Чәчмә әсәр
7 Июля , 18:14

Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (2)

Мәхәббәт – юләрлек, әмма акыллы юләрлек…

Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (2)Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (2)
Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (2)

3

Җүәйрәнең әтисе хатыны һәм балаларыннан аерым ашый иде. Ул тамак туйдырганда, өстәл тирәсендә беркем дә буталып йөрмәскә тиеш. Аш аның өчен аерым пешерелә, ул һәр ашау алдыннан «тутырып берне» сала һәм мир үгезе кебек мышнап ризыкка тотына – берүзенә бер табак аш һәм ярты каз! Тагын ниндидер өстәмәләр. Борын астына – үзе бер «поднос»! «Әйрән» кушаматы да бәхәскә бер чиләк әйрән эчкәннән бит! Ул үзен дөньяның арысланы саный һәм шуңамы аның ашавы да аерым һәм үзенчә булсын. Ашаганда – хет җәй, хет көз, хет кыш, хет яз – билдән чишенә һәм һәрвакытта да муенына ак шадра сөлге сала. Аш алдыннан ат кебек пошкырып салкын су белән юынып ала, тәгамне тәмам иткәч, тагын бер тапкыр. Аннан соң, үзе әйткәнчә, бер ярты сәгать «черем итә». Бу вакытта да аның янына кереп, «Йокы-черем»ен бозарга ярамый. Әнә бервакыт капка-ишекләре ачык булгач, ялгышыпмы-саташыпмы «Стай!», «Стай!» диеп, боларга исәр Гапсаттар килеп кергән. Арыш көлтәседәй болгап чыгарып кына аткан тегене хуҗа. Егетең ай буена урыныннан тора алмыйча ыңгырашып яткан.

Ата кеше өйдә чакта Җүәйрәләрдә кабер тынлыгы. Шул тынлыкны хәтта чебен безләп бозса да, хуҗа арыслан булып үкерә:

– Кайсы чире өйгә чебен керткән?! Ул җыкны мин! Үзен чебен урынына буып атам бит!..

Нигә әле юк өчен дә шулай үкерә ул? Чөнки бик озаклап, күпләп вә тәмләп ризык йотканнан соң ашказаны тәгамне эшкәртсен өчен арысланга ял итү, ятып тору кирәк. Ашау һәм йоклау аның өчен бу дөньяда иң зур ләззәтләрнең берсе. Син аны менә шушы ләззәтеннән бүлмә инде. Бүлдеңме – ул сине ашап ташлаячак йә изеп атачак. Мондыйларда – шундый канун…

Эшкә ул гел салкын карамаса да, артык пошынып бетми, нервыларын ватмый. Девизы:

– Туңып эшлим, тирләп ашыйм!

Арыслан әфәнденең икенче ләззәте дә бар: монысы – хатын-кызлар.

Дөрес, ул бервакытта да үз хатынын кыерсытмады, бигрәк тә башкаларга кыерсытырга ирек бирмәде. Хәер, үз хатыныңны башкаларга ничек кыерсыттырасың ди инде ул? Ул бит синең хатын: «Кыерсытсыннар гына сыртларын сындырырмын!» Арыслан хатынына карата күңелендә өлешчә мәхәббәт йөртсә дә, ул аңа тугрылыклы булу турында уйлап та карамады: калган мәхәббәт башка мөҗнәс затларына. Нишләрсең, аның җәмәгатеннән гүзәлрәкләр дә күп ич бу дөньяда, шуңамы аның икенче девизы:

– Миңа ошаган һәр хатын-кыз – минеке!

Һәрнәрсәгә комсыз адәм буларак, аның өчен дөньяда өченче ләззәт тә бар. Монысы: акча, акча һәм була икән – тагын бер мәртәбә акча. Сельпо рәисе булып эшләүче әлеге бәндә төрле юллар һәм махинацияләр, алдаштыру вә арттырып яисә кимсетеп язулар белән булса да, көн саен «чәйлек» эшләргә тырышты. Көнгә күпмедер кесәсенә кермәсә, ул көнне кара йөзле булып иөрде, теләсә кемгә бәйләнде, кешеләр белән дорфа кыланды, кызып китсә, ачуы килгәндә инсани затны сугып егарга да күп сорамады; өенә кайткач җәнҗал чыгарды, гомер булмаганны ашаудан калды һәм начар йоклады. Хатынын, балаларын әрләп җәфалады.

– Акча, – диде ул үзенең олы улына. – Акча – дөньяның кендеге. Менә кара: син атлы арбада барасың ди. Шулчак синең арба кендегең чыга. Син нишлисең? Лып итеп арбаң белән җиргә утырасың, ә синең атың тәртәдәге ал күчәр белән алга юырта бирә. Ярый да бит, кулыңдагы дилбегәңне ычкындырмыйча, тормыш атыңны туктата алсаң. Акча иң какча кешене дә әзмәвер итә, куяннан арыслан ясый, бәндәләрнең сиңа булган карашын үзгәртә: телиләрме алар моны, әллә юкмы – сине хөрмәт итәргә мәҗбүр булалар. Акчаның исе дә, төсе дә юк, аның дәрәҗәсе генә бар. Акчаның теле дә, милләте дә юк, аның бәясе һәм иясе генә бар.

Сельпо хуҗасы булып кына эшләсә дә, алган белеме ун класстан артмаса да, ул күпмедер дәрәҗәдә тумыштан ук фәйләсуф иде. Шәхси мәнфәгатьләр фәйләсуфы.

– Акча өчен барысын да эшләргә була, – дип дәвам иткән иде Арыслан олы улына. – Акча өчен иң пычрак, иң авыр, иң мәгънәсез, иң шөкәтсез эшләрдән дә тайчынмаска кирәк. Бигрәк тә акчасызлык муеннан булганда. Бәясен шәп түлиләр икән, акча өчен чит кешенең яисә берәр конторның бәдрәфен тазартудан да борын җыермаска тиешсең. Укыдыммы соң, әллә ишеттемме, әнә Кытайда бәдрәф тазартучылар иң абруйлы халык икән. Онытма, улым! Акча җирдә ятмый, алыйм дисәң, иелү генә җитми, аның өчен мәтәлчек атарга, тәгәрәргә, йөгерергә, кирәк икән, баштүбән дә торырга кирәк. Болар өстенә әле тезләнәсең бар, тир чыгарасың бар, кирәгендә күзеңне шар ачып, кирәкмәгәндә кабер итеп йомасың бар. Аның өчен телсез тора белү дә кирәк. Сорашу, урлашу, алдашу, яраклашуны әйтеп тә тормыйм. Кирәк икән, түрәңне сатарсың, туганыңны атарсың. Менә нәрсә ул Акча! Күктә – Алла, Җирдә – Ул.

Әлеге сөйләкне Арыслан үз гомерендә беренче тапкыр исереп алгач олы улына «толкать» иткән иде. Ә болай ул, көнгә бер чиләк эчсә дә, исерүнең нәрсә икәнен белми. Аңа чәй ни, мәй ни!

Аның күңелендә борчылып-уйланып ятучы бер генә олуг сорау булды:

– Акча? Кая барыйк, ничек табыйк?

Шуңамы, төп тормыш девизы да дөнья халыкларының иң бөек омтылыш-девизы «Тынычлык!» кебек берсүзле генә булуына да карамастан, хәрефләр вә авазлар ягыннан аннан да ике мәртәбә кыска һәм һәр адәм баласының уена килә торган, киләп сарып йөрүдән дә туктата-тыя алган серле-тылсымлы, мистик-магик:

– Акча!!! – булды.

Кырыктартмачы, вак толчокчы, урта һәм эре сәүдәгәрләр токымыннан булган Арысланның йорты авылда, әлбәттә, иң-иң күркәмнәрдән иде. Беренчедән, ул ике катлы: асты – таштан, өсте агачтан. Икенчедән, ишек аллары бер табун атлар йөрердәй киң, каралты-куралар ифрат нык. Сарайда сыер мөгри, абзарда шома сыртлы кара айгыр кешни. Өченче абзар-курада кечкенә сарык көтүе бәтелдәшә, бәкәйләр тырт-тырт чабып йөри. Араларында карт тәкә тырпаеп тора. Кетәклек тавыклар белән тулган, һәр таңын аңардан Шаляпин тавышлы әтәч аваз сала. Аңа кушылып ата каз каңгылдап ала, казлар тавыш бирә. Йокыны яратса да, Арыслан төш күрми диярлек. Хәер, төшне бу дөньяда кем дә күрә, аны бары хәтеренә сеңдереп кала гына алмыйдыр. Арысланның төштә иң күрәсе килгән нәрсәсе бар. Ул Нократта бүрәнә-бүрәнә балыклар тоту. «Төшкә балык керсә, акча булыр!» – дип юрый бит халык. Ә, әйе! Еш кына аның төшләренә өч кибет тоткан бабасы керә. Ни кыяфәттә, ни төстә ул, Арыслан, уянгач, һич кенә дә хәтерли алмый. Ул, гомумән, үз нәсел шәҗәрәсен белми иде. Ә алар бит атаклы вә затлы сибыт! Төшләрендә ул тагын Ак диңгезне күрә.

Ап-ак боз…

Башка берни шәйләми…

Нәрсә бу? Башсызлыкмы?? Хәтерсезлекме??? Тоташ аклык үзе үк юклык бит. Аклык үзен танытсын өчен анда кара таплар да булырга тиеш. Кояшта да әнә таплар бар.

Ә бит ул Ватан сугышында Ак диңгез матросы иде. Элеккечә әйтсәң, «бомбардир». Йөз килолы снарядларны сабый бала урынына гына күтәреп йөртте. Сугыштан яраланып түгел, бер нәни генә ярчык та тимичә кайтты. Дөрес, берничә тапкыр пеште, ике мәртәбә кулын, аягын кыстырды, ә болай – цел и невредим!

…Чемердәп кич килде…

Җүәйрәләрнең йортына хас булганча, һәркем үз ятагына йокларга ауды. Олы абыйсы бер караватта, ул үзенең йокы бүлмәсендә, энесе үзенең кечкенә ятагында. Хәтта әтисе белән әнисе дә, татарларга хас булмаганча, аерым йоклыйлар. Хәер, аларның караватлары рәттән генә. Шунысы да бар, 140 килолы әтисе яткан караватка тагын кем генә сыя алыр икән. Әтисе, каян ишеткәндер, французларда хатын һәм ирнең үз йокы бүлмәләре була, ди. Ул болай үзе газета караштыргаласа да, китапны бик сирәк укый.

…Кыз бүген көлә-көлә үлә язды. «Тиле Җәүдәт»нең соңгы ахмак хатын укыгач. Әмма аңа рәхәт иде, бик тә рәхәт иде. Ул аңа җавап та язды инде: «Җәүдәт!

Син дә миңа ошыйсың. Мин йөрергә каршы түгел».

Җүәйрә бүген үзен бәхетле хис итә иде…

 

4

Мәхәббәт – юләрлек, әмма акыллы юләрлек… Җүәйрәнең хатын алгач, Җәүдәт үзенең юкка гына турсаеп йөрүен аңлады. И, бу малайлыкны! Үзен егет итеп күтәрәсе килә, шул вакыт малайлык, хәтта бала-чагалык итәктән тарта. Тарта да артка утырта. Менә шунда утырасың инде бөрешеп-бөкшәеп. Билләһи, шәп күренеш түгел бу, андый халәттән мескенлек исе аңкый. Мескенлек – авыр хәл ул, яман бер хис. Мескенлек ярлылык, хәерчелектән дә кабахәтрәк нәрсә. Ни ярлының да үз горурлыгы, ни хәерченең үз хәерле-ипле эшләре, башкаларга баш бирмәс уй-хыяллары, теләк-омтылышлары булырга мөмкин. Ә мескеннең? «Мескенне кем сөйсен», – ди халык. Иң аламасы – мескенне сөймәүләре дә түгел, ә мескеннең кемнедер сөя алмавы. Унбер балалы гаиләдә иң беренчесе булып туган Җәүдәт балигъ була башлауга ук үз алдына бер шәхси бурыч куйды:

– Мескен булмаска!

Мескеннәр – ярымколлар алар, эш атлары, алашалар, көтүче чыбыркысыннан калтырап торган куркак күзле сарыклар…

Сигезенче классны тәмамлауга, Җәүдәт ат җигә башлады. Улының яшьли үз җилкәсенә авыр йөк салырга тырышуы сугыш чорларында тылда эшләп изелгән-сытылган коточкыч – төнге төшләргә дә кермәслек михнәтләр, ачлык-ялангачлык, дорфалык-салкынлык, тәнеңнең җелеген ялап яткан кышкы суыклар күргән әнисенә бер дә ошап бетмәде:

– Ат җене кагылган мәллә сиңа, улым? Алда озын-ерак гомерең… Җитешер идең әле…

Ана – ана инде! Башта Ана, тагын Ана, аннан соң да – Ана, шуннан гына Ата.

– Җиксен! – диде әтисе, улы өчен үзе җавап биреп. – Эшләп кеше үлми. Бигрәк тә үзеңә ошаган хезмәткә күңел салсаң, эшеңне яратып эшләсәң. Тик эш – җик күрү, җыклану булмасын. Менә нәрсә бит, әнисе: «Җиккән атларда җилдәй җилдерү – чын егетләр эше!»

– И хыялый, хыялый! – дип көлде әнисе иренә карап. – Урманда һәр агач белән сөйләшеп йөреп, тач хыялыйга әйләнеп беттең бугай инде син, әтиләре!!

Алар әнә шулай бер-берсенә төрттереп сөйләшкәндә, Җәүдәт әти-әнисен үзләренә сиздерми, читтән генә күзәтергә ярата. Их! Аның ата-анасы бер-берсен сөеп кенә калмый, хәтта үзара сокланышып та яшиләр икән бит! Бу инде «яратам», диеп кенә йөрү түгел, бу әллә нәрсә. Ошбу хәл Җәүдәтнең башына кереп тә җитми. Ул аны аңлап та бетерә алмый, әмма хис-тоем белән сизенә: «Соклану, үзара сокланышу – бу ничектер тоташ яну, мәңгелеккә якынлашу…»

Сокланамы ул Җүәйрәсенә карап? Соклана бугай… Тик шулай да ниләрдә күренә соң аның соклануы? Аның гүзәл йөзен күреп, җаны белән эреп китүендәме? Әллә очрашуга матур буй-сыны белән дәртле атлап килүендәме? Бәлки, ул аның сыгылмалы нечкә биленә, йомрыланып килгән беләкләренә карап сокланадыр??? Юктыр… Ул бит аның гаҗәпсенүдән ачылып киткән чия иреннәрен күрсә, биһуш кала, аяк астында җир чайкалып китә, башына нигәдер кан сава башлый, күз аллары томалана, менә-менә егылып китәм дигәндә, кыз аңа кулларын суза, каядыр җитәкләп алып китә. Бәлки… Мондый хәл-халәткә тап булгач, ул үзе сиздермәстән генә Җүәйрәнең нәфис кулларын ике кытыршы уч төбенә аладыр да аны читкәрәк алып китәдер. Үтерсеннәр, суйсыннар – ул моны соңыннан һич кенә дә хәтерли алмый. Андый вакытларда баш миенең хәтер буразналары йомыла-ябыла бугай…

Ә беркөнне…

Беркөнне Җүәйрә очрашуга әнисенең муенсасын тагып килгән иде. Аның алтынсу-түгәрәк төймәләре кояш нурларында елык-елык килеп тора, гүя һәрберсендә берәр учак яна. Мондый муенсаларны элек татар ханнары, татар морзалары, татар сәүдәгәрләренең хатыннары гына тагып йөргән.

Әлеге муенса Җүәйрәнең нәфис ак муенына шулкадәр килешә иде, Җәүдәт сокланудан телсез үк калды.

– Йә? – диде кыз, аның муенсага текәлеп-терәлеп катуын күреп.

– Ә?! – диде аңгыраеп калган яшь егет.

– Кәлшә белән кәбестә.

Үтерә шушы сүзе белән Җүәйрә Җәүдәтне, кәҗә бәтие, юк, бакчага кәбестә яфрагы кимерергә кергән карак кәҗә хәлендә калдыра. Ничек такмаклыйлар әле алар «Кәҗә бәтие»н?

Кәҗә менгән печәнлеккә сәбәп белән,

Гали аңа төрткән, диләр, сәнәк белән.

Авыртудан мескен кәҗә и акырган,

И бакырган… Егылып төшкән, ди, ахырдан…

Ташка төшеп сынган икән тояклары,

Шул вакыттан йөрмәс булган аяклары.

Менми икән хәзер кәҗә печәнлеккә,

Ята, диләр, мескенлектә, үшәнлектә.

Бу бәетне бетерергә сәбәп таптык:

Ул Галинең «шук» сәнәген селтәп аттык!

Һәй Җәүдәт!

Бу бәетнең беренче ике юлын ишетүгә, калганнарын син үзең уйлап чыгардың бит. Махсус яздың син аны, Җүәйрәгә укырга һәм аны көлдерергә теләп яздың. «Кызлар ярыктан да көләләр», – ди, ә Җүәйрә кәефе шәп, күңеле күтәренке булганда, җеп кигезә торган энә күзен күрүгә дә көлә иде.

Ну, аның көлүе! Беркемнекенә дә охшамаган!!

Дөньяда Җүәйрәчә көлүче башка кеше дә юк һәм булмас та! Чөнки ул нәкъ менә «Җүәйрәчә» генә көлә белә. Әлеге көлү күңеленә әллә нинди дәртле ут сала, йөрәкне кызурак тибәргә мәҗбүр итә, әллә кайдан дәрмани куәт, көч-егәр китерә. Шулвакыт Җәүдәтнең ниндидер бер батырлык эшлисе килә, һәм ул, тиендәй җиңел-җитез кыланып, иң озын агачның башына менеп китә.

– Аһ! – дип кычкыра Җүәйрә көлүеннән туктап һәм Җәүдәтнең агач башына менү кебек сәер гадәтенә шаккатып, бераз пошаманга төшеп, хәтта шомланып. Ә егеткә нәрсә: йөзенә юләр кыяфәт чыгарып, агачның иң очында исрәеп-исәрләнеп утыра бирә. Менә шунда Җүәйрә аңа «Җәүдәт бәете»н укый:

Җәүдәт менгән бу агачка бер сәбәпсез,

Җүәйрәсе килеп җиткән, ди, сәнәксез.

Һәм Җәүдәтне алган болыт урап-чолгап,

Җүәйрәсе кычкырган, ди, кулын болгап:

Кош түгелсеңдер, Җәүдәт, төш агачтан,

Агач башында яшәгән – үләр ачтан…

Үлә дә китә инде егет шушы үз исемендәге бәеткә. Нәрсәсенә? Кай ягына? Ни сүзләренә??? Бер генә сүзенә: «Җүәйрәсе» дигәненә…

«Җүәйрәсе…» – егет өчен бу нинди татлы исем! «Җүәйрәсе…» – бу бит «Мин – синеке!» дигән сүз… «Мин дә синеке!!» – дип кычкырасы килә Җәүдәтнең. «Җүәйрәсе…» – бу сүздән Җәүдәтнең йөгереп китәсе килә… Чәчәкле болын буйлап… Юк, очасы килә… Ак болытлар арасыннан… Күктәге бик-бик ерактагы Киек каз юлы буйлап очасы килә!

И-и-иһ! Әтисе кебек ул да хыялый бугай. Әнисе, әнә, кырысрак. Юк ла! Ул да кырыс күңелле, бәгырьсез кеше түгел. Әнисе сугыш елларында «Лаеш шулпасы»н күбрәк эчкән дә «Нужа агай»ны күбрәк күтәргән. Менә хәзер дә аның өстендә унбер бала, әтисе әйтмешли: «үрдәк бәбкәләре» – малайлар һәм «чебешләр» – кызлар…

«Җүәйрәсе» «Җәүдәт бәете»н укып бетерүгә, егет ипләп кенә агачтан төшә башлый. Агач башына менү җиңел, төшү – авыр. Гомер буе теге кинодагы Тарзан кебек агачтан агачка сикергән, агач башларына үрмәләгән Җәүдәт моны яхшы белә. Әйе шул, зурлар да, тәҗрибәле кешеләр дә шулай диләр: югары менү – җиңел, түбән төшү – авыр… Тарзан дигәч тә…

Теге кино дигәч тә…

Бүген бит клубта кино була, ә анда Җәүдәт кичләрен киномеханик ярдәмчесе булып эшли. Аңа нәрсә: киномеханик абзый билет сатып, тамашачыларны залга кертеп торган арада, дисктагы пленкаларны кире әйләндерәсе дә, киноаппаратка берсен куеп, кино күрсәтергә әзерлисе һәм вакыты җиткәч төймәгә басып фильмны җибәрәсе. Нигәдер «перематать» сүзен ярата ул, чөнки киномеханик абзый аңа беренче эш итеп нәкъ менә шуны әйтә:

– Бар, Җәүдәт, ленталарны перематать итеп куй!

«Перематать» – кино күрсәткәч, пленкаларны кирегә әйләндереп кую, һәм бу эшне Җәүдәт әллә нинди бер һәвәслек белән башкара, үзен бер башка үсеп киткәндәй тоя башлый. Әнә бит: кемнәрдер акча түләп, этелә-төртелә клубка кереп бара, ә ул бик «важный» гына кыяфәт белән ленталарны «перематывать» итә. Аңа ни…

Ә киноны бик ярата Җәүдәт…

Әле бәләкәй генә чагында да ул, әти-әнисенә ияреп, «Тарзан»ны карарга барды. Соңыннан инде, кич алардан качкалап, үзе кино карарга йөрде. Дөрес, кесәсендә тишек бер тиене дә юк иде. Ничек кинога керергә? Кыяр башлы урыс киномеханик акчасыз кертми. Менә шунда алар иске мәчеттән клуб итеп үзгәртелгән бинаның икенче катындагы залга тәрәзә аша кермәкче булалар, чөнки әлеге тәрәзәнең бер өлгесе алынып куелган була. Менә шул «ярык»тан «выжт!» клуб эченә һәм эскәмияләрдә утыручы абый-апалар арасына чүмәшәсең. Бервакыт киномеханик – кыяр башлы урыс егете – әлеге ярык-арадан керергә маташучы Җәүдәтне сугып та төшерде. Дуңгыз баласы урынына чинап-акырып, клубның тышкы диварына ышкылып, күлмәк-ыштаннарын ертып, барып төшкән иде ул. Шуннан ике-өч ай кино дип клуб тирәсендә йөрмәде Җәүдәт. Соңыннан кыярбашка үч итеп тыштагы электродвижокка бер уч ком салды.

Ә бүген… Ул үзе кино күрсәтә. Киноны алар Җүәйрә белән бергә кинобудкадан гына карыйлар.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас