

(Ахыры.)
Директор чыккач, Фирүзәгә борылып карамады, тавышын йомшата биреп, ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Йокладыгызмы? – дип сорады.
Кыз сорауның мәгънәсенә төшенмирәк торды. Мәгънә аңын ярып үткәч:
– Сез нәрсә сөйлисез, апа?! Юк! – дип битен каплады да чыгып йөгерде.
…Кичен Ильяс Фирүзәләрнең өенә килде. Ипләп кенә ишек шакыды.
– Керергә мөмкинме, апа?
– Керегез, кер, Ильяс Дәүләтович.
Бу өйгә, Фирүзәсенең өенә, аның икенче тапкыр керүе иде. Ул күз йөгертеп бүлмә эчен карап чыкты. Бөтен җирдә чисталык, тәртип. Хуҗабикә табак-савыт җыештырып бетеп, тастымалга кулын сөртеп тора. Кыз язу өстәле артында китапларына иелгән. Ул башын күтәрде, югалып калды. Әнисе дә, нишләргә белми, кулындагы тастымалын әвәләвен дәвам итте.
– Узыгыз, утырыгыз, Ильяс Дәүләтович. Хәзер чәй куям. Әллә Фирүзәм начар укый башладымы? Әллә берәр тәртипсезлеге килеп чыктымы? Класс җитәкчесе килгәч ни?.. – Гайбәт Мәдинәнең колагына чалынган иде инде, ул, кызын рәнҗетмәс өчен, бу сүзне уртага салып тикшерергә базнат итми генә йөри иде.
– Юк, Мәдинә апа, Фирүзәнең укуы да, тәртибе дә яхшы.
– Шулай булсын инде, Ходаем. Әтисез үсеп килә бит, бер дә генә таяныр ир-ат затыбыз юк. Фәритем исән булса… Юк шул. Армиядән кайтты, өйләнештек, колхозда электрик булып эшли башлады. Баганага менгән, анысы черек булган, өстенә генә ауган. Аяклары “тырнак”ка бәйләнмәгән булса, сикереп өлгерер иде дә соң… – Мәдинә әллә йөзенче, әллә меңенче тапкыр шушы фаҗигане күз алдыннан үткәрде. – Кызым тумаган да иде бит әле. Менә үсеп җитеп килә, укытасы, кеше итәсе иде…
Мәдинәнең күзләре яшькә чыланды. Әле берни дә дәшми утырган Фирүзә, тагын китаплары өстенә иелгән булды. Ильяс гаилә фаҗигасе турында хәбәрдар иде. Аларның икесен дә кочагына аласы, юатасы килде.
– Апа, мин сезгә бик җитди сорау белән килдем. – Ильяс тотлыгып калды, Фирүзәгә карады, карашлар очраштылар. – Мин Фирүзәне яратам. Ул да мине ярата булса кирәк…
Мәдинә кызына сораулы караш ташлады. Анысының карашы ялварулы иде.
– Әни…
Ильяс үзен кулга алды, сүзен дәвам итте.
– Мин яучы җибәреп тормадым, әле вакыты ул түгел. Фирүзәнең кулын сорарга килдем.
Хатынның башына тимер таяк белән суккан кебек булды.
– Ничек… ничек кулын сорарга. Син… Сез – укытучы, ул – укучы бала. Әле мәктәп бетәсе, институтка керәсе бар.
– Мәдинә апа, мин аның укытучысы түгел инде, Фирүзәне юк-бар гайбәтләрдән азат итәр өчен, бүген эштән киттем. Актауда эш табачакмын. Ул мәктәпне тәмамлау белән, без өйләнешәчәкбез. Үзем укытачакмын… Фирүзә, син ризасың бит?
Кыз тагы да оялу катыш ялварулы тавышы белән:
– Ильяс абый… – дип кенә әйтә алды
12
Актау горкомының беренче секретаре Дамир Гаффарович Гыйбадуллин, бу вазифасына сайлану белән, киңәшмәләр үткәрү вакытын үзгәртте: иртәнге унда, я булмаса, унбердә җыймый, сәгать бишкә, алтыга калдыра. Янәсе, эш көненең кызган вакытында җитәкчеләр эш белән булсыннар, ә инде эшләнгәннәрне барлау, аларга бәһа бирүне кичкә дә калдырырга мөмкин. Бу үзгәрешнең “беренче” күңелендә генә йөрткән тагы бер сәбәбе бар. Яшерен-батырыны юк, җитәкчеләр арасында хәмергә битараф булмаган, кирәккән-кирәкмәгәнгә кәеф-сафа корырга әзер торучылары да очрый бит әле. Алары да үз бурычларын башкара, булдыксызлар рәтенә куеп, бүгеннән вазифаларыннан бушатыр адәмнәр түгел. Әмма тәрбия эше таләп ителә. Иртән ярдәмчеләренә ары-бире генә күрсәтмәләр биреп, каядыр чыгып китә алмыйлар. Кичен горкомга барып җавап тотасылары бар. Теләсә ничек түгел, төп-төз, ап- айнык булып.
“Новатор” совхозы директоры Кадыйр Дәүләтович, горкомнан чыккач, туры гына өенә кайтып китмәде әле. Дөресен әйткәндә, бик кайтып керәсе дә килми иде. Иртән, эшенә чыгып китәр алдыннан, Настясы белән тагы эләгешеп алдылар. Дөньяда кайгың юк, чыгып китәсең дә югаласың, Софьяң сине күрми үсеп килә, дип битәрләде бичә ирен. Ирнең дә ачуы чыга бирде. Аның җилкәсендә райондагы, райондагы гына түгел, бар Башкортстандагы иң зур хуҗалыкларның берсенең зур һәм кече мәшәкатьләре ич. Хатын кеше моны аңламый микәнни? Бу аклануын ул кычкырып әйтмәде. Бары, бераз гына түзә бир инде, менә чәчүне исән-сау тәмамлыйм да, синең дә уку елың азагына якынлаша, Аллаһы боерса, өчәүләп диңгез буена санаторийга чыгып китәрбез, дип мыгырданды. Җәйнең кызу вакытында китә алмасларын ул үзе белмиме дә, хатыны моны аңламыймы?.. Йөзе җыерылып торып калды. Кайтып кергәндә дә әлеге шул җимерек йөз, битәрле караш белән каршы алырдыр, мөгаен. Суфиясы инде йоклаган, өстәлгә утыртып, тастымал белән каплап куелган ашы да җылытылмаган булыр.
Әтисе бүген нишләптер җыелышка килмәгән иде. “Уңыш” хуҗалыгы “Новатор” түгел шул ул. Чәчүлек мәйданнары да җыйнак, техникасы да җитәрлек, механизаторлары да егәрле. Язгы чәчү эшләрен тәмамлап та куйганнар. Шуның өчен бу җыелышка, күрәсең, Дәүләт Гыйрфановичны чакырып та тормаганнардыр.
Күптән күрешкәннәре юк иде, Ильяс энесе гаиләсенең хәлен белеп чыгарга булды. Хәл белү – бер эш. Әле Кадыйрның энесенә әйтергә дә тартынып йөргән икенче мәсьәлә дә бар. Былтыр эшкә тотынган 6нчы мәктәп директорына шәһәр хуҗалары һаман фатир бирергә уйламыйлар, ахрысы. Югыйсә, ыгы-зыгылы коллективка җитәкче булып барырга аны фатир вәгъдә итеп күнектергән иделәр бит. Ильяс гаиләсе вакытлыча торган әлеге фатир Кадыйрда исәпләнә. Торак идарәсе аны шәһәр карамагына тапшыру кирәклеге турында әледән-әле кисәтеп тора.
Фирүзә Кадыйрны якты йөз белән каршы алды. Тәтиләрен бар идәнгә туздырып ташлаган Илшат аңа тәүдә ятсынып карап торды. Аннары таныды кебек, йөгереп килеп, кунак сузган кәнфтне алып, аның куенына сыенды. Ә хуҗабикә кухнясында кабалан-кабалан нидер чыжлатырга-пыжлатырга тотынды. Кадыйр балкон белән кухня арасында тегеләй-болай йөргән килененә сокланып караштырды, Үзе, диваннан урын алып, алдына кунаклаган малайны сөйләндерде.
– Исемең ничек әле синең, егет кеше?
– Илсат, – диде малай, кәнфит суыруыннан туктый биреп.
– Сиңа ничә яшь?
Малай бу сорауга сүз белән җавап бирүне артык күрде, сул кулының өч бармагын гына тырпайтты.
Ә Фирүзә, ир хатыны, бала анасы булгач, тагы да чибәрләнеп киткән…
– Килен, Ильясың кайда соң?
– Кайда булсын, мәктәбендә инде. Кырыкмаса-кырык мәшәкате, Кадыйр абый, көне-төне шуннан чыга алмый. Жәлләп бетәм үзен. Озакламый кайтып керер…
– Берүзеңә дөнья көтү авыр түгелме соң?
Фирүзә кычкырып көлеп җибәрде.
– Шәһәрдә нинди дөнья көтү ди инде ул?! Абзарда сыерым, бозавым бармы да, курамда казларым каңгылдашып йөриме.
– Без дә, авылда яшәсәк тә, мал-туар тотмыйбыз да ул. Сөтне күршеләрдән сатып алабыз. Итне…
– Анысын сатып алып тормыйсыздыр инде, Кадыйр абый. Анау хәтле зур хуҗалыкка баш булып… – Фирүзә хәйләкәр елмайды.
– Их, Фирүзә, Фирүзә. Минем Дәүләт улы икәнемне беләсең дә инде. Әтинең колхозның бер тиененә дә кермәгәнен күреп үскән малайлар бит без. Итне-майны Актау базарыннан алам, килограммын алты тәңкә белән. Хәзер инде Настя да авыл тормышына күнегеп килә. Йортымда кош-кортын да, мал-туарын да булдырырга туры килер Югыйсә авыл халкы алдында уңайсыз. Араларында менә синең кебек уйлаучылар да юк түгелдер.
– Мин бит, Кадыйр абый, шаяртып кына. Әтиебезнең холкын белмимме дә, Ильясымныкын белмимме.
– Ярар, Фирүзә, гел минем турыда да, минем турыда. Үзеңнең хәлләрең ничек соң әле?
– Эшем, үзең беләсең инде, ирем янында.Тик мәктәптә аны мин күрмим дә, белмим дә дип әйтерлек, пионервожатыйның үзенең күңелле, чыр-чулы чаралары, директорның үз мәшәкатьләре. Мәктәптән кайтышлай балалар бакчасына кереп Илшатымны алам да, менә шулай икәүләп әтиебезне көтәбез. Сессиягә китәр вакытым җитеп килә, Илшатны инде ике әбисе, бабасы карамагына аткарырбыз. Алары, кайчан кайтарасыз дип, түземсезләнәләр.
– Ничәнче курсны тәмамлыйсың әле?
– Өченчене инде, абый. Аллаһы боерса, ике елдан мин дә югары белемле булачакмын, рус теле һәм әдәбияты укытучысы!
Кадыйр көлеп җибәрде.
– Барыгыз да урыс теле укытучысы булып бетсәгез, башка предметларны кем укытыр соң ?
Аның көлүенә яңгыравыклы тавышы белән Фирүзә кушылды.
– Табылыр, абый. Настя килендәш белән миннән башкалар да табылыр. Менә безгә фатир бирергә дә җыеналар әле. Төзелеп яткан йорттан көзгә вәгъдә итәләр…
Бу нурлы йортта, Фирүзә килене янында өлкән абый кешегә чиксез рәхәт иде. Ул энесеннән көнләшә биреп тә куйды. Хәтта аның кайтуын да көтеп тормады. Ике чынаяк чәй эчте дә, көләч хуҗабикәнең ай-ваена карамый, юлга кузгалды...
Фото: Freepik.