Чәчмә әсәр
6 Июля , 17:02

Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (1)

– Бармыни ул хәзерге вакытта, егерменче гасырда, мәхәббәт? Кызлар егетләргә түгел, ә машинага, квартирга кияүгә чыга, дөресрәге, машиналы, квартиралы «бабай»га! Егетләр дә кызларга түгел, ә акчалы хатыннарга өйләнә,  – дип куйды ул, иреннәрен җирәнгәндәй бөрештереп.

Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (1)Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (1)
Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (1)

Сүз башы

 

– Бармыни ул хәзерге вакытта, егерменче гасырда, мәхәббәт? Кызлар егетләргә түгел, ә машинага, квартирга кияүгә чыга, дөресрәге, машиналы, квартиралы «бабай»га! Егетләр дә кызларга түгел, ә акчалы хатыннарга өйләнә,  – дип куйды ул, иреннәрен җирәнгәндәй бөрештереп һәм, һаваны кинәт кисеп, кулын селтәде. – И-и-их!! Менә элек Йосыф-Зөләйха, Мәҗнүн-Ләйлә, Таһир-Зөһрәләр заманында ярата белгәннәр: сөйгәннәре өчен суларга төшкәннәр, утларга кергәннәр… Һәм мин аңа түбәндәге мәхәббәт тарихын сөйләдем. Бернине дә арттырмыйча. Тормыштан алып…

 

1

Алтмышынчы еллар уртасында була бу хәл. Авыл халкы хәтеренә гыйбрәтле бер вакыйга, тетрәндергеч исәп-хәсрәт, төрле юраулар, хәтта имеш-мимешләр булып кереп кала ул. Ә иң мөһиме: чын мәхәббәт, өзелеп сөю, чамасыз ярату, гашыйклыкның илаһи тәүбәсе, бөек биеклеге булып… Алар бер-берсенә алтынчы класста укыганда ук күз салалар, ә җиденчене тәмамлаганда, авыл халкы әйтмешли, «йөри башлыйлар!»

Беренче тапкыр 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көнне малай-егет аңа хушбуй бүләк итә һәм кулына открытка тоттыра. Ә анда гади генә сүзләр язылган:

Җүәйрә!

Син миңа ошыйсың –

 Йөрик әйдә!

Теләсәң,

Этең булырмын бәйдә.

Кызый кызыксынып укый, әмма аңа соңгы сүзләр бер дә ошамый, күңелен шиңдерә, җанын теткәли, йөрәген өшетә. Ни генә димә, унбиш яше белән барганда, җиләктәй пешеп өлгергән, җитлегүнең соңгы ноктасына ук диярлек җитешеп килгән Җүәйрәгә инде авылның гаярь егетләре күз аткалый, сүз куша башлаган була. Алар аргамактай җитез-елгыр, үгездәй көчле-куәтле, ә монда ниндидер «Эт» аның өчен, дөресрәге, «ошатканы» өчен бәйдә булырга риза, муенына чылбырлы муенчак кидерергә әзер тора.

– Фи-и-и! Бу да булдымы егет? Бәлки, егет дигәннең бер нәни кисәге ге- нәдер ул…

Әлбәттә, ул «ошыйсың» сүзен бик ошатса да, «Теләсәң, этең булырмын бәйдә» гыйбарә-сүзтезмәсен нигәдер туры мәгънәсендә аңлый һәм шуңа бик пошына, хәтта, ачуы килеп, бите, кара болытлы күк йөзедәй, ямьсезләнеп китә.

Ни хәл итәрсең! Яшь иде бит алар, бик яшь… Мәхәббәт мәсьәләләрен дә ныклап аңлау дәрәҗәсенә җитмәгән иделәр. Хәер, һәр мәхәббәт үзе олуг бер яңалык-яңарыш, сискәнү-тетрәнү, тоем-хис, алда ни булачагын төшенмәү – бер мәл, киләчәкне ерактан күрмәү ич ул! Йә, кем аңласын ди инде аны? Мәхәббәтне, гәмумән, аңлап буламы? Юк! Тоеп кына була… Шуның өстенә кызда атасы ягыннан кан белән иңгән горурлык та юк түгел. Вакыт-вакыт бу горурлык чүпрәсе аны мин-минлеккә үк илтеп җитә. Шул сәбәпләр егетнең теге «шигырь-мигырен» үзенчә ипләп-сипләп, ул да аңа хат-записка язды:

Җәүдәт!

Син миңа ошамыйсың –

Йөрмик әйдә!

Теләсәң дә,

Эт булмассың бәйдә.

Бераз үпкәләүчән, күпмедер үзсүзле һәм кырысрак холыклы, кайнаррак табигатьле егет тә аңа үз җавабын җибәрде:

Җүәйрә!

Аша катык,

Эчмә әйрән.

Торма ятып –

Чәчең белән Гапсаттарга бәйлән.

Бү сүзләр кызны үтерде, кояшны күрмәс иттерде, аны тереләй суйды һәм алар арасына текә-биек коймалар куйды. Чөнки…

Чөнкиме? Чөнки «Әйрән» – Җүәйрәләрнең гаилә кушаматы…

Чөнки Гапсаттар авыл диванасы иде бит. Ул юньләп үз исемен дә атый алмый, авызындагы күбеге-селәгәе белән иренен чылатып:

– Сатта, Сатта! – гына ди иде. Шуның өстенә әлеге тилемсәнең дөньяда иң яраткан бер сүзе дә бар:

– Стай! Стай!

Юк, бу русчадан «стой» сүзе дә түгел, чөнки Гапсаттар ул телдә бер бөртек җөмлә кисәген дә белми. Ә теге «Стай! Стай!!» – беләсегез килсә, аның Сталин дип әйтүе иде. Әнә шулай «халыклар атасы»ның исеме хәтта юләрләр күңеленә дә шыплап тулган булган һәм алар да аны автомат-пулеметтан очып чыккан пуля урынына авызлары белән өреп кенә торган. Монысына да бернишләп булмый, чөнки һәр тиранның иң «тирән» уе – үз исемен халык күңеленә ябыштыру бит!

…Әйе! Егетнең: «Гапсаттарга чәчең белән бәйлән», – диюе кыз өчен тиңсез түбәнсетү, аннан чамасыз ачы көлү булып тоелды. Иң беренче, ул аның бүләк хушбуен өйдәге яшереп куелган җиреннән алды да ишек алдындагы ташка бәрде. Аннан соң күз яшьләренә тыгылып, нигәдер, матур пыяла савытның сәйләннәр кебек тәгәрәп яткан елтыр ватыкларын җыйды һәм бакча ягындагы тирескә алып чыгып күмеп куйды. Ишек алдына кабат керсә…

Керсәме?

Бөтен дөнья хушбуй исенә чумган иде. Гүя алар бакчасында мең алмагач чәчәк аткан да, тагын да күбрәк шомырт, баланнар шау чәчәктә утыра!

Хурлыгыннанмы, әллә кылган гамәленә үкенепме, ул тагын үкереп елап җибәрде. Ярый әле әти-әнисе өйдә юк, энесе дә каядыр урамда уйнап йөри иде. Абыйсы да үз эше белән каядыр олаккан. Ялгызлык картларны гына түгел, яшьләрне, хәтта нәниләрне дә авыр уйларга, борчалы борчуларга салучы афәт ул. Бу кешенең шундый мәле ки, әлеге хәлдә кеше үз колагында бер генә моңлы-сагышлы, хәсрәтле агышлы көй ишетә.

– Син ял-гы-зз… Син дөньяда беркемгә дә кирәк түгел…

Бу көйдә быжан бызылдаулары, шөпшә шәпелдәүләре, чебен безләүләре ап-ачык ишетелә. Гүя җир йөзендә, космоста, галәмдә шушы бөҗәкләр белән син берүзең япа-ялгызың гына калгансың…

Кыз өенә ташланды һәм колагын ике кулы белән томалап, ак мендәргә ихтыярсыз яшьләрен түкте. Авыр иде аңа, бик авыр иде. Хикмәт хәтта егетнең аңа язган сүзләрендә дә түгел, мәсьәлә бүтәндә иде шул!

Менә шулай өй эчендә япа-ялгызы яшь түгеп ятканда, ул кинәт кенә бернәрсәгә ачык төшенде: Ул…

Әйе, ул…

Ул бит Җәүдәтне ярата икән!

Ничек ярата?

Кыз әле үзе дә моны аңламый. Гомумән, нәрсә ул ярату? Ни нәмәстә микән кыз белән егетне якынайта торган сәер хәл? Инстинктмы? Физиологик якынлыкка омтылумы? Психологик тәңгәллеккә тартылышмы? Әллә хисләр давылы-өермәсенә эләккән ике йөрәкме?

Юк, унбиш яшьлек кыз тәгаен болай итеп фәнни уйланмады, ә менә башындагы уйлар елгасы шундыйрак сораулар ягына ага бирде. Ул бит сораулар куярга ярата иде. Мәктәптә дәресләрдә дә укытучыларны сораулар белән күмә торган булды. Ә монда? Мәхәббәт эшендә? Егет белән кызның аралары кискенәйгәч, сораулар чамасыз арта икән.

Җүәйрә Җәүдәтнең йөз-битен, төс-кыяфәтен күз алдына китерде: ифрат куе, кылдай каты кап-кара чәчләр, кашлары калынрак, әмма ирләргә һәм егетләргә андый кашлар килешә, алар ныклык билгесе; маңгай биек һәм текә, борын бераз озынчарак һәм туры… Ә күзләр? Кап-кара бу зур күзләргә әллә нинди сәер бер җылылык тутырылган, шул сине гел иркәләп тора, гел иркәләп… Иреннәре калынча вә кызгылт, туры төшкән иягендә «мәхәббәт чокырчыгы-уентыгы» бар. Гәүдә килешле, буе уртачарак булса да, җилкәләре киң, атлаулары нык. Эшләп үскән егет бит ул! Инде хәзер үк куллары зурлыкка омтыла, мондыйлар күктән йолдыз җыймаса да, җир җимертеп эшли торганнар, бер генә авыр эшне дә хатын-кыз җилкәсенә салмаячаклар!

Җүәйрә гарьлегеннән тагын елап җибәрде, аннан соң ниндидер бер карарга килеп, урыныннан торды, исле сабын белән битен юды һәм өстәл артына утырды да ак биткә бер генә сүз язды:

– «Хәерче!»

 

2

Менә бу сүз инде хәзер егетне суйды-үтерде. Җүәйрәнең иптәш кызы әлеге «кабахәт» записканы алып килгәндә, ул мал абзарын чистарта иде. «Почтальон»га нәрсә: ташлады да китте, ә Җәүдәт шул бер сүзне укыды да ак кәгазьне йомарлап, парлы-булы тирес өстенә атты.

Аның башы түбән иелде:

– Әйе, алар хәерчедер дә бәлки?

Ул шундук ияген горур күтәрде:

– Юк, алар хәерче түгел, чөнки эшләп ашаган кеше хәерче булмый ул! Була да алмый. Әнә бит алар гаиләдә ничә кеше: әти-әнисе һәм унбер бала. Шул  балаларның иң өлкәннәре ул – Җәүдәт. Әмма шушы көнгә кадәр аларның берсе дә хәер эстәргә чыкмады, соранып йөрмәде. Шулай булгач, бәлки алар ярлы яшиләрдер дә, әмма һич тә хәерче түгел!

Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән егет сарай ишегеннән ашкынып-ко- тырып тирес атарга кереште:

– Юк, без…

– Юк, без хәерче…

– Юк, без хәерче түгел! Түгел!! Түгел!!!

Егет-малай гүя бөтен ачуын шул тирестән ала иде: абзардан тышка селки дә ата, селки дә ата…

– Улым, нишләвең бу? – дигән тавыш ишетүгә, ул айнып китте. Караса – әтисе икән. Сөекле әтисе. Ватан сугышында бер күзен һәм бер аягын югалткан әтисе…

– Тирес атам, әтәй…

– Ай-һай каты атасың! Аткан һәр тиресең каршыдагы сарайның ачык ишегеннән кереп китә, улкаем…

Билләһи? Каһәре!

Чыннан да шулай икән шул. «Нү!» – аларның күршесе Шәрәфетдин абый әйтмешли. Ата титаклап килде дә газиз баласының аркасыннан какты:

– Син эшлә, улым, кирәк чагында каты да эшлә, әмма артыгын көчәнмә. Артыгын көчәнү чиләнү дип атала. Кеше ат түгел – чиләнеп эшләү аны җимерә, сәламәтлеген какшата, вакытсыз гүргә кертә. Шуның өчен яшибезмени без шушы якты дөньяда? Эш кешегә яман шеш түгел, ә көн дә чыгара торган көч ул. Эшнең башы теләк булса, ахыры шатлыкка әйләнсен аның. Шулвакытта гына кеше өчен эш була ул. Ә болай чиләнсә, тәртә арасындагы ат ул…

– Әтәй!!

– Әү, улым!!

– Быел җәй ат җигәчәкмен әле мин.

– Карарбыз, улым, карарбыз…

– Менә күрерсең, яме?

– Күрермен, күрермен, улым. Ә хәзер, әйдә, өйгә, әниең кичке ашка чакыра.

Өйгә керсәләрме?..

Озын агач өстәл янында Ун Кашык утыра, ә әниләре өч чиләк сыешлы казаннан зу-ур коштабакка аш сосып ята. Ун Кашыкның – биш малай һәм биш кызның – күзләре әниләреннән дә бигрәк ишеккә төбәлгән: әти белән дәү абый кермичә, бер кашык та аш кабасы түгел! Бу – гаилә кануны. Яшәү бергә икән – ашау да бергә. Беркем дә чычтык-пычтык йөрергә тиеш түгел. Балаларның барысы да шуңа гадәтләнгән.

– Әти, имә, – дип, чыпчык күк чыркылдый иң кечкенәләре, аларны күрүгә. – Боты – бүген миңа!

– Сиңа инде, бәбием, иң тәмле сыем сиңа, – дип, өстәл янына титаклый, идәнне агач аягы белән шыкы-шыкы китереп, рәхәт елмайган ата. – Сиңа һәм дәү абыеңа. Кемгә булсын тагын, чират сезнеке… «Әһә! Бүген тавык ашы пешергәннәр икән», – дип уйлый юынгыч янына юнәлгән Җәүдәт. Әтисе аңа карап болай ди:

– Бер тавыгыбыз, улым, абзардагы куначага җайсыз кысылып, башы белән аска асылынып калган. Чүт теге дөньяга китеп бармаган…

– Кайсы дөньяга ул? – дип бүлдерә әтиләрен теге иң кечкенәләре. Ата-ана сөйләгәндә кирәкмәскә тыкшынып, аларны бүлдерү хокукы да монда аңа гына бирелгән. Ул әле кечкенә, аңа әле өч кенә… Алай ук та юк әле…

– Ерак дөнья ул, бәбием, – ди ата һәм олы улына карап сүзен дәвам итә:

– Әниең: «Суй!» – ди. Мин, кызганыч бит, дим. Менә җәйгә чыгып киләбез, ә биш-алты ай эчендә күпме күкәй салачак ул, дим. Ә ул һаман суй да суй. Балаларның кайчаннан бирле тавык шулпасы күргәннәре юк, ди. Суй, минем тавык бит ул, ди.

Аңлый Җәүдәт: алар гаиләсендә һәр кешегә бер тавык туры килә, хәтта балалар да көтеп утыра: «Мин бүген күкәй ашыйм, минем кызыл тавыгым күкәй сала торган көн». Иң кызыгы шунда: һәр бала үз тавыгын белә һәм таный, җай килгән саен аны ашатырга, сыйпарга-яратырга тырыша.

– Әтиләре, ашны бүлә башлыйммы? – дип сорады казан янындагы мөлаем хатын, эчтән генә елмаеп вә нурланып.

– Бүл, әниләре, балаларның карыны ачкандыр инде, – ди йорт хуҗасы шулай ук эчке бер канәгатьлек белән: Аллага шөкер, аның «үрдәк бәбкәләре» – малайлары, «чебешләре» – кызлары бүген дә тук тамак белән йокларга ятачак! Барысы да исән-саулар һәм көр күңелле. Әнә бит алар: өч берәмтек һәм дүрт игезәк! Кемдә бар мондый байлык, йә, кемдә?! Менә кемнәр тусын өчен сугышып йөргән ул һәм фронт юлларында бер күзе белән бер аягын калдырган. Иң шәбе: менә кемнәр өчен исән калган ул. Мең яралар алып һәм йөз үлемнәр күреп тә. Аны бит, бер аяксыз сукыр солдатны, туган авылына атлы арбага салып, ит түшкәсе урынына гына алып килеп ташладылар. Йөрү түгел – юньләп утырып та тора алмый иде әле. Госпитальдәге врачлар да аңа: «Юк, сине җибәрмибез, тагын бер ярты ел дәвалыйбыз, тәрбиялибез», – дигәннәр иде, ул чәчрәп каршы төште: «Сезгә исән калдырганыгыз өчен рәхмәт, ә дәваны мин туган ягым һавасыннан, туган авылымның басу-кырларыннан, урман-болыннарыннан, чишмә-инешләреннән алачакмын. Әти-әнием, исән калуыма сөенеп, мине тәрбияләячәкләр, яраткан кызымны күрү өчен мин бер күземне булса да ачармын һәм, караңгылыкны куып, аңа яктылык коелыр…» – диде. Ходаның хикмәте! Фәрештәләрнең дә: «Амин!» – дигән чагына туры килгәнме, ниндидер тылсым белән боларның барысы да чынга ашты ич. Ә бит ул…

Ә бит ул туган авылын, әти-әнисен һәм сөйгән кызын өзелеп сагынганга һәм шуңа һич кенә дә түзә алмаганга гына әйткән иде бу сүзләрне. Чынында, шуларга кайтып орынсам, туган ягым һавасын бер суласам, урман, басу, инеш ягыннан килгән җилгә битемне куйсам, сөйгәнемнең тавышын ишетсәм, Ходаем! – үләргә дә риза, хет туган җиремдә ятармын, дигән иде. Иң курыкканы чит илләрдә, чит якларда күмелеп калу иде бит. Менә хәзер… Аллага шөкер! Көттеме ул моның кадәр байлыкны? Юк, көтмәде. Мондый байлык бер түгел – ике ата бәхетенә дә эләкми ул. Үзеңнән соң шушы «орава»ны, унбер баланы: алты «үрдәк бәбкәсе»н һәм биш «чебеш»не калдыру нинди бәхет!! Күршеләре Шәрәфетдин дә көнләшеп йөри әнә: «Нү, кем күрше абзый, бу яктан җегәр бар икән синдә! Мин, Сабантуе батыры булып та, биштән артыкка түл җитмәде. Прусты маладич син, күрше. Нү, әйтерең бармы, ә!» Шул ук вакытта, авылда эте дә бар, бете дә бар дигәндәй, аннан көлүчеләр дә булмады түгел: «Байлар алтын җыйганда хәерче бала җыяр!» И ахмаклар, барып чыккан тинтәкләр!! Ул алтын халыккамы соң, берәр изге эшләргәме яисә? Ә минем балаларым минеке булу белән бергә үз халкымның балалары да ул!!!

Үз алдына карап тыныч кына аш ашап утырган йорт хуҗасы әнә шундый уй киңлекләренә дә кереп алды. Хәтта шушы уйлар да аңа эчке бер канәгатьлек һәм рәхәтлек китерде. Үзенең сөекле хатыны вә «үрдәк бәбкәләре» һәм «чебешләре» белән утыру аның өчен иң зур ләззәтләрнең берсе иде. Нәрсә ул ләззәт? Тулысынча канәгатьлек һәм рәхәтлек. Дөрес, әле аның икенче ләззәте дә бар. Монысы бераз илаһирак: бу – Күк-Атаны һәм Җир-Ананы җаның-рухың белән тоеп, аларга сыгыну һәм табигатькә кушылып китә алу сәләте иде. Андый чакларда ул эчтән генә җырлый башлый, чишмә-инешләр, кош-агачлар, күбәләк-гөлләр, бал кортлары-төклетуралар, аяк астында йөгергән кырмыскалар, хәтта күктәге ак болытлар һәм искән җил белән дә сөйләшеп йөри. Ул – урманчы бит, әмма башкалар кебек бер яртыга бер агач сатып ятучы түгел. Урман аның стихиясе, күңел ачкычы, сихәтчесе. Урманда ул үзен сәяхәтче итеп тоймый, аның бер агачы итеп сиземли һәм менә шулай фәһемләү аңа гаять зур шатлык китерә. Өйләнешкәч тә алар хатыны белән ике төр алмагач утырттылар. Аннан соң һәр баласы туган саен ул үзе бер төп алмагач утырта барды: өч тапкыр берәрне, дүрт тапкыр икешәрне. Хәзер алар бакчасында унөч төп агач үсә. Алмагачлы нигез бу!!! …

Ишелеп кич килде…

Өй йокыда. Бар да йокыда…

Бары егет-малай гына йоклый алмый, аның башы чуалып беткән. Ул инде Җүәйрәне, тиресне атып бетерүгә үк, гафу итте. Таза эш үчлекне оныттыра, яхшы аш эчле булуны олактыра. Әмма вә әмма… Ярата бит ул Җүәйрәне, нишләп кыз да аңа шул ук хисләр сакламый?

Иртән егет аңа гаҗәп беркатлы хат җибәрә:

«Син безне, Җүәйрә, хәерче дип язгансың, ә без токмачлы аш ашап, тавык боты кимерәбез әле».

Аптыраган үрдәк арты белән суга чумган, ди. Билләһи!

 

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас