

(Дәвамы.)
– Кая китәсең соң, улым? Матур гына яшәп яткан чагыбызда…
– Хәзергә Актауга, аннары күз күрер…
– Китсен! – диде әти кеше, каты итеп. Тимергалиннар гаиләсенең битенә кызыллык китереп ятмасын монда!
Йокларга яткач та тынычлана алмадылар әле ир белән хатын.
– Нигә шулай каты бәреләсең инде үз улыңа, әтисе? Дөньяда яратышу бар эш, өйләнешү бар эш.
– Яратам дисә, аңа авылда җиткән кызлар беткәнмени?
– Син сугыштан түшең тулы медальләр тагып кайтканда, кияүгә чыгарга хыялланган кызлар әлегедән дә күбрәк иде дә ул. Ә бу “герой” берсенә дә күз салмый, мине, ярәшелгән, кияү куенына керергә әзерләнгән кызны, төнен, иптәшләрен ияртеп килеп, атка салып, урлап алып китә.
Ир, ни әйтергә белми, бер сүз дә дәшми ятты. Аннары:
– Медальләр генә түгел, Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары да… – дип мыгырданып куйды.
– Башың төрмәгә киткән иде бит. Ярый, мин, үз теләгем белән чыктым, дип коткарып калдым. Хәзер өлгеле әти булып кыланасың. – Хатын иренә аркасын куеп ук ятты.
– Ярар инде, әнисе, – диде ир, аның җилкәсен кытыклап. Барыбер теге Хәтмулла сөмсезне яратмый идең, мине яратып яшисең бит.
– Урыс аны “временами, местами” ди. Кайчак менә дигән ирсең, кайчак өскә кырыс түрәлегең калкып чыга! – Хатын ире ягына борылды, кочаклап алды.
– Танышлларың җитәрлек, Ильяска урнашырга ярдәм ит. Яшь бит әле ул, ир булып өлгереп җитмәгән…
Дәүләт Гыйрфанович кичке сөйләшүне күз алдыннан үткәрде.
– Җиткән… холкын утырткан…
11
Ильясның тәүге дәресе өченче сәгатьтән генә башлана иде. Ул мәктәпкә дәресләр башланганчы ук килде. Директор бүлмәсеннән Динара Харисовнаның чыгуын көтеп торды. Кыңгырау шалтырады, укытучы кыз кабинеттан кабаланып килеп чыкты да, Ильяска сәлам дә биреп тормый, классына ашыкты.
– Ә-ә-ә, Ильяс Дәүләтович, – диде директор коры гына, – Сезне үзем чакыртып алырга җыенган идем әле. Бик четрекле мәсьәлә… Менә моны укып кара әле. – Галләмов, өстәл тартмасын ачып, аннан бер кәгазь кисәге чыгарды.
Ильяс КПССның Актау шәһәр комитетына юлланган хатны күрмәде, әмма бу хат шул шикаятьнең сыңары икәнен аңлады. “Совет укытучысына хас булмаган кылыгы…Ә “Укучы кыз бала белән законга сыймаган мөнәсәбәтләре…” “Мәктәп коллективының гына түгел, бөтен авыл халкының нәфрәте…” “Кыз баланың укытучысыннан йөккә калу ихтималлыгы…” Соңгы гаепләүдән егетнең күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Бозык кеше бозыкларча фикер йөртә шул. Хат кыеш-мыеш почерк белән язылса да, кайсы бер хәрефләренең язылышы егеткә таныш кебек тоелды.
– Я, ни әйтерсез?..
– “Укучы кыз бала белән законга сыймаган мөнәсәбәтләре” – дөрес Рамазан Шакирович. Законга сыймаганмы, педагогика фәне калыпларына сыймаганмы – анысын үзем дә белмим. Яратам мин Фирүзәне! Коллективта кала алмыйм, менә эштән үз теләгем белән китүем турында гариза.
– Тукта, тукта, нинди гариза? Бәлки…
– Нәрсә “бәлки”, Рамазан Шакирович?
– Бәлки, дим, укучы балага гашыйк булуыңны онытырсың, аны да оныттырырсың да, эшеңне дәвам итәрсең? Халык та сөйләр-сөйләр дә онытыр…
– Юк, Рамазан Шакирович. карар кабул ителгән инде. Сезнең ышанычыгызны аклый алмаганым өчен гафу итегез. Зариф Хөрмәтовичны кире чакырып алырсыз. Тәҗрибәле физик…
Дөресен әйткәндә, яшь укытучының бу карары мәктәп директорының үзенең уйларына да уңай килә иде. Өстән сораячаклар: “Нинди чара күрдегез?” – “Эшеннән азат иттем”. Шуның белән бетте китте… Җитмәгән аңа зур мәктәпнең башка проблемалары, хәл ителәсе шушы мәсьәлә генә калган иде ди.
Быел гына пенсиягә киткән Зариф Хөрмәтовичны чакырып китертеп, кирәкле боерыкларын язып, тынычландым дигәндә, мәктәпкә горком секретаре Котдусова килеп төште.
– Нинди җилләр ташлады безгә, Ленара Фәриховна?
– Җилләр түгел, мәктәбегездәге тәртипсезлекләр китерде, иптәш Галләмов. Бер атнадан Бөек Октябрь социалистик революциясенең алтмыш еллыгы, ә монда…
Рамазан Галләмов районның абруйлы мәктәп директорлары арасында исәпләнә, “Атказанган укытучы” исеменә дә лаек булган кеше. Кабинетындагы авыр тынлыкны шаяртып җиңеләйтергә уйлады.
– Октябрь юбилее дип, яшләр бер-берсенә гашыйк булмый торсыннармыни, Ленара Фәриховна?
Секретарьның йөзе тагы да караңгылана төште.
– Сезнең сәяси тоемлавыгыз бу чаклы сай икәнен белми идем, иптәш Галләмов. Кая, чакырыгыз әле ул Тимергалиныгызны!
– Тимергалин юк, мәктәптә юк, Ленара Фәриховна. Ул эштән китте.
Котдусова тәү агарды, аннан кызарды.
– Ничек китте? Кая китте?
– Кая китүе миңа караңгы, үз теләге белән китте.
– Напортачил и убежал! – дип сүгенде хатын. Хәер, сүгенсә дә, сүгенмәсә дә, кайтып, беренчегә: “Сняли с работы”, дип җиткерергә нигез бар иде инде.
– Алай булса, теге гулящаяны чакыртыгыз. Фамилиясе Зөлкарнәевамы әле?..
Бер кечкенә “шпингалетка”, мәктәп эчендә генә түгел, горком дәрәҗәсендә нинди ыгы-зыгы тудыра, дигән уй белән каршы алды аны түрә бичә. Әйе, “шпингалетка” гына булса да, төскә бик тә “смазливая” икән дигән уй да йөгереп үтте аның башыннан. Хәтта көнләшү хисе дә туып куйды. Эләкмәде аңа, кызганычка каршы саф мәхәббәтләр, йокысыз төннәр, мәңге онытмам дигән вәгъдәләр, сагышлы аерылышулар, татлы кавышулар. Тәүге һәм соңгы бер төнлек мәхәббәте комсомолда инструктор булып эшләгәндә, Такташ сүзләре белән әйткәндә, “кичен чәчәк аткан кебек булды, ә таңында… ә таңында инде коелды”. Әлеге юанычы Шишканов та соңгы вакытта аны күрмәмешкә, белмәмешкә сабыша.
– Зөлкарнәева Фирүзә дигән кызыкай сез буласызмы? – дип каршы алды ул җавапка тарттырырга уйлаган укучыны.
– Әйе, мин булам.
Мәктәп директоры урынлымы, урынсызмы:
– Безнең комсомолка, активистка, отличница, – дип өстәп куюны кирәк тапты.
– Ә ул комсомолкагыз нишләп соң үзен тәртипсез тота? Укытучысы белән чуала?
– Мин үземне тәртипсез тотмыйм, апа, – диде Фирүзә, хатынның күзләренә туры карап. – Укытучым белән дә чуалмыйм, аны мин яратам. Ул да мине ярата.
Котдусова каушый биреп куйды. Менә сиңа балигъ булмаган укучы бала! Оялып-нитеп тә тормый, “яратам!” ди…
– Ничек?… Комсомолка башың белән…
– Апа, ВЛКСМ уставында “комсомолларга ярату рөхсәт ителми” дип язылмаган.
– Балигъ да булмагансың, җитмәсә…
– Апа, Ромео белән Джульетта бер-берсенә гашыйк булганда, егетенә ундүрт яшь булган, кызына – унөч, ә миңа озакламый унҗиде тула.
Укучы бала белән партия эшлеклесенең әңгәмәсен бүлеп, телефон шалтырады. Директор трубканы алды.
– Ә, Алик Сәлимович, сезме? Әйе, килде. Трубканы биримме?
Котдусова трубканы алды.
– Алик Сәлимович, тыңлыйм.
– Без укучы балаларны чакыртып алырга әзер, Ленара Фәриховна. Кичә сөйләшкәнчә…
Секретарь – бер кызга, бер мәктәп директорына карап алды.
– Әлегә кирәкмәс, Алик Сәлимович. Хаҗәте туса, беркайчан да соң түгел. Бичә трубканы урынына салды, мәктәп директоры ягына борылды. – Рамазан Шакирович, Зөлкарнәева белән безне биш кенә минутка калдырып тора алмассыз микән?
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.