Чәчмә әсәр
4 Июля , 07:57

Әмир ӘМИНЕВ. Бүре балалары. Хикәя (Ахыры)

Йөгерә-йөгерә капкадан чыгып, машиналарына ашыккан арада, «кайнана»сының: – Сволочи, басурманы, чукчи, дикари! – тагы әллә нәрсә дип әрләгәне, каргаганы ишетелде.

Әмир ӘМИНЕВ. Бүре балалары. Хикәя (Ахыры)Әмир ӘМИНЕВ. Бүре балалары. Хикәя (Ахыры)
Әмир ӘМИНЕВ. Бүре балалары. Хикәя (Ахыры)

– Эш шунда, бәгърем: кайткач та килергә мөмкинлеге булмады. Озак кына чирләп ятты, авариягә эләкте, аннан ремонт, аннан янә командировка… Ул оешмадан чык, икенче эшкә кер, дип күпме әйттем – тыңламады.

– Ярар, качышлы уйнамыйк, ун ел буена бер дә өенә кайтмый, тик командировкаларда йөрмәгәндер бит? Нигә мине бер ахмакка хисаплыйсыз? Иванга бер-бер хәл булды мәллә?

– Юк, Алла сакласын… Әйткәч әйтим инде, моннан кайтканның икенче елында өйләнде. Тик киленебез кыз тапты да кыз тапты. Ир-ат халкын үзең беләсең, китте бәхәс, китте әрләш, син минем фамилиядәме, нәселемне дәвам иттермисең, миңа малайлар кирәк, дия башлады бу эчкән чакларында. Ә беркөн тотты да куып кайтарды, үзе акрынлап сезне искә төшерә башлады, малаен сөйләде. Хатынына бүтән бармады да кире дә чакырмады. Мә, менә адресы, менә машина, Альбертны алып кайт, диде. Икесен дә алып кайт, диде.

–  Алып кайт, имеш. Нигә, ул малмыни? Аны кем бирә? Этләнеп, төн йокыларын йокламый үстер-үстер дә биреп җибәрме? Сез менә Иванны биреп җибәрә алыр идегезме?

Мария Николаевна янә урамга карады – Сәкинәнең әйткәннәрен үткәреп җибәрергә теләде шикелле. Нәрсә дисең? Мондый дәлилле сүзләргә җавап табуы кыен.

– Менә шуңа килдем дә инде, сөйләшик.

– Сөйләшсәк-сөйләшмәсәк тә, мин Альбертны бирмим. Аны алырга сезнең хакыгыз юк. Көчләп ала алмыйсыз. Алимент түләтмәгәнгә рәхмәт укыгыз әле. Берәү булса карар, ярдәм итәр иде, ә ул качты. Гомумән, бөтен тормышымны бозды, – Сәкинәнең күзләренә яшь төелде.

– Аңлыйм, авыр булгандыр, мин дә әни кеше… Монда бит җир чите, провинция. Якты юк, радио юк, телевизор юк – нәкъ тә мәгарә.

– Бәләкәй чагында алар кирәкмәде дә ул. Әле генә. Перспективасыз авыл дип сөйләнделәр дә, кеше күченеп бетте. Хәзер ничек кире кайтырга белми аптырыйлар – яңа урында әле монысы, әле тегесе ошамый. Без беркая да китмәдек, дөрес эшләгәнбездер, дип уйлыйм. Нәрсә күрсәк тә шушында…

– Әйе. Бәлки, мин аны, Альбертны, бөтенләйгә алып китмәм, – диде Мария Николаевна, елмаерга тырышып. Уку башланганчы китереп тә җиткерермен, Иван үзе китерер.

– Юк, бер көнгә дә җибәрәсем юк!

– Бәгърем, алай категорично булмыйк әле, зинһар, мин аның дәү әнисе бит, ә син минем киленем сымансың. Иванның да хәлен аңларга тырыш. Теге чак, хатың килгәч ышанмаган идем, Иванның тетмәсен теттем, шулай ярамый бит, дидем. Ә малай аңа охшаган! – Мария Николаевна, кулларын җәеп үк җибәрде. – Ышан миңа, озак тотмам, син – әни, борчыласың, аңлыйм, син дә мине, безне аңларга тырыш…

– Юк! Бу хакта сүзнең булуы да мөмкин түгел!

Шофёр көрсенде дә, башын чайкап, урыныннан торды, аннан әллә комачауламыйм, әллә булмады, күпме җир килеп буш кайтабыз икән, дип уйлап, кәефсез генә өйдән чыкты.

– Киендерербез, карарбыз, әтисе, тегендә-монда утыртып йөртеп, дөнья күрсәтер, арыгач китерер. Син ялгыз, сиңа авыр…

Ах, хәйләкәр, кая суктырырга белә. Әйе, хак, көн итмешләре авыр, әмма улы ялангач йөрми, ашарына бар, укый, яхшы укый. Әлбәттә, теләгән бөтен нәрсәне алып бирә алмый, нишлисең. Аннан килеп, балага әни мәхәббәтен, әни җылысын әти бирә ала димени? Аның әтилеге чит-ят абый сыман гына бит инде – бәләкәйдән күреп үсмәгәч кабул итәләме?

Мария Николаевна, урыныннан торып, бүлмә буйлап йөреп әйләнде, идән уртасына басып, өйне янә күздән үткәрде. Альберт йоклап йөргән тимер караватка, китаплары тезеп куелган агач киштәгә, – дәү әтисе белән икәүләп эшләгән иделәр – тамырлардан ясалган төрле сын-фигураларга озак кына итеп карап торды.

Шофёр егет керде. Икәүләшеп чыгып, ун-унбиш минут чамасы машиналары янында таптандылар, машина тирәсендә чуалган Альберт белән сөйләшергә маташтылар, бәлки, чыгуларының сәбәбе дә аны үгетләү булгандыр, тик ул лапас астына, көчекләре янына керде дә китте. Кунаклар бергәләшеп янә өйгә керде. Әле генә исенә төшергән кешедәй булып тотып кергән сумкасыннан Мария Николаевна спорт костюмы, күлмәк, озын козырёклы зәңгәр фуражка, ак туфли чыгарды (авылда гына кия торган аяк киеме инде), өстәлгә печеньемы, конфетмы салынган берничә коробка утыртты.

– Бөтенләй онытканмын, улына Иван әзрәк күчтәнәч, бүләк салган иде бит әле! – диде ул, көлеп.

Аннан янә укуы башланганчы гына җибәр инде дип ялынды, акча тәкъдим итте, юхаланды, үчекте, түземлеге бетеп, Сәкинәне әллә ниләр әйтеп сүгәргә, әрләргә кереште. Инсафлы, культуралы булып сөйләшкән Мария Николаевна, шулай итеп, Иван әйтмешли, үзенең каты куллы, үзсүзле холкын ачты. Сәкинә тегенең эт тә ашамас пычрак сүзләрен тыныч кына тыңлады да, бәй, нигә мин шушы марҗадан да әрләтеп утырам соң әле, дип сикереп торып, тегене куып та чыгарды. «Кайнана»ның коты алынды, әрләшә-каргый чыгып барганында (шофӗр, эшнең зурга китәрен сизеп, алдан чыгып сыпырткан иде), моңа көчекләр килеп ябышмасынмы! Берсе күлмәк итәгеннән, икенчесе кулындагы плащ итәгеннән, өченчесе туфлиеннән эләктерде. Ырылдадылар, өрделәр, тагын ябыштылар. Мария Николаевна чыелдый, Сәкинәне дә, этләрне дә оятсыз сүзләр белән әрли, әле бер, әле икенче аягын селкетеп, көчекләрдән арынырга тырыша, ә тегеләр моның саен котыра, ярсый, өстенә сикерергә маташа. Сәкинә, шофёр, Альберт килеп өлгерде, юкса таларлар иде – күмәкләшеп чак аерып алдылар. Йөгерә-йөгерә капкадан чыгып, машиналарына ашыккан арада, «кайнана»сының:

– Сволочи, басурманы, чукчи, дикари! – тагы әллә нәрсә дип әрләгәне, каргаганы ишетелде.

Машина кинәт кабынды да алга ыргылды…

– Әни, кемнәр ул? – диде улы, әнисенә якын килеп.

Нәрсә дип әйтергә соң бу балага? Танышларым дип алдый алмый, беренче күрүе, аннан аның рус танышлары да юк, районнан диюе дә җавап түгел. Дөресен әйтсә? Әтием кем, кайда ул, нигә безнең белән яшәми, мине сары баш, бакыр баш, рус малае дип үчектерәләр, дип елап сораганы бар бәләкәйрәк чакларында. Юк, син нишләп рус малае ди инде, башкорт синең әтиең, кайтыр, кайтыр дип тынычландырып, шуннан үзе читкә китеп, сыгылып-сыгылып елый торган иде… Әллә дөресен әйтергәме икән? Зур инде, аңлар, кайчан булса да сөйләргә кирәк барыбер. Әле җае да чыгып тора.

– Әтиеңнең әнисе, – диде Сәкинә көчкә генә. Әйтүе кыен булды, ә менә әйткәч, күңеленә ничектер җиңел булып калды.

– Әтиемнең? – алайса, тагын бер күреп калыйм дигәндәй, малай карашын күздән югала барган машинага күчерде. Байтак эндәшми торды, аннан: – Ә нигә үзе кайтмаган? – дип сорады.

Әйе, килмәгән димәде, кайтмаган диде.

– Командировкада, ди.

– Озакка киткәнмени?

– Кайта да тагы китә ди шул.

– Ә бу якка алып булмыймыни?

– Нәрсәне?

– Командировканы.

– Белмим. Буладыр да, тик теләми бит.

– Нишләп?

– Белмим.

– Моннан еракмы?

– Ерак. Тамбов өлкәсе.

– Ничә чакрым?

– Әллә инде? Барганым юк бит.

Альберт әнисенә күтәрелеп карады да карашын аяк очларына төшерде.

– Берәр барып кайтыйкмы әллә?

– Кая? Шунда.

– Бәй, нигә дип йөрибез инде? Сине күрергә теләсә, әтиең үзе килер иде. Килмәгән бит.

Шулай дип җавап бирсә дә, Сәкинәнең йөрәге жу итеп китте. Димәк, кызыксына, әйдә, дисәң, барырга риза. Бу нәрсә: кызыксынучанлыкмы, әллә кан тартуымы? Хатынның күңеле тулды, үзенең бәхетсезлегеннән, ялгызлыгыннан, менә бу марҗадан пычрак сүзләр ишетүеннән, җитмәсә, улының, барып кайтыйк мәллә, дип әйтүеннән гарьләнеп елап җибәрде. Ни өчен мондый җәзалар? Язмышы нигә шулай үкенечле икән соң?

– Әни, елама, мин аларны нигә килгәнен белдем. Чоланда сөйләшкәнегезне тыңлап тордым. Курыкма, мин анда бармаячакмын. Алып китсәләр дә качып кайтачакмын. Менә күрерсең…

– Рәхмәт, улым… – Сәкинә улын күкрәгенә кысты.

Машина куаклыклар ышыгында күздән югалды. Аның артыннан томан кебек ак тузан гына асылынып калды.

Сәкинә кич улының картадан нәрсәдер эзләвен һәм линейка белән үлчәп утыруын шәйләде. Игътибарлабрак караса шаккатты: Альберт үзләренең район үзәге белән Тамбов арасын үлчәп утыра иде…

Көчекләр тәмам шашты. Көндезләрен тегеләй-болай чабып, уйнап-шаярып йөрүләре бер хәл, менә төнен улау-сыктаулары аптырата. Актырнакның теге чактагы сорау-инәлүләренә дә охшап китә тавышлары, ерым ягында, ерым тирәсендә улашкан бүреләрне чакыру сыман да яңгырый. Ә беркөн хәтта аның үзенә ябыштылар. Альберты, чыгып, чак аралап калды. Урманга куып кына җибәрим йә юлаучыларга тоттырыйм дип ниятләгән иде дә, улы тыйды. Актырнак йә югалыр, йә бүреләр талап үтерер, диде. Жаны көеп, ашарларына бирми башлады. Көчекләр, чыелдашып, ишек янында әйләнде, өйалды такталарын тырнады, уладылар-уладылар да… соңгы тавыгын ботарладылар. Ачлыктан әниләренә ябышуларыннан куркып, Сәкинә тегеләргә аертылган сөткә икмәк турап чыгарган иде, нишләп безне ачка тилмертәсең дип үч алган сыман, балтырын – теге чак ялгыш авырттырган аягының балтырын тешләп алды берсе. Сәнәк алып, көчкә өйалды астына куып кертте…

Таң алдыннан бүреләр, килеп, Актырнакны талап китте. Аягы авырткач, ни абзар эченә бикләргә кулы җитмәгән иде, дөресен әйткәндә, оныткан иде. Кабахәтләр, белеп-сизеп йөргәннәр, күрәсең, урамда калдырган төндә килүләрен әйт әле син аның?! Көчекләр үзләре чакыруы да ихтимал – ул ерткычлар бүре белән эт улавын гына аермый дисеңмени? Иртән иртүк, нишләттеләр икән бахырны дип, тышка чыкса, шөкер, эте өйалды астында. Чакырган иде – чыкмады, башын күтәреп бер карады да алгы тәпиләренә салды. Ә менә көчекләре юк. Алары кая икән соң, дип аптырады Сәкинә. Аптырады, буып ыргытмаганнардыр бит дип, ишегалды-урам тирәсен, абзар, бакча артын карады, чакырды, әмма аларның тавыш-тыннары да, үзләре дә юк иде. Бераздан гына күңеленә шик төште: бүреләр алып китмәде микән? Бик ихтимал бит, соңгы көннәрдә үзләре дә нык шашты, ерым ягына, урманга карап уладылар, чабыштылар, әллә әнисенең тик ятуына канәгатьсезлек белдереп, әллә безне урманга илт дип тарткаладылар, өстендә йөрделәр, түшләре-иңбашлары белән эттеләр. Ул арада Сәкинәнең тәне кызышып авырып китте. Хәле бетте, температурасы күтәрелде, буыннары сызлый. Улына, шулай ит, болай ит дип, күрсәтмәләр бирде дә, аксый-туксый, юлга чыкты, иген төягән машинага эләгеп, район хастаханәсенә юл тотты. Баргач, эте тешләве турында сөйләгән иде (этеннән туган бүре балалары димәде инде), шунда ук укол кададылар, канын алдылар, әллә нинди таблеткалар ашаттылар һәм котырган эт тешләве бик куркыныч, бер атна-ун көн ятарга туры килер дип алып калдылар.

Ике атна ятты ул. Кайтса, улы өйдә юк. Коты алынып, мәктәбенә китте (укулары башланган иде). Анда укытучысы белән тәрбиячесенә, әнием хастаханәдә, өйдә берүзем, мине югалтмагыз, әнием кайту белән килермен, дип әйтеп киткән. Ә ул юкта, үткән атнада, ниндидер ак машина белән килгән марҗа аны сорашып йөргән. Әтисе килде. Альберт та, әнисе дә өйдә юк бит, дигән. Яңадан килделәр микәнни, дип уйлады Сәкинә. Әллә кайтмый, уңайлы мәл көтеп, монда сагалап йөргәннәрме? Менә бит ничек, хастаханәгә китүе булды… Калган ягын уйларга, фараз итәргә Сәкинә курыкты, күз алдына да китерә алмады, алдагы тормышы бөтен мәгънәсен югалтты. Тасма тел марҗа уку башланганчы гына дип ялынды, әтисе алып киләчәк дип сайрады. Бәлки, чынлап та, Иван-Ваня килгәндер? Әнисе буш кайтканын күргәндер дә, үзе юлга чыккандыр. Ул булса, бу кадәре дә хыянәтчел кыланмас иде. Ах, кабахәтләр, ах, бүреләр, бердәнбер малаен, терәген, киләчәген урладылар. Нишләргә? Артларыннан куа чыгарга, милициягә хәбәр итәргә, эзләү оештырырга һәм алып кайтырга, марҗаны хөкем итәргә!

Сәкинә сыгылып төште…

Төн, дөресрәге, куе эңгер. Фуфайкасын ябынып, Сәкинә урамга чыкты. Салкынча. Кары да озакламас. Яуса да ярар, көз болай да озакка сузылды. Табигатьнең һәр мизгеле үз мәлендә килгәне яхшы. Аяз күктә йолдызлар җемелдәшә, ялкау ай йөзә. Еракта ниндидер шәһәрнең яктылары күренә, поездның түземсезләнеп кычкыртуы, тәгәрмәчләре шакылдавы ишетелеп кала. Әйе, Мария Николаевна әйтмешли, чын тормыш бара анда. Сәкинәгә ул якка, ул югарылыкка җитәргә кая инде ул. Хәер, телевизорлары, машиналары булмаса да, тормышы бер чама бара иде әле, көн итмеше белән үзенчә канәгать тә иде, чөнки баласы янында иде. Хәзер баласыз калды, менә монысы чынлап та авыр. Иванга телеграмма сукты, хат язды, инәлде-ялварды, куркытты, юлга чыгам дип тә карады, ә үзе һаман Альберты югалуына байтак вакыт үтсә дә кузгала алмый.

Кайтып килер, алып килерләр, дип көтә. Альберты, бердәнбере, йөрәк мае, Тамбовта Уфа ягына карап тилмерәме, әллә, затлы киемнәр киеп, Альберт Иванович булып йөреп ятамы? Алып китсәләр барыбер кайтам, качып кайтам дигән иде дә… Актырнагының көчекләре кайттымыни, кайтмады бит… Янә бер-ике көн көтәр дә юлга чыгар, сузарга ярамый…

Ерым ягында янә бүреләр улый. Алар арасында Актырнакның балалары да бардыр. Хәзер алар, бүтәннәргә кушылып, үзләрен тудырган әнисенә, ашаткан Сәкинәгә, йортларына карап өрә. Өрми, улый. Өердәге башка бүреләр кебек улый. Бүреләрчә уларга ныклап өйрәнгәннәрдер. Төнлә килеп, бердәнбер сыерын буып үтерергә дә күп сорамаслар. Бу эшне үзләре башлап йөрүләре дә ихтимал: тамырларында бүре каны акканын өер алдында исбатларга кирәк бит.

Актырнагы, колакларын торгызып, шомлы улауны тыңлый, аннан шыңшып ала, гафу үтенгәндәй, койрыкларын болгап, Сәкинәнең аякларына ышкыла, янә тамак төбе белән генә ерым ягына карап өреп куя…

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас