсә! Көне буе көтүдә йөреп кайту өстенә кичкә яшел печән әзер үзенә, тагын абзар почмагындагы солидолга үрел, имеш. И, капкорсак!!

Тик шулай да, тик шулай да…

Ярата ич Җәүдәт үзләренең сыерын. Туйдыручылары бит ул аларның. Борынгылар юкка гына: «Атлы өй – затлы өй, сыерлы йорт – сыйлы йорт», – димәгәннәрдер.

…Күңелдә хисләр давылы…

Киләчәк – билгесез юл, үсмәгән гөл, атмаган чәчәк…

Кичәге – үтелгән көн, бүгенге – яши торган көн. «Иң кадерлесе – бүгенгесе, иң өметлесе – иртәгәсе», – диме әле күршедәге «Нү» Шәрәфетдин абый? Ул бит:

– Аллага шөкер, ит ашыйбыз әле! – дип кенә җибәрә. Таза гәүдәле, озын буйлы кеше: юкка гына Сабантуйлар батыры түгелдер…

Әнә шул Шәрәфетдин абый, кичә кич клубка барганда, урамда очрады. Көрәк кулын җилкәмә салды да:

– Җә, Җәүдәт? – ди.

– Нәрсә? – дим.

– Кәлшә белән кәбестә! – ди.

– Шаярма әле бабам белән, Шәрәфетдин абый! – дип үчеклим үзем аны. Ә ул миңа бик серле-шаян гына карап алды да:

– Нү! Борыныңа ис кердеме? – ди.

– Нинди ис? – дим.

– Кызлар исе!!

Шаклар каттым… Дөньяда ипи исе, бәрәңге исе, чәчәк исе, алма исе, тагын сыер абзары исе, тирес исе, әллә нинди исләр бар. Әйтик, яңгыр исе… Мәсәлән, күкерт исе… Һәр үләннең үз исе… Кычытканныкы – бер, алабутаныкы – икенче… Ә менә кызлар исе дә бар микәнни? Шулай булгач, Җүәйрәдә дә ул ис булырга тиеш бит, тиеш! Ә нинди ис микән соң ул, чыннан да, кызлар исе? Әтием уфылдагандай:

– Һу-hy-hy!… – диярсең әле…

Кызлар исе…

Һәр өйнең үз исе бар, хәтта мәктәпнең дә… Һу-hy-hy…

Мин, ишегалдына кереп, өй ишегенә якынлашуга, безнең йортта ни пешергәннәрен чамалыйм. Әнием дә көлеп-шаярып: «Этборын син, улым!» – ди. «Этборын» матур сүз түгел, әнәй Җүәйрә барында ычкындырмасын тагын бу сүзне… Ә шулай да минем борын, тәртә борын булмаса да, исне шәп сизә. Нигә ул «кызлар исен» сизә алмаган? Ә Җүәйрәнең үзенә генә хас исе. Аның култык асты тирләүчән, шуңамы, ул бу урынына ислемай сөртә. Мин бу исне ун метрдан сизәм. Алсу-ак колак алкаларына ул кыйммәтле хушбуй тидереп ала. Әнә шул исне мин унбиш метрдан ук сизәм. Ә кызлар исе? Ә! Тагын ниләр диде соң әле бу беркатлы, шаян, яхшы күңелле «Нү» Шәрәфетдин абый?? Ис, ис бит!

– Кызлар исе кергәч, кызлар артыннан йөрисең инде ул, энем, – диде. – Кызлар исе шулкадәр дә исерткеч ис ул, бер борыныңа керсә, аны иснәмичә түзә алмыйсың, ул исне онытмыйча, аның артыннан җәһәннәмнең үзенә кадәр үк барырга риза буласың. Нү! Үзем дә ундүрт яшьтән өч ел рәттән иснәдем мин аны, энекәш. Ә унҗидегә җиткәч, түзә алмадым, бу ис иясен югалтырмын дип, өйләнеп тә җиффәрдем. Шундый нәрсә ул кызлар исе: ияләндереп кенә калмый, өйләндереп үк җиффәрә, өйләндереп үк… Нү!!

Кызлар исе…

Әнә кичә алар Җүәйрә белән Ярмәкәй-тау өстенә күтәрелгәннәр генә иде, көньяктан кояшлы җил исеп куйды һәм ислемайлы-хушбуйлы, рәхәт-талгын уйлы Җүәйрә исе аның борынына килеп бәрелде. Юк, бәрелмәде, ә назлы гына итеп орынды, хәтта сыенды, сеңде… Менә шушы истән бик тә исереп, аның Җүәйрә белән үбешәсе килде. Кызлар исе үбешәсене китерә икән! Моңа ул эчтән генә аптыраган иде, хәйран калган иде бит.

Кызлар исе…

Мондый чакта Җәүдәт күңеле шигырьләнә башлый бит, ул сөйләп китте:

Тау-кыяга бастык икәү,

Аста – болын күзләре.

Зәңгәр күлләр, исәр җилләр…

Барсы берсе күзләре.

 

Тау-кыяга бастык икәү,

Күлдә керфек-камышлар…

Камышларда: Алар гашыйк!..

Гашыйк! – дигән тавыш бар.

– Тиле! – ди көлеп Җүәйрә.

– И, әйрән! – дим мин дә аны үртәп.

– Җүләр Җәүдәтем!! – ди ул.

– Җүәйрәм-әйрәнем!! – дим мин дә. Менә шундый инде безнең – уналты- унҗиде яшьлекләрнең гашыйклыгы! Кызык бит, ә? Үртәшеп үбешү бу, читкә сөялеп сөю, кар атып ярату…

– Һу-hy-hy! – дими калмассың.

Белмиммени, беләм бит: без аның белән юри генә үртәшәбез. Шулай кызык тоела, ә үртәшмәсәң, бер-беребезгә әйтергә сүз таба алмыйбыз, әллә ничек читенсенәбез, хәтта тутырып карарга да оят. Аңлата алмыйм: әллә ничек шунда!

Күрдем: минем шигырьдән соң Җүәйрә әсәренде, күз төпләренә яшь бәрде, күзләре тагы да зураеп ачылды, сабыйныкыдай уймак авызы җәелеп, иреннәре ачылып китте һәм өске ирене астында бер ап-ак, ялтырап-җемелдәп торган, кечкенә авызына гел үк килешеп бетмәгән зур гына теш күренеп тора башлады. Сөт теше! Сөт – теш… Сөт кебек ап-ак теш…

Аның шушы «сөйкемле сөяген» күргәч, минем тагын Җүәйрәне үбәсем килеп китте. Якынрак килдем. Ул, тәсбих тарткан әбиләр кебек, инде хәзер күзләрен йомган көенчә, нидер пышылдый:

Тау-кыяга бастык икәү,

Пырылдый күңел, көлә –

Йөрәгемдә: «Мин яратам!»

Дигән җыр туып килә.

Менә бит, ә?!

Ул да бит минем кебек үк шигъри җанлы, нечкә күңелле, ела әле, дисәң, елап җибәрә торган бичара кыз. Ни чарадан бичара. Горурлыгы да… ай-һай! Әнә бит… күзләреннән күрәм, күзләреннән: аның да үбешәсе килә. Тик… Борыннар үбешүе генә булды бу… Яңача үбешү… Шуннан оялып, икебез ике якка чаптык без…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас